|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2020 Хәвеф-хәтәр
Машинасын кардан чистартып торган ир могҗиза белән исән калган (ВИДЕО)Владивостокта яшәүче ир машинасын кардан чистартырга чыга да чак кына үлми кала. Аның машинасы өстенә бетон плитә килеп төшә. Вакыйганың видеосын Mash Telegram-каналы бастырып чыккан. Видео кадрларында күренүенчә, ир автомобилен кардан чистартып тора. Плитә төшәргә берничә секунд кала ир өстән нидер төшкәнен абайлап кала һәм машинадан читкә китеп өлгерә.
Бетон плитә 9 катлы йорт түбәсеннән нәкъ машина өстенә килеп төшә һәм аны урталайга сыта. Шәһәр мэриясендә РИА Новости агентлыгына вакыйганың дөрес булуын раслаганнар.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|