|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2020 Язмыш
“Әниегез... агу эчте...”Бер танышымның башыннан үткәннәрен тыңлагач, чәчләрем үрә торды. Гыйбрәт өчен дип, исемнәрен үзгәртеп, аны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Динәнең күргәннәре, чыннан да, куркыныч фильм кадрларын хәтерләтә. Әниләре фаҗигале төстә дөньядан киткән көн аның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра салып, бүген дә үзен сиздереп тора. Хәер, аңа кадәр дә күпне кичерә аның башы. Әле үзенә дә унике генә яшь булуга карамастан, кечкенә энесе белән сеңлесе өчен ул күптән инде җаваплылык хисен тоеп яши. Әти кеше еш кына әнисен кемнәндер көнләп тавыш чыгара, ә бу вакытта Динә энесе-сеңлесен тышка алып чыгып китү ягын карый. Кечкенәдән аналарча кайгыртучанлык сыйфаты канына сеңгән булгандыр күрәсең. Ә теге көнне исә, әтиләре кабат тавышлана башлагач, Динә балаларны гадәттәгечә тиз-тиз генә киендерә дә, ишегалдына алып чыга. Төзелеп килүче гаражның бер почмагына берсен, икенче почмагына икенчесен бастырып, тавышланмаска куша да, үзе кире йөгереп, өйнең тәрәзәсенә якынрак килә. “Бүтән түзәр әмәлем калмады... Хуш, бәхил бул...” — дип әнисенең ачыргаланып кычкырганын, аннары озак та тормый әтисенең башын тотып урамга йөгереп чыкканын Динә һаман да оныта алмый. “Әти, әти, ни булды?” — дип сорагач, әтисе: “Әниегез... агу эчте...” — ди дә, күршеләргә таба йөгерә. Динә бер мәлгә катып кала. Әтисенең сүзләре аның аңына барып җитми. Хәер, бала гына ич әле ул үзе дә. Кеше тик торганнан агу эчә ди мени... Әнисе су эчәм дип ялгышкан гынадыр. Хәзер ул өйгә керер дә, әнисенә ярдәм итәр... Ләкин инде әниләренә ярдәмнең кирәге калмый шул. Апалары артыннан йөгереп кергән балалар да авыз кырыеннан күбекләр чыгып, күзләре каядыр еракка төбәлеп калган, идәндә аунап яткан әниләрен күреп, башта берни аңламый басып торалар. Аннары өчесе өч яктан әнкәләренең инде суына башлаган гәүдәсенә килеп сарылалар. Иң кечкенәләре беренче тапкыр мәктәпкә аяк басасы көнне ана кешене мәңге кайтмас җиргә озаталар. Шушы көннән Динә өчен балачакка нокта куелды дисәң дә буладыр. Әйе, әтиләре аларны баштагы мәлләрдә бер дә кешедән ким-хур итми итүен. Кибеттән тәм-томын да ящигы белән, кием-салымын да иң матурын алырга тырыша. Динә дә әтисенә булдыра алганча булыша. Савыт-саба юу, ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләрне ялт итеп эшләргә өйрәнә. Ләкин алда язмыш сынауларының тагын да хәтәррәге көтеп торган икән... Әтиләренең ялгызлыкка түземлеге озакка бармый — йорт бусагасын үги ана атлап керә. Ана назына сусаган балалар өмет тулы күзләре белән әлеге чит апага текәләләр. Иң кечкенәләре Фәрит барыннан да өлгеррәк булып чыга: йөгереп килеп, теге апаны кочып та ала. Үзе бер туктамый: “Апа, син безнең әни буласыңмы? Апа, синнән әни исе килә!” — дип тәтелти. Белмим, баланың сүзләре хатынның күңелен эреткәндерме-юкмы, ә аңа иярә килгән ике бала Фәритне ачу белән этеп җибәрәләр. “Ул безнең әни! Якын киләсе булма безнең әнигә!” — диләр. Әлеге сүзләр катгый бер кагыйдә булып ятимнәрнең йөрәгендә мәңгегә уелып кала. Алар инде чит апага теләгән саен якын килеп булмавын нәни җаннары аша да тоялар.
Үги әни дә балаларга йөзен ачарга ашыкмый. Алай гына да түгел, ул аларны көннән-көн читкә тибәрә башлый. Ни генә эшләсәләр дә аларны гаепле итеп калдыра, ашату-киендерү мәсьәләсендә дә нык кимсетә. Әти кеше исә усал хатыныннан узып берни дә эшли алмый. Ә көннәрнең берсендә, әтиләре өйдә юк чакны туры китереп, үги әни Динәне өйдән куып ук чыгара. Бала кадәр баланы өйдән куарлык нинди сәбәп булгандыр, әмма бераздан бу чират башка балаларга да җитә. Алар әтиләре яныннан китәргә теләмичә кайчак абзарда, кайчак лапаста төн үткәргәләп, ахырда түзәр әмәлләре калмыйча, әбиләре янына барып сыеналар.
Бер бәхетсез — гел бәхетсез шул. Тәмле ашлары белән генә түгел, күңел җылысы белән дә сабыйларны җылыткан әбиләре авырып, тиздән мәңгелеккә күзләрен йома. Балалар кабат туган йорт бусагасына кайтып егылалар. Кабат эт типкесенә тиң көннәр башлана. Үги әни элеккедән дә зәһәррәк кылана. Җыен юк-бар сәбәпләр табып, аталарын балаларга каршы котырта. Үз балаларын аерып ашатканда, аларга затлы әйберләр, киемнәр алганда, ятимнәргә кешедән калган гына эләгә.
Ни генә булмасын, Динә тырышып-тырмашып, тормыш буйлап үз юлын ярырга омтыла, гаилә кора. Энесе белән сеңлесен дә ташламый ул. Язмыш тарафыннан бер сәбәпсез кыерсытылган балалар бүген дә, булдыра алган кадәр, бер йодрык булып яшәргә тырышалар. Үги әни һаман да аларның әтисе белән гомер кичерә, кеше алдында балалар өчен үзенең ничек “өзелеп” торуын да күрсәтергә онытмый икән. Юк, рәнҗеми аңа Динә. Күңеле белән әтисен дә күптән кичергән инде ул. Аллаһның барысын да берәр вакыт үз урынына куясын белә. Бары тик гомер үткән саен: “Ни өчен шушындый булды соң безнең балачак? Нинди гаебебез булды икән безнең?” — дигән сораулар гына тынгы бирми аңа. Үзенең сабыйларына яратып карый да, йөрәге шатлыктан кысылып куя. “Әле дә ярый минем балакайларым әти-әни назыннан мәхрүм түгел. Бәхеткәйләрегез генә булса иде, җимешләрем!” — дип, кочагына алып иркәли ул аларны. Шулай булсын, Динә! Балаларыгыз әти-әниле тигез канат астында үсә күрсеннәр!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА. Азнакай.
--- |
Иң күп укылган
|