|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2020 Мәдәният
Кариев театры көзне премьера белән озатачакАстрид Линдгренның ”Мио, минем Мио” әкияте буенча әлеге әсәрне сәхнәгә Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Екатерина Гороховская куйды. Ул - Россия киңлекләрендә танылган балалар спектакле режиссерларының берсе, театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, тәнкыйтьче, педагог, В.Стржельчик исемендәге актерлар премиясе лауреаты. Екатерина Гороховскаяның тавышын, балалар һәм олылар яратып өлгергән, “Добрыня Никитич һәм Змей Горыныч” (Забава Путятична ролендә), “Илья Муромец һәм Соловей-разбойник” (Аленушка ролендә), “Лунтик һәм аның дусларының маҗаралары” (Лунтик), “Барбоскиннар дачада” (Лиза ролендә) һәм башка мультфильмнарда да ишетергә була.
--- |
Иң күп укылган
|