|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2020 Җәмгыять
Йөз яшенә дүрт көн калгач...Башкортстан Бөек Ватан сугышының тагын бер ветераны белән хушлаша – Белорет районында яшәгән Леонид Платонович Копытов бакыйлыкка күчкән. Леонид Платонович Копытов үзенең йөз яшен тутыра алмаган, юбилеена нибары дүрт көн калгач вафат булган. Бу хакта муниципалитет башлыгы Андрей Иванюта хәбәр итә. «Бу атнада мин Югары Абзанда яшәүче кадерле ветераныбыз Леонид Платонович Копытовны юбилее белән котларга әзерләнгән идем. Чәчәкләр белешетек, бүләк әзерләдек. Ветеран үзенең юбилеена дүрт көн калгач китеп барган – бу бик авыр хәбәр», – дип язган район башлыгы.
Копытов Леонид Платонович Югары Абзанда туган. 1940 елда армиягә алынган. Балтыйк буе округында, Литвада хезмәт иткән.
Инженер-сапёрлар бригадасында взвод командиры ярдәмчесе була.
Ржев янындагы алышларда каты яралана. «За отвагу», «За оборону Москвы», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнгән. Тыныч вакытта Леонид Платонович авыл мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. Балаларга белем бирүгә кырык ел гомерен багышлый.
«Искиткеч яхшы педагог, туган як тарихын өйрәнүче иде, иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнде. Мондый кешеләр белән дәверләр китә... Бик кызганыч. Леонид Платонович турында якты истәлекләр мәңге яшәр», — дип өстәгән Андрей Иванюта.
Кызганычка каршы, сугыш кырында булган яугир ветераннар саны бик аз калып килә. Бу елның 1 гыйнварына төзелгән БР Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүмат буенча, республикада 309 инвалид һәм 700 сугышта катнашучы булган. 17641 – тыл хезмәткәре, 6144 – тол хатын, 90 – “Блокадалы Ленинградлы” мактаулы билгесе белән бүләкләнгән, 93 концлагерь, гетто һәм Икенче Бөтендөнья сугышы елларында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан ясалган башка урыннарда мәҗбүриләп тотылган кеше исәпләнә.
Кызганычка каршы, картлык һәм авырулар гына алып китми безнең арадан ул котычкыч сугышны кичеп кайткан солдатларны... Быел, 9 июльдә, Кыйгы районының Ләүзә авылында яшәгән 100 яшьлек ветеран Иван Несмеянов җинаятьчеләр кулыннан һәлак булды...
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|