|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2020 Җәмгыять
Путин студентларга өстәмә унар мең сум акча вәгъдә иттеМедик-студентлар ел азагына кадәр өстәмә түләүләр алырга хокуклы. РФ Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде. “Чыннан да эшли алган һәм эшенең нәтиҗәсе булган студентларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Мин 2020 ел азагына кадәр поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә эшкә урнашкан һәм авыруларга ярдәм итүче студентларга өстәмә түләүләр булдыруны тәкъдим итәм”, - диде Президент.
Аның сүзләренчә, медицина югары уку йортлары студентлары, ординаторлык һәм аспирантура бүлекләрендә укучыларга унар мең сум, медицина көллиятләрендә белем алучыларга җидешәр мең сум өстәмә түләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|