|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2020 Әдәбият
Оренбургның «Туган тел» мохтәрияте Президиумы әгъзасы Мансур Сәгъдиев вафат14 ноябрь көнне иртән Мансур Габидулла улы Сәгъдиев вакытсыз бакыйлыкка күчте, дип хәбәр итә Оренбург шәһәренең «Яңа Вакыт» редакциясе. «Мансур Сәгъдиев 1946 елның 11 декабрендә данлыклы Муса Җәлилебез Ватаны — Мостафа авылында туган. Оренбур педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Авыл мәктәбендә укытучы, завуч, директор була. 1976 ел ахырыннан Оренбургта яшәде.
Ул Оренбург шәһәренең «Туган тел» татар милли-мәдәни мохтәрияте Президиумы әгъзасы булып торды. Бик милли җанлы, фидакяр шәхес иде. Оныкларын да, яртылаш рус милләтеннән булуларына карамастан, татарлыкка тартып тәрбияләде. Татар телен бик камил дәрәҗәдә белгән кеше, күпләргә остаз, сүз һәм эш кешесе булды.
Мансур Габидулла улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», диелә редакциянең кайгы уртаклашу хәбәрендә.
Мансур Сәгъдиев тромб өзелү сәбәпле вафат булган.
--- |
Иң күп укылган
|