поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
22.11.2020 Шоу-бизнес

Рәзил Борчак: «Читтәге татарларны шаян формада туган телгә өйрәтәм»

Кемдер аны Борчак буларак белә, кем өчендер ул тамада, студентлары аңа Рәзил Рәисович дип эндәшә. Әле күптән түгел генә «җаным» дип эндәшүчесе дә табылды. Рәзил белән без дә сөйләшеп, яңалыкларын барладык.

– Күптән түгел генә башлы-күзле булдың. Әле гаилә тормышының нечкәлекләрен өйрәнеп кенә киләсеңдер.
 
–  Гаилә тормышы бик үзенчәлекле икән ул, кызык-мызыклар да  булгалый. Тормыш иптәшем Элинаны беренче тапкыр әти-әнием белән таныштырырга алып кайткач, 15 банка чия компоты яптык.
 
– Ул хәлләр «Инстаграм»дагы сәхифәңдә чагылыш табачакмы?
 
– Таба башлады инде. Менә шул компот каплаганнарны төшереп, «Тик-Ток» һәм «Инстаграм»га керттем. «Вишневые будни» дип исемен дә куйдым.
 
– Элегрәк син төрле фильм, мультфильмнардан өзекләрне кызык итеп тавышландыра идең. Соңгы арада андый видеолар күренми.
 
– Ялкаулыктыр. Аннан соң, андый видеоларны «Инстаграм» яратмый, кабул итми башлады. Лайклар, караучылар саны кимеде. Шуңа да мин яңа «Будни…» дигән форматта төшерәм. Барыбызга да таныш хәлләрне халык ярата, кызыксынып карый.
 
– Үзеңне популяр дип уйлыйсыңмы?
 
– Интернетта үземне популяр дип санамыйм. Минем өчен блогер булу – хобби гына.
 
– Соңгы арада татар блоглары русчага күчә башлады. Син дә еш кына язылучыларыңа русча мөрәҗәгать итәсең бит.
 
– Мин моны татарчаны онытып, тулысынча русча сөйләшер өчен түгел, ә чит җирләрдә яшәгән татарларны җыеп, татар теленә кызыксындыру уятыр өчен эшләдем. Телебезне пропагандалауның бер чарасы бу. Минем сәхифәмдә «Уроки татарского мастерства» дигән рубрика бар, татар сүзләрен, аларның төрле очракларда кулланылышын өйрәтәм. Шаян формада, әлбәттә. Хәзер «Тик-Ток» алгы планга чыкты, шуңа да видеоларны күбесенчә рус телендә төшерәм.
 
– Киләчәктә блогерлык белән шөгыльләнергә уйлыйсыңмы? Бүген  табыш китерәме ул сиңа?
 
– Ул һәрвакыт минем хобби гына булды, хәзер дә шулай. Гаиләле булгач, хәзер күп вакытымны якыннарыма багышлыйм.
 
– Син бит әле – оста баянчы, алып баручы да. Боларның күңелеңә кайсы якынрак?
 
– Аларның барысы да якын. Хәзергә бөтенесен берьюлы эшлим. Көллияттә баянчыларга белем бирәм, туйлар алып барам, ә видеоларны сирәк-мирәк кенә төшерәм.

– Блогерлар арасында дуслык бармы?
 
– Бар. «Кызык-мызык» (Илназ Габидуллин), «Булат Браво» (Булат Абдрахманов), «Татар малай» (Ринат Галиәхмәтов), «Кишер» (Рәдис Гарипов), Рәмис Гыйлметдинов («Дневник татарина») белән бик яхшы аралашып торабыз. Тик алар шалтыратканда, мин җавап бирәм, мин шалтыратканда – алар алмый.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы