поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2020 Әдәбият

Элеккечә түгел без генә (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

Ул, Җинан апасының бар икәнен дә онытып, тиле кеше сыман, үзен-үзе белештермичә өйләренә йөгерде. Кайтып җиткәнче туктамады. Гайшә кайтып җиткәндә капка төбен тирә-күрше сырып алган иде. Ике якка аерылып аңа юл бирделәр.

Хикәянең башын моннан укыгыз.

– Гайшә, Гайшә балакаем, сабыр бул, - дип өйләреннән аңа каршы әтисе чыкты. Аның артыннан Закирә белән апалары күренде.

– Кайда ул, кайда ул? – дип кычкырды, ачыргаланып. – И-и-и, әти! Никләр һаман бер минем башка гына икән бу кайгылар. Апа җаным, нишлим инде хәзер?! Ничекләр яшәргә соң инде хәзер безгә, – дип апасының иңнәренә сарылды. Гайшә еламый иде. Карлыккан тавышы иңрәп, ыңгырашып чыкты. 
– Нишлисең бит, сеңелем?! Син күрәсен кем күрсен?! Сабыр ит, сабыр. Синең бит кызыңны үстерәсең бар, – диде, сеңелесенең иңнәреннән кочып. Гайшә башындагы яулыгын сыдырып төшерде дә, битләрен, күзләрен сөртте. Сөртте, ә күз төбендә тамчы да яше юк иде. Еларга яше юк иде Гайшәнең. Тик, уртага ачылган аерманың уң ягыннан бер тотам чәче ап-ак булып агарып чыккан иде. Моны апасы күрсә дә, авыз ачып сүз әйтмәде. Гайшә яулыгын төзәтте дә, яхшылап тагын чөеп бәйләп куйды. Өзек-өзек тирән итеп тын алды да:
– Башым да эшләми инде. Апа, Миневәли кайда соң хәзер? Өйдәме? – дип Гайшә өйгә атлады.
– Юк, Заһид белән Әлмәткә алып киткәннәр. Ярмыйча булмый, – диде дә елап җибәрде.
 
Аларга каршы өйдән, елап күзләре шешенеп беткән, күрше Мәдинә чыкты. 
 
– Әхәт белән Әнвәр дә киткәннәр. Сөйләшеп булса, бүген алып та кайтырбыз, дип әйттеләр ди Зөфәр. Кайтсалар, кайтмасалар да чыгарасы әйберләрне чыгарып, урын хәстәрләп куярга кирәк.
 
Капка төбенә җыелган күрше-тирә сузылып кына, сөйләнә-сөйләнә таралышып капка төбе бушап калды. Гайшәнең күңеле таштай катты. Бөтен тәне кыйнап ташлагандай авырта, маңгаена кул тидерерлек тә түгел, тиресенə кадəр əрни. Ул башын аска иеп, аякларын көчкә генә сөйрәп, апасы белән Мәдинә артыннан өйләренә кереп китте.
 
Миневәлинең җидесе әнисенең кырыгы белән бер көнгә туры килде. Ул көнне иртән беренче кар төште. Бөтен дөнья йомшак мамыктай кар астында калган. Иртән, кызын уятмаска тырышып, җылы халатын элде дә, тәрәзәгә күз салды, һәм ап-ак Чагыл тавын күреп калтыранып китте. Бөтен тауга кәфен сарганнар диярсең. Күңелсез уйларын куарга тырышып, кызының битеннән үпте, юрганын яхшылап ябып куйды да юынып алды. Аннан соң, мендәре астыннан намазлыкка төргән әнисенең Коръәнен алып, йомшак кына сыйпап күкрәгенә кысып торды.
 
Моңа кадәр сандыкта гына сакланган Коръән, Миневәли үлгәннән соң, Гайшәнең мендәре астына күчте. Бөтен нәрсәдән саклаучысы да, яклаучысы да, иптәше дә, сердәше дә шул Коръән булды. Ул, сак кына, китапны Нәсимәнең мендәре астына куйды. Тиз генә аякларына киеп, почмак якта чәй куеп җибәрде. Киченнән тутырып калдырган утыннарына ут элдерим дип чыра телеп матышканда, алдан сөйләшеп куйгандай, берсе артыннан берсе, апалары килеп керде. Чәй кайнап кына чыккан иде, ишектә ирләре белән Миневәлинең дә апалары да күренде.
 
Һәр кешенең үз гаиләсе, үз мәшәкате. Кешенеке - кештәктә, үзеңнеке – үзәктә, дип белеп әйткәннәр. Ни кадәрле генә синең хәлеңә керергә тырышсалар да, бер кеше дә сине саклап утырмый. Аш та узды, кунаклар да таралышты. Гайшә, кызы Нәсимәне кочалап, үз хәсрәте белән бергә-бер калды. Иренең кырыкларын уздыргач Гайшә әкренләп “яши” башлады: сөйләште, кайгырда, елмайды, көлде. Тик... тик елый гына алмады. Бөтен хәсрәтен эш белән капларга, алай гына да түгел, изәргә, сытарга тырышып эшләде дә эшләде Гайшә. Рәхмәтулла абыйсына ияреп баздан силос төяргә дә чыты, Барыйга сөт феләкләрен төяште. Эшкә барышлый, сихер белән кайнаша дип, авыл кешеләре керергә куркып йөргән ялгыз карчык Мәгъшук Мәхтүмәсенә су да китерде. Чөнки, эштән туктаса, башына әллә нинди яман уйлар килә башлый иде. 
Мәхтүмәгә су кертүенең сәбәбе шунда, беркөнне судан кайтканда, тыкрык почмагында көтеп торып Лениза ачуланды үзен.
 
– Син нәрсә эшлисең үзең белән? Өеңнән чыкмыйсың, чыксаң да кешегә күтәрелеп карамыйсың, сөйләшмисең, өстеңдә һаман шул бер бишмәт тә башыңда шакмаклы шәл. Мәгъшук Мәхтүмәсенә әйләнәсең бит. Үлгән артыннан үлеп булмый, кызың бар икәнен онытма, – диде ул. Шуннан соң Гайшә көне буе Мәхтүмә карчыкны уйлап йөрде. Ә нинди икән соң ул Мәхтүмә? Бер авылды, бер урамда яшәп моңа кадәр ул хакта аның бер дә уйланганы юк иде. Эшкә барганда да, кайтканда да Гайшә Мәхтүмә карчык йортын күзәтте. Гайшә бер атнага бер тапкыр күрде карчыкны: сыңар чиләк белән су күтәреп капкасыннан кереп бара иде. 
 
Чыннан да, ниндирәк җан иясе икән бу ялгыз карчык? Гайшәдә шулай итеп яшәүгә, тормышка кызыксыну уятты Ленизаның ачулануы. Гайшә эштән кайтып ашап эчкәннән соң, көянтә чиләген алды да, нефтьчеләр ясап киткән колонкадан су алып Мәгъшук Мәхтүмәсенә китте.
Карчык ничек, нәрсә белән эш иткәндер, аның янына килүчеләрнең машиналары Уразай урамы буйлап сузылган була иде. Якын тирәдән генә түгел, Мәскәү тикле Мәскәүдән дә киләләр дип сөйли иде халык. Берсендә су керткәч, Гайшә чиләген күтәреп мич буенда торган кисмәгенә салыйм дигәндә, Мәхтүмә карчык кулыннан тотты да:
 
– Балам, утыр әле азга гына. Аякларың ял итсен, – дип мич буенда торган урындыкка ымлады. Ялгызлыкның ни икәнен яхшы белгән Гайшә сүз әйтмәде. Чиләген кырыйга алып, кисмәкне такта капкач белән каплады да, артын урындыкка төртте. Мәгъшук Мәхтүмәсенең өе җылы иде, утыруга мамык шәлен артка сыдырып төшерде Гайшә.
 
– Менә, мине авылда сихерче диләр инде. Миннән куркалар. Мин сихерче булсам, бердән-бер кызымны исереккә кияүгә бирер идемме? Үзем, ялгыз башым, ирсез торыр идемме?! Сихерче булсам, сихерләп булса да берәүнең яхшысын, күземә генә каратып, үз янымда тотар идем мин, балам. Шул хакта берсенең дә башына китереп караганнары юк. Утыз өченче елны, бер уч кибәкле бодай өчен дип, өтермәнгә тыктылар. Теге, сезнең очныкы Мотаһар анасы Нәгыймә карчык белән икебезне. Кызым Мөнәвәрәгә сигез тулмаган иде. Соңлап тапкан идем. Мин өтермәндә шундыйга әйләндем, балакаем. Бик каты кыйнаганннан соң. Ә бодай ул болай гына, аның сәбәбе башкада. 
 
Комлык өстендә утауда идек. Әбәт ашарга туктагач, бераз ял итеп, такмак әйтеп биеп алыйк дип, Хаҗәр белән такмак әйтә башладык. Нәгыймә белән без уртада биейбез, мин урман буен яңгыратып такмак әйтәм.
Аякларым бик өши,
Нигә кимәдем итек.
Тау битеннән Мотыйк килә
Күзен к...дәй итеп.
 
Кемдер әләкләп йөргән дип, гөнаһага батарга урын калмады. Без такмак әйтеп туктаганда, Ярулла Мотыйгы безнең янда басып тора иде. Өтермәнгә эләгүнең төп сәбәбе менә шул аның, балам. Бодай ул болай гына, дукуметка язар өчен генә кирәк булды. Нәгыймә, шулай, минем аркада китте өч елга өтермәнгә. Шундый гаебем бар Нәгыймә алдында. Ходай кичерсен. Беләм, Нәгыймә үзе кичерде инде, тик аның күңеле катып калды. Шуңа миңа эндәшә алмый. Шуннан кайтканнан бирле авыз ачып сүз дәшкәне юк. Син, кызым, күңел катудан саклан. Аннан да яманы юк. 
 
Карчык сүзсез калып Гайшәнең кулларына карап торды. Аның исә, бу кадәр озаклап утыруына эче поша башлаган иде инде. 
– Бу кулларың әле бер генә күзне йомдырмас. Тик, кайда гына булсаң да, сине бер Аллаһ саклап йөртә, шул көч бирә сиңа. Əниең бик разый булып киткəн синнəн. 
 
Ай Аллам, гомер булмаганны бер еллык сөйләп ташладым бугай. Сине дә тоткарладым, китәсең дә килә башлады, – дип, саран гына елмайды Мәгъшук Мәхтүмәсе һәм бер кулы белән өстәл читенә таянып урынынан торды. 
– Син шулай, сирәк булса да, кергәләп йөр. Ялгызлыкның ни икәнен беләсең. Кеше бит шулай, үзенә рәхәт булганда минем гайбәтемне чәйни, ә артына каты терәлсә ишегемне кага. Бу сүзләрне үзеңә алма, сүз уңаена гына әйтүем.
Гайшә дә урыныннан торып, чәчләрен җыеп шәл астына кыстырда да, чиләкләрен алып ишеккә юнәлде.
– Мәхтүмә астай, шулай ике-өч көнгә бер булса да, эшкә барышлый, су кертеп чыгармын мин сиңа. Минекеләр өчен догада бул, – дип чыгып китте.
 
Савабы ниятеңә карап булыр, балам. Кул-аягың сызлаусыз булсын. Мин, кыз чыкта, күрше әбигә су китерә торган идем дә, шулай дип теләп кала иде. Ул вакытта сызлауның ни икәнен белми идем. Баксаң, ул үзе сызланганга әйткән икән, дип сөйләнә-сөйләнә карчык ишекне тагын бер тапкыр ныгытып тартып куйды.
 
Әнисен югалткач, кайгысын эш белән күмеп, шул хәсрәт белән яшәргә өйрәнгән иде. Бу югалтуын да шулай җиңәр. Фатыйма кызы бит ул! Кызы да, ишелеп килгән кайгыны аңлады кебек, сабыр гына, әнисеннән әтисен таптырмый гына уйный, кемдә калдырса да кала торган булды. Гайшәнең вакыты булмаса әтисе килеп ала. Бик ашыкканда, кичке савым вакытында, Мәдинә апага кертеп калдыра. Шулай эштән өйгә, өйдән төп йортка, аннан тагын өйгә, эшкә чабып көн артыннан көн үтә торды. Көн генәме?! Еллар үтә! Исәннән дә үтә, үлгәннән үтә икән. 
Каенанасының ел ашын җиренә җиткереп уздырды Гайшә. Табыны мул, кешесе күп булды. Миневәлинең апалары кичтән куна кайттылар. Гайшә үзе дә бик зурлап көтеп алды аларны. Мунчасын якты, кунак итте. Һәр икесенә күчтәнәчкә дип каймагын, катыгын тутырды. Тик, китәргә чыккач, кечкенә апасы:
 
– Гомерсез булды шул. Куйган көче, җыйган маллары кешегә калды, – диде өйләренә таба борылып. Бөтенесе дә барган җирләреннән кинәт туктап калдылар. Ишек алдына җәелгән тынлык авыр таш кебек Гайшәнең күкрәген кысты. Ул тынлыкның авырлыгын гына түгел, хәтта салкынлыгын да тойды Гайшә.
– Апай, нигә алай дисең? Кешегә шул – кызына. Этләргә түгел бит! – диде. Күкрәк турысына укмашкан төер авырттырып, бугазны ертып бер өскә күтәрелде, бер аска төште. Тик яше чыкмады. Миневәлине җирләгәннән бирле елаганы юк Гайшәнең, елый алмый. Тынлыкны олы җизнәсе бозды.
– Кит инде балдыз, булмаган нәрсә сөйләмә. Гайшә урынында башка бер хатын булса, бер елда түгел, бер айда йонын очырыр иде йортыгызның. Әниеңнең артын юучы ул бит, сез түгел. Алай мәгънәсез булмыйлар. Гайшә, син инде әллә ни уйлап, алай күңелеңә авыр алма. Бар да әйбәт, юкка борчылып калма, – диде ул балдызына ачуы килеп.
Шәһәр хатыны шәһәр хатыны инде. Балдызы, җизнәсенең әйткәнен яратмыйча, эттән өреккән кәҗә кебек, ишек алдына җәйгән ташларга шык-шык басып, алдан чыгып китте.
– Әлмәткә килгәндә керми итмә, – диде олы апасы, әлеге салкын сөйләшүгә җылылык өстәргә тырышкан кебек.
 
– Ярый, үзегезгә рәхмәт, җизни. Онытып бетермәгез, – диде Гайшә, бугазын авырттырып торган төерне йотарга тырышып.
 
Туганнар Әлмәткә кайтырга дип, Кичү юлына чыгып китте. Әбелгата күперен узып борылыштан югалганчы, Гайшә белән Нәсимә капка төбендә, аларны карашлары белән озатып калдылар. Алар китте. Гайшәнең колагында апасының “...кешегә калды” дигән сүзләре яңгырады. Ул кызын кочаклап алды. “Кешегә диме, кызым?! Кешегә шул, Аллага шөкер! Кешелекне югалтудан үзең сакла, Ходаем”, дип эчтән уйлап куйды.
Шул көнне Гайшә тәүге тапкыр намазлыкка басты. 
 
Капка төбендә бераз басып торганнан соң, өйләренә керәсе килмичә, тиз генә ишегенә йозак салып, кызы белән әтиләренә китте. Кичке савымга кадәр озаклап анда утырды, ничектер теге сүзләрдән соң, өйләренә аягы тартмады.
 
– Кызым, Нәсимәне хәзер бездә калдыр. Син эштән кайтуга без анда барып, кызым белән сине көтеп торырбыз, – диде әтисе. Гайшә тиз генә өйләренә кереп өсләрен алыштырды да фермага йөгерде. Ул кайтканда әтисе малларны барлап ябып, чәй куеп көтеп тора иде. Әтисе, хәтта, сыерны да савып куйган. 
– Әти, әйдә бергәләп чәй эчик инде. Хәзер калган бәлешне генә җылытып алам, – дип Гайшә юынып табын хәстәрләргә кереште. Әтисе Гайшәнең җанын нидер тырнап торганын сизенсә дә, кызы сүз башламагач төпченергә кирәк санамады. Барысы бергә җыелгач яралары яңаргандыр, дип уйлады. Сөйләшә-көлешә чәйләр эчкәч, әтисе китте.
Әтисе бөтен эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше булса да, аны озатып капкаларны бикләгәч, Гайшә тагын бер тапкыр сарыкларын, сыерын карап барлап чыкты. Нәсимә әнисе керүгә урынын җәеп, ятмыйча аны көтеп, кораватта утырып тора иде.
– Ай аллам, минем кызым үсеп бетте. Урынны да җәеп куйган. Кызым, ят инде, ник утырып торасың. Мин дә хәзер ятам. Чәй эчкән чынаякларны гына чайкап куям.
– Әй-лә, үзем генә ятасым килми, салкын. Син яткач кына җылына, синең белән генә җылы. Кара әле, әни, ник син яткач шулай җылы була икән ул? Мин бүләкне дә мендәрем астына куйдым инде, – диде Нәсимә бөрешеп.
– О-о-о, бүләк мендәр астында булгач, безгә берни дә куркыныч түгел инде. Ә җылысы аның кызым, мин синең әниең булган өчен. Аллаһы теләсә, үсеп әни булгач, син дә шулай җылы булырсың әле. Әйдә, алай булгач ятам инде кызым янына, – дип кызын кочаклап йомшак түшәккә чумды.
 
Нәсимәнең бүләк дигәне – Гайшәнең әнисеннән калган Коръәне. Миневәли үлгәннән соң Коръән сандыктан чыкты. Гайшә белән Нәсимәнең ястыгы астына күчте. Урынын алыштырса да, Коръән, әнисе Фатыйма суккан намазлыкка төрелгән килеш калды. Ул саклаучы да, яклаучы да, иркәләүче дә, җылытучы да: бөтенесе иде ул. Гайшәне калдырып Киек каз юлыннан җиде кат күкләргә киткән җаннарның кайсыдыр бер өлеше шунда кала кебек. Әнисенең дә, каенанасының да изге рухлары шунда кебек иде. Инде шулар янына Миневәли дә кереп сыенды.
Урын җылынырга өлгердеме-юкмы, Нәсимә, әнисенең култык астына башын төрткән килеш, йоклап та китте.
 
Гайшә, кызы уянмасын дип сак кына торды да, өстен ипләп йон юрган белән япкач, комганына су таманлап юынып керде. Аннан, аккан су тавышын каплар өчен буш тагаракка идән мунчаласын ташлады, бисмилла әйтеп тәхәрәт алды. Бит-кулларын сөртеп, сызганган җиңнәрен төшергәч, күзләрен йомып беравык басып торды. Авыр икән бу, бөтен дөньяңны онытып, бер Аллаһ каршына тезләнү. Юри үртәгән кебек әллә нинди уйлар килә башка. Ул, корават читенә генә утырып оекларын киде дә, түр якка узды. Ут кабызып тормады Гайшә. Алдагы якның уты өй эчен яхшы ук яктырта иде. Сакланып кына сандыкның йозагын ачты да, әнисенең төсе итеп тота торган күлмәге белән яулыгын алды. Шактый еллар узуга карамастан, алардан сандык исе, әнисе исе килә иде. Өйдә башка кеше булмаса да, өйрәнгән гадәт буенча, чаршау артына кереп, беренче тапкыр әнисенең күлмәген киде. Гайшәнең бөтен тәне калтыранып куйды. Азрак тынычлангач, сандык өстеннән яулыкны алып, башына таратып бәйләде һәм стенага элгән көзге каршына килеп басты. Көзгедән Гайшәгә яшь Фатыйма карап тора иде. Түшенә кадәр изү ясап, күкрәк турыннан киңәеп киткән, ике рәт бәби итәк тоткан, ак җирлеккә күк чәчәк белән вак кына чыпчык күзе төшерелгән күлмәк, яшел бөрчекле яулык бик килешә икән аңа. Хәзер Хәдичә апасы күрсә “Әтекәем-әнекәем, бу бит Гайшә-Фатыйма булган” дияр иде.
 
Гайшә чаршау артына керде. Каенанасыннан калган намазлыкны идәнгә җәйде дә кыйблага таба карап басты. Басты, тик күңелен, игътибарын бер ноктага туплап намазын ниятли алмыйча озак торды. Ниһаять, бер онытылып, бер ирен, әнисен, бер ятим кызын уйлап, ул да булмый яңадан бар булмышы белән күңелен Ходай хозурына тапшырып ерып чыкты. Битен сыпырып торып басканнан соң, Гайшә үзен җиңеләеп, бурычын түләп тынычланып калган кешедәй хис итте. Хәтта күңеленең кай җире беләндер “кешегә калды” дигән сүзләре өчен апасын кичерде бугай ул.
 
Ике арада беренче салкын җил шул көнне исте. Миневәлинең елына кайткач исә бу хакта сүз кузгатучы булмады. Әйтерсен, бер ай элек, андый сөйләшү булмаган. Апасы кузгатмагач, Гайшә дә башламады. Тик, кары әресә дә, бозы эремәде.
 
Вакыт дигәнең үлгәннән дә үтә, исәннән дә китә. Адәм баласы шундый бит ул, кайгы килгәндә иркәли-юата да, аннан үз мәшәкатенә чума. Тол хатынның мәшәкате күп бит. Шуңа күрә аңардан читләшә дә башлыйлар. Беренче тапкыр бу хәлне Гайшә әтиләренә - төп йортка баргач сизде. Миневәлие исән чагында “кияү, кияү” дип, бер алларына биш артларына төшеп йөргән Закирә апасы үзгәреп китте. 
 
Закирә, авыз эченнән генә, мөнәҗәт көйләп чәй табыны хәстәрләп йөри иде. Кызын җитәкләп, Гайшәнең үзләренә килгәнен күргәч чырае качты.
– Син әзрәк әйткәлә, йортыннан кузгалмасын, – диде ул, бер почмак якка кереп, бер өстәл янында әйләнеп. – Монда кайтырга уйламасын тагын.
– Кысыр хәсрәт белән сару кайнатып торма әле. Бала дигән татлы газапның ни икәнен беләсеңме соң син? – дип Хөсәен ипи кисәргә тотынды.
– Ай аллам, син генә беләсең инде. Кайдан килгән Рабига белеклесе?! – диде Закирә, иренең ǝйткǝнен яратмыйча.
– Ярар, күп сөйләнмә. Синең янга кайтам дип торган кеше юк әле. Әнә балага кәнфит-перәннекләреңне әзерләп куй, – дип әтисе кызы белән оныгын каршы алырга дип, утырган урыныннан торды. 
 
Ишек ачылды да, башлап өйгә кочагы белән җылылык, рәхәтлек җәелде һәм Нәсимә кыяфәтендә Хөсәенгә килеп сарылды, аннан Закирәгә күчте. Аның артыннан, моңсу күзләренә кояш җылылары чыгарып, Гайшә күренде. Почмаклап бөкләгән яулыгын матурлап артка чөеп бәйләгән. Авылда яулыкны аның кебек башка берәү дә бәйләми. Мәрхүмә әнисе шулай бәйли иде дә, менә хәзер Гайшә шулай. Берәү белән дә бутап булмый аларны. Башындагы яулыгын күреп кенә дә кем икәнен белеп була. 
– Минем үскән кызым килгән икән бит. Кара әле бабасы, безнең Нәсимәбез мине куып җиткән, – дигән булды Закирә, зəһəр теленə бал ягып. 
– Нихәл, әти, – дип Гайшә күрешергә ике кулын сузды. Аннары:
– Закирә апа, исәнме. Менә бу кабартмаларны алып куй әле. Ипи салган идем. Камырны күбрәк куеп, кабартмалар ясадым. Синең пешергән чәеңнең исе килде дә, әйдә мин әйтәм, кызым, әбиең безне көтә бугай дип, сезгә йөгердек. Әйеме кызым? – дип көлде Гайшә. 
Закирә чәй әзерләде. Дүртәү утырып чәй эчтеләр.
– Кабартмаларың бигрәк уңа инде. Кулың тәмле була синең, – диде Закирә, чәен эчеп бетергәннән соң да кабартма чәйнәп.
– Бер генә дә буш кул белән йөрмисең, кызым. Безне шулай зурлаган өчен, Ходай зурласын үзеңне. Килер җирләрең киң, бәхетең алда булсын балам, – дип дога кылып, әтисе битен сыпырды. 
– Амин, – диде Гайшә, әтисенең теләкләренә кушылып.
– Син инде, кеше сүзенә карап, берүк йортыңнан кузгалырга уйлый күрмә, – диде Закирә, өстәл өстенә җәйгән клиенканың пычак тиеп ертылган урынын бармак очы белән ышкып. Гайшә сагышлы күзләре белән, мәгънәле генә елмаеп, әтисенә карап куйды.
– Әй, юк нәрсә белән баш катырма әле син, – диде Хөсәен ачуын эченә яшереп. 
 
Гайшә җилнең кайсы яктан искәнен тиз төшенде. Чөнки, кемнән кайчан чыккандыр, авыл өстенǝ, Гайшәне Миневәлинең туганнары өеннән куалар икән, дигән сүз таралган иде. Ул, сүз куып, дөресләп йөрмәде. Шулай да, һаман кеше аркылы сүз ишеттергәч, беркөнне авыл советында секретарь булып эшләүче Мөхтәрәмә янына кереп чыгасы итте. Тегесе исә:
– Юкны уйлап, кайгырып йөрмә Гайшә. Сине йортыңнан, бала белән, берәү дә куа алмый, – диде.
 
Кешенең “уйлама” дигәненә генә карап уйламыйча яши алсаң икән ул. Уйлый шул бу баш. Йөрәк урынына да чүбек тутырмаганнар. Сөйләрләр-сөйләрләр дә туктарлар, дип уйлаган иде Гайшә. Алай булып чыкмады шул. Миневәлинең кече апасы Галия әз-әзләп һаман агуын тарата торды. Тыңламыйм дисәң дә ишетелә бит. “Хөсәен кызын өйдән чыгармасам, башыма яулык бәйләмим” дип әйтә икән Галия, диделәр. Гайшә көлде. Бүрек киеп йөресен инде алайса, җизнинең бүрекләре күп, диде. Күзе көлде, ә йөрәге әрнеп-әрнеп елады Гайшәнең.
Әтиләренең күршесе Нурсинәләргә Таҗикстаннан каен сеңелесе Әкълимә, гаиләсе белән, кунакка кайткан иде. Нурсинә апасы сөйләгән күрше кызының хәлләрен. Әкълимәнең ире Гарәфетдин Миневәлиләрдән ерак түгел яшәүче Галләмнәргә туган тиешле. Кем әйткәндәй, чыбык очы тал башы. Шулардан чәйдән кайтышлый, Нурсинә белән Әкълимә Гайшәләргә тукталдылар. Ул, бакча ярганнан соң калып, инде песи койрыгы кадәр баш чыгарган алабуталарны җыеп бәрәңге бакчасыннан кереп килә иде.
 
– Бу Гайшә бер генә дә тик тора белми. Икенче Фатыйма булсаң да булырсың икән, тынгысыз җан, – диде, капкадан керә-керешли, Нурсинә, гөбедән чыккандай калын тавыш белән.
– Әссәламүгаләйкум, – диде ялтыр-йолтыр яулык бәйләгән, тиҗик күлмәге кигән ханым. Күлмәк астыннан ялтыравыклы балаклы ыштаны җилферди. Аны күргәч Гайшә Галләмнең “Вәт менә ул хатыннар кия ичмасам ыштанның матурларын, дигәч Фәүзиясе, и-й, утырасың инде ачу китереп. Балагы чуклы, төбе б...ы ыштанмы?!” дигән сүзен исенә төшереп чак көлеп җибәрмәде.
– Әйдәгез, әйдә Нурсинә апай, узыгыз. Орлык койганчы азрак йөреп чыгыйм дигән идем, шушыларны җыеп. Инде, берсен дә калдырмый, бер утап чыктым. Кайда гына качып калалар, – дип кочагындагы алабуталарын утар ягына ташлады. – Башын казлар йолыккалыйлар кайткач, берни калдырмыйлар.
– Бетә торган нәрсә түгел инде. Кызу көйдерми, суык өшетми. Кирәк әйбер булса үстерә алмый интегер идең, – дип сөйләнеп, Нурсинǝ баскыч төбендә, галошларын салды. – Менә, Әкълимәгә Уразай урамы буйлап “монда фәләннәр тора, монда төгәннәр тора” дип һәрберсен әйтеп бара идем. Сиңа кереп чыгасы иттек. Күрше бит.
– Әйбәт булган. Хәзер чәйне яңартып җибәрермен, рәхәтләнеп чәй эчәрбез, – дип Гайшә көтелмәгән кунакларны өйгә дәште.
– Бәләкәй кызым кайда соң әле, бәләкәй кызым минем. Кесә төбендә аңа гына дигән өрек төшем бар иде бит, – дип Нурсинә кесә төбен капшады.
– Мондый көнне өйдә утырамы инде. Бая Гаҗилә апай кергән иде. Әптеки хәерчесе кебек, шуңа ияреп китте. Ай, ярата да инде кунакка йөрергә, – диде Гайшә алъяпкыч итәгенә битен сөртеп. Нәсимә күренмәгәч, Нурсинә өрек төшләрен чыгарып тормады.
Йортка бер дога кылгач, самовар җырлап өстәлгә килеп утырганчы, мәрхүмә әнисе Фатыйманы, каенанасын, Миневәлине рәхәт бер сагыну белән искә алдылар.
Гайшә ни бар, барын куеп табын әзерләде.
 
– Авылда җимешләр юк. Әкълимә апа, син ачуланма инде. Бары белән сыйланып утырыгыз әле. Тәзкирә әйткәндәй, авылда каймак та катык, җимерек тә ватык. Зарланып әйтүем түгел, болай гына. Ходайның биргәненә шөкер. Без монда шулай яшәргә өйрәнгән, әйе бит Нурсинә апай, – диде, әйткәннәрен аңардан раслаткандай.
– Һай җаным, безнең бит анда гел башка. Ел әйләнәсе өстәлдән җиләк-җимеш өзелми. Җәннәттә яшибез инде, – дисә дә, Әкълимә үзе катыкка ябышты. – И-и-и катыгына кадәр Шарлыктагы үлән исләре килгән кебек. Мондый тәмле катыкны безнең авылда гына оеталар, ие бит, абыстай.
– Исән килеш алай җәннәткә керәсе килми әле, – дип елмайды Гайшә.
– Җаныкаем, монда интегәсез инде, тез тиңентен лай ерып та саз изеп. Без дә бит, тегендә, ашы да бар, эше дә бар. Яшәү дә күпкә җиңел, – дип чынаягын каплап куйды.
– Эчегез инде тагын берәрне, Әкълимә апа. Әллә тәмле булмадымы? – диде Гайшә урыныннан торып.
– Тәмле, тәмле. Яса миңа тагын берне. Сина керүебез шул. Миневәлидән соң Галиянең шулай сине мыскыл итеп, өйне алам дип йөргәнен сөйләгәч, Әкълимә апаң, үзебез белән алып китәбез Гайшәне, ди. 
– Кара сакалың, кая гына барсаң да үзеңнән калмас инде анысы. Эшләмәсәң китереп бирүче булмас. Ипине ике куллап тотып ашар өчен бит билеңне бөгәргә, башыңны җиргә кадәр ияргә кирәк башта. Фәрештә йоклаган арада, шайтан нишләмәс, дигәндәй. Аллаһының амин дигәненә туры килсә, китеп тә барырсың, – дип шаяртты Гайшә.
– Шулай да син уйла әле, бала. Монда бит ялгыз хатынга тормышны тартып барырга бик авыр. Анда халкы да ярдәмчел, яшәү дә җиңелрәк. Кием-салым да бу кадәр күп кирәкми. Хөсәен абзый белән үзем дә сөйләшермен. Ул бик төпле, акыллы кеше. Уйла. Без әле тагын бер атна-ун көн булырбыз.
 
– Уйла, уйла Гайшә. Монда бер ялгызың чиләнгәнче, – дип аңа Нурсинә дә кушылды.
– Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә дисеңме? Гайшә, ике тәрәзә арасындагы, Миневәли белән икесенең зурайтып элгән фотосурәтләренә моңсу караш ташлады. Тирән итеп алган сулышы өзелеп-өзелеп китте.
– Әйдә абыстай, кузгалыйк инде без. Мәрхүмә әнкәй кемнедер, ыштан җөе күтенә батканчы кешедә утыра, дия торган иде. Безнеке дә шуңардан ким булмады. Дога кылыйк та кузгалыйк. Киленнән яхшы түгел.
Нурсинә белән Әкълимә китте. Артык чынга алмаса да, Әкълимәнең сүзләрен Гайшә күңеленең кайсыдыр бер җиренә салып куйды. Авыл шундый бит ул, бер башта “пырт” итсǝң, икенче башта “шырт иткән” диләр. Гайшә дә, кызыл почмакка кергәндә, Әкълимә апасының чәйгә керүен, торган җирен бик мактавын, үзен дә чакыруын сөйләгән иде. Нәтиҗәсе озак көттермәде. Ике-өч көн үтте микән, эштән кайтып өсләрен генә алыштырып өлгерде, ишектән фырт кына киенгән Галия апасы килеп керде. “Исәнме” дип авызын ачкан иде Гайшә, ябарга өлгерми дә калды. Галиянең теле-телгә йокмый, автоматтан аткандай, сиптерә башлады.
 
– Нәрсә, йортны сатып, читкә таярга җыендыңмы? Җимеш ашыйсың килдемени, ә?! Бар, бар, берүк китә генә күр. Алдыңнан артың яхшы. Тик әнкәй йортына тырнак белән дә кагыласы булма, ишетсен колагың! Әле Миневәлидән соң куып чыгармаганга рәхмәт әйт. Чүпрәк-чапрагыңны җый да ычкын. Мин икенче кайтуга эзең дә булмасын.
 
Шулай диде дә, Галия ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Гайшә мичкә сөялгән килеш басып калды. Бөтен тәне калтырады, күкрәгеннән күтәрелгән әрнү, төер булып укмашып, бугазынада буылып калды. Ул да булмады, бөтен дөньясы зырылдап әйләнә башлады, аяк астыннан идән шуып китте. Гайшә, ике куллап чигәсен кысты да, чытырдатып күзләрен йомды. “Эх, бер еларга иде эчләрне бушатып, булмый бит, булмый. Никләр генә елап булмый соң Ходаем, ник соң шуны да кызнанасың миннән?” дигән уй яндырды Гайшәнең җанын. Шашып, илереп бер улап еларга иде. Ургып аккан язгы ташудан, җәйге яшенле, күкрәүле яңгырдан соң сафланып, җиңеләеп сулыш алган табигать кебек, бәлки Гайшәнең дә җаны тынычланып китәр иде. Юк шул, булмый, елап булмый бит...
 
Гайшә, исерек кеше кебек, көч-хәл белән сөйрәлеп кенә ишек алдына чыкты да, бакчага керә торган капка баганасына Миневәлие урнаштырган юынгычтагы салкынча су белән битләрен юып алды. Чигәсен кысып башы авыртуы узмаса да, йөрәгенең калтыравы басыла төште. Ул, яңа гына күргән кебек, ишек алларын, абзар-каралтыларны, утын сараен, Сембер бакчасыннан алып кайтып икесе бергә өй артындагы бакчага утырткан алмагачны күзәтте. Боларның барысы да, Миневәлинеке белән бергә, Гайшәнең дә кул җылысын саклыйлар. Ул да бит, өяз эте кебек, урамда чапмады. Бөтен эшне бергә эшләделәр. Я кадак, я чүкеч биреп торды. Такта башы тотарга да Гайшә йөгерде. Аның тагын ике күкрәк арасы ачыттырып әрни башлады. Мондый чакта нишләргә соң әле? Башы да эшләми тора бит аның кирәк вакытта, я Аллам. Эх, әни булса, дип уйларга өлгермәде Гайшә, кылт итеп “бүләге” исенә төште. Хәлсезләнгән аякларына хәл кергәндәй булды. Ул тизрәк өенә ашыкты.
 
Гайшә, бисмилласын әйтеп, мендәр астыннан Коръǝнен алды да, намазлыгын да сүтеп тормыйча, ике куллап, күкрәгенә кысты. Менә шул гына, шушы гына ярдәм итсә инде Гайшәгә. Ул күзләрен йомды. Тәне буйлап рәхәт бер дулкын узганын тойды. Аннан килгән таныш ис әниле, ирле чагын исенә төшерде. Ул ипләп кенә намазлыгын чиште дә, китапны тезенә куеп, такта чәйнең укасы белǝн почмаклап куйган битен ачты. Фатиха сүрәсен күзләрен йомган килеш яттан гына укыды да, ясинга күчкәч, беренче класс баласы кебек бармак йөртеп укып китте. Элекке кебек, берәрсе килеп керер дип тә тормады. Һәр тонышына тукталып, нәкъ әнисе кебек көйләп укыды да укыды. “Елап бушануны Ходай насыйп итмәсә, аның урынына менә бу хикмәтне бирде”, дип уйлады ул. Гайшә үзендә ниндидер ышаныч, тәвәкәллек тойды. “Бүләген” төреп урынына куйгач, Гайшә яулыгын салып көзге каршына килеп басты. Иртән эшкә киткәндә ашык-пошык кына үргән толымнарын таратып җибәрде. Кыл уртадан агарган бер тотам чәчен санамаганда, үз төсен җуймаган кара чәчләре тез астына җитеп тора иде. Киң маңгаена сай гына ике буразна сызылган. Кашлары турыга гына килә дә, нечкәреп аска таба төшә. Кыска гына гомеренә инде җитәрлек хәсрәт күргән булса да, моңсу соры күзләре яктылыгын югалтмаган. Өскә күтәрелеп торучы күз читләре карашына бер серлелек өсти. Әле ирен читләрендә сызыклар да күренми. Гайшә карашын түбән юнәлтте. Күкрәкләр, билләр, билдән түбән төшләре дә алай зарланырлык түгел әле. Гайшә шулай уйлады да, уйларыннан үзе оялып, колакларына кадәр кызарып чыкты. Аннан тиз генә чәчләрен тарап, бер толым итеп үрде, түбәсенә урап кәкре тарагы белән эләктереп куйды. Корават башындагы яулыгын чөеп бәйләгәндә, билгеле бер карарга килгән иде инде. 
 
Ишек төбендәге чөйгә элгән сырган арка җылысын алып киде дә, Гайшә өйдән чыгып китте. Ул, авыз эченнән көйли-көйли, өйалды стенасына элгән көянтәсен үрелеп алды да ипләп кенә аны иңнәренә салып, ике куллап кочып алды. Мәсәлим абзыйдан бирнәгә дип ясатып алгач бер кат әлиф белән, аның өстеннән яшь үлән төсендәге яшел буяу белән әтисе буяп куйган иде. Нәмига апасыннан иске бер кырлы стаканга гына сары буяу алды да Гайшә шул яшел өстенә эреле-ваклы сары түгәрәкләр ясап чыкты. “И-и кызым, үги ана чәчкләре кебек булган бу. Сары төс кирәкмәс иде”, дигән иде шул чакта әтисе, кәефе китеп. Сары төс ул, әти, кояш төсе, яктылык, җылылык төсе. Кояш балаларын иңнәремә тезеп яктырып йөрермен, диде Гайшә. Шулай да әтисенең бу сүзләре аны сискәндереп җибәргән иде. 
 
Гайшә бакча коймасына элеп куйган чиләкләрен алып көянтәсенә асты да йөгерә-атлый чишмәгә китте. Нефтьчеләр бораулап киткәннәр иде, бик уңайлы булды бу чишмә. Кер чайкарга улак та җайлап куйдылар. Әллә ничә урам-тыкрыкның бакча башлары шушы чишмәгә төшә. Шуңа да монда җәен-кышын кеше өзелеп тормый. Гайшә чиләкләрен тутырды да, үзләренең тыкрыкларыннан түгел, Нәҗмиләр тыкрыгыннан Уразай урамына чыккан гына иде, каршына Тәслия очрады.
 
– Атакаем, кызый, шыпырт кына урамның бу башына килен төшкәнме әллә? – диде ул мыскыллы елмаеп. – Үз өең белән Җәүдәтнекен бутамадыңмы син, Гайшә?
– Бутасам да гаҗәп түгел, тол хатын бит мин, – диде Гайшә, артык исе китми генә, һәм берни булмагандай Мәхтүмә карчыкка кереп китте.
– Сезнең ише толларга везде почет, бөтен ишек ачык инде. Әле Галия өшкереп чыгарса Җәүдәткә дә, башкасына да барырсың. Бармый хәлең түгел. Закирә көтеп тора да сине, – дип сөйләнгәнен Гайшә ишетмәде.
 
“Өеннән куып чыгарганнар” дигән сүзне күтәргәнече, китәргә кирәк, дип уйлады Гайшә. Аллаһ ташламаса, бүре ашамас. Әкълимә апаларына иярергә дә кузгалырга кирәк.
 
Мондый зур эшне кичтән башлау әйбәт булмас дип, Гайшә, киңәш-табыш итәргә, әтисе янына иртән барырга булды. Эштән кайтып кичтән пешергән бәрәңгесен казларына бутап бирде дә, бакча ягына чыгып китте. Бәрәңгесен апалары алып өчкә бүлсәләр, утынны әтисе төяп китәр. Эре малны, каз-үрдәк, тавык-чебешне әтисе алыш-биреш ясар. Гайшә карашы белән өенең һәр бүрәнәсен капшап чыкты. Аннан карашы мунчага, абзарга, Миневәлие белән рәтләп куйган баз куышына төште. Миневәлие белән тезгәннәр иде баз өстенә имәннәрне. Тезүен генәме инде. 
 
Урыс тау имәнлегеннән алып кайткач, капка төбенә генә төшерде дә, тизрәк эшенә ашыкты. Инсаф күргәләгәнче дип, Гайшә агачларны ишек алдына сөйрǝп җафаланганда күрше Хәмит бабай кереп җитте. 
 
– Кит юләр, өзлегерсең. Балаң булса да, бала гына бит үзең дә. Китеп тор әле читкә. Хәзер мин капканың бу ягына кертәм, ә син кызым капкаңны ябып куй. Өрергә иснәнеп йөрүче этләр әз түгел. Тешләргә дә күп сорамаслар.
Шулай дигән иде Хәмит карт ул иртәдә. Кичкә, Миневәли эштән кайтуга, мотоциклында тырылдап лесник Инсаф килеп тә җитте. Ишек алдына икәү бергә керделәр. Тик, имәннең и хәрефе дә юк иде алар ишек алдында. Күрше бабаң белән, янып-пешеп, бәрәңге бакчасы ызанына кадәр ташып куйганнар иде. 
 
– Кызым син иренмә әле, теге йолкыган алабуталарыңны шушы ызанга салып чык, – дип бәрәңге бакчасы аша гына үзләренә чыгып китте.
Инсаф китүгә, ашап та тормыйча, шунда баз куышы артында гына үлчәп кистеләр. Ул имәнне кискәндә чыккан ачкылтым татлы ис! Шул чак, Миневәли Гайшәгә: “Мондый тәмле исле имән безнең Урыс тавында гына үсә. Иснәп кара әле юри генә”, дип дымсу кызыллы-сарылы пычкы чүбен учына алып Гайшәгә сузды. “М-м-м” диде ул күзләрен йомып, әлеге иснең тәмен бөтен күзәнәге белән тоярга тырышып. “Чыннан да тәмле. Беләсеңме нәрсә исе бу? Иртәнге кояш тау битендәге үләннәрне кыздыра да, кояш кичкә авышып имән күләгәсендә хәл алгач, алардан шушындый ачкылтым баллы ис тарала”, диде Гайшә һәм күзләрен тутырып иренә карады. Миневәли исә, хатынын беренче тапкыр күргәндәгедәй, авызын ачып, соклануын яшермичә Гайшәгә карап тора иде. Икебез дә бер авылныкы булгач бигрәк әйбәт инде: миңа якын әйбер сиңа таныш, син яраткан нәрсә миңа үз, диде ул. Иске авыздан яңа сүз, икән дип, Гайшә көлеп җибәрде.
 
Миневәлие имәннәрне юынышып, ярып әзерләгәч бергәләп тезгәннәр иде баз өстенә. Гайшәсез эшли алмый иде аның Миневәлие. Миневәлие эшли генә алмый иде ансыз, ә Гайшәгә менә, эшләргǝ генә түгел, Миневәлисез яшәргә дә кирәк.
 
– Кирәк шул, – дигән үз тавышына Гайшә үзе сискәнеп китте. Ул карашын тауларга юнәлтте. Чүрәгәй, Сәлимә тау итәкләреннән, Хөсәен кулы арасыннан җәйләрен никадәрле җиләк, көзләрен капчык-капчык чикләвек, балан җыялар иде алар Миневәлие белән. Күпме утын әзерләделәр алар бергә, күпме печән чаптылар. Гайшә үзе урманга карады, ә үзе урманны түгел, Чүрәгәй чишмәсенә иелеп, торбадан агып торган салкын суда арыш ипиен бүрттереп ашаучы Миневәлине күрде. Ипидән сытылып чыккан чишмә суының ияк чокырына җыелып, тып та тып тамганына кадәр ишеткән кебек булды. Аллага шөкер, бүгенгә кадәргесе бушка узмаган, сагынып искә алыр нәрсәм бар. Ходайның язганы шулдыр. 
Гайшә өенә керде. Нәсимәсе көне буе уйнап, вак-төякне эшләп арый күрәсен, кинәнеп таралып йоклап ята. Әнисе мәрхүмә: “Теге дөньяда йокы булмый икән. Адәм баласы, дөньялыкта бер бик тәмле нәрсә бар иде дип, шуны сагыныр икән”, дип сөйли торган иде. Шөкер, кечкенә булса да, Нәсимәсе дә эшкә ярый башлады инде хәзер. Ярар, йокласын рәхәтләнеп. Казларны Нуриәхмәт тыкрыгыннан гына озатыйм да, әти янына барып килим инде булмаса, дип Гайшә капкасын ачып казларын чыгарды.
 
Тыкырыктан Әминә чыгып килә иде. Гайшә тукталып аны көтеп алды. 
– Мин, ялкау, әле яңа казларны чыгардым. Син инде, эшеңне бетереп, каядыр барырга да чыккансың, – диде Гайшә, Әминәнең кулындагы сумкасына ымлап.
– Бетә инде, Хәтирә карчык эшләп куйгач, – дип сузды Әминә, иҗекли-иҗекли, калын тавышы белән. – Менә Чупайга барып кайтыйм дигән идем, абыстайның хәлен белергә. Алайса, һәр көнне эштән кайтып керүгә, һаман бер сүз.
– Әйдә алайса, мин дә әтиләргә чыгып керим дигән идем. Аларга кадәр булса да утыртып барам үзеңне, – дип көлде Гайшә.
– Шулай итмичә дә булмас. Ачыдан гына Мәмәткә барырмын да, таш карьерына баручы берәр машина булыр бәлки.
– Ярар кызый, исән-сау барып кайт. Анда карьерга эшкә килүче берәр егет алып калмасын тагын үзеңне, – дип елмаеп, Гайшә әтиләренә таба борылды.
 
– Ыхы, алып киткәннәр ди. Әминә кирәк ди. Хәтирә карчык нишли аннары?! – дип рәхәтләнеп көлде Әминә.
Кара зәңгәргә ак борчаклар төшкән гармун итәкле күлмәге Әминәнең тыгыз тәненә сыланып, килешеп тора иде. Ул балтырлар! Биллǝреннǝн узып киткǝн чәч. Шушындый малга да ия табылмагач инде... Әминә Ачы тыкрыгына кереп күздән югалды.
Гайшә кергәндә Закирә апасы өйдә юк иде. Әтисе келәт ишеге төбендә иске чиләкләрне төпләп утыра. Ул шулай, төшкән төпләрен, я тимер чыбык белән эләктереп куя, я тимер чыбыктан иләк итеп төп куя. Аннан соң көзен бакчада бәрәңге чүпләгәндә бик җайлы, балчыгы-туфрагы коела, ә бәрәңгең чиләктә.
 
– Нихәл, әти. Әллә үзең генәме? – дип Гайшә әтисе янына утырды. –Ник нужаланып утырасын инде, чиләгегез юк кеше кебек. Ул итәкләрен тарткалап, аякларын каплабрак куйды. – Закирә апа кайда соң әле?
– Әллә Шакирәләргә барып кайтам дидеме шунда. Әле бая гына киткән иде. Тукта, ник монда утырабыз соң, әйдә өйгә керик, – дип әтисе урыныннан тора башлады.
 
– Монда гына утырыйк әле, әти, көне бигрәк матур, – диде ул, як-ягына каранып. Кайсы баштан, ничек итеп башларга да белми иде Гайшә сүзне.
Әти дә булсын, үз баласының җанында ниләр актарылганын белмәсен дә ди. Гайшә капкадан күренүгә үк Хөсәеннең йөрәге чымырдап китте. Кызы мәми авыз булмаса да, күзләрендә ниндидер, гадәти булмаган, тәвәкәллек чагыла иде. Әтисе кызының күзләренә карады.
– Әти, бик зур гозер белән килдем мин сиңа. Гайшә тирән итеп тын алды да, карашын капка ягына юнәлтте. Аннан тавышын акрынайта төшеп:
– Син, әти, каршы килмә. Мин Әкълимә апалар белән читкә китәм. Рәнҗи генә күрмә яме, – диде дә, әтисенең җилкәсенә башын салып биленнән кочып алды. – Монда, тол хатын булып, нахакка яман ат күтәргәнче... Илдә чыпчык үлми. Эштән курыкмыйм. Ходай җан биргәнгә җүн бирермен дигән. Китмә дип үгетләмә генә. Мин шулай карар кылдым.
 
Әти кеше йон оекбашына кыстырган чалбар балагына ябышкан тигәнәкне алып ташлады да, тигәнәк ыргагы тартып чыгарган җепне бөтергәләп:
– Кендегең күптән миннән киселгән булса да, бала шул син миңа, кызым. Аллага шөкер, өчегезнең берегез йөземә кызыллык китермәде, әниегезнең исеменә тап төшермәде. Язмыш сиңа толлык ачысын язган икән, әҗерен бирми калмас. Ходай бит күтәрә алган кадәр генә бирәм, дип әйткән ди, Шәкерт абзый. Шулай булгач, мин ни әйтим инде. Башсыз бала түгел, үзең хәл кылгансың бит. Димәк, шулай дөрес дип санагансың. Тик бер генә үтенечем – Нәсимәне калдырып тор. Барып урнашкач, күз күрер. Калдырып китү авыр булса да, барып урнашу җиңелрәк булыр. Кул арасына керә башлады, безгә дә иптәш – булышчы дигәндәй. Ә йорт җиреңне нишләтергә дисең?
Әтисе төпләгән, рәтләгән чиләкләрен берсе эченә икенчесен кидереп, сарай стенасына каккан ыргакка элеп куйды.
– Нәсимәмне калсын дисеңме, әти? Ничек түзәрмен икән соң? Бөтен карап торганым шул бит. Бу йөрәк ничекләр түзәр икән? Чөгендер түгел бит анда – диде Гайшә яргаланган бармак битләренә карап. Бугазына авырттырып төер тыгылды. Ни йотылмый, ни елатмый шул төер дигәннәре. Гайшә дә утырган җиреннән торды.
 
– Ә син минем йөрәк урынына чөгендер такканнар дип уйлыйсың инде? Атаңның йөрәге бер дә әрнеми, бер дә сызланмый дисеңме, синең бәргәләнгәнеңне күреп? 
Хөсәен киндер алъяпкычын салып аны чиләкләре янына элеп куйды да:
– Өйгә керик әле кызым. Кешеләрне куандырып ишек алды уртасында мескенләнеп тормыйк. Кереп сөйләшик. Әйдә, чәй куеп җибәрерсең.
 
Гайшәнең китәргә җыенуын белми дә калдылар. Дошманнарны куандырмыйм, якыннарны борчуга самыйм дип, алдан әйберләрен дә алып кайтмады әтисе йортына. Китәргә билетлар алып кайткач кына, Әкълимәнең энесе Әзһәр белǝн, бик кирәк вак-төякләрне алып кайтты. Алары да шул бер бирнә сандыгына сыеп бетте.
– Әзһәр, син калганнарны әти белән алып кайтырсын инде, ярыймы, – диде Гайшә, сандыгын өйгә керткәндә. Әзһәр күршесенең сүзләрен ишетмәгәндәй:
– Син чыннан да шулай, авылны ташлап, китәргә булдынмы? – диде.
– Юк, авылны ташлап китмим мин, Әзһәр. Бишектәге авылдашымнан башлап ләхеттәге якыннарыма кадәр, хәтта Хафиз тыкрыгындагы кычытканга, Шарлыктагы исле үләннәргә кадәр, җаныма салып, үзем белән алып китәм. Җыясы ризыгы йөртә бит адәм баласын. Туфрагым моннан булса, кайтырмын, Алла теләсә. Тәкъдиргә язганы булыр, – диде.
– Син гел Вәсилә абыстайга әйләнгәнсең, – дип Әзһәр, иелеп аягына кигән җиреннән күтәрелеп, күршесенә карады. Түзмәс, елап җибәрер дип уйлаган иде ул. Тик Гайшәнең күзендә сыңар яшь тамчысы да юк иде.
– Әй Әзһәр, әйләнмим дисән дә, язмыш әйләндерә икән ул. Шундый да итеп әйләндерә икән... Зырылдап торасың. Тик, иң мөһиме, әйләнеп туктагач егылып китмәскә дә, кыйблаңны бутамаска.
 
Гайшәнең тыгыз күкрәкләре авыр тын алганын сиздереп күтәрелделәр дә, өзек-өзек тын алганнан соң, җай гына калтыранып куйдылар. Күзеннән яшь чыкмаса да җаны сулыгып-сулыгып елый иде. Эх, күзеннән яше дә чыкса, җиңелрәк булыр иде дә бит. Юк шул. Ул Әзһәргә арты белән борылып басты. Чибәр җиңгиләр турыннан зират каеннары күренеп тора икән. Гайшәнең моңа кадәр бер дә игътибарлаганы юк иде. Бигрәк матур.
 
Әзһәр исә, бер алма өзеп алды да, шатырдатып ашый-ашый капкадан чыгып китте.
Кичке ашны, күңелле генә сөйләшә-сөйләшә ашадылар. Гайшә ул-бу сиздермәде, күңелсезләнергә урын калдырмады. Аллаһтан сабырлык сорый, ул бирǝ. Шулай булуына кайчакларда үзе дә аптырап китә. Шундый булып тугандырмы, яши-яши шундыйга әйләнгәндерме. Синең хәсрәтең кемгә хаҗәт. Җанындагысын җилгә җилгәреп йөри торган булмады Гайшә. Яшь булса да, җор теле, акыллы киңәше белән, кешеләрнең җанында өмет уты кабыза белде. Бүген дә эчендә ниләр кайнаганын өйдәгеләргә белдерәсе килмәде. 
Ашап эчкәннән соң, бик олы эш башларга җыенгандай, озаклап юынып керде Гайшә. Аннан эчке якка кереп, шактый гына кыршылган чемоданына сандыгыннан әйберләрен күчерә башлады. Анда бер кирәк әйбер юк кебек: әнисенең төсе итеп саклап тота торган күлмәге, Миневәлие кырып алган кызының беренче чәче, иренең күлмәге... Тик болар Гайшә өчен бик тә кадерле, якты сагышка уралган истәлекләр. Ә иң изгесе – бүләк, әнисенең ядкаре булган ак киндер намазлыкка төрелгǝн Коръәне. 
 
Ул иң кирәк нәрсәләрен генә алырга тырышты. Аларның һәркайсын шундый итеп сыйпап яратып чемоданына сала барды, телләре булса бер җылы сүз әйтми түзмәсләр иде. Бөтен әйберләрен таслап ипләп тутырганнан соң, Гайшә суккан ак намазлыкка төргән Коръәнен кулына алды. Аннан, җай гына, әйберләр өстенә куеп намазлыгын сүтеп җибәрде. Шактый кыршылган, таушалган инде. Кытыршы тышлыгы әтисенең кулларын хәтерләтсә, җылылыгы әнисеннән күчкән аңа. Гайшә китапны алды да, күзләрен йомып күкрәгенә кысты. Андагы җылылыктан борчылган җанына тынычлык иңгәндәй булды. Иреннәре ирексездән дога пышылдады.
 
Гайшә, уйларына чумып, Нәсимәнең шыпырт кына үзе янына килеп чүгәләгәнен сизми дә калган икән. Кызы, әнисенә ияреп, дога кул күтәргән иде. 
– Әни, ә син мине калдырып китәсеңме? – дип Нәсимә, балаларга хас булмаганча, сагыш тулы күзләрен мөлдерәтеп әнисенә карады. 
– Юк, кызым, юк. Әзрәк кенә торам да, сиңа матур күлмәкләр алгач кайтам. Аннан соң бергә китәрбез, – диде Гайшә, кызының чәчләреннән сыйпап. – Мин сине кызым гел кояш көлеп торган илгә алып китәрмен. Без бик бәхетле яшәрбез, әйеме?!
– Ә монда кояш елап торамы?
– Юк, юк кызым, еламый. Туган җирдә кояш елый димени?!
 
Моңа кадәр ничек төрелгән булса, Гайшә Коръәнен шулай төреп иң өскә куйды да, көлә-көлә кызын кочаклап битләреннән, муеннарыннан үпте. Гел генә елап утырып булмый бит. Авызындагы кара канын кеше алдында төкермәскә күнекте инде ул. Кызы алдында бигрәк тә. Хәсрәт белән кешене шак катырып булмый. Күтәрмәстәй йөкне бирми ул Ходай. Язганын гына бирә.
 
– Кызым, әйдә, булыш әле миңа. Син бит инде хәзер зур кыз. Менә боларны ипләп куй да, ябыйк. Ятсыннар шунда безгә бәхет теләп.
Нәсимә шап итеп чемодан капкачын япкач, Гайшә сакланып кына бикләрен эләктереп карават астына этеп куйды.
– Ятарга җыенмыйсыз ахры сез. Иртәгә Гашүрә бәйрәме түгел, ут яндырып утырмагыз. Ятыгыз инде, – диде Закирә алар янына узып тормыйча. Чырт итте дә, ут сүнде. Әтисенең, үз алдына сөйләнгән кебек кенә итеп, “Ярар, сиңа нәрсәгә соң?! Ятарлар. Нишләргә икәнен үзе белә торгандыр, бала-чага түгел”, дигәне ишетелде.
 
– Пес итәсең килмиме, кызым? Әйдә тышка чыгып керик тә, без дә ятыйк, – дип, идән тактасын шыгырдатмаска тырышып, әкрен генә чыгып киттеләр.
Йокылы саташулы үтте Гайшәнең төне. Әллә кемнәрне күреп бетерде төшендә. Шулай булса да кәефсез уянмады йокыдан. “Урыс улап, татар юрап китерә” дип, ни күрсә дә хәерлегә юрарга күнекте ул. 
Иртән өчәү бергә утырып чәй эчкәч, Гайшә:
– Закирә апа, әле киткәнче шактый вакыт бар. Казан астына гына ягып су җылытсак юасы олырак әйберләреңне юып китәр идем мин, – дип табыннан алдарак торган Закирәгә дәште.
– Кирәкмәс иде инде, Гайшә. Юлга да җыенасың бар, – дисә дә Закирә, – хәзер ут тергезеп җибәрим әле алайса, – дип тиз генә утынлыкка чыгып китте.
– Мин инешкә генә төшеп менәм, – дип ишеккә борылган Гайшәне әтисенең сүзләре туктатты.
– Бу сиңа кирәкме, кызым? – диде Хөсәен, тәрәзәдән урамга караган килеш.
– Нәрсә? – диде Гайшә бусагада тукталып. Ул да әтисенә карый алмады, бышын аска игән иде.
 
– Безнең пычракны чистарту. Ике апаңның берсенә дә кирәкмәгәнне, бер син өзгәләнәсең. Синең үз мәшәкатең дә баштан ашкан бит, балакаем. Эшнең бетәсе юк аның. Утырыйк әле икәү сөйләшеп, – дип, әтисе борылып кызына карады. Әтисенең күзләренә күтәрелеп караган иде, Гайшәнең тәннәре калтыранып китте. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. “Җебемә, Гайшә, диде ул үзенә. Әтиеңне кызгансаң, сыгылма”.
– И-и-и әти! Эш бетмәсен инде. Аннан нишләрбез, – дип бөтен өй эчен балкытып елмайды да, әтисе янына караватка килеп утырды. Кызын кочаклаган кебек итеп, әтисен үзенә таба тартып кочты да:
 
– Әти, бүтән алай димә. Синең пычрак – минем пычрак ул. Мин юган күлмәкне киеп, кул җылымны тоеп йөрерсең. Мин бит синең төпчегең. Ник малай булмадым икән мин әти?! Бер кая китми, сезне тәрбияләп, сезнең белән генә яшәр идем, иеме? – дип көлеп кытыршы битләреннән сыйпап куйды. – Апаларга син рәнҗемә. Һәркемнең үз тормышы, үз тәртибе. Ә без синең белән бергә бик күпне күрдек бит, әти. Исән булыйк әле, безнең урамда да бәйрәм булыр, – диде дә, күзен кысып, әтисенең борын очын бармагы белән югары чөеп ишеккә юнәлде. Ишектǝ Закирә белән чак кына маңгайга-маңгай бәрелмәделәр.
 
– Син булган суларны салып ут куеп җибәрә тор, мин хәзер, – дип Гайшә чыгып китте.
Тагын нәрсәләр эшләнми кала икән, дип уйлады ул, судан кайтканда, күңеле белән бөтен авылны урап. Һәр йорт капкасына тукталды Гайшә. Апалары озатырга килерләр, килми калмаслар. Ә менә Мәгъшук Мәхтүмәсенә барып килмичә ярамас.
Гайшә мунча баскычында керләрне юып бетергәндә, күзләрен уа-уа, кызы Нәсимә дә торып чыкты. 
– Кызым, Нәсимә, әйдә чәй эчәбез, – дип аның артыннан Закирә күренде.
– Мин әни белән эчәм, – диде Нәсимә борынын җыерып.
 
– Әниеңнең эше бар бит. Кая әле, кызым белән икәү эчик без, әбисе. Минем кызым елагын калдырып килде бит безгә. Хәзер зур бит инде ул, – дип сөйләнеп, бакча яктан бабасы күренде. Бабасын күргәч Нәсимәнең авызы ерылды. Баскычта басып аларны күзәтеп торган Закирәне дә ияртеп, өйгә кереп киттеләр. 
 
Керләрен чайкап элгәннән соң, Гайшә кичә сандык актарганда кырыйга гына куйган француз яулыгын, почтальон Миңниса китергән “Хезмәт байрагы” гәҗитенә төрде дә, Мәхтүмә карчыкка китте. Кайдан чыккандыр, француз яулыгы имеш. Бала юрганы кадәр бу кызыл яулыкка борма-борма ап-ак татар бизәкләре төшкән югыйсә. И Аллам, башыңдагы яулыгың да үзеңнеке булмагач соң... 
Гайшә, Мәсәлим тыкрыгыннан урамга чыгуга, Мәхтүмә карчык капка төбендә ике җиңел машина күрде. Вакытсызрак килдем бугай, дип уйлады ул. Тик, килеп җиткәнче, машиналарның берсе кузгалып та китте. Гайшә ишек тоткасына үрелгән генә иде, ишектә алты-җиде яшьлек малай иярткән яшь хатын, аның артыннан Мәхтүмә карчык үзе күренде.
 
– Нихәл, Мәхтүмә астай, – диде Гайшә артка чигенеп. – Кунакларың бар икән.
– Китәләр инде. Малаен алып килгән. Самардан ди.
Карчык кунакларын капкага кадәр озата китте. Гайшә исә, ишек төбендә, аның килгәнен көтеп торды. Ялгыз хатын, ялгыз хатын шул инде. Тегеннән ауган, моннан кыйгайган. Ярдәм сорап, шифа өмет итүчеләр Мәскәүдән кадәр килә икән, күчтәнәчне дә мулдан калдыралар икән, дип сөйләсәләр дә, ирсез хатынның ихатасы “мескен” шул. Аталары кулак дип Себергә сөрелсә дә, күршедәге Гыйльманның тормышы да, йорт җире дә гөлт итеп тора. Гайшә уйларына батып ике каралтыны карап торганда, Мәхтүмә борылып та килде.
– Байлардан калган гадәт буенча, капкага кадәр озаттым әле үзләрен, – дип ягымлы елмайды карчык. Гайшә аның күзләренә карады. Сагышлы бу күзләргә август кояшының куе җылысы тулган иде.
– Ник байлардан калган дисең, Мәхтүмә астай?
 
– Кергән кеше байлыгымны эләктереп китмǝсен дип, алар шулай озаткан булып, карарга чыкканнар инде, – диде дǝ кеткелдәп көлеп җибәрде.
Көлә дә белә икән бу карчык. Нишләп элек бу кешедән куркып йөрде икән Гайшә? Кайдан гына алып сихерче диделәр икән? Гайшәнең башыннан шундый уй узды.
– Әйдә уз. Нәрсә, китәргә уйладыңмы? Ходай хәерле кылсын. Ризык йөртә инде бәндәне, – дип сөйләнеп карчык өенә узды. Гайшә аңа иярде.
– Уйладым-уйладым да, тәвәкәлләргә булдым. Ялгыз башка кайда да бер – таң ата да кич була.
– Син ялгыз түгел, булмаганны сөйләмә. Йортка бер дога кылыйк. Утыр.
Әле генә килүчеләргә дип куйган урындыкларның берсенә Гайшә, мич буендагы суккан палас җәйгән утыргычка Мәгъшук Мәхтүмәсе үзе утырды. Икесе дә авыз эченнән генә пышылдап бит сыпырып куйдылар.
 
– Мәхтүмә астай, тиле сүзен тиз сөйләр, дигәндәй, сиңа кечкенә генә бүләк. Төсем итеп бәйләрсең, – диде дә, гәҗиткә төргән яулыгын таратып карчыкның башына япты.
– Аллакаем, шундый зур бүләк белән йөриләрме?! Рәхмәт инде. Мине зурлаган өчен, сине Ходай зурласын. Барган җирләреңдә юлдашың Хозер булсын, рәхмәт фәрештәләре саклап йөртсен үзеңне. Бәндәгә ышанычың югалганда да Аллаһка югалмасын. Иманыңны җуйма, өметеңне өзмǝ. Эшне үзеңә юлдаш ит. Аллаһының бүлǝге сиңа көч бирер.
 
Шулай диде дә, карчык түрдәге ике тәрәзә арасына элгән Аятел Көрсигә озак итеп карап торды. Карашы анда гына туктап калмыйча, үтәли тишеп, еракка сузылган иде. Әйтерсең лә ул Гайшәнең барасы юлын күрә.
Бераздан, бик авырлык белән генә, карашын каршы як стенага, аннан идәнгә күчерде. Акрын гына алъяпкыч итәгендәге ямау җөен сыпыргалады да:
 
– И-и-и, нәрсә сөйләп утырам инде. Син үзең дә бик акыллы, бик булган хатын. Минем киңәшкә мохтаҗлыгың юк. Әйдә, чәй эчик әле Самар күчтәнәчләре белән, – дип карчык җиңеллек белән урыныннан торды.
– Юк, юк Мәхтүмә астай. Мәшәкатьләнмә. Эчеп тормыйм. Юлга җыенасым бар. Өйдәгеләр дә белми калды кая барганымны, – дип Гайшә ишек тоткасына үрелде.
– Әллә… син дә куркасыңмы? Сихерләмим мин балакаем, берәүне дә сихерләмим, – дип карчык кызып-кызып чәй эзерләп йөргән җиреннән туктап калды. Баягы дәртнең, җиңеллекнең эзе дә калмады. Ул Гайшәгә арты белән торган килеш, дәшмичә, озак кына тәрәзәгә карап торды.
– Нишләп куркыйм ди, юк, курыкмыйм. Юлга җыенасым бар. Аннан, кызым бит әтиләрдә кала, аз гына булса да аның янында торасым килә, Мәхтүмә астай. Ю-ю-ю-к, курыкмыйм. Элек курка идем, хәзер юк. Ачуланып калма. Догада бул.
– Ярый алайса, кызым, тоткарламыйм. Өйләдән соң, аерым укып дога кылырмын. Юлларың уң булсын.
– Амин. Хуш, Мәхтүмә астай.
 
Гайшә өйләренә кайтканда Нәсимә бабасы белән урамнан кайтып килә иде.
– Әни кайдадыр йөргән арада, без кызым белән кибетне урап кайттык әле, – дип Хөсәен абзый үргән сеткасын алга таба сузып Гайшәгә күрсәтте. – Фәния баетып җибәрде.
Сеткада ике пачка такта чәй һәм шикәр балы белән агарткан перәннекләр иде.
Алар капкадан кергәндә өйдән, кулына сүс бау тотып, Закирә чыкты. 
– Син кайда гына йөрисең соң, бабай. Әйдә, бер тавыкны тотыйк әле. Гайшә киткәнче тавык шулпасы пешерик. Юлга да алыр, – дип ул бабай кулындагы сетканы алып, бауны тоттырды. – Сугым пычагыңны келәттә күргән идем бугай.
Шулпалар пеште, тавыклар ашалды. Вак-төяк кирәк яраклар белән, ашау әйберләре сумкага җайлап тутырылды. Гайшә чемоданын таслап кичә тутырган иде, шуңа күрә бүген кузгатып тормады. Үзен оатырга килүче ике апасына, җизнәләренә, әтисе белән Закирә апасына, кызына сагынмаклык өчен дип, бүләкләрен кичә үк сандыгына әзерләп куйган иде.
Гайшә чәй табыны көйләп йөргәндә, алдан сөйләшеп куйган кебек, ике апасы бергә килеп керделәр. Исәнләштеләр дә, ишек төбеннән узмыйча, бер-берсенә карашып туктап калдылар.
 
– Мактап йөрисез икән, әйдәгез узыгыз, – диде урыныннан кузгалмыйча гына Закирә. 
– Нәрсә ят кеше бусагасында кебек торасыз, балалар? – дип әтиләре урыныннан торды, кызларына каршы килеп кул сузып күреште. Нәсимә йөгереп килеп апаларын кочалап алды. Гайшә үзе дә ясый башлаган чәен куеп, апалары белән исәнләшеп, аларны табынга чкырды. Апалары дәшмичә өстәл янына утырыштылар. Дәшсәләр һәр икесе елап җибәрүдән курка иде. Гайшә моны аңлап, тиз генә сүзне уен-көлкегә борып җибәрде. Чәйне тәмамлап, амин тоткач Гайшә:
 
– Туганлык менә шундый вакытта күренә инде. Рәхмәт килүегезгә, бик күңелем булды. Бөтен борчуым бетте. Әтилǝр өчен дә, кызым өчен дә җаным тыныч булыр Аллаһ теләсә, – дип эчке якка керде дә, бөтенесен үз янына чакырды.
– Тагын ни кыландыра инде безнең Гайшә, – дип сөйлǝнсǝ дǝ, Закирә урыныннан иң соңыннан булып кузгалды. Ул сандыгын ачты да, кичә кичтән әзерләгән бүләкләрен иркәләп-сыйпап, һәркайсына изге теләкләрен теләп өләшеп чыкты. Әйтерсең лә кулына алган һәр әйберенә Гайшә күз нурлары белән җан җылысын кушып өләшә иде.
 
– Аллакаем, ничек күңелең җитә дә, каян башың эшләп бетерә синең, иркәм?! Бөтенебезнең сабырлыгын, юмартлыгын Ходай сиңа биргән күрәсең, – диде олы апасы, сеңелесенә карап, соклануын яшермичә.
Өйне моңсу бер шатлык тутырды. Гайшәнең бу гамәле аерылу сагышын җиңеләйтеп җибәрде.
– Әйдәгез, бер дога кылыйк. Кызым, бик зурлагансың. Шулай миннән соң да туганлык җебен өзми саклагыз. Сез өч кенә бөртек. Исәнлектә күрешергә язсын, – дип Хөсәен догага кул күтәрде. Ана башкалар кушылды. Ул арада, ишек алдыннан, Әзһәрнең көр тавышы ишетелде.
– Күрше, син әзерме? Әллә кире уйладыңмы?
Әзһәрнең дәшкәнен ишетсәләр дә, бер-беренә күтәрелеп карарга кыенсынгандай, дәшми утыра бирделәр. Күз ачып йомган арада булган хәл бик озак тоелды.
 
– Ярый, юлчының юлда булуы хәерле. Көттереп тору килешми, кузгалыйк, – дип Гайшә урыныннан торды. Әйбере әллә ни күп түгел: бер чемодан да бер сумка. Бер апасы чемоданны, икенчесе сумканы тотты. Үзе исә кызын кысып кочаклады да, җанындагы әрнүен сиздерүдән куркып, идәнгә бастырды. Аннан башыннан сыйпап, җитәкләгән килеш ишеккә юнәлде. Калганнар барысы да аның артыннан иярделәр. Беркем берни дә дәшмәде. Кечкенә Нәсимә дә, язмышы белән килешкән сыман, әнисенең ботларына ук сыланап, дәшми генә атлады. Җебеп кенә төшмәсәм ярар иде, дип уйлады Гайшә. Кызының җанын яраламый гына, ышанычын, мәхәббәтен югалтмый гына китәргә иде.
Әзһәр, каршы килеп, Гайшәнең әйберләрен алды да ипләп кенә машинасының әрҗәсенә, апасының әйберләре янына урнаштырды. Әкълимә кабина ишеген ачып:
 
– Нәрсә мәет озаткан кебек торасыз. Бер дә борчылмагыз, Хөсәен абзый. Бар да әйбәт булыр, Аллаһы теләсә. Менә бит үземне күреп торасыз. Кайтып та китәм, посылка да салам. Өс бөтен, тамак тук. Гайшә дә җимеш белән сыйлап ятар әле, боерган булса. Менә бу былбыл баласына матур күлмәкләр алып кайтыр, шулай бит, кызым, – диде, бөтенесенә берьюлы сөйләп.
 
– Авызыңа бал да май, Әкълимә апа, – диде Гайшәнең апасы. – Амин, шулай була күрсен. Хөсәен дә нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, тик калтыранган иреннәре сүз әйтергә мөмкинлек бирмәделәр. Нәсимә дә, бала күңеле белән, аерылу минутлары җиткәнен аңлап, күзләрен тутырып әнисенә күтәрелеп карады. Кызының сагыш тулы күзләрен күргәч, Гайшә калтыранып китте. Яшь әсәре булмаган ул күзләр, төн чыкканчы, Миневәлинекенә әйләнгәннәр иде. Әнисе кызының кулын кысты да, иелеп маңгаеннан үпте. Һәм бөтен барлыгын бер йодрыкка җыеп елмайды. Аннан көчкә генә кызының кулын үзенекеннән ычкындырып, әтисенә борылды.
 
– Ярар, һәр кайсыгыз белән аерым кочаклашып тормыйм. Рәнҗеп калмагыз. Исәнлектә күрешергә язсын, – дип машина әрҗәсенә, сумкалары янына менеп утырды. Озатучылар аңга килгәнче машина, “пуф” “пуф” килеп ютәлләгән кебек, куе төтеннәр калдырып кузгалып та китте.
Әнисе кулыннан ычкындыруга Нәсимәне бабасы күтәреп алган иде. Машина Минхәйдәр картлар турыннан борылып күздән югалуга, Хөсәен оныгының җилкәсенә башын салып елап җибәрде. Бабасының тозлы яшьләре Нәсимәнең колак артына кыстырган чәчләрен чылаттылар. Беркем бер сүз әйтмичә тын гына, тыныч кына елыйлар иде.
 
Әбелгата күперен үткәч, Гайшә әкрен генә башын калкытып урамга карады. Әзһәр, ул килен булып төшкән, Миневәлие белән бәхетле гомер иткән йортны узып китте. Шул чак, әйтерсен лә кемдер, Гайшәнең йөрәген салкын учларына алып шытырдатып кысты, ул авыртудан күзләрен йомып куйды. Гайшә күзлǝрен ачканда машина инде Уразай урамын чыгып килә иде. Нәҗми тыкрыгыннан, чиләкләрен мөлдерәмә тутырып килеп чыккан, Әфзүниянең авыру кызы белән капка төбендәге карт өянкесенә сөялгән Мәгъшук Мәхтүмәсе – бүген Гайшә күргән соңгы авылдашлары шулар булдылар.
 
Газ - 53 машинасының тимер арбасында, даңгыр-доңгыр селкенеп, күз күрмәгән җиргә, ни дип китеп бара инде бу тол хатын, дип үзалдына сөйләнеп куйды Гайшә. Уң якта Ташлы борын инешкә кадәр сузылган. Әнә Хөсәен кулы арасы – Миневәлие белән печән чапкан, себерке әзерләгән җирләре. Барысы да кала, хәерле булсын. Аллаһ теләсә, барсы да яхшы булыр. Җан дусты, бүләкге исән булсын. Аллаһ ташламасын.
Бөгелмә станциясендә Әкълимә чемоданнарын бушата башлагач, әллә кире кайтып китимме икән дип тә уйлап куйды Гайшә. Тик, бу уеннан бик тиз кайтты. Ю-ю-к, Гайшә бер нәрсәгә алынган икән, ахырына җитмичә туктый торган түгел. Бу юлы гына үзенең яшәү рәвешенә үзгәреш кермәс.
Алар вагонга кереп урнашканда караңгы төшкән иде инде. Гайшәгә плацкарт вагонның ян яктагы ятагы эләкте. Кеше аяк асты, юл өсте булды да инде, нихәл итәсең. Бу урында да кешеләр бара, маллар япмаган, дип үзен тынычландырды Гайшә. Әкълимәләр ире белән аслы-өсле урнаштылар. Гайшә чемоданын аларныкы белән бергә куйды. Авыр булса да сумкасын үзе янына ук күтәреп, баш астына алды. Акча, документ ише әйберләрен кая куярга кирәген Әкълимә апасы алдан ук өйрәтеп куйган иде. 
 
Ул, гомер буе поездда йөргән кеше кебек, әйберләрен ипләп урнаштырды да, Әкълимә апасының ире проводницадан алып килгән урын җирне җәеп, яту ягын карады. Йоклап бөтенесен онытырга тели иде ул. Һәм бөтенесен өр-яңадан, яңа биттән башларга. Әкълимә апалары чәй эчәргә кыстасалар да, эчәсе килми дигән булып Гайшә ятарга ашыкты. Поездда селкенеп өч көн бик акрын үтте. 
 
Гайшәләр утырган поезд кояшлы илгә таң атканда килеп җитте. Туып-үсеп, гомер иткән Кичүчаты үк булмаса да, ул уйлаганча төссез, килешсез түгел иде алар төшкән станция. Тик, мондагы хатыннарның берсе дә, Әкълимә апасы киеп кайткан кебек ялтыр-йолтыр күлмәктән түгел иделәр. Урап-чорнап бәйләгән яулыклары да, өсләрендәге күлмәкләре, җиләннәре дә ниндидер төссез, кара-кучкыл төсләрдә иде.
 
Әкълимǝлǝргǝ кайтып чумаданын ачуга Гайшǝ телсез калды. Калтыранган куллары белǝн бөтен чумаданын айкады. Энǝ түгел бит. Өскǝ генǝ куйды. Коръǝн юк иде чумаданда. Намазлыгы ние белǝн юк иде. Гайшǝ бу турыда берǝүгǝ дǝ ǝйтмǝде. Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле, дип әйтә иде әнисе. Шуңа да, кемнедер гаепләп, гөнаһлы булудан курыкты. Кǝефе юклыгын Гарǝф тǝ, Әкълимǝ дǝ сагынудан дип, үзлǝренчǝ юатырга тырыштылар. Онытылыр өчен, килүгǝ Әкълимǝ апасы белǝн мамык җыярга чыкты. Әле ярый көннǝр бераз сүрǝнлǝнǝ төште, утыз биш градусны гына күрсǝтǝ, диде Әкълимǝ эштǝн кайтканда. Баштагы көннǝрдǝ, кешедǝн калышмыйм дип тырышып җыя-җыя, биллǝре катты, белǝклǝре тырналып-сыдырылып бетте Гайшǝнең. Тора-бара гомер буе мамык җыйган таҗик хатыннарын да узып китте. Көнлек егерме килограмм норманы икешǝр тапкыр арттырып үти башлады. 
 
– Баерга килдеңме монда, татар хатыны? – диде, авыз борынын тузанга батып каралып беткǝн яулык белǝн чорнаган, соры халаты өстеннǝн зур гына чүпрǝк капчык-сумка аскан юан гына таҗик хатыны. – Коммунистмы ǝллǝ?
– Коммунистмы юкмы икǝнемне белү сиңа кирǝкми. Ә менǝ татар хатыны икǝнемне белеп торуың әйбǝт. Башкаларга да ǝйт, алар да белеп торсын, – дип эшен дǝвам итте. 
 
– Золмǝт, ай кытыгың килǝ ǝзрǝк үзеңнǝн алга чыксалар. Кеше башына сугып чикләвек ватарга яратасың да – диде, арттарак баручысы. 
Гайшǝ сүз озайтуны кирǝк санамады. Кулы эшлǝде, ǝ уе белǝн Коръǝнне эзлǝде Гайшǝ. Аллаһының бүлǝге булган, ǝнисенең, иренең җан җылы, кызының сулышын сеңдергǝн Коръǝнне кайда, ничек җуйды соң ул? Кайсысына гына кирǝк булды икǝн?
 
Әкълимǝлǝр какмасалар да, кешедǝ яшǝү авыр иде Гайшǝгǝ. Гарǝф, хуҗалар белǝн сөйлǝшеп, үзлǝренең күршесендǝге саманнан салган буш йортта Гайшәгә яшǝп торырга ризалык алды. Гайшǝ, эштǝн соң җыеп-юып чыгарды да, шул көнне үк күчте. Төннǝр буе Аллаһка ялварды, җае туры килгǝндǝ намазын калдырмаска тырышты. Тик, янында Коръǝне белǝн кызы булмавы җанын көйдерде. 
Бакча тулып җирдǝ таралып яткан өрек тә, тǝлгǝшлǝрен чак-чак күтǝреп торган йөзем җимешлǝре, биек таулардан агып төшкǝн елгаларның шаулаган тавышлары да йөрǝгенǝ ял була алмады. Монда көзлǝр тагын да сагышлырак иде. Ул башын артка чөеп тауларга карап торды да, сагышын җиллǝр иркенǝ куеп, җырлап җибǝрде.
 
Иртǝн торып тышка чыксам,
Сөялǝм баганага.
Нишлǝтермен бу башымны,
Әйлǝнсǝ диванага.
 
Гайшǝнең аксыл күлмǝге генǝ түгел, кичке шǝфǝкъ кызыллыгыннан йөзлǝре дǝ алсуланып киткǝн иде. 
Юк, дивана булма. Елмай. Шушындый таш-кыяларда, ком чүлендǝ чǝчǝклǝр үсǝ, агачлар җимеш бирǝ, ǝ син булдыра алмыйсыңмы Гайшǝ? Син бит Фатыйма кызы, син бит татар хатыны. Шулай диделǝр бит үзеңǝ. Татар башың белǝн җебеп-агып утырырсыңмы? Дүрт саның сау-сǝлǝмǝт, тагын ни кирǝк сиңа? Мǝгъшук Мǝхтүмǝсе сиңа нǝрсǝ диде? Сора да, сǝбǝбен кыл. Эшлǝ.
 
Ак күлмǝгедǝй ак күңеле күршедǝге, кояшта каралган, таҗик малайларын-кызларын үзенǝ тартты. Нǝсмǝсенǝ тиясе яратуын Гайшǝ күрше балаларына өлǝште. Ә бирү ул сорау түгел, булганны өлǝшү җиңел. Яхшылык җирдǝ ятмас, үз балама да шулай кайтыр диде. Нияте изгедǝ булды. Аллаһ кына ташламасын.
 
Гайшә барган Толибжонның өй тутырук баласы иде. Сигез баланың икесе инде гаилǝле. Ике кечкенәсенә дүрт тǝ алты гына яшь. Әниләре үлгәнгә ике ел үткән икән. Кара чутыр кебек бу малай белән кызның әнисезлеге кечкенә күзләреннән мөлдерәп күренеп тора. “Юк, кирәкми, мин риза түгел”, дип кире борылам дигәндә, шушы ике пар күз “риза” дияргә мәҗбүр иттеләр. Ятимлекне бит Гайшә ишетеп кенә түгел, ә үз җаны, үз йөрәге аша үткәрде. Энҗедǝй асыл яше белән әз юмады ул Кичүчатның бǝпкǝ үлǝнле чишмǝ сукмакларын. Шушы балаларның гөнаһсыз яшьләрен түгелүдән сакласам, үземнең бәгырь итем – Нәсимәм дә бәхетле булыр дип уйлады бугай Гайшә. 
 
Никах укыганнарын чаршау артында күзләрен йомган килеш тыңлап торды. Кап-кара сакаллы, чалма-чапанлы хәзрәт укыган Коръән аятьләре башка көйгә, башка мәкамьгә булса да Гайшәнең яралы җанын тагын бер айкап куйды. Я Аллам, шул җан тынычлыгым булган Коръәнемнән дә яздырдың. Бу кадәр сынаулар биргәч, сабырлык белән көчен дә үзең бир инде, Раббым, дип авыз эченнән дога пышылдагандай кабатлап куйды.
Уйлары Миневәлие белән никахланган көннәренә алып китте. Тик, татлы хыялдан Гайшәне Әкълимә апасы йолкып алды.
– Мулла синнән сорый, риза булып барасыңмы ди?
– Ә? Нәрсә сорый? – диде Гайшә, йокысыннан айный алмаган кебек.
– Толибжонга чыгарга ризамы ди? Йоклап утырма инде җан кисәгем. Ач күзеңне, – дип Әкълимә аның җилкәсеннән сыйпап куйды. Гайшә ишетми генә түгел, ишеткән тәкъдирдә дә, сүзләрен аңламый иде.
– Риза.
 
Гайшә көч-хәл белән әйтте. Иреннәре арасыннан кысылып түгел, ә җанының кайсыдыр җиреннән кысылып, тырышлык белән чыкты. 
Ул, үзен кулга алып, чаршау артыннан чыкты һәм кунакларга пылау бүлә башлады. Өйнең мехмонхона дип аталган зур кунак бүлмǝсе чаршау белǝн ирлǝр һǝм хатыннар ягына аерылган иде. Мехмонхонаны майлы пылау исе тутырды. Гайшәгә Толибжонның олы килене Торсоной ярдәм итте. Ирлǝргǝ пылауны уллары Әминжон белән Баһодор кертǝ торды. Никах мәҗлесенә Толибжонның да, вакытсыз бу якты дөньяны ташлап киткән беренче хатыны Шөкронаның да җиде яшьтән җитмеш яшькә кадәрге бөтен туганнары җыелган. Әйтерсең, бөтен кышлак халкы шушында. Йоласы, тәртибе шулай күрәсең. Аларның һәркайсы сынап, ләкин бик илтифат белән Гайшәне күзәтте. Ак җирлеккә туган ягының вак кына җитен чәчәге төшкән, аяк йөзеннән үк торган күлмәге Гайшәнең якты сагыш тулы йөзен тагын да яктыртып җибәргән. Ике толым итеп үргән чәче биленнән узган. Юка ак сатин яулыгын чөеп бәйләп куйган. Тыйнак, ләкин мәми авыз түгеллеге йөзенә, йөрешенә чыккан. Менә ул нинди татар хатыны, дигән кебек. Чәчәкле-чуклы чуар күлмәк-ыштан кигән кара-кучкыл таҗик хатыннарыннан бик нык аерылып тора иде ул. Алар беркадәр көнләшеп тә, сокланып та карадылар Гайшәгә. Толибжонның балалары да соклануларын яшереп тормадылар. Ул исә, эчке бер горурлык белән, Гайшәдән күзен алмады. Мәҗлес азакка якынлашканда Толибжон сүз алды.
 
– Гайшә, бире кил, – диде ул гөбердәп чыккан күкрәк тавышы белән. Гайшә башын аска иеп, оялып кына Толибжон янына килде. Карашын аска юнәлтеп, кулларын кая куярга белми торды. Алъяпкыч япкан булса шуның астына гына яшерер иде дә бит, юк шул.
 
– Балаларым, – диде Толибжон, бик вәкарь белән, дастархан артында утырган малайларына, читтәрәк торган кызларына, киленнәренә карап. - Әниегезнең рухы рәнҗемәс дип уйлыйм. Начар яшәмәдек. Мәрхүмәнең урыны җәннәтнең җиденче катында булсын. Шулай дигәндә аның тавышы калтыранып китте. Хатын кызлар ялтыр яулыклары белән күзләрен сөртеп алдылар. – Исәннәргә яшәргә, тормыш итәргә кирәк, – дип ул сүзен дәвам итте. – Дала лаләсенә, йөзем җимешенә кояш җылысы кирәк булган кебек өйгә дә хатын-кыз җылысы, балаларга ана тәрбиясе кирәк. Гайшә күршегә килгәч тә Гарәфетдиннәрдә аның ничек үзен тотышы, уңганлыгы күзгә ташланды. Шактый күзәтеп йөрдем мин аны. Хушназар белән Шахноза да гел аның янында булырга тырышты. Бала күңеле бик сизгер. Ятимнеке тагын да сизгерләнә. Елан да җылыга елыша, дия торган иде минем бер татар дустым. Минем ятим балаларым Гайшәдә җылы тапкан икән, димәк начар түгелдер, дип уйладым. Шуңа күрә, олыгыз да, кечегез дә аны әни итеп кабул итегез. Сүз белән дә, күз белән дә рәнҗетмәгез, хәтерен калдырмагыз. Туган илендә ятимлекне дә, авырлыкны да күргән. Кечкенә кызы да анда калган. Аны да үз канатыбыз астына алырбыз. Кош авызыннан төшеп калгандай, бүген ялгыз башы ул монда. Менә шуңа күрә Гайшәнең якташлары Әкълимә белән Гарәфетдин алдында, әниегез Шөкронаның туганнары һәм үземнең туганнарым, балаларым сезнең алда Гайшәне рәхәттә яшәтермен дип ышандырам. 
 
Бөтенлǝй аңлап бетермǝсǝ дǝ, Гайшǝ сүзнең нǝрсǝ турында барганын төшенде. Толибжонның нотыгы бик озын булды, тик беркем дә аны бүлдерегә батырчылык итмәде.
– Шушы бүләгем сүземǝ дәлил булсын. 
Шулай диде дә, чапанын бәйләгән билбау-яулыкны сүтеп алтын беләзек алды һǝм Гайшәнең кулына кидерде. Кунаклар “ах!” иттеләр.
– Кирәк түгел иде болары. Без андыйга күнекмәгән бит, – диде Гайшә бик уңайсызланып. Үзе эченнән генә, Ходай хәерле итсен диде. Көтелмәгәндә әйтелгән мактау сүзләреннән, сыер бәясеннән дә артык булган алтын бүләктән ул хәтта куркып та куйды. Әйе, бу алтын бик кыйммәт, тик Гайшәнең бабасыннан, әнисеннән бүләк булып күчкән, таушалып беткән Коръәне бәһалерәк булган күрәсең. Кеше бит кыйммәтле нәрсәне урлый. Шул уйлар белән, уңайсызланып чаршау артына кереп китте. Хушназар белән Шахноза аңа иярделәр. Кунаклар да рәхмәт әйтеп таралдылар.
 
Шулай итеп, Кичүчатның Хөсәен кызы колак ишетмәгән, күз күрмәгән Янгыйабад дигән таҗик кышлагындагы мамык игү бригадиры Толибжон хатыны булды да куйды. Нык бәдәнле, эре сөякле иде Толибжон. Янып тора торган кап-кара күз, йөзенǝ килешеп торган карчыга борын. Кул астында эшләүчеләргә бик кырыс булса да туры сүзле, гадел кеше. Үлгәнен белми эшли, башкалардан да шуны таләп итә. 
Әминжон белән Баһодор гаиләләре белән күршедә генә яшәсǝлǝр дǝ, гел әтиләре күзәтүендә. Эшләүләрен дә аның бригадасында. Гайшә дә шунда. Толибжон өчен эштә бала да, хатын да юк, мамык үстерүчелǝр генǝ иде. Эштән кайткач исә, әйтерсен алыштырып куялар: аңардан да йомшак телле, гаилә, бала җанлы, хатын күңелен күрә торган кешене кышлакта гына түгел бөтен Таҗик илендә таба торган түгел.
Киткәненә ел тулып узгач, көзге эшләр тәмамлаганда, кайттылар Гайшәләр авылга. Күп бүләкләр, күчтәнәчләр белән. Сагынуын аңлатырлык сүз булмаган кебек, аның сабырлыгын үлчәрлек үлчәүләр дә юк иде. Нәсимәне алып китәргә дип кайтканнар иде алар. Нәсимә шатлыгыннан нишләргә белмәде, кайда барса да, әнисенең үкчәсенә басып, артыннан йөрде. Коръән турында әтисенә әйтергә дип берничә тапкыр талпынып куйса да, Гайшә кире уйлады. 
 
Әтисе дә, апа-җизнәләре дә, кечкенә Нәсимә – берсе дә Талибжонны чит итмәделәр. Тик, китәр вакыт җитәрәк, әллә берәрсе өйрәтеп куйды, әллә чыннан да китәсе килмәде: 
– Әни, мин китмим. Мин бабкай янында калам, – диде дә әнисен кочаклап елап җибәрде. – Син үзең кайт, яме.
– Балам, мин бит сине алырга кайттым. Сине сагынып, – диде дә, Гайшә тезләнгән килеш, ике битеннән тотып кызының күзләренә карады. Алар инде күптән бала күзләре түгел иделәр. 
– Кызым, әйдә безнең белән. Анда синең кебек кызлар да, малайлар да бар. Тәмле-тәмле җимешләр, биек таулар, – дип Талибжон да чакырып карады. Нәтиҗәсе булмады.
– Ярар инде кызым, әзрәк исәйсен әле. Аннан үзе карар. Авырдыр, нихәл итәсең. Капчыкка салып алып китеп булмый, песи баласы түгел бит, – диде әтисе.
 
Яше акмаса да җаныннан каннар агызып китте Гайшә. Күңелендә ниләр актарылганын бер Ходай да үзе генә белде. Һәм, һәм Нәсимә.
Гайшә басуда да, өйдә дә үзенә сүз әйттерерлек эшләмәде. Бу татар хатыны бигрәк ялкау икән димәсеннәр дип, нинди эш бар, бисмилласын әйтте дә, бер Аллаһка тапшырып тотынды. Сагынуын шулай эш белән басарга, шулай онытылырга тырышты. Чыннан да, эш яхшы дәва иде. Шулай булса да, кызу кояш астында янып мамык җыйганда уйлары белән гел Шарлыкта йөри иде ул. Тик, исле үлән исләре генә җанны иркәләп, борынны кытыкламый. Мамык тузаны гына. Күзләрне әчеттереп тамакка төер тыгылса да, сыңар яшь бөртеге дә чыкмый. Тәкъдире шулайдыр. Кайбер көнне өйгә кайтып керүгә каршысына йөгереп чыккан Шахнозаны Нәсимә итеп күрә иде хәтта.
 
Шундый чакларда җанын җылытырга, ярсыган йөрәген тынычландырырга Коръәне җитми. Ләкин, юк бит инде, нихәл итәсең. Булмаган белән җанын талкырга Гайшә акылсыз хатын түгел. Шулай да, тормышы акрын гына үз агымына төшкәч, олы килене Торсоной белән киңәшеп, аның әбисе аша Ташкентта басылган Коръән юнәтте. Бу хакта Талибжонга әйтергә курыкты. Чөнки, Талибжон коммунист иде. Авылларындагы Ризван Әхәте кебегрәк кеше.
 
Бер көнне Гайшә йортта үзе генә калды. Талибжон бригад эшләре белән кәнсәләргә киткән чагы, олыраклар эштә, кечеләре укуда. Гайшә яшереп куйган җиреннән тиз генә Коръәнне алды да, күкрәгенә кысып, күзләрен йомды. 
 
– Ходаем, җаныма тынычлык, тәнемә сихәт, якыннарыма бәхет-сәгадәт бир, – дип сыйпап-иркәләде. Күзләрен чытырдатып йомган килеш тәненең бөтен күзәнәге белән җанын иркәли торган бер җылы дулкын, яшәү көче, могҗиза көтте. Шулай күзләрен йомып могҗиза көтеп утырганда арттан кемдер күзәтеп тора кебек тоелды Гайшәгә. Ул, кисәк кенә, башын артка борды. Кисәк хәрәкәтеннән, башына чөеп бәйләгән ак яулыгы шуып төште дә, яктырып маңгай өстеннән ак чәче күренде. Шомырттай кара күзләренә курку катыш кызыксыну чыккан Хушназар белән Шахноза, авызларын ачып, Гайшәгә карап торалар иде. Ул бугазына тыгылган төкереген йотып җибәрде. Ике бала ике ягынна кочып алды.
– Әни, нигә елыйсын син? Әллә син дә әниеңне сагындыңмы? – диде Хушназар Гайшәнең кояшта янган битен йомшак бармак очлары белән сыпырып.
– Ю-ю-ю-к, нишләп елыйм ди, балакаем. Менә, оекбашка кадалган үлән чүпләрен генә чистартып утыра идем. Сезнең кергәнне сизми калганмын. Ачыктыгызмы? Әйдәгез, әтиегез дә хәзер кайтып җитәр, – дип сөйләнеп, Коръәнен тиз генә түшәге астына яшереп, балаларны җитәкләп ишек алдындагы аш бүлмәсенә чыгып китте.
 
Адәм баласы акылын хисләренә баш итсә, бар нәрсәгә дә өйрәнә, һәммәсенә түзә. Җаныңда иман булу кирәк икәнен Гайшә монда килгәч ныграк төшенде. Төшенде генә түгел, моның шулай икәнлегенә чын-чынлап ышанды. Инде егылам, инде сынам дигәндә шул ышаныч, шул иман көч бирде аңа. Ниндидер бер илаһи көчнең үзен саклап, яклап торуын, көч-куәт, гайрәт бирүен тоеп яши башлады ул. Шуны сизгәч, шөкер итте. Шөкер иткән саен ул халәтне ныграк тойды.
 
Берничә көн узгач, Талибжон җайлап кына:
– Гайшә, берәрсе кыерсыттымы, әллә кызыңны, туган ягыңны сагынасыңмы? – дип сорады эшкә барганда.
– Ник алай сорыйсың, Талибжон? Кем кыерсытсын инде мине, – диде моңсу елмаеп. Аллага шөкер, мин инде монда үз кеше булып беттем. Аннан, мин алай кыерсыттырып тора торган түгел әле. Мин бит татар хатыны. Шундый булганга сиңа килдем дә инде мин.
– Әни елап утыра иде беркөнне, диде Хушназар. Тик мин әйткәнне әни белмәсен. Алайса я китеп барыр, ди. Алар гына түгел, хәтта мин үзем дә куркам. Әле һаман ышанып битмим бу бәхеткә. Коммунист башым белән, Ходай күпсенмәсен дип яшим, – диде дә, барган җиреннән туктап, Гайшәнең күзләренә карады.
 
Гайшә Талибжонга Коръән белән булган хәлләрне сөйләп бирде. Ничек итеп әнисе аңа бүләк итте, ничек югалтты, килене Торсонойның әбисе аша, аңа әйтмичә генә, ничек итеп монда Коръән алуын да.
– Әй, бик елар идем дә, елый алмыйм шул. Миневǝли үлгән хәсрәттән елый алмый торганга әйләндем мин, Талибжон. Коръәнле булуыма бик шатландым. Үземә ниндидер бер саклаучы, яклаучы таптым кебек. Ходай кичерсен инде, тик җаныма җылы тапмадым. Әни биргән Коръән җылы, ниндидер бер күңел тынычлыгы бирә иде. Нихәл итим, язганы шул булгандыр.
Яшәү көчен, тән сихәтен Ходай кызганмады Гайшәдән. Тик әнисенең бүләк Коръәне гел башка иде. Аңарга бит Гайшәнең генә түгел, нәселенең, иманлы токымының бөтен язмышы сыйган иде. Апаларына йөзек-беләзек ише дөнья малын калдырганда, әнисе аңа ике дөнья рәхәтен бирә торган байлыкны васыять итеп калдырган иде бит. 
 
Кичүчаттан рәхәт бер сагыну белән язылган хатлар килә торды. Әтисе, апалары барчасыннан тезеп-тезеп сәламнәр әйтеп, авыл хәлләрен сөйләп хатлар яздылар. Бераздан хатларны Нәсимә яза башлады. Кызыннан килгән хатлар тагын да җылырак, татлырак иде. Ул хатларга карлыган яфрагының исләре дә, Ташлы борындагы йомран сызгыруы да, Печмән чокырындагы язгы какы тәме дә, әтисенең өстәл башында аягын бөкләп утырган килеш чөперә-чөперә чәй эчүләренә кадәр сыя. Шул кадәр дә тәмле итеп, оста яза иде хатны Нәсимә. Бер генә “сагынам”, “яратам” дигән сүз язмаса да, әнисенә булган якынлыгы, җанга сыймас сагынуы конвертның тышына чыгып тора иде.
Алланың рәхмәте, Талибжон бик кешелекле, бала җанлы булып чыкты. Гайшәнең үз балаларына яхшы мөнәсәбәтен күреп, аны бәяли белде. Нәсимә дә килмәгәч, елга бер тапкыр туган якларына алып кайтып килде. Җае туры килгән саен кием-салымын, мул итеп күчтәнәчен хәстәрләп посылка салу ягын кайгыртты. 
 
Гайшә бүген йокыдан ниндидер бер күңел күтәренкелеге белән уянды. Уянгач та, әле шактый тормыйча, уйланып ятты. Матур төш күрде ул бүген. Имеш келәтләренә капчык-капчык иген кайтарып тутырдылар. Ул капчыкларны ниндидер яшь ир-атлар ташый кебек. Араларында Гайшә бик танымаганнары да бар. Кыз балалар да бар имеш шунда. Гайшә чүмеч төсле бер савыт белән капчыктагы икмәкне ала да, бармаклары аша уздырып янәдән капчыкка сала. Шулай әле берсен, әле икенчесен карый. Шул капчык ташучылар арасында кызы Нәсимә дә бар имеш. Ә Гайшә, үзе, әнисенең төсе булган ак күлмәк яулыктан имеш. Һәм нәрсәдер укыймы шунда авыз эченнән генә, әллә җырлыймы, аңлашылмый. Шул халәттә уянып китте Гайшә. Урыс улап, татар юрап китерә ди төшне. Гайшә төшен яхшыга юрады. Капчык-капчык икмәк китергәннәр икән, димәк начар булмас. 
 
Ул төшен Талибжонга сөйләде. Сөйләгәндә үк, ничектер елмаясы килә иде аның. 
– Аллакаем, – диде Талибжон, – хәерле булсын. Күптән мин сине болай күргән юк иде.
Шул көннән башлап Гайшә, әкияткә ышанган бала кебек, могҗиза көтеп яши башлады. 
Башка гаилǝлǝрдǝ, ата-баба йоласын саклап, малайлар-киленнǝр өерелеп бергǝ яшǝсǝлǝр дǝ, Талибжон ике улына да аерым учак тергезде. Дөньяга башкачарак карап, алдан күреп яши торган кеше ул. Үзенең ǝллǝ ни белеме булмаса да, гыйлеме бар. Балаларына да гел “укыгыз” дип тукып килде. Олылары үзенǝ ярдǝмче булсалар, калганнарын җаныннан өзеп булса да, шǝһǝргǝ укырга җибǝрде. Мǝликǝ белǝн Мǝдинǝ укытучылыкка киттелǝр, Мохитобон табиб һөнǝрен сайлады. Рөстǝмжон юристлыкка укырга керде. Алар укуларын тǝмамлап башлы-күзле булуга Хушназар белǝн Шахноза шǝһǝргǝ киттелǝр. Талибжон белән икесе генә торып калганнар иде төп йортта. 
 
– Әй, бигрǝк кызганам шул Талибжон балаларын. Үз ǝнилǝре Шөкрона исǝн булса, бергǝ укмашып, шушында яшǝп ятарлары иде. Тараттың да бетердең, төрлесен төрле якка, Гайшǝ. Үзеңнǝн өзелеп төшмǝгǝннǝр шул, – диде Гөлибодом, эштǝн кайтканда.
– Аллаһка шөкер, тапкан аналардан ким итеп үстермǝдем берсен дǝ. Сукыр, күзле ике куллап ашый дип уйлый икән, ди. Гөлибодом, сиңамы соң минем җанымда нилǝр ятканын аңларга, – дип сүзне кырт кисеп куйды.
 
Эштән соң, Талибжан күршедә генә яшәгән улына азрак булышыйм дип кергән иде. Аларның йортларына янкорма төзеп азапланган көннәре. Шуңа күрә энесе дә, Талибжон үзе дә, вакыт булган саен, ярдәм итәргә генә торалар. Шөкрона белән Талибжон балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Гайшә дә балаларны бер йодрыкка җыеп тота белде. Талибжон бит аны гаиләне таратырга дип алмады. Гайшә дә шул тәртипне саклый алды. Шуннан Талибжон хәле китеп чыкты. 
 
– Гайшә, теге, Нәсимә җибәргән үлән белән чәй пешер әле. Нәрсәдер хәлем китеп, күңел болганып тора, – дип тизрәк түшәккә ауды.
– Гайрәтләнеп авыр күтәрдеңме әллә? Әзрәк үз рәтеңне үзең белергә бит инде. Вакыты белән артык егетләнәсең. 
Үзе шулай сөйләнгән булды, үзе чәй пешергән арада Талибжонга күз салгалады. Талибжонның күз акларына кып-кызыл булып кан йөгергән иде. Шулай булса да бер генә дә начар уй килмәде күңеленә. Эчтән җырлый –җырлый чәй көйләде. Җимешләр салып чәй ясады да:
– Торма, хәзер үзем китерәм, – дип Гайшә касәсен күтәреп Талибжон янына чүгәләде. Авыз-борыннары кыйшайган, сул күз кабагы асылынып төшкән иде аның.
– Ходаем, ни булды сиңа? – дип кычкырып җибәрде. Талибжонның нәрсә әйткәне аңлашылмый иде. Гайшәнең коты очты. Башына килгән иң беренче уй “балалар нәрсә әйтер?” булды. Ул, тиз генә, күршедәге малайларына йөгерде.
– Керегез әле тизрәк, әтиегез авырып китте, – диде ул койма аша. – Кайсыгыз бар анда? Ишетүче бармы соң?
Гайшә әле Әминжоннарның әле Баһодорлар коймасын какты. Аннан, янәдән, өйләренә торып йөгерде. Ул арада, хатыннары белән, ике малай да кереп җиттеләр.
– Нәрсә булды, Гайшә әни? – диде Әминжон, башкалардан арткарак калып.
– Сездән чыккач, нәрсәдер хәлем юк, арып киттем дип яткан иде. Миңа үз илеңнән килгән үлән белән чәй пешер әле диде. Ул арада килсәм, әнә шулай булган, – дип куркынган күзләре белән Әминжонга китәрелеп карады. – Таза гына эшләп йөри иде бит юкса.
 
Ул да булмады, оныкларның берсе фельдшер Солтонойны ияртеп килеп тә җитте. Авыруны игътибар белән караганнан соң, Солтоной Гайшәне һәм малайларны алдагы бүлмәгә дәште.
– Талибжон әкәгә инфаркт булган. Мин хәзер район больницасына шалтыратам. Аннан докторны алып килерсез. Больницага салырга дияр.
Баһодор тиз генә кесәсен капшап кәгазь акча алды да, ипләп кенә фельдшер кызның халат кесәсенә шудырды. Моның ише нәрсә Гайшә өчен баштарак бик ят тоелса да, хәзер исе китми. Тик аңламый гына.
– Бәлки өйдә генә калыр, – диде Солтоной берни булмагандай һәм ишеккә юнәлде. Аннан туктап:
– Янында теләсә ни сөйли күрмәгез. Сөйләшә алмаса да аңында ул, – дип чыгып китте. 
Баһодор районнан докторны алып килде. Ул Талибжонны больницага салуны кирәк санамады. Йөрәге таза, бу хәлдән чыгар, диде. Атнага бер үзен алып килеп йөрергә сөйләшеп, кесәсенә акча салгач, янәдән илтеп куйдылар. 
 
Гайшә бу йортка килгәндә Талибжонның ике баласы башлы-күзле иде инде. Аннан соң зурлап туйлар ясап икесе бергә килен төшерделәр, өч кызны кияүгә бирделәр. Туган якларына кайтып Нәсимәсенең дә туен үткәреп килгәннәр иде. Талибжон үз балаларына ни кадәр чыгым тотса, Нәсимәгә дә шулкадәр чыгарды. Хәтта Әминжон белән Баһодор гаиләләре дә туйга дип бүләк биреп җибәрделәр. Әле бергә-бергә яшиселәре, кыз биреп, килен төшерәселәре алда иде.
 
Балалары таралганнан соң, Гайшә урындык алып, Талибжон янына утырды. Талибжонның уң ягы бөтенләй хәрәкәтсез иде. Шулай булса да, үрелә-сузыла, Гайшәнең арка җылысына ябышкан ниндидер чүпне кармалап тапты. Ала алмаса да, елмайган кыяфәт чыгарды. Гайшә иренең күзләренә карарга читенсенде. Дөресрәге курыкты бугай. Чөнки, кылт итеп, авылыннан киткәндә Мәгъшук Мәхтүмәсенең әйткән сүзе исенә төште дә, йөрәге жу итеп китте. Бу күзләрне йомдыру да миңа калыр микәнни, Ходаем, дип куркып уйлап куйды. Аннан, эш тапкан булып Талибжон яныннан торып, тышка чыгып китте.
 
Гайшәнең куркуы юкка булды. Балаларның берсе генә дә, ялгышып та, аңа гаеп ташламадылар. Ул башта эшкә йөреп караган иде. Талибжонда бернинди алга китеш күренмәгәч, балалар белән бергә җыелып сөйләштеләр дә, эшенә чыкмаска булды. Һәр җәй, елга бер тапкыр туган ягына кайтып килә торганнар иде. Талибжон авыргач, бик кайтасы килсә дә, Гайшә бу хакта сүз кузгатырга яхшысынмады.
Баланың күп булуы менә шушындый вакытта кирәк икән ул. Көнгә бер тапкыр хәл белергә булса да ярый. Шǝһǝрдǝгелǝре, дǝ юлга тузан кундырмый, җай табып кайтып китеп тордылар. Әлбәттә, аталарын карау Гайшә өстендә. Нихәл итәсең инде, никахлы ирең булгач. Талибжон тамакка да яхшы ашый иде. Шуңа күрә иң авыры астын алыштыру. Баштарак малайлар булышты. Тик, гел-гел алар да кереп бетерә алмый башлады. Тора бара Талибжон әллә ябыгып, җиңеләеп калды, әллә Гайшә җаен алды. Малайларны бик борчымаска тырышты. 
 
Җиңел түгел иде Гайшәгә. Талибжон урын өстендә яткач, тирә-күршеләр сирәк керә башлады. Әкълимә апасы гына ике арага тузан кундырмады. Бер кергәч:
– Бала, тәрбияләгәндәй тәрбиялисең, сабый караган кебек карап торасың. Талибжон гомер буе бай яшәде. Аталарыннан соң куып җибәрерләр дип курыкмыйсыңмы? Ата малы талаштыра бит ул. Кеше, Баһодорның хатыны Дилором, каенатайның байлыгына кызыгып кына карый инде ул аны, дип сөйли, – диде.
– Кеше дигǝнең синме инде ул?  Кереп чәемне эчәсең дә, аннан соң каныма тоз салып чыгып китәсең, Әкълимә апа. Әйтсә әйткәндер, анысын мин үзем җайлармын, – диде дә, утырган җиреннән торып китте.
– Бабаем югалткандыр, – дип Әкълимә тиз генә чыгу ягын карады.
 
Гайшә тимерне кызуында сугарга булды. Сүз куып йөрү әйбәт булмаса да, Әминжонга, кичкә ике гаилә бергә җыелып керерсез әле, сөйләшәсе бар иде диде. Бакчага мул итеп табын корды: пылау әзерләде, авылыннан килгән үләннәр белән чәй пешерде. 
Һәр ике килен дә күчтәнәч күтәреп кергәннәр иде. Рәхмәт үзләренә, бервакытта да буш кул белән кермиләр.
– Йокламыйсыңмы? Әнә, малайлар-киленнәр хәлеңне белергә кергәннәр, – дип Гайшә Талибжонга иелде. Ул йокламый иде. Гайшә азрак әйләндереп куярга җыенганда, Баһодор:
 
– Син нәрсә, Гайшә әни. Хәзер үзебез. Без монда булганда, аз булса да, ял ит инде, – дип әтиләренең астындагы җәймәләрен рәтләп, бер яккарак борып, яннан вак мендәрләр белән терәтеп куйдылар. Гайшә киленнәр белән бакчадагы дастарханга чыгып табын көйли башлады. Бераздан, әтиләре яныннан, Әминжон белән Баһодор да чыкты. Бишесе дә табынга утырды. 
– Әтиегезне сез керер алдыннан гына ашаттым, – диде, акланган кебегрәк итеп, Гайшә. – Әйдәгез әле ашыйк, тәмле чагында.
Берәү дә ризыкка кагылмады, барысы да Әминжонга караганнар иде.
– Гайшә әни, син безне пылау ашар өчен чакырмадың бит. Нәрсә булды? – диде Әминжон, әтисенеке кебек кап-кара күзләре белән, Гайшәгә карап. Әминжонның да чигәләре, дала кылганы кебек, көмешләнеп килә икән...
 
– Әйе. Тик ничек башларга белми торам әле. Бәлки бу сөйләшү кирәк тә түгелдер. Ләкин, үзем чакыргач аңлашырга кирәк дип саныйм. 
Балалар, миннән әллә ни артык кече булмасагыз да, әни дип зурлап дәшүегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын. Әтиегез белән дә, сезнең белән дә начар яшәмәдек. Байлык артыннан кумасак та, мохтаҗлык күрмәдек. Язмыш менә безгә сынау җибәрде, монысын да кешеләр көлдермичә узарга Ходай ярдәм бирсен. Сез беләсез, мин әйтсәм турыдан әйтәм, арттан сөйләп йөри торган гадәтем юк. Шуңа да, бүген сезне дәштем. Талибжон белән бер-бер хәл булса, балалары сине куып җибәрәләр. Дилором “каенатайның байлыгына алданып карый” ул дип сөйли икән, диделәр. Әгәр дә дә сез шулай уйлыйсыз, ниятегез шулай икән, минем ниятемә дә Ходай шаһит. Тик ни генә булса да, атагыз сәләмәт чагындагы кебек, төп нигезгә җыелып хәл итик. Син ни әйтерсең, Әминжон? – дип сүзен тәмамлады Гайшә.
 
Хатынының исемен ишетегү Баһодор, усал итеп, хатынына карады да, сикереп торды. Тик, Гайшǝ Әминжонга дǝшкǝч, кире утырды.
Балалар бер-берсенә карашып сүзсез калдылар.
 
– Болар барысы да юк сүз, Гайшә әни, – диде Әминжон, туганнарына карап. Безнең китек күңелне түгәрәкләр өчен, безгә авыр вакытта, әтиебезгә терәк булып килдең. Сигезебезнең берсе дә сиңа, ялгышып та, “кит” дип әйтергә батырчылык итмәс. Моңа кадәр ничек яшәгән булсак, шулай яшибез. Алда да шулай яшәрбез, – диде Әминжон. Аннан соң, “әйдә, хәзер син әйт” дигәндәй Дилоромга таба борылды.
– Гайшә әни, кемдер явыз шаярткан. Юк сүз. Беркөнне, базардан кайтканда, Әкълимә апа белән сөйләшеп торган идек. Безнең әти Гайшә әнинең изге хатын икәнен алдан сизеп алган. Алай булмаса, никах көнне үк алтын бүләк итмәс иде, дигән идем. Бу шул сүзләр. Тик, аны Әкълимә апа үзенә кирәкчә сөйләгән. Әкълимә апа сөйлǝгǝн бит, шулаймы, Гайшә әни? – диде ул. Бик чая иде Дилором.
 
– Әйе, Әкълимә апай әйтте. Мин аның дөрес түгел икәнен белдем. Шулай да, үзеңнǝн ишетǝсе, бөтенебез бергә җыелып сөйләшәсе килгән иде. Менә, бер төер дә калмады, бөтенесен юып алган кебек булды. Әйдәгез, килен булсагыз килен булыгыз, пылау суынырга өлгермǝгǝндер, табынга алып килегез инде. Хәзер ашап-эчеп алсак бик әйбәт булыр, – дип, малайларга карап, күзен кысып алды Гайшә.
Бүтән бу хакта сүз кабатланмады. Гомер йомгагы үз җае белән тәгәри торды. Гайшә, көннǝр буена, Талибжонны бер яктан-бер якка әйләндерә әйләндерә, хәлләрдән тая иде. Дүрт ел әйтергә генә ансат. Сирәк кенә килгән фельдшер Солтоной да гаҗәпләнә. Әле кичә дә:
– Гайшә апай, ничекләр шулай оста карый беләсең син? Ничә ел ятып бер генә җире дә суелып чыкмады. Кешеләрнең бер-ике ай эчендә янбашлары, күт битләре тишелеп бетә, – диде хисап өчен генә Талибжоннарга кергәч.
 
– Яратырга кирәк, Солтоной үскәнем, яратырга. Һәм ышанырга, – диде Гайшә серле итеп. 
– Аңламыйм мин сине, Гайшә апай, – дип аптырап карап торды да, чемоданын күтәреп капкадан чыгып китте.
– Аңламавың бер дә гаҗәп түгел, Солтоной. Мин бит башка чишмәнең суын эчеп үстем. Мин язын, Чагыл итәгеннән, гөрләвек акканын күреп, җәен Шарлыктан җиләк исен иснәп, көзен киек казларның җаннарны айкаган аерылу җырларын тыңлап үстем, – дип сөйләнде Гайшә. Аның карашы әллә кая, еракларга, таулар артына киткән иде. Әйтерсең лә, шул тау артында гына калган иде ул рәхәт мизгелләр.
Соңгы вакытта Талибжонның хәле начарлана төште. Тамакка да ашамас булды. Гайшә күбрәк карты янында булырга тырышты. Шǝһǝрдǝгелǝр, бигрǝк тǝ Рөстǝмжон, бернǝрсǝгǝ мохтаҗ итмǝделǝр. Кибеттән, базардан кирәк-яракны Әминжонның, Баһодорның балалары алып кайтты. Төннәрен дә йокылы уяулы уздырды. 
 
Гайшә янәдән кулына Коръән алды. Кичен хәл белергә кергән Әминжонга:
–  Озак торса, әтиегез ике-өч көн торыр. Балаларның барысына да хәбәр салырга кирәк. Авызыннан җаны чакканчы, исән чакта күреп калсыннар, – диде. Әминжон, әтисе яткан якка кереп, озак кына карап торды да, башын аска иеп чыгып китте.
Әминжон чыгып киткәч, Гайшә ире янына килеп утырды. Аннан, әллә Талибжонга, әллә үзенә сөйләгәндәй, “И Талибжон, әле бит безнең икебезнең эшлисе эшебез бар иде. Без бит Коръәнне табарбыз дигән идек. Табылмасмы икәнни инде”, дип ул Талибжонның кулын үз кулына алды. Шулвакыт Талибжон нидер әйтергә теләп ыңгырашып куйды. Гайшә, тиз генә бисмилласын әйтеп, иренең авызына су тидерде. Талибжон көч-хәл белән генә күз кабакларын күтәрде һәм пышылдап диярлек:
– ...лыр, – диде.
 
Тагын ике көннән Гайшә, мәңге ачмаска дип, үз куллары белән, Талибжонның күзләрен йомдырды. Болын кадәр йорт шыр ялангач калды. Гайшәнең җаны өзгәләнсә дә, күзеннән яшь чыкмады. Соңыннан, күзеннән сыңар яшь тә чыгармады, яшьләй кавышкан кешесе түгел шул, диючеләр булса да, сүз куып йөрмәде. Аның яшьләре күптән беткәнен белмиләр иде шул алар. Авыр вакытта балалары янында булды. Ашларын да, бик зурлап, бергәләп уздырдылар. 
Гайшәнең җанына тынычлык, акылына сабырлык биргән нәрсә, Талибжонның әйткән соңгы сүзе булды. Ул ялгыш ишетмәде, Коръәнен табылыр диде бит. Димәк табыла, Алла кушса.
 
Талибжон үлеп ел узуга, башта Шахноза тормышлы, аннан соң Хушназар башлы-күзле булды. Кешенекеннән ким-хур булмасын дип бик нык әзерләнде Гайшә. Калган алты туган да, барысы бер йодрык булып, бөтен шартына китерделәр. Кунаклар бик күп булды. Нәсимәләрне дә чакырып телеграмма сукканнар иде, тик килә алмадылар. Укытучының ялы җәй көне булса да, авыл җирендә кем кая чыгып китә алсын инде. Каз-үрдәге, сыер-сарыгы дигәндәй. Шулай да, котлап җибәргән телеграммалары артыннан ук зур гына ике посылка килеп төште. Каз мамыгыннан ясаган ике пар мендәр янына кипкән мәтрүшкә дә тыккан иде Нәсимә. Гайшә бик куанды. Аерым яшәсәләр дә, кызында үзенә карата хөрмәт, санлау саклый алды. Гайшә күкрәк сөте белән биргән иманны, әтисе Хөсǝен карт, җиренә җиткереп, калыпка кертеп бетерде. Нәсимә әнисе белән Талибжон абыйсы күрсәткән ярдәмгә рәхмәтле булып, сагынуына сабыр итеп яшәде. Әнисенә кыен булмасын, кырын карамасыннар дип, бәйрәм саен Талибжонга да, балаларына да кечкенә булса да бүләген, күчтәнәчен җибәрә торды.
 
Нәсимәләр җибәргән туй бүләкләрен дә Талибжон балалары зурлап кабул иттеләр. Килгән кунакларга күрсәтеп, Гайшә әниләренә рәхмәтлǝрен җиткерделǝр. Шахноза тормышка чыгып шǝһǝргǝ китте, ә Хушназар яшь килен Гәүһәр белән Гайшә әниләре янында яшәп калды. 
Олы абый буларак, бер кичне Әминжоннар яшьлǝрне кунакка дǝшүне сǝбǝп итеп, барысын да үзлǝренǝ җыйдылар. Мǝҗлес бик күңелле булды. Ваграклар, абыйлары янында калдылар. Гайшә малайлары һәм киленнәре белән кайтырга чыкты.
 
– Кызганыч, әти күрмәде бу көнне, – диде Баһодор, тын гына барган җирдән.
– Әтиегез белмәстәй кеше түгел иде, белми калмас. Иманлы җаннарга барысы да мәгълүм, дия иде минем әнием. Ә әтиегез, шөкер, имансыз кеше түгел иде, – диде Гайшә, каядыр тауларга карап. Кара тут йөзле, ялтыр-йолтыр күлмәк кигән, инде үзләре дә олыгаеп килүче киленнәре, малайлары арасында Гайшә бер үзе ап-ак булып яктырып бара. Баштарак ул да, бөтенесе кия торган, чәчәкле-чуклы күлмәк киеп карады. Яңа бергǝ яши башлаган вакытлары гына иде ǝле. Талибжонның туганы Камилжоннар кунакка дәштелǝр. Шунда барырга дип, базардан, яшел җирлеккә кызыл мәк чәчәкләре төшкән, бик матур күлмәк алды Гайшә.
 
– Син, ничегрәк? Матур булганмы? – дип яңа күлмәген киеп, Талибжон янына чыкты Гайшә.
– Бик матур күлмәк, – диде Талибжон, озак итеп карап торгач. – Ләкин синеке түгел. Күңелеңә авыр алма, Гайшә. Булдыра алсаң, никахка кигән кебек, аксыл күлмәктән йөре син. Сина бик тә килешә аксыл төс. Фасоны да бик матур аның. Мондый күлмәк бөтен хатында. Ә минем хатын андый булмасын, син бит татар кызы, – диде Талибжон елмаеп.
Гайшәгә шул сүз җитә калды. Таҗик Талибжон хатыны гомере буе өстеннән ак күлмәген, башыннан ак яулыгын төшермичә татар хатыны булып гомер итте. Ничек кенә арып кайтса да, кичтән юып куяр иде дә, иртән чип-чиста ап-ак күлмәк яулыктан барыр иде эшкә. Талибжон да Гайшәгә бүләккә гел аксыл тукыма я булмаса яулык ала торган булды. Балалар да шуңа күнекте. Гомумән, һәммәсе дә аны актан күрергә ияләнде, башкача кабул итмәделәр.
 
Бүген дә ул, кешелеккә кия торган җиңелчә ак күлмәген кигән иде. Капка төбендǝ шактый гына сөйлǝшеп трганнан соң, саубуллашып, һәркайсы үз капкасына кереп китте. 
– Әни, ǝллǝ чǝй эчеп алабызмы? – диде Гǝүһǝр өйгǝ кергǝч. – Пылаудан соң тагын эчǝсе килеп тора.
– Эчегез, эч, миңа карамагыз. Ятар корсак, ярты булса да ятар ди. Мин ǝзрǝк укыйм да, ятам, – диде. 
 
Гайшә ут яндырып тормады. Юынды да кулына Коръǝнен алды. Алды да, озак итеп, күзләрен йомып торды. Әйтерсең моңын, тавышын, мәкамен тыңларга, серен аңларга тырыша иде. Әйе, иптәш, терәк иде бу Коръән дә. Тик тегесенә Гайшәнең туган ягы, иң кадерле истәлекләре, җан рәхәте, күңел газаплары сеңгән иде. Авылында торганда Гайшәнең бөтен сере үзен мәңгелек белән бәйләүче ясин сүрәсенә сыеп беткән кебек тоела иде. Хәзер инде, ул Корънен җуйгач, серле, изге китапның һәр бите, андагы әнисенең сөлге, кашагага чиккән бизәкләре кебек матур һәр хәрефе аның нәселенең тарихын сөйли кебек. Шул уйары, Гайшәнең борсаланган җанын, тагын да әрнетеп җибәрде. Ничек тә табарга кирәк. Әлбәттә, шактый вакыт узды. Тик, теге вакытта күргән төше, аннан соң Талибжонның соңгы сүзләре Гайшәгә ышаныч өстәде. Шуларны искǝ төшергǝч үзендә көч сизгәндәй булды. Ул, уйларыннан арынып, Турсоной Коръәнен ачты.
 
Вакыт уза торды. Дала тутырып тагын кыргый лаләләр чәчк атты. Таҗик иленә тагын шаулап яз килде. Талибжонның “табылыр” дигән сүзе, көннән-көн җанына тынгы бирмәде. Табылыр, тик кайчан? Кайдан?
 
Нәсимәдǝн килгән хат, Гайшәнең уйларын тиешле юлга салып җибәрде. Турыдан ярып әйтмәсә дә, кайтмыйсыңмы дигән мәгънәдәрәк язган иде Нәсимә хатны. Шул хат бөтенләй җанын алгысытты. Әкрен генә ничек итеп иленә, газиз туган җиренә, ата-баба туфрагына кайту чарасын уйлый башлады. Туган туфрактан бигрәк, Коръәнне табу теләге көчлерәк иде Гайшәдә.
Бер көнне Гайшә эштән Әминжон һәм Баһодор белән бергә кайтты. Башкалардан аерылып азрак баргач: 
– Әмижон, алдагы шимбәгә Гайшә әни барыбызны да парлап чакыра дип, һәммәсенә хәбәр сал әле. Ә Хушназар, бер таза гына куйны чалыр. Хатыннарыгызга әйтерсез, булышырга керерләр. Үзебез генә өлгереп җитә алмабыз, – дип Гайшә, җилән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды да, битентәге тирләрен сөртеп алды. Өчпочмаклап бөкләп артка чөеп бәйләгән ак яулыгы астыннан тирләп юешләнгән чәчләре тотам-тотам булып чигәсенә ябышкан иде. Ничә ел шушында гомер итеп, яулыкны һаман үзенчә бәйләде ул.
 
– Ниндидер бәйрәм түгелдер бит, Гайшә әни? – диде Баһодор елмаеп. Аннан абыйсына карап куйды.
– Ярар, борчылып торма, әйтермен. Тагын ниндидер ярдәм кирәкме? Башын иеп барган Әминжон Гайшәгә сынаулы караш ташлады.
– Әлегә юк кебек. Кирәк булса Хушназарга да, сезгә – икегезгә әйтәм инде. Тагын кемгә барыйм. Бөтен карап торганнарым сез. Үзем белән бергә картаеп барасыз бит, – дип елмайды ул.
– Нинди картаю ди ул, Гайшә әни. Әле син кызлар кебек, кияүгә бирерлек, – дип шаяртты Баһодор.
– Авызыңнан җил алсын, диләр татарлар. Аллаһының амин дигәненә туры килмәсен, – диде Гайшә.
Әминжонга бу шаярту ошамады.
 
– Юкны сөйләп кайтма син, малай. Тапкан шаярыр нәрсә. Бала-чага төсле, – диде ачуланып.
– Менә бергә җыелгач, бер бәйрәм булыр. Күптән бөтенебез бергә җыела алмыйбыз, – диде Гайшә Баһодорның шаяртуына артык әһәмият бирмичә. Арыган тәннәрне иркәләп таулар арасыннан язгы җил исте.
– Шулай сөйләштек алайса. Сезгә ышанам, балалар. Ярар, киленнәргә, балаларга сәлам, – дип үз ихатасына китте Гайшә. Ике бертуган, сөйләшеп, урамада басып калдылар.
– Ни булды соң әле бу? Мин нәрсәдер аңлап бетермәдемме? – диде Баһодор абыйсына.
– Нәрсә аңламыйсың? Ниндидер сүзе бар аның. Әллǝ кечкенǝлǝр кыерсытамы икǝн?.. Ярар, малайларга, кызларга әйтергә кирәк. Тагын сөйләшербез әле, – дип саубуллашып өенә китте.
 
Өйдǝгелǝр шатланышып кунаклар кабул итǝргǝ ǝзерлǝнǝ башладылар. Сǝбǝбен алар сорамады, Гайшǝ үзе кузгатмады. Әкрен генә әзерләнә торды. Ничек итеп балаларының күңелен җәрәхәтләмичә, матур итеп китү турында уйланды. Монда килгәч тә таҗик хатыннарының хушын алган бавырсагын пешерде. Балаларның кечерәкләре бигрәк тә яраталар иде. Болай да аш-суга уңган Гайшә, читтән генә күзәткәләп, таҗик ашларын да оста итеп әзерләргә өйрәнде. Әйтерсең шушында туып, шушында гомер буе яшәгән.
 
Билгеләгән көнне, Хушназарга булышырга дип, Баһодор керде. Абыйсы кергǝч, Хушназар, бу җаваплы эшне аңа тапшырды. Тиз арада бер симез сарыкны чалып, эшкәртеп бирделǝр. Ул да булмады, килендǝшлǝр Гǝүһǝргǝ табын әзерләшергә кереп җиттеләр. Аллага шөкр, киленнәренең нинди генә эшкә тотынсалар да, куллары ятып тора. Киленнәр кергәндә Гайшә бер казанга пылау куеп икенчесенә шулпа әзерләргә җыенып йөри иде.
 
– Һай безнең Гайшә әни, арымаса да арымас икән! Кызлар кебек йөгереп йөри, – диде капкадан керә-керешли Дилором. Шуның Гайшә әни дигәнен бик ярата Гайшә. Дилором ашыкмыча гына, һәр иҗеген аерып, ә-ни дип өзеп әйтә.
 
– Киленнәрең күп булгач, шулай йөгереп йөрисең инде, – дип шаяртты Гайшә, алар белән күрешкәч. Әйтми белсен, кушмый эшләсен, дияргә ярата ул. Аллага шөкер, ул яктан һич кенә дә теш агартып сүз әйтә торган түгел. Малайлар да, киленнәр дә эш рәтен белеп үскәннәр. Бу юлы да, килеп кереп исәнләшүгә, икесе тиң эшкә тотындылар. Гǝүһǝр, олы килендǝшлǝренǝ илтифат күрсǝтеп, алар белǝн бергǝ кайнады.  Гайшә үзе дǝ, гомер буе, ялкау татар хатыны, диюлǝреннән куркып, бөтен эшкә кешедән алда барып ябышты. Аннан инде, авырлыкны җиңү ләззәтен эш белән сабырлыктан тапты, Коръәннән җанына җылы алды.
 
– Гайшә әни, нинди бәйрәм соң бүген? Син бездән яшереп кенә нәрсә уйлап тапың тагын? – диде олы килен Турсоной.
– Бәйрәмдерме инде, әйрәндерме... Бездә, бер күрешү – бер гомер, диләр. Сөләшеп утырырбыз. Туганлык җепләрен дә ныгыту булыр. Гаилә бит ул бер учак. Көлләрен таратып, күмерләрен бутап утын ташламасаң, җылысы кими, – диде Гайшә, казан капкачын җайлап.
Җил Язгөлемǝ даласыннан тǝүге чǝчǝк ислǝрен кышлакка ташый. Бакчадагы өрек, гранат, алмагач чǝчǝклǝренең исеннǝн башлар ǝйлǝнǝ. Күп тә үтмәде, гаилǝлǝре белǝн Мохитобон, Мǝдинǝ, алар артыннан озак та тормый Рөстǝмжоннар белǝн Шахнозалар, күчтәнәчләрен төяп, кайтып җиттеләр. Өй эче, ишек алды кочаклашу-күрешү, уен-көлке белән тулды. Малае-кызы, килене-кияве – һәммәсе Гайшә әниләрен кочклап, ике бит алмасыннан үбеп чын күңелдән яратуларын, хөрмәтләрен белдерделәр. Гайшәнең үзендә алай артык төчеләнү булмаса да, монда тәртибе шулай булгач, ияләнде. Аннан, балаларның да чынлап якын иткәннәре сизелеп тора. Шахноза белән Хушназары аеруча якын. Үз янында озак яшәгәнгәдерме, әллә инде самими бала күңелләре белән ялгызлыгын бүлешкәнгәме икән?... Гайшә читтән генә балаларын күзәтте. Ничекләр генә калдырып китәрмен икән шушыларны, дип уйлап куйды ул. Бу кадәр дә якын булырлар, бу кадәр дә үз итәрмен дип башына да китермәгән иде бит. 
 
Ярый, алдан хәсрәтләнмә әле Гайшә, бер Ходай үзе җаен чыгармый калмас, дип уйлады ул. Аннары, олы бер оркестр белән оста дирежерлык иткән кебек, һәркайсын урынына куеп, үз “рольләрен” уйната башлады. Монда берәүгә дә әйтергә түгел, һәрберсе ни эшләргә кирәген үзе белә. Гайшә әниләренең күзенә дә кулына гына карыйлар иде. Иң соңгы булып төп йортка Әминжон белǝн Баһодор килде.
 
– Барыбыз да җыелдыкмы? Әйдәгез, табынга утырышыйк, балалар, – диде Гайшә дилбегәне үз кулына алып. Алай дисәң, Талибжон үлгәннән соң дилбегә үзеннән-үзе Гайшә кулына күчте. Берәү дә, миңа бир димәде.
– Гайшә әни, барыбыз да җыелып беттек шикелле. Әллә тагын киләсе кешең бармы үзеңнең? – диде Әминжон, карашын табындагылардан Гайшәгә күчереп.
– Юк, юк. Бер көтәр кешем дә юк. Бөтен көткәннәрем монда. Сездән башка тагын кемем бар инде минем? Алай дисəң, бар икəн шул... Йөрəгем астыннан өзелеп төшкəн балам бар. Тик, кулым сузып җитəр җирдə түгел шул, дип моңаеп куйды. 
– Кем белгән... – дип, шаяртып, əлеге киеренкелекне йомшатасы иттеләр киленнәр.
– Шул, фәрештә йоклаганда шайтан әллә ниләр эшләп куюы да бар, – дип киленнәренә кушылып көлде Гайшә. Аннары, йөзендәге елмаюын ǝкрен генǝ бөтен барлыгына таратып:
 
– Әминжон, ирләр булганда мин табынчы булып утыру килешмәс. Атагыз урынына калган абый кеше буларак, мәҗлесне син алып бар инде. Бер күрешү – бер гомер ди, безнең татар. Сине өйрәтәсе юк, үзең җаен беләсен, – дип кулъяулыгы белән ирен кырыйларын сөртеп куйды Гайшә. 
Әминжон әкрен генә торып басты да, һәммәсенә күз йөртеп чыкты. 
 
– Туганнар, – дип башлады ул сүзен. Җыелуның сәбәбе сезгә сер булган кебек, миңа да билгесез. Шулай да, Гайшә әни, мине олылап, табынчы вазыйфасын йөкләгән икән, каршы килү әйбәт түгел. – Ата йорты, Аллаһка шөкер, утын сүндермичә, ишек-капкага йозак элмичә безне көтеп яши. Без моның өчен барыбыз да Гайшә әнигә, Хушназар белǝн Гǝүһǝргǝ рәхмәтле. Ана назыннан мәхрүм калган вакытта, Гайшǝ ǝни, безне үз канаты астына алды. Вагракларыбызны какмый-сукмый үстерде, балигъ булганнарыбызга кулыннан килгән кадәр булыштылар. Дүрт ел әтине карап тәрбияләде. Әйтергә генә җиңел. Барыбыз да җыелганнан файдаланып, һәммәбез исеменнән Гайшә әни, сиңа зур рәхмәт. Безгǝ дөнья яктысын бүлǝк иткǝн газиз ǝниебезне догаңнан калдырмадың, безгǝ дǝ шул тǝртипне сеңдердең. Син безнең йортның бусагасын атлап кергәндә ак яулыктан, ак күлмәктән кергән идең. Шул аклыгыңны югалтмадың. Таҗик илендә татар хатыны булып гомер иттең. Без генә түгел, кышлактагы бер генә кеше дә сине чәчәкле таҗик күлмәгеннән күз алдына да китерә алмыйдыр. Нигә боларны сөйлимме? Минем аңлавымча, Гайшә әни безне болай гына җыймаган. Нидер әйтәсе, сөйлисе сүзе бар кебек. Ул сөйләгәнче, башта шуны әйтәсем килде. Әллә мин ялгышаммы?
Шулай диде дә, Әминжон кара күзләрен тутырып Гайшәгә карады.
 
– Рǝхмǝт яхшы сүзеңǝ, Әминжон. Дөрес әйтәсең. Чыннан да, җыелуның сәбәбе бар, – дип утырган урыныннан торып басты. Командиры алдына баскан солдат кебек, күкрәк өстендәге изү сәдәпләрен кытыршы бармаклары белән капшап чыкты. Яулыгын рәтләп, күлмәк итәген тарткалап куйды да, сүзен дәвам итте.
 
– Балалар... – Гайшәнең тавышы калтыранып куйды. Һәммәсе ризыкка сузган кулларын кире алдылар да, Гайшәгә текәлделәр. – Минем шушы йорт бусагасын атлап кергәнгә шактый вакыт узды. Әлбәттә, миңа, җиңел булмады. Сезгә дә шулай булгандыр. Аллаһка шөкер, без ул сынауларны кешеләр көлдермичә уза алдык. Атагыз мәрхүм белән дә аңлашып яшәдек. Менә нинди өйләр җиткердек. Дөнья булгач төрлесе булгандыр, тик шулай да сез дип яшәдем. Мин үз бурычымны үтәдем, атагызны тәрбияләдем, авыргач карап, үлгәч җиренә җиткереп соңгы юлга озаттым. Сез дә, ач-ялангач йөрмәдегез, үз балаларым кебек күрдем, назымны, җылымны кызганмадым. Үзегезгә дә рәхмәт, авыр сүз әйтеп күңелемне рәнҗетмәдегез. Күршедәге йөз яшьлек Сәйметдин әкә “Ватаны булмаган кеше — бакчасы юк сандугач” дияргә ярата. Шөкер, һәркайсыгыз башлы-күзле булдыгыз. Үз оягыз – үз Ватаныгыз, илегез бар, – диде дә, Гайшә туктап калды. Аннан, тыныч тавыш белән, уңайсызланып кына:
 
– Мин, балалар, сезнең рөхсәт белән, үз илемә кайтыйм инде... – диде.
Гайшә карашын һәр балага туктатып, һәркайсының күзенә туп-туры карады. “Кайтыйм инде, җибәрегез”, дип карый иде ул күзләр. Табында гына түгел, бөтен бер бакчада, ишек алдында тәннәрне чымырдата торган тынлык урнашты.
Тынлыкны Шахноза бозды. Ул, әллә нинди, ят тавыш белән:
– Ник? Әни, ник китәсең? – дип, кычкырып җибәрде. Үз тавышыннан үзе куркып китте. Калганнар, берсе дә дәшмәделәр.
Шулвакыт, җай гына, капка ачылды. Командага буйсынган кебек, табын, башын капкага таба борды. Капкадан, җиткән ике улы белән, Рәхимулла мөгаллим кереп килә иде. 
 
– Ассалому алейкум! Ба назар мерасад, ки шумо дар мизи идона чамъ шудаед? Салом ба ҳама?  – дип, ирләр белән кул бирешеп, арка кагып күрешеп чыктылар. Хатын-кызлар, кул белән юып алгандай, табын яныннан югалды. Малайлары, кияүләре белән кунаклар янында бер Гайшә торып калды.
 
– Әйдәгез, әйдә Рәхимулла мөгаллим, мактап йөрисез икән, – диде Гайшә, аптыраулы да, кызыксынулы да карашын яшерергә тырышып. Теле шулай диде, ә җанының кайсыдыр бер җире чеметеп-чеметеп алды. Ирләрнең кайсы торып, кайсы кырыйга шуышып кунакларга урын бирде. Кунаклар табынга утыруга, барысы да кул күтәреп дога калдылар.
 
– Мактыйбыз шул, мактарлык булганга сезнең капканы кактык та, – дип, Рәхимулла мөгаллим улларына карап куйды. Хушназар кунаклар алдыннан тотылган касәләрне кашыкларны алып, чиста савыт-сабалар куйды.
– Әйдәгез әле, сыйланып утырыгыз, кунаклар, – диде, Әминжон табындагы сыйны килүчеләргә бүлеп. Үзенең башында, нишләп йөриләр икән болар, дигән уй әйләнде.
 
Кызлар, киленнәр барысы да өйгә кереп киткәннәр иде. Гайшә дә, ирләр сөйләшкән җирдә торуны килештермичә:
– Әминжон, син кунакларны сыйла. Мин кызлар янына керим әле, – дип Гайшә, кулына тоткан тастымалын угалап, өенә таба атлады. 
– Безнең йомыш синдә иде бит, Гайшә. Китми тор, зинһар, – диде дә, Рәхимулла мөгаллим, утырган урыныннан торып, Гайшәгә каршы барды. Барысы да кызыксынып аларга карап тора башладылар. Рәхимулланың малайлары башларын түбән иде.
Гайшә, кадакланган кебек, ә дә, җә дә дия алмыйча, баскан урынында катып калды. Атлаган уңайга туктаган аягын акрын гына икенчесе янәшәсенә күчереп куйды. Тик, ирләр ягына борылмады. Гайшәнең бөтен тәне буйлап бер калтырау узды.
 
– Гайшә, уңайсыз булса да, безнең янга кил әле. Безнең йомыш бит синдә иде, – диде Рәхимулла мөгаллим, кыю гына. Гомер буе мөгаллим булып эшләгәч, күзгә карап сөйләшергә өйрәнеп беткән ул. Ә менә Гайшә бик сирәк карый. Ят ир-атка, гомумән, тасраеп карап торуны килештерми дә. Тәрбиясе андый түгел, тǝртип тǝ шулайрак.
 
Бөтен дулкынлануын җиңеп, үзен кулга алды да, күзен генә күтәреп беренче Әминжонга карады. Аларның карашлары кисеште. Гайшә башын күтәреп караган иде, табын артында утыручы бөтен ир-ат, могҗиза көткәндәй, аңа текәлгәннәр икән. Горур башын тагын да турырак тотып, ул Рәхимулла малайларына карады. Алар да, сынап, Гайшәне күзәтәләр иде. Таулардан искән талгын җил Гайшәнең ак күлмәк итәкләрен тарткалап куйды. Ул, ашыкмый гына, өстәл башында утырган Әминжон янына килеп басты. Әйтерсең лә, үзенә ышык эзләп әтисе янына килде.
Рәхимулла мөгаллим өстәлнең икенче башына, Гайшәгә каршы басты һǝм борылап, улларына карады. Шул вакыт, Рәхимулланың улы Фǝйзулла тамак кырып куйды да, утырган урыныннан күтәрелде.
 
– Гайшә апа, – дип башлады ул. – Без сезгә бик зур гозер белән килдек. Белгәнегезчә, без дә, менә монда утырган сезнең балаларыгыз кебек, елга якын әнисез яшибез. Әнине югалтуның ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлатып торуның кирәге юк. Өйнең җылысы, ашның тәме юк. Ярый безнең янда хатын, балалар бар. Олыгайган көнендә әтигә бигрәк авыр. Без сине әтигә сорап килгән идек, Гайшә апа. Зинһар кире борма безне. Бер-беребезгә терәк, ике зур гаилә бер булып яшәр идек. Рǝхимулла белǝн төп йортта яшǝүче Җǝлǝлетдин сүзгǝ кушылмады, тыңлап кына торды. 
 
“Юк!” дип кырт кисǝргǝ кыймады Гайшә. Балалар белән киңәш-табыш итәргә, уйларга вакыт бир син миңа, диде. Ил өстендәге дәрәҗәле кешенең сүзен аяк астына салырга уңайсызланды. Көтелмәгән кунаклар ничек капыл гына килеп кергән булсалар, шулай дәррәү китеп та бардылар. Ирләрнең олыраклары кунакларны озатып, өстәл артына килеп утыруга, өйдән хатын-кызлар да чыга башладылар. Гайшә исә, кадаклап куйган кебек, тауларга карап, керфеген дә селкетми басып тора иде. Бөтен таҗик илендә хатыннары үлгән тол ирләргә хатын, ятимнәргә ана булырга шул бер татар хатыныннан башка кеше юк микәнни соң, бер Аллам?! Кайларда калды соң Миневәлие белән җиләк, чикләвек җыйган, печән чапкан Кичүчатының исле үләнле тау битләре, Ходаем... И-и-и, әрни дә соң шушы йөрәк. Утка пешкән кебек әрни. Кайда гына икән соң үз Коръәнем... Шуны бер күкрәккә кысып җылыларын тойсам, җаным урынына утырыр, йөрәк әрнүләре басылыр иде...
 
– Менә, барысы да үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды, шулай бит әни, – дип Шахноза Гайшәне килеп кочаклады да башын әнисенең иңенә салды.
– Кайсы берәүләрнең борынына чиртәсең син, Гайшǝ әни. Вот, молодец! – диде Дилором, мут елмаеп. Шул икесеннән гайре, башка сүз кузгатучы кеше булмады. Гайшә исә, Шахнозаны тагын да үзенәрәк кысып тоткан килеш, күзләрен һаман да шул таулардан ала алмыйча тыныч кына җыр башлады.
 
Иртә торып тышка чыксам,
Ай суга төшкән кебек.
Әй әрни лә йөрәкләрем
Утларга пешкән кебек...
 
Ничә ел бергә гомер итеп, балалары алдында, Гайшәнең җырлагыны юк иде. Җырлаганда да, үзе өчен генә, кеше ишетә күрмәсен дип кенә җырлый иде. 
Җыр тынды. Ишек алларын, бакчаларны, бөтен кышлакны куе, сагышлы тынлык тутырды. Саксызрак кагылсаң, әйтерсең дә чайпалып түгелер кебек иде бу мөлдерәмә тынлык. 
Гайшә үзен тиз кулга алды. 
 
– Сез нәрсә дисез инде, балалар? Әминжон, Баһодор, Рөстǝмжон, Хушназар, ник бер сүз дә дәшмисез. Безнең Гайшә әни шулай бөтен ирнең күзе төшә торган азгын хатын икән, дип утырасызмы? – диде Гайшә, һаман да шулай Шахнозаны кочаклап басып торган килеш.
– Гайшә әни, бүтән андый сүз әйтәсе булма үзең турында. Тәмсезләмә авызыңны, – диде Әминжон, гомердә булмаганча бик кырыс итеп.
– Син бик акыллы хатын, Гайшә әни. Үзең ничек карар кылсаң, шул булыр. Каршы килеп сүз әйтүче булмас. Үзеңә ничек яхшы, шулай эшлә.
Баһодор, үзенә яклау эзләп туганнарына карады.
 
– Кал әни, кал. Китмә. Син монда булсаң безгә дә аның кадәр авыр булмас. Рәхимулла мөгаллим начар кеше түгел. Әтинең рухы рәнҗемәс. Шулай бит абыйлар. Ә китсәң... бер күрергә тилмереп яшәргә калабыз. 
Шахноза әнисенең биленнән ике куллап кочаклап тотты. Киленнәр, кызлар шаулашып Гайшәне сырып алдылар. Һәммәсе дә әниләрен ризалашырга өндиләр иде. Чөнки бу, Гайшә әниләрен монда калдыруның бердән-бер юлы икәнен беләләр. 
Гайшә бөтен барлыгын, хисләрен бер учка йодрыклады да, моңсу елмаеп:
– Ярар, баш ярылып, күз чыкмаган бит әле. Аллага шөкер, барыбыз да исән сау. Ходай җан биргәнгә җүн бирә. Көн туды исә бер яңалык. Барысы да бер Аллаһ кулында. Ни язган булса шул булыр. Әйдәгез әле, утырыйк. Кая, килен булсагыз, килен булыгыз, яңартып җибәрегез барысын да, – дип киленнәренә карады.
 
Хатын-кызлар өстәл, казан тирәсендә кайнашкан арада, Гайшә малайлар янына килеп утырды.
– Хатын-кыз хатын-кыз инде. Сез ирләр ни диярсез? Бу яшьтә иргә бару оят. Ә шундый дәрәҗәле кешенең сүзен аяк астына салсаң, авылдашлар алдында абруе югалыр дип куркам. Санламау кебек. “Күршеләргә ярыйм дия дия, иремә охшаган бала да таба алмадым” дигән ди, бер хатын. 
 
Киленнәр пылауларын күтәреп килә башлауга, Гайшә сүзне икенчегә борып җибәрде. Рәхимулланың килүен берәү дә кузгатмады. Җыелуның сǝбǝбен дǝ кабат телгә алучы булмады. Артык озакка сузылмыйча ашап-эчкәннән соң, китәселәре рәхмәт әйтеп таралыша башладылар. Вакыт соң иде инде. Шәһәрдән кайтучылары төп йортта калды. 
 
Өй тынгач, юынып-чистарынып, Гайшә Талибжон белән икесенә уртак булган йокы бүлмәсенә керде. Намазлыкка төргән Коръәнен алып алдына салды да, ипләп кенә сүтеп җибәрде. Аннан соң, бисмилласын әйтеп, кулына алды. Җанына ниндидер бер талгынлык, тынычлык урнашкан кебек булды. Тик, намазлык та, китап та башка иде шул. Гайшәнең бөтен җан-бәгыре кереп урнашкан, газизе – Нәсимәсе “бүләк” дип йөртә торган Коръән, әнисенең кул җылысын саклаган намазлык түгел. Нихәл итәсең инде, Ходай кушып табылмасмы әле. Могҗиза бар бит ул дөньяда. Шулай уйлап, Гайшә Коръәнне күкрәгенә кысты.
 
– Үзең ярдәмеңнән ташлама, бер Ходаем, – дип пышылдады Гайшә. Ул бөтен барлыгын, бөтен булмышын онытып, хәтта үзенең тәнен тоймас дәрәҗәгә җитеп, могҗиза булуын теләде. Шулай, оеп, күпме утыргандыр, янына Шахноза кергәнен дә сизми калды. Ул, Гайшә янына тезләнеп утырда да, башын әнисенең иңнәренә салды. Гайшә бермәлгә күзләрен ачарга куркып торды. Әйтерсең лә Нәсимәсе килеп сыенды. Шул кадәр дә рәхәт булып китте Гайшәгә. Уяу килеш төш күрә диярсең. Күзләрен ачса, җил тузгыткан тузганак мамыгыдай барысы да очып юкка чыгар кебек тоелды.
– Әни, арыгансын инде, ят. Ял ит, – дип Шахноза, әнисенең чал кунган, инде юкарып бара торган сыңар чәч толымын кулына алды.
– И-и-и, балакаем, – диде Гайшә, күзләрен ачарга куркып. Әллә Шахнозага әйтте, әллә, күңеленнән бер генә минутка да китеп тормаган, Нәсимәсенә эндәште.
Якшәмбе гадәттәгечә үтте. Төшкә кадәр җыясын җыеп, юасын юып вак-төяк эшләр караштырдылар да, китәргә җыендылар. Кичәге сөйләшү турында ләм-мим. Әйтерсең берни дә булмаган. 
 
Гадәттәгечә, Гǝүһǝр төяп күчтәнәчен бирде, Гайшǝ изге теләкләрен теләп, машинага озатырга чыктылар. Инде машина кузгалып китәм дигәндә, Шахноза ашыгып машинадан чыкты да, Гайшәне кочаклап алды. Иңнәреннән тотып ике битеннән үпте һәм колагына:
– Риза бул, әни, яме. Кал, китмә, – дип пышылдады. Сөрмә тарткан кара күзләреннән эз ясап яшьләре тәгәрәде. 
 
Тапкан ана түгел – баккан ана, дип юкка әйтми халык. Үз анасы булмаса да, Шахноза кечкенәдән, Гайшә кебек, аклыдан киенергә яратты. Аның шулай киенүе әтисенә дә ошый иде. Тик, кечкенә чагында күрше кызлары гына, “Ник андый күлмәк киясен, син татар түгел” дип кыерсыттылар. Бүген дә ул өстенә озын җиңелчә аксыл күлмәк кигән, башына, килешле итеп, таң шǝүлǝседǝй алсу яулык япкан иде.
– Ярар, елама. Буявың агып битеңне пычрата. Алдан хәсрәтләнеп куйма әле, – дип, кытыршы бармак очлары белән Шахнозаның битен сөртеп алды. – Алдыгызны-артыгызны карап йөрегез. Исәнлектә күрешергә язсын.
 
Хушназар, Гǝүһǝр, балалар, Әминжон белǝн Баһодорның гаилǝлǝре саубуллашып өйлǝренǝ кереп китте. Машина күздән югалгач та Гайшә озак кына басып торды. Капкага борылган гына иде, “Гайшә” дигән тавыш ишетеп туктап калды. 
– Гайшә, нихәлләрең бар? Тормышларың иминме? – дип Рәхимулла әллә кайдан ук дәште.  
– Аллага шөкер, Рәхимулла мөгаллим. Үзегез ничек? – диде Гайшә, аңа таба борылып.
– Ничек булсын инде безнеке, көтәбез, – дип эчкерсез елмайды ул. – Кайчан килик, Гайшә? Безне кайчан сөендерәсең?
 
Гайшәнең Рәхимулла мөгаллимгә баруы кышлактагыларны гаҗәпкә калдырды. Бигрәк тә ялгыз хатыннарның эчләре пошты. Гайшә Талибжон белән яшәгән йортны да ташламады. Кием-салымын алды да, намазлыкка төргән Коръәнен генә алды. Талибжоннан куркып кына Коръǝн сатып алган чаклар узган. Туйлар узган, туннар тузган дигәндәй, Гайшә дә монда күптән үз кешегә әйләнгән. Дөньялар да үзгәргән. Инде хәзер Гайшә, кача-поса гына түгел, берәүдән дә шикләнмичә биш вакыт намазын калдырмый укый. Һәр җомгада, намаздан соң, Коръәнен күкрәгенә кысып, бер Ходайдан могъҗиза булуын тели. Ул, хәтта, нигәдер табыласына шикләнми дә. Коръән тикле Коръән ничек югалсын ди. Нинди генǝ патшалар килеп китмǝде дǝ, нинди генǝ власть алышынмады. Күпме китапларны көл итеп күккǝ очырмадылар. Ә менǝ Коръǝн яши, ул югалырга тиеш түгел. Шул ышаныч яшәргә көч бирә иде Гайшәгә. Бүләк – Коръәнне табып, шуның җылысын тоеп яшәргә гомер бир Ходаем, дип һәр намаз арты теләк тели. Язмышның биргән сынавына бәрабәр бәхет киләсенә өмет өзми Гайшә. 
 
Ул бик кыюсыз гына килеп керде Рәхимулла мөгаллим йортына. Ни дисǝң дǝ, монда ǝле малай белǝн килен, өч онык бар. Аннан, кышлакта гына түгел, бөтен районда бик дәрәҗәле кеше Рәхимулла. Әлбәттә, Талибжон да алай төшеп калганнардан түгел иде. Тик, ул гади эш кешесе, җир кешесе, хезмәт кешесе иде. Ә Рәхимулла гел башка. Һәрвакыт затлы костюм, аңа килешле галстук. Бик зыялы кеше. Югыйсә ата-анасы гади крестьян булганнар. Табигатьтән, нәселдән килә күрәсең. Гайшәгә мөнәсәбәте дә искиткеч. Мондый игътибарга, мөнәсәбәткә күнекмәгән Гайшә башта гел аптырап калды. Үзен чит оядагы кош баласы кебек хис итте. Кая барсалар да бергә, бүген кавышкан парлар кебек. Гайшә ояла иде болай йөрергә. 
 
Әминжоннардан кайтып киләләр иде. Җай гына сөйләшеп атлыйлар. Рәхимулла кул астында эшләгән, инде ялдагы, өч укытучы боларны күрүгә кызып-кызып сөйләшә башладылар. Исәнләшеп, аларны узып кына китәбез дигәндә, гомер буе ялгыз яшәп картайган Пахта барлы-юклы күкрәкләрен алгарак чыгарып:
– Бәби алып кайтмыйсызмы соң әле, Гайшә? – диде чәрелдек тавыш белән.
 
– Рәхимулла мөгаллим синең кебек хезмәт укытучысы булмаган бит, математик кына, Пахта. Менә һаман бәби колагының бөтерчекләрен ясый алмый интегә. Шул эшне бетергәч тә сиңа беренче булып әйтермен, – диде дә, юри, Рәхимуллага сыеныбрак китеп бардылар.
Пахта кара янып, телсез калды. Ни әйтергә белмичә басып торганда, ахирәтләре, бот чабып, Пахтадан кычкырып көлделәр. Кыланмышларына карап, бер генә дә аларны укытучылар дип булмый иде. Мамык җыючы хатыннар күпкә тыйнак, күпкә мәгънәлерәк икән, дип уйлады Гайшә. Рәхимулла бу хатыннар белән ничек эшләде икән? Гайшә тагын бер тапкыр артына борылып карады.
Бергә тора башлаганнарына берәр ай вакыт узгандыр. Гайшә һаман эштә булды. Рәхимулла вак-төяк эшләр белән йорт тирәсендә, бакчада кайнашты. Бакчаны бик ярата ул. 
 
Эштән соң ашарга көйләде дә, Гайшә, тиз генә Хушназарларга барып килим әле дип, бакчада кайнашучы Рәхимуллага дәште. Тегесе күгәрчен кебек гөлдерәп “Ярар” дип калды. Әллә ни озак юанмады да инде Гайшә. Килене белән чәй генә эчте. Кайтса, Рәхимулла ничектер үзгәреп киткән кебек, борын астына гына ниндидер бер көй көйләп йөри. Гайшә башта әллә ни игътибар бирмәде. Лǝйлǝ ашарга хәстәрләде. Аннан:
– Син, керәсеңме? Ашарга әзер. Тәмле чакта ашыйк, – дип бакча якта йөргән Рәхимуллага эндәште.
 
Юынып дастархан янына килеп утыруга, Гайшәнең борынына ниндидер ачкылтым-баллы ят ис килеп бәрелде. Рәхимулланың исә, күзләре ялтырый, авызы ерылган иде. “Бу бит исерек” дигән уй, яшен тизлеге белән, миен яндырып узса да, Гайшә авыз ачып сүз әйтмәде. Миңа гына шулай тоелгандыр, дип үзен тынычландырырга ашыкты. Балалар да, Рәхимулла үзе да берни әйтмәде. Ашады да, рәхмәт әйтеп, тагын чыгап китте. Эшләрне тәмамлап йокларга җыенганда, Рәхимулла аягында көч-хәл белән генә басып тора иде. Гайшә үзенә урынны аерым җәйде.
Иртән чәйлǝр эчеп, икǝү генǝ калгач Гайшә, түзмәде: 
 
– Син, кичә нинди бәйрәм булды ул? – диде.
– Юк инде, болай гына. Алай дисәң, миңа синең белән яшәү, үзе бәйрәм, – дип, авызындагы алтын тешләрен балкытып, Гайшәгә карады.
– Тик, миңа мондый бәйрәм ошамый, Рәхимулла. Мин мондыйга күнекмәгән, – диде Гайшә, табын яныннан китми утырган Рәхимуллага, аңларлык итеп. Аңламый калмас, укыган кеше бит. Рәхимулла, рәхмәт әйтте дә, чыгып китте. 
Кичтән бернинди дә үзгәреш сизмәде Гайшә. Барысы да гадәттәгечә иде. Моңа кадәр нинди Рәхимулла булса, шундый иде ул көнне дә. Аллага шөкер, азрак ялгышып кына алгандыр инде, дип уйлады Гайшә. Намаздан соң да, озаклап тәсбих тартты, дөньясын онытып, Ходайдан ялынып тормышына бәрәкәт, балаларына бәхет сорады. Соңыннан Коръәнен күкрәгенә кысты да, күзләрен чытырдатып йомды. Кылган изгелекләрем хакына, кайтар бүләк-Коръәнемне, бер Ходаем, дип ялварды ул. Моңа кадәр ярдәмеңнән ташламадың, моннан соң да ташламасыңа ышанам.
Гайшә, өсләрен алыштырып утларны сүндерде дә, ире янына килеп ятты.
– Син, иртәгә базарга барып килербез әле. Вак-төякләр кирәк иде, – диде ул. 
– Яхшы, барырбыз, – дип Рәхимулла, яшьләрчә җитезлек белән, Гайшәгәрәк елышты. 
 
Базардан күпләп кирәк нәрсәләрне алдылар. Гайшәнең ул яктан бәхете булды. Талибжон да, Рǝхимулла да иркен куллы, юмарт булдылар. Кайбер ир-ат кебек, алган ыштанынңы да тикшереп, акча санамыйлар. Икесенең дә кәефләре шәп иде. Бөтен эшне дә бергәләп эшләделәр. Яннарында Җǝлǝлетдин булса да, Гайшǝ үзе дǝ чыга. Аяк бөклǝп, көрпǝчлǝр өстендǝ, йөзем күлǝгǝсендǝ утырып тора белми. Ир-атны санлый, хөрмәтли белә Гайшә. Ир нәрсә генә эшләмәсен, икенче башына тизрәк үзе барып тотына. Әнисе үлгәннән соң, әтиләренә авыр булмасын дип, бөтен эшне икесе эшләп, шулай күнекте. Аннан инде, Миневәлине кызганып, бер ялгызы дип, эшләде. Ирләрне никтер кызгана шул ул. Әллә хөрмәт итүе шулай микән?
 
Кичке ашка утырганда, Рәхимулла, бүген тагын, җырлап тора торганга әйләнгән иде. Авыз колакта, колак еракта. Үзеннән ачкылтым баллы җимеш исләре килә. Балалар өйдǝ юк иде.
– Рәхимулла, – диде Гайшә дә, җыр көйләгән кебек сузып кына. – Сиңа соң, көне буе йөреп, кызу сугамы, ашаган йөземнәрең әчиме корсагыңда? Кичкә әчегән йөзем суы кебек чыпырдый башлыйсың. Көең дә шул, исең дә.
 
Гайшә шулай дип көлеп иренең аркасыннан кагып куйды. Ир сүз дәшмәде. Чөнки, көне буе кызу кояш астында әлсерәгән яфрак төсле, пәжеп утыра иде. Үз гомерендә беренче тапкыр, алтмышны узып барганда, Гайшә исерек ирен үзенең какча иңнәренә күтәреп диярлек, урынга алып барып яткырды.
 
Иртән берни булмаган кебек торып китсә дә, Ходай бирмеш һәр кичне Рәхимулла, киптерергә эләрлек булып исергән була иде. Бу хакта Җǝлǝлетдин я булмаса Әминжон белән сөйләшеп карарга уйлаган иде, оялды, көлкегә калырмын дип уйлады. Чөнки, кышлакта берәү дә Рәхимулла мөгаллимне эчә дип белми. Баштарак Гайшə Рəхимулланың малайларына күңеленнəн рəнҗеп йөрсə дə, тора-бара үпкəсе таралды. Рəхимулла белəн яшəвен дə Ходай тарафыннан бирелгəн бер сынау итеп кабул итте. Алай гына да түгел, күңеленнəн генə əлеге сынау өчен “түлəү” көтеп яши башлады. Кара болытлар артыннан, кайчан да булса бер, яктырып кояш чыгарга киеш бит инде. Ул “кояш”, һичшиксез, чит-читлəренə үзенең нəсел җебен теркəгəн изге Коръəн иде. Утыз көн уразаның да бер бǝйрǝме була. Акыл ялгышса да, күңел ялгышмый. Чөнки акылның фикер белəн бəйлəнешенǝ, ə фикернең кайчак ялгыш булуына күптəн инанды инде Гайшə. Ə менə күңел ялгышмый, “тегелəй-болай” фикер йөртеп тормый. Ул хикмəт белəн сугарылган.
 
Юк, болай яшəп булмый. Күрəлəтə ирне чиргə əйлəндерү бит бу, дип үз-үзе белəн киңəште дə, бер кичне яткач Рəхимуллага:
– Син, теге бəлəкəй малайның колак бөтерчеклəрен ясап бетерə алмадың инде, булдырып булмады бугай. Əллə мин əйтəм, җəйге аш өен яңартабызмы? – диде, тəрəзəдəн төшкəн өрек агачының шəүлəсенə карап.
– Нинди малай хакында сөйлисең син? – дип, Рəхимулла, яткан җиреннəн торып утырды.
 
– Юк инде, юк, шаярттым гына. Бернинди дə малай юк, ят, – диде ул иренең майкасыннан тартып. – Әллə аш өен яңартабызмы дим, əзрəк зурайтып. Үзеңнең кулыннан килə, кешегə ялынасы юк. Кырыеңда улың, яныңа мин. Өчəү бергə эшлəрбез.
– Таш өю хатын-кыз эше ди. Ике гаилəгə бер дистə ир-ат булсын да, син таш ташып йөрерсен, – дип урынга ятты. 
Алдагы көнне Рəхимулланың эше күп булды. Иртəннəн үк, бик канатланып, аш өен кайсы яккарак, никадəргə зурайтырга дип, Гайшə белəн киңəшеп мəш килде. Җǝлǝлетдин эштǝ. Гайшəнең өйгə кереп китүе генə була, чык əле дип артыннан ук дəшə. 
– Ай Аллам, куркасыңмы соң син миннəн башка? – диде Гайшə. – Кереп кенə китəм, чакырасың.
– Нəрсəдер, синнəн башка, булмый шул, – дигəн булды Рəхимулла.  – Артык зур булмыймы?
 
– Юк, юк, əйбəт була. Зуррак ясасак, агачларга кысанга китə. Шушылай булса, бик əйбəт. Булдымы? Керимме инде? – дип ул, сагышлы наз белǝн, иренə карады. Рəхимулла билгелəнгəн урынга казыклар кагып, агачлар арасына кереп бара иде. Гайшə карашын Рəхимулладан алып, мəк кызыллыгы йөгергəн тауларга юнəлтте. 
 
Инде бит илемə кайтырмын дигəн идем. Ә мин, шушы таулар илендə, кемнеңдер ире белəн торып ятам имеш... Тəкъдир дигəннəре шушы була торгандыр күрəсең. Таң яктысы да, шəфəкъ кызыллыгы да тауларны иркəли монда. Инде бу, үтə күренмəле өрфиядəй мəк чəчəкле, саф, самими лалəле, мамыклы, кояшлы таулар иле дə якын булып бетте. Алар гына түгел, сырган чапаннарын яулык белəн буып куйган, кызу кояш астында янып, каралып беткəн көрəк сакаллы картлары да, чəчəкле-чуклы күлмəк-ыштан кигəн хатыннары, корткалары да якын икəн. Шулай булмый, Гайшə дə алар белəн бергə, картаеп бара бит инде. Əллə алар Гайшə белəн бергə картаямы? Якындыр алар, якындыр Гайшəгə. Тик үз түгеллəр. Үз бит ул үзем, үз им, үзəк сүзенǝ охшаган. Үзǝклǝрем өзелǝ дип юкка гына җырлыйлардыр дисеңме?.. Аның үзенекелəр үзəктə – җанда. Ə якыннар ул əнə, кырыйда, аның янында. Шулай, кемǝрдер – җанда, ǝ кемнǝрдер – янда, дип уйлап куйды Гайшǝ.
– Син һаман монда торасынмыни? – диде, аш өенең икенче ягыннан килеп чыккан Рəхимулла.
 
– Ə? – дип, дерт итеп китте Гайшə. – Керəм, керəм, менə кереп барам. Гайшə үзенең шулай уйлавына үзе дə гаҗəплəнеп өенə кереп китте.
Аш өен тиз тоттылар. Ике гаилə бер булып, искесен сүтеп, яңаны күтəреп куйдылар. Гайшə җайлап кына, төзелеш белəн оста дережер кебек, җитəкчелек итте. 
 
Аш өенең эчен гөл иттелǝр Лǝйлǝ белǝн Гайшǝ. Рǝхимулла гына элекке гадǝтен ташламады. Гайшǝ ǝйтеп-ǝйтеп карады да туктады. Балаларга ǝйтергǝ дигǝн уеннан да кире кайтты. Гайшǝ күргǝнне алар да күрǝдер. “Кешенең начар ягын икенче берǝүгǝ сөйли күрмǝ. Аны начар димǝслǝр, син ямьсез булып калырсың”, дигǝн иде аңа кайнанасы бер тапкыр. Әллǝ кайчан инде, Кичүчатта чакта ук. Нишлǝптер шул сүзе искǝ төште. Кич утырырга кергǝн чагында күрше Минсǝрвǝр карчык та, кеше икенче берǝүнең начар ягын күреп аны яшерсǝ, кыямǝт көнне Аллаһы Тǝгалǝ шуның начар ягын яшерер, дия торган иде. Шуларны исенǝ төшерде дǝ, минем борчуым кемгǝ кирǝк дип, дǝшмǝскǝ булды. Ә йөрǝге баребер ǝрнеде, эчтǝн генǝ сызып янды. Аллаһтан, Рǝхимуллага шул нǝрсǝне ризык итмәвен сорады.
 
Инде Рǝхимулла да, тǝртǝ арасына кереп, “олыгайдым” дип салудан туктады. Гайшǝ тынычлап бакча, җилǝк-җимеш, балалар, оныклар белǝн ǝвǝрǝ килеп, ике гаилǝ арасында, Рǝхимулла өчен борчылмый гына яши башлаган иде. Җǝлǝлетдин дǝ  башкаларны намазга, дингǝ тыныч күңел белǝн чакыра. Әтисенең шулай тǝртипкǝ утыруына сөенеп:
 
– Гайшǝ ǝни, тырышлыгыбыз буша китмǝде бит. Без сǝбǝбен кылдык, Аллаһ ярдǝм итте, – диде Җǝлǝлетдин, балаларча куанып. – Әле ярый син бар, мин генǝ сǝбǝпче була алмас идем.
– Алай димǝ, балам. Аллаһтан вакыт җиткǝндер. Азга булмасын, – дип Гайшǝ битен сыпырып куйды. 
 
Каян шундый булгандыр, Рǝхимулла мөгаллимнең төпчеге Җǝлǝлетдин бик тǝ тǝква, Аллаһ кушканнан бер генǝ дǝ читкǝ чыкмый торган бала. Бала дип, үзенең ике баласына ата инде хǝзер. Кечкенǝдǝн бабасы янында күбрǝк йөргǝнгǝме, башка туганнарыннан аерылыбрак тора. Теге вакытларда, намазны качып-посып укыганда да, бабасы чит-ят кеше килгǝнен карап торырга Җǝлǝлетдинне түгел, аннан олырак Фǝйзулланы чыгара иде. Ә Җǝлǝлетдин, тизрǝк бабасына оеп, намазга баса. Шулай кечкенǝдǝн, намазын, уразасын калдырмады ул. 
 
Башкалар, кечкенǝдǝн үк, тǝпǝн кебек төптǝн юан, нык бǝдǝнле булдылар. Җǝлǝлетдин исǝ аларга һич кенǝ дǝ охшамаган. Чандыр, какча гǝүдǝ. Кап-кара чǝч, йөзенǝ килешеп торган кап-кара сакал-мыек. Кесǝсендǝ һǝрвакыт кечкенǝ генǝ тарак булыр. Чǝчен дǝ, сакал-мыегын да тарап тǝрбиялǝп тора. Әлбǝттǝ, Җǝлǝлетдин моны кешегǝ күрсǝтмǝскǝ тырыша. Шулай да, Гайшǝнең күргǝлǝгǝне булды. Өстенǝ кигǝне бик ыспай, бик тǝ пөхтǝ. Бер ком бөртеге дǝ күрмǝссең. Бик гыйлемле. Ул яктан мǝрхүмǝ ǝнисенǝ охшаган Җǝлǝлетдин. Вакыт-вакыт кызып китсǝ дǝ, үзен тиз кулга ала. Хатын-кызларга, өлкǝннǝргǝ бик тǝ игътибарлы, кечелекле. Урамда узган хатын-кызга да күтǝрелеп карый торган түгел. 
Бǝхетеңне кǝҗǝ сөзсǝ, гел тырпаеп тора икǝн ул. Рǝхимулла тик торганнан күзгǝ күренеп ябыга башлады. Сирǝк кенǝ ютǝллǝп тǝ куйган кебек була. Районнан табиблǝр килеп киткǝч, Солтоной урынына калган фельдшер кыз Бахор:
 
– Рǝхимулла ǝкǝ, син районга барып үпкǝңне тикшертеп кайт ǝле, мин юллама язып бирермен. Флюрография кǝгазең, сул күкрǝк тирǝсендǝ, ничектер тап күрсǝткǝн кебек, – диде.
 
“Ярар” дип калса да, Рǝхимулла мөгаллим табиблǝргǝ барырга ашыкмады, һаман тарта-суза йөри бирде. Гайшǝ дǝ, өйдǝгелǝр дǝ артык үзгǝреш сизмǝделǝр. Тормыш гадǝттǝгечǝ, үз агымы белǝн дǝвам итте. Рǝхимулла инде күптǝн җырлап-көйлǝп йөрми, ачыган йөзем ислǝре дǝ күптǝннǝн сизелми. Соңгы вакытта бик укуга бирелде. Инде онытыла башлаган мǝктǝп гадǝте яңадан ǝйлǝнеп кайтты Рǝхимуллага. Китапларының кайбер урыннарына кызыл кара белǝн билгелǝр куя-куя укый. Вакыты булганда, яшьлектǝ ата-бабасыннан алган дин гыйлемен улыннан дөреслǝтǝ. Җǝлǝлетдин кинǝнеп, рǝхǝтлǝнеп аңлата ǝтисенǝ. Ашыкмый, холыксызланмый. Бер ǝйберне кат-кат сабыр гына “чǝйнǝп каптыра”. 
– Йǝ Аллаһ, ахырызаман галǝмǝте инде бу, – диде беркөнне Рǝхимулла, улын тыңлап бетергǝннǝн соң. Җǝлǝлетдин, ǝтисеннǝн рөхсǝт сорап, үз бүлмǝсенǝ чыгарга борылган иде, барган җирендǝ туктап калды. Оныклары белǝн ǝвǝрǝ килгǝн Гайшǝ дǝ ишетте Рǝхимулланың бу сүзен.
– Ни булды? – диде ул кечкенǝ Мөхǝммǝтне кулына алып.
 
Җǝлǝлетдин дǝ борылып ǝтисе янына килде.
– Әллǝ хǝтереңне калдырдыммы, ǝти? – дип Рǝхимулланың аяк очына килеп утырды.
– Юк инде, сез нǝрсǝ. Ахырызаманга каршы яшьлǝр картларны өйрǝтер, дилǝр иде. Шул искǝ төште, – диде ул елмаеп. Үзе елмайды, ǝ күзлǝренǝ мөлдерǝп яшьлǝр тулды.
 
– Яшь булса бит, аның каравы, безнең Җǝлǝлетдиннең гыйлеме аксакалларныкы. Юкка гына, укыган ул – атадан олы, димǝгǝннǝр борынгылар, – диде Гайшǝ. – Чит кеше каршында утырмыйсың бит, үз балаң. Горурланып утырыга кирǝк.
– Әстǝгъфируллаһ. Юк, юк, Гайшǝ ǝни, дөрес түгел. Бала атадан олы була алмый. Миңа бит бу гыйлемне Аллаһ биргǝн. Ә мин белǝ торып атамның ялгышын төзǝтмǝсǝм, кыямǝт көнне Аллаһ каршында ни дип җавап бирермен, – диде. 
– Алай икǝ-ә-ә-н, – диде Гайшǝ, сузып кына. – Үзең белǝсең инде балам. Мин ул яктан “ана надан” гына түгел, “ата надан”.
 
Җǝлǝлетдин ǝтисенǝ тагын бер күз салды да, чыгып китте. Мǝхǝммǝт тǝ аңа иярде. Гайшǝ Җǝлǝлетдиннең җаны-тǝне белǝн ышану-инануына, инди генǝ хǝлдǝ булмасын атасына, үзенǝ хөрмǝт белǝн күрсәтүенә, иман ныклыгына сокланып карады. Яшь кенǝ булса да, үзǝгеңǝ, җан-бǝгыреңǝ үткǝреп ǝйтǝ белǝ иде Җǝлǝлетдин. Хак дин мǝсьǝлǝсендǝ икелǝнми, уңга-сулга карамый, кыйбланы бутамый.
– Ничек, буламы? – диде Гайшǝ, Рǝхимулла янына, кечкенǝ мендǝргǝ, утырып. Аяк бөклǝп утырырга йомшак булсын дип, туган якларындагы кебек, вак-төяк чүпрǝклǝрдǝн, кечкенǝ корама мендǝрлǝр – көрпǝчлǝр ясады. Монда бөтен йортта шул. Мǝрхүмǝ ǝнисе шулай ясый торган иде. Хǝер, Кичүчатта корама юрган, кечкенǝ мендǝр ясамаган хатын-кыз булдымы икǝн? Юктыр. Хǝзер дǝ ясыйлардыр ǝле.
 
– Тырышабыз инде, күрǝсең бит, – дип, елмаеп, ак сакалын сыпырып куйды. – Уку дǝресе тǝмам, басуга барып килик ǝле без Җǝлǝлетдин белǝн. Хезмǝт дǝресенǝ. 
Җиңел генǝ торды да, китапларын Гайшǝгǝ бирде. 
– Инде бу вакытта йөрмǝгез. Иртǝгǝ барырсыз ǝле,  – дип Гайшǝ китапларны түрдǝге шүрлеккǝ куйды. Рǝхимулла чыгып китте. 
 
Монда китаплар бик күп. Коръǝннǝр дǝ ǝллǝ ничǝ. Аның Коръǝне дǝ шунда тора. Килене Торсоной белǝн юнǝткǝне. Нǝсимǝсе бүлǝк дип йөрткǝне генǝ юк. Ул да шушында торса, Гайшǝнең дөньясы гел түгǝрǝк булыр иде. Юк бит, юк. Инде тынычлангандай булган иде Гайшǝ. Рǝхимулла чын-чынлап Коръǝнгǝ тотынгач, шул бүлǝкне югалту ачысы тагын йөрǝген талый башлады. Бөтен нǝрсǝ югалып беткǝндǝ дǝ, ул югалырга тиеш түгел. Инде тормышы көйлǝнеп җитте кебек. Шуңа да намазга баскан, ǝрвахларга атап дога кылган саен, бер Аллаһтан шул бүлǝкне сорый Гайшǝ. Сорый гына түгел, ышанып сорый. Ялынып, ялварып сорый. Җǝлǝлетдин бит Аллаһ үзеннǝн сораганны ярата, ди. Никтер, Җǝлǝлетдин белǝн сөйлǝшкǝн саен ышанычы арта Гайшǝнең. Тик, еллар буе йөрткǝн серен берǝүгǝ дә ǝйтергǝ батырчылык итми. Гомер буена бикле торган сандыкны ник ачарга?!
 
Алар чыгып китǝргǝ өлгермǝде, бусагада Бахор күренде. 
– Ай-вай-вай.... Тыңламый да бу Рǝхимулла ǝкǝ. Ай тыңламый да. Син ǝйт инде, Гайшǝ апа. Я булмаса Җǝлǝлетдин ǝйтсен. Көн туды исǝ, районнан шалтыратып мине орышалар. Алып барыгыз инде шуны больницага, – диде ул керǝ-керешкǝ шалтырап. Әйтерсең, шалтыр-шолтыр килеп, идǝнгǝ кипкǝн өрек таралды.
– И-и-и, кем дисǝм, үзебезнекелǝр икǝн. Әйдǝ уз, уз Бахор. Тамагың кипкǝндер, чǝй эчеп җибǝрик ǝле. 
Гайшǝ тизрǝк чǝйнеккǝ барып тотынды.
– Сезне бит ачуланып та булмый, – дип елмаеп куйды фельдшер кыз. 
– Ә син ачуланма, кызым. Әйдǝ, сал өстеңне. Лǝйлǝ, балам, табынны көйлǝп җибǝр ǝле. Әнǝ Бахор хǝл белергǝ кергǝн. Уз ǝйдǝ, уз. Син кызым тǝмле телеңне, якты йөзеңне кызганма кешедǝн. Әнǝ безнең Лǝйлǝ, берүк күз генǝ тимǝсен. Аллаһ бǝндǝсе инде. Тудырып үстергǝн кода-кодагыйга рǝхмǝт.
Гайшǝ сөйлǝгǝн арада Лǝйлǝ дастархан тутырып табын корып та куйган иде. 
– Безнең Гайшǝ ǝни сөйли белǝ инде. Әйдǝ, Бахор, җитеш. Гайшǝ ǝнидǝ аңарда ǝллǝ кем акыллары бар. Кычкырмый да, еламый да, ǝ аныңча була. 
Лǝйлǝ Гайшǝнең иңнǝреннǝн сөеп алды.
– Әллǝ кем акылы дисең. Әллǝ кемнеке түгел инде, татар акылы миндǝ, балам, татар акылы. Шулай дигǝндǝ тын алышы өзелеп-өзелеп китте Гайшǝнең. – Ә елый алсам, балам, җаннарым тынычланганчы бер елар идем дǝ бит, булмый шул, булмый.
Гайшǝ утырган урыныннан торды.
– Ай Аллам, туры гына барган җирдǝн салулап киттем бит ǝле, булмаганны. Кая, балам, Лǝйлǝ чǝй өстǝ Бахорга. Алайса сүз белǝн сыйлый башлаганбыз бит.
– Рǝхмǝт Гайшǝ апа. Болай да озак тоткарландым. Эштǝ югалтканнардыр. Сезнең йортка килеп керсǝң, үзе бер рǝхǝт. Элек тǝ шулай мул куллы иде бу нигез, сез килгǝч тагын да нурланып китте. Шулай бит Лǝйлǝ?
Лǝйлǝ, бер сүз дǝ ǝйтмичǝ, елмаеп кына куйды.
– Рǝхимулла ǝкǝңне табибларга күрсǝтергǝ дисең инде алайса. Ярый, Бахор, син борчылма. Мин үзем җайлармын. Иртǝгǝ булмаса, берсекөнгǝ Җǝлǝлетдин алып барып кайтыр. Аны тыңлый ул. Борчылма.
 
Кергǝндǝ шалтырап килеп керсǝ дǝ, чыкканда бик тыныч кына кузгалды Бахор. Гайшǝ капкага кадǝр озата барды.
– Лǝйлǝ, балам, син үзеңнеке белǝн сөйлǝш, мин атагыз белǝн сөйлǝшермен. Зурга китǝ күрмǝсен. Безнең аркада һаман-һаман кешене дǝ шелтǝлǝтеп булмас. Иртǝгǝ ǝзерлǝп җибǝрик без боларны. Күренеп кайтсыннар. Аллаһ сакласын. Өйдǝ бала-чага да бар.
Лǝйлǝ дǝшми-тынмый гына табынны җыештырып куйды да, ире белǝн кайнатасы кайтуга дип ашарга хǝстǝрлǝргǝ кереште. Гайшǝ балалар белǝн урамга чыгып китте.
 
Кичен барысын да хǝл итеп куйганнар иде. Иртǝнге намазларын укыдылар да, аталы-уллы район үзǝгенǝ бара торган автобуска чыгып киттелǝр. Һǝр икесе, белгǝннǝрен укып, дǝшми генǝ бардылар. 
Бахор юлламаны районның тубдиспансерына биргǝн иде. Җǝлǝлетдин ǝтисен больница коридорындагы утыргычларның берсенǝ утыртты да, үзе юлламада күрсǝтелгǝн бүлмǝне эзлǝп китте. 
 
Рǝхимулланы ак халатлы ир уртасы табип үзе чыгып чакырды. 
– Оооо ассалому алейкум, Рǝхимулла мөгаллим. Авырып киттегезмени? Әйдǝгез ǝле бирегǝ. Хǝзер егет ясап чыгарабыз, – дигǝн булды табип.
– Юк, авырмыйм. Алай авырткан бер җирем дǝ юк. Апагыз гына, синең аркада Бахорны тиргилǝр, дип, мǝҗбүрилǝп җибǝрде, – дип табип артыннан иярде. Җǝлǝлетдин дǝ керǝ башлаган иде,
– Сез шушында көтеп торыгыз. Хǝзер, аппарт белǝн карыйбыз да, аннан без сезне чакырырбыз, – дип Җǝлǝлетдиннең борын төбендǝ ишекне ябып, күздǝн юк булды. Җǝлǝлетдин күзлǝрен билгесезлеккǝ текǝп, Аллаһтан хǝерлесен сорап дога кылды. Ул бик тыныч, сабыр иде. Тǝкъдирдǝн узып булмаганы аңарга яңалык түгел.
 
Озак көттермǝде, Рǝхимулла табип кабинетыннан чыкты. Җǝлǝлетдин ǝтисенǝ каршы барып, кулындагы киемнǝрен алды да, урындыкка утырдылар.
– Табип нǝрсǝ диде? Нинди дарулар алырга кушты? – дип, Җǝлǝлетдин ǝтисенǝ киенергǝ булышканда, табип алар янына чыкты.
– Сез улымы? Әйдǝгез, мин сезгǝ үзем барын да аңлатам.
 Үтǝли җил бүлмǝдǝн дару ислǝрен коридорга куалады. Җǝлǝлетдин бүлмǝгǝ кергǝндǝ, шǝфкать туташы нидер язып утыра иде.
– Нисо, Рǝхимулла ǝкǝнең нǝтиҗǝлǝрен бир ǝле. 
Шǝп кенǝ гǝүдǝле шǝфкать туташы күкрǝк читлеген төшергǝн сурǝтлǝрне табипның алдына китереп куйды да, үзе яңадан язуын дǝвам итте.
– Әтиегездǝ туберкулюз түгел...
Җǝлǝлетдиннең эченǝ җылы керде. Ни генǝ дисǝн дǝ, өйдǝ кечкен балалар бар, дип уйлап бетерергǝ өлгермǝде, табип аклы каралы пленканга калǝм белǝн төртеп,
– Яман шешкǝ охшаган ǝтиегездǝ. Охшаган гына түгел инде... рак. Лǝкин сез, шулай да, онкоүзǝккǝ барыгыз ǝле. Әтиегезнең инде яше дǝ бар. Шулай да, алып барасы калган, дип үкенергǝ калмасын. Шǝфкать туташы хǝзер сезгǝ юллама язып бирер.
Җǝлǝлетдин үзен бик тиз кулга алды. Ак халатлы булсалар да, Аллаһ язмаган эш булмас. Хǝерле булсын, дип күңеленнǝн дога кылып куйды. Шулай да, ǝллǝ ничек, колаклары чыңлап, башлары  томаланып киткǝн кебек булды. Ул шǝфкать туташы биргǝн юлламаны алды да чыгып китте.
 
– Сез ǝкǝнең үзенǝ ǝйтмǝгез инде. Олы кеше бит, – дип артыннан табип кычкырып калды.
– Улым, бигрǝк озак тоттылар үзеңне. Әллǝ миннǝн дǝ озаграк тордың инде, – дип елмайды Рǝхимулла, улы ишектǝн күренүгǝ. – Нǝрсǝ дилǝр?
– Юк, алай ǝллǝ ни куркыныч юк. Менǝ тагын бер больницага барып килербез, – диде, ǝтисенǝ күзлǝрен күрсǝтмǝс өчен, алгарак китеп. 
– Булса да инде, хǝзер. Яшисе яшǝлгǝн. Аллаһ язганы булыр, артыгын телǝнеп булмас. Азрак ялгышларны төзǝтергǝ вакыт бирсǝ, ярый инде. Бераз соңардым соңаруын... шул, – дип, Җǝлǝлетдин артыннан иярде.
– Син ǝллǝ нилǝр уйлама инде, ǝти. Адǝм баласы авырмый тормый, – диде ул ǝтисенǝ. – Килгǝн-килгǝн, ǝле автобуска кадǝр вакытыбыз бар, базардан ǝйлǝник.
 
Хатын-кызларга, бала-чагаларга күплǝп бүлǝклǝрен, күчтǝнǝчлǝрен алдылар да, кайту ягын карадылар. Җǝлǝлетдин, абыйларына кереп чыгыйк дисǝ дǝ Рǝхимулла, эштǝлǝрдер, йөрмик инде кеше борчып, дип баш тартты.
Кайтып кергǝч өйдǝгелǝргǝ ул-бу сиздермǝделǝр. Шулай да, Җǝлǝлетдин, тагын бер тапкыр барып кайтасы икǝнен ǝйтеп куйды. Шǝһǝр тǝм-томнары белǝн белǝн чǝйлǝп алгач, намазга юына башлады. Рǝхимулла да аның артыннан чыгып китте.
 
– Лǝйлǝ балам, кара ǝле боларга. Күз генǝ тия күрмǝсен. Бер Ходайның могҗизасы инде бу, – дип Гайшǝ, шатлыгын яшерǝ алмыйча, елмаеп куйды. Аннан, коелган өреклǝрне җыеп керим дип, бакчага чыгып китте. Рǝхǝт иде Гайшǝгǝ. Җанына тынычлык урнашты кебек. Иииии-и, тигез түгел шул дөнья дигǝннǝре, дип уйлады ул җирдǝге өреклǝрне чүплǝп. Шушы туфракта да гǝрǝбǝдǝй өреклǝр үссен дǝ, үзең ятып ялардай кап-кара җирдǝ кычыткан да ǝрекмǝн. Ул, карт өрек төбенǝ аякларын сузып утырды да, карашын ерактагы тауларга юнǝлтте. Уена кычыткан белǝн ǝрекмǝн керүгǝ, кылт итеп тагын авыл искǝ төште. Үзе каршыдагы тауга карады, ǝ күзенǝ Мǝчкǝй тау битендǝ алга таба чыгып торган зур зур ташлар, тау битендǝ сарык көтүе йөреп баскыч-баскыч ясаган киртлǝч эзлǝр, тагы да астарак, инеш буендагы аклы-шǝмǝхǝ билчǝн чǝчǝкǝрендǝ, йодрык-йодрык чǝнечкеле шайтан таякларында баллы ис таратып выжылдашкан бал кортлары күренде. Мөнирǝ карчыкның бакча башындагы инешкǝ иелгǝн карт таллар... Йокламаган килеш төш күрǝ диярсен. Җанга менǝ болары якынрак икǝн бит. Илǝс-милǝс күңелгǝ шул да җитǝ инде. 
 
Гайшǝ мондагы тормышка да күптǝн күнде. Халкы кунакчыл, ачык. Мул куллылар. Мондагы нигъмǝтне тагын кайда күрǝсең. Ул өрек, йөзем дисеңме, кавыны, карбызы. И-и-их, апаларын, балаларын, туганнарын, авылдашларын җыеп шул бакчага корган дастарханда бер сыйларга иде. Бар иде заманалар, ǝбилǝр Коръǝн ашыннан чǝйгǝ салган өрекнең төшен алып кайталар иде. Бала-чага шуны көтеп тора. Әй гомерлǝр диген...
Атна үтмǝгǝндер, кичке чǝйгǝ утыргач Җǝлǝлетдин:
– Әти, иртǝгǝ теге ǝйткǝн больницага барып кайтырбыз. Алайса һаман кала. Я тагын Бахорны орыша башларлар. Син шулай ниятлǝп куй ǝле, яме, – диде.
– Ник, тагын чакырдылармыни? – дип, Гайшǝ авызына китерǝ башлаган касǝсен ире куйды. Лǝйлǝ сүз дǝшмǝде. Чөнки ире, бу хакта, аңа теге көнне үк ǝйткǝн иде.
– Әнǝ бит, Җǝлǝлетдин барырга кирǝк ди. Авырмыйм да инде югыйсǝ. Шулай, егǝрең китǝ башлагач, алар ǝйткǝнне тыңламый хǝлең юк, – диде дǝ, улына карап елмаеп куйды.
– Кирǝк, кирǝк ǝти. Гайшǝ ǝни, син хǝстǝрлǝрсең инде, синнǝн башка булмас.
 
Җǝлǝлетдин башкаларның ашап бетергǝннǝрен көтте дǝ, битен сыпырып, табын артыннан торып китте.
Рǝхимулла олыгаеп килсǝ дǝ, сǝлперǝйгǝн надан кышлак карты түгел. Ни ǝйтсǝң дǝ, гомер буе балаларга белем биргǝн мөгаллим. Җǝлǝлетдин ишегенǝ “онкология” дип язган бүлмǝгǝ кереп киткǝч тǝ, барысын аңлап алды. 
Торна кебек озын сыйраклы, ябык кына табип Җәләлетдин биргән кәгазьләрне карады да:
– Әтиегезнең гомере озак калмаган. Яшәсǝ бер алты ай яшәр. Шуңа күрә, ашыйсы килгәнне ашасын, эчәсе килгәнне эчсен. Авыртуы бик нык, түзмәслек була башласа килерсез. Көчлерǝк укыллар бирербез, – дип, бөтен язуларны бер папкага тыкты да, рингент кәгазьләрен Җәләлетдингә сузды.
– Ә хәзер бер дару да бирмисезме? – диде Җәләлетдин, кап-кара күзләре белән, табипны баштан –аяк карап.
Табип, син чыннан да берни дә аңламыйсыңмы, әллә аңламаган булып кыланасыңмы, дигән сыман, ирен читләрен ике якка салындырып карап торды да:
 
– Ну... алыгыз менә моны. Ә калганы инде, туган,  Аллаһ кулында, – дип, имән бармагы белән югары күрсәтте.
Җәләлетдин, рәхмәт әйтеп табип кабинетыннан чыкты да, әтисенә шунда утырып торырга кушып, үзе даруханә эзләп китте. Якын-тирәдәге өч даруханәнең соңгысында гына аңа дегет кебек кап-кара сыекча салган шешә бирделәр.
Рǝхимулла ǝйбǝт кенǝ, үз көенǝ йөри бирде. Өйдǝгелǝрне дǝ артык борчымады. Һаман китап актарды, бакча тирǝсендǝ кайнашты. Дилбегǝне кулдан ычкындырасы килми иде ǝле. Фǝйзуллага да бара. Бер чыккан дип, Әминжон белǝн Баһодор янына да сугылып, хǝл белеп чыгарга ярата. 
 
Табип белә дисәң дә, артыгын белми шул. Алты ай дигән иде, инде алты ел була, Ходайнең рǝхмǝте. Башта өреп кабарткандай тазарды. Битләре майлап куйган түгәрәк лаваш кадәр булды. Аннан әкренләп кенә ябыкты да, тагын тазарды. Никләр генә шулай кабара икән соң бу эчем дип, борсаланды ул. Ахырда, җилкә чокырларына йомырка куярлык булып ябыкты. Карт чинардай Рәхимулла, дала кылганы кебек кенә калып, кибеп бетте. Тик бөтенлǝй урынга егылмады.
 
Шулай һǝркем үз бочуы, үз шатлыгы белǝн яшǝп ятканда дөньялар кинǝт кенǝ болганды да түгелде. Шулпалы казанны ǝйлǝндереп капладылар диярсең. Имеш гражданнар сугышы, имеш шǝригать тǝртибен урнаштыралар. Шǝмдǝй егетлǝрне суыеп, йөземдǝй кызларны урлап ǝфъюнга алмаштыруның бернинди кысага сыймаганын Гайшǝ белǝ иде. Кышлактагы бөтен ир-ат тау-таш арасына китеп бетте. Атасы улына, энесе абыйсына корал күтǝрде. Гөрлǝп торган йөзем бакчасы урынында, ел дигǝндǝ, өр яңа зират пǝйда булды. Кышлак урамнары, кайчандыр кавын-карбыз үскǝн үзǝнлеклǝр ватылган, яндырылган сугыш машиналары белǝн тулды. Һǝр ел Җиңү бǝйрǝме көнне укучыларга Сталиград сугышында күргǝннǝрен сөйли торган туксан яшьлек Имомали ǝкǝнең дүрт малае белǝн ике оныгы ǝрǝм булды. Мин ниместǝ дǝ бу кадǝр ерткычлыкны күрмǝдем дип, комлы кабер туфрагын төя-төя елады ǝкǝ. Тик гомере бетмǝгǝч, хǝсрǝттǝн генǝ үлеп булмый шул: акылын җуйды, тик ǝҗǝл дигǝнең генǝ һаман килмǝде. 
 
Гайшǝ намаз саен Аллаһка ялварды, һǝр баласы өчен кан калтырап яшǝде ул көннǝрдǝ. Аллаһның кодрǝте киң, Баһодоры яраланса да исǝн калды. Колхозда эшǝп йөргǝн урысы, татары, дала җилендǝ тǝгǝрǝгǝн дөя чǝнечкесе кебек, туган якларына китү ягын карадылар. Әкълимǝ дǝ балалары белǝн туган якларга кайтып китте. 
 
Имеш, хәзер, Рәсәй чит ил була, чикләрне ябалар да, кайтып-китеп йөрү бетә икән диделәр. Халык шулай, тузгытып ташлаган умарта күче кебек, гөж  килде. Гайшә күңеле белән ышанып җитмәсә дә, күзе белән күргәннәре куркыныч иде шул. Ел саен, бөтен нәсел-ыруына җитәрлек күчтәнәчләрен төяп, авылга кайта торган Гайшә чит илдә шулай бүленеп калса? Ә Нәсимәсе? Ул тынычлыгын югалтты. Инде, олыгайган көнендә, Әкълимәнең китүе дә янган йөрәген тагын да дөрләтеп җибәрде. Аңа китәргә җиңелрәк. Торган җирләре монда булса да, балаларының да туган җире татар иле шул, дип уйлады Гайшә. Ә аныкыларның кендек каны монда тамган. Ахыр чиктә, Аллаһ язмаган эш булмас дип, бар булмышын Аллаһка тапшырды. Бүтән бу хакта уйлап, җанын алгысытмады. 
 
– Ак күлмǝк киеп, ǝллǝ кем булып, гомер буе бездǝн аерылып яшǝдең. Татар хатыны имеш... Бездǝн кай җирең артык соң? Синекелǝр күптǝн китеп беттелǝр бит. Кит син, – диде беркөнне, гомер буе күрше булып яшǝгǝн Сайра.
– Сайра, минекелǝр, Аллага шөкер, барысы да монда. Синнǝн сорап килмǝдем, китǝргǝ булса да синнǝн сорамам. Күлмǝгемдǝ дǝ синең эшең булмасын. Син йөре, балагы чуклы, төбе б...лы ыштаныңны җилфердǝтеп. 
Гайшǝ дǝ тел яшерүдǝн узган иде инде.
Талибжон мǝрхүм, “Арада борын булмаса, күзләр дә чукышыр иде”, дияргǝ ярата иде. Менǝ ничек була икǝн ул “күзлǝр” чукышу. Хǝзер чын-чынлап төшенде.
Чукысалар да калды Гайшǝ. Китү турында башына да китермǝде. Теге талпынган вакытта киткǝн булса бер хǝл, дөньялар болайга болгангач, юк инде. Никадǝрле бала, онык. Шуларны ташлап ничек китмǝк кирǝк. Туй узган, тун тузган хǝзер. Яшǝлгǝнне тибеп түгеп булмый. Бер Ходай бар. Шулай уйлады Гайшǝ. 
 
Сугышлар тынды. Тыннарны өтеп ала торган җǝй килде. Басуларны ǝллǝ ни эшкǝртеп булмаганлыктан тормышлар авыраеп калды. Гайшǝнең бөтен өмете йортта калган Җǝлǝлетдиндǝ иде. Фǝйзулланы, Әминжон белǝн Хушназарны да дǝшеп, бергǝлǝп киңǝш-табыш иттелǝр. Баһодорга үзе барып килде. Шулай, бар булганны җыйнаштырып, ǝзрǝк бǝрǝңгедер, сугандыр утырттылар. Гайшǝ ике ыруны бер итеп, Талибжон белǝн Рǝхимулла балаларын бергә җыйды. Кайбер көннǝдǝ үзе, кипкǝн өрǝкне суда җебетеп, шуның белǝн генǝ тора иде. Шǝһǝрдǝгелǝрнең  тормышы да җиңел түгел. Шулай да Рухшон да, Рөстǝмжон да ярдǝмнǝн ташламадылар. Шахнозасы шǝһǝрдǝн алып кайткан күчтǝнǝчлǝрне, аз булса да, ике йортка бүлде. Нǝсимǝ ничǝ тапкыр посылка салды, тик үзлǝренǝ насыйп булмады, кайдадыр югалды. Илдǝ чыпчык үлми. Гайшǝ эштǝн курыкмады. Ә акчабарыбер җитмǝде. Кышлактагы яшь ирлǝр берǝмлǝп тǝ, бергǝлǝшеп тǝ бǝхет эзлǝп Рǝсǝйгǝ, Әфган якларына китǝ башладылар.
 
Фǝйзулла да, хатыны белǝн ике баласын калдырып, эш эзлǝп Рǝсǝйгǝ китǝргǝ карар кылды. Җомга көнгǝ туры китереп, намаздан соң, гаилǝсе белǝн ǝтисенең хǝер-фатихасын алырга килделǝр. Балалар ǝле аңлап бетермǝсǝлǝр дǝ, Ясминнең бер генǝ дǝ җибǝрǝсе килми иде ирен. Күрешкǝннǝн соң, балаларны Гайшǝ тиз генǝ хатын-кызлар ягына алып кереп китте. Җǝлǝлетдин Фǝйзулла белǝн ǝтисе янына уздылар. Рǝхмулла күрешергǝ кулларын сузды. Тире астыннан һǝр буыны беленеп торса да, кулларының көче бар иде эле. Саргайган кулларында күксел зǝңгǝр тамырлары бүртеп-бүртеп куя.
 
– Әти, синең ризалык белǝн, Рǝсǝйгǝ китеп ǝзрǝк эшлǝп кайтырмын дигǝн идем. Кешелǝр шактый хǝллǝнеп кайталар. Әле, Аллаһка шөкер, син дǝ исǝн-сау, Җǝлǝлетдин дǝ тернǝклǝнеп килǝ. Минем гаилǝгǝ дǝ күз-колак булырсыз, – дип Фǝйзулла ǝтисенǝ карады.
– Кая, утырыйм ǝле, – диде Рǝхимулла. Ике малай ǝтилǝренǝ утырырга ярдǝм иттелǝр. – Ялгыз гомер — яшь тирәк: озын була, тиз сына. Исǝн килеш аерым яшǝмǝгез. Акчаның аның җиткǝн чагы булмый. Сабыр ит, тормышлар үзебездǝ дǝ җайланыр, – дип Рǝхимулла бик үгетлǝде. Җǝлǝлетдин сөйлǝшүгǝ кушылмады. Фǝйзулланың карары нык иде.
 
Киткǝненǝ ике ай дигǝндǝ, Фǝйзулладан гаилǝсенǝ беренче акча килде. Әй куандылар да инде. Екатеринбург шǝһрендǝ бер эшмǝкǝрдǝ эретеп ябыштыручы булып эшлим, дип шалтыраткан иде. Тик, Рǝхимулла гына ǝллǝ ни шатлыгын күрсǝтмǝде. Телефоннан сөйлǝшкǝн саен, Җǝлǝлетдингǝ, “Әйт, кайтсын. Ир кеше хатыны, балалары янында яшǝргǝ тиеш”, дип тукып килде. Тик, Фǝйзулла, кайтырга ашыкмады. Сөйлǝшкǝндә, “Эшем ǝйбǝт. Кулга акча биреп тора” дип, ǝтисен дǝ, гаилǝсен дǝ тынычландырды. Акча да җибǝрде, сагынып шалтыратып та торды. Баштарак бик курыкса да, хатыны Ясминнең дǝ эченǝ җылы керде.
 
– Гайшǝ ǝни, синдǝ торсын ǝле. Мин бит бу кадǝр акча күреп өйрǝнмǝгǝн. Сугышка кадǝр акча гел Фǝйзуллада булды. Куркам мин, Аллаһ сакласын, – диде Ясмин, беркөнне Рǝхимуллаларга килгǝч. Һǝм Гайшǝгǝ шактый гына акча сузды. Рǝхимулла ǝле ǝкренлǝп булса да аякта йөри. Ир-атлар мамык җирен карарга киткǝннǝр, өйдǝ Гайшǝ дǝ, балалар белǝн Лǝйлǝ генǝ иде. 
– Алай килешмǝс ул балакаем. Фǝйзулла да яратмас миңа биргǝнеңне, шулаймы Лǝйлǝ? – дип дǝшмичǝ генǝ карап торган килененǝ борылды. Лǝйлǝнең бу кадǝр акчаны беренче күрүе иде. Гаҗǝплǝнүдǝн күзлǝре зур булып ачылды, төкереген көчкǝ генǝ йотып җибǝрде.
– Яратыр. Ул кайдан белсен? Лǝйлǝ, син дǝ ǝйт инде Гайшǝ ǝнигǝ. Ясмин, өлгергǝн йөземдǝй зур, кара күзлǝрен тутырып килендǝшенǝ карады. Иреннǝн акча килү шатлыгы гына Ясмин күзлǝрендǝге сагышны каплый алмаган иде. Никадǝр генǝ елмаерга тырышса да, акча учлаган куллары калтыранып куйды.
 
Лǝйлǝ, килендǝшенǝ телǝктǝшлек күрсǝтеп, Ясминне биленнǝн кочып алды да:
– Гайшǝ ǝни, ал инде. Әле кемнең килене шулай кайнанасына акча китереп бирǝ, – диде. Лǝйлǝ шулай дигǝндǝ Гайшǝ Баһодорның хатыны Дилором чалымнарын күрде. Җǝлǝлетдиннең күлǝгǝсе кебек кенǝ йөри торган килендǝ дǝ чаялык бар икǝн. Моңа кадǝр Гайшǝнең игътибарлаганы юк иде.
Гайшǝ, какча гǝүдǝсенǝ килешле аяк йөзеннǝн чак кына өстǝрǝк булган аксыл күлмǝк итǝген учына җыеп, аягын бөклǝп, көрпǝчлǝр өстенǝ утырды.
 
– Ярый алайса, болай итик без аны, балам. Син ашыкмый тор. Хǝзер ǝтиегез кайтып җитǝр. Син аның алдында миңа бирерсең, шаһитлар алдында. Акча малы бик начар нǝрсǝ ул. Аннан, дөнья хǝлен белмǝссең, мин инде олыгаеп килǝм. Иртǝгǝ ни буласын бер Аллаһ кына белǝ, – дип авырткан аякларын сузып җибǝрде.
 
Ирлǝр кайткая, барысы да Ясмин телǝгǝнчǝ хǝл ителде. Хатын-кызлар ягында чǝй эчкǝннǝн соң, Ясмин балаларын ияртеп, өенǝ кайтып китте.
Ярты ел Фǝйзулладан акча өзелмǝде. Дус авыр чакта беленǝ дисǝлǝр дǝ, дуслар рǝхǝт чакта яхшырак беленǝ башладылар. Ясминнең дус дип якын күреп йөргǝн хатыннары, лалǝлǝрнең соңгы таҗлары кебек, таралышып беттелǝр. Аның хǝллерǝк яшǝве, иреннǝн акча килеп, хǝбǝрлǝшеп торулары дусларга ошамады. Чөнки Дилсузның, Гөлибодомның ирлǝре телефон аша гына талак кылып аерылдылар да, бүтǝн шалтыратып тормадылар, араларын өзделǝр. Ясмингǝ дǝ җиңел түгел ирле килеш ирсез гомер итүе. Ирлǝре үлгǝн Хаҗирǝ, Нурбохорлар кебек, ул да, ирлǝр эшен алар белǝн бер рǝттǝн эшли. Мамык җирен дǝ эшкǝртǝ, авыр-авыр капчыкларны да күтәрә. Кая барасың, ирдǝн килгǝнне генǝ көтеп ятып булмый. Җитмешне тутырган Гайшǝ ǝнисе дǝ алардан калышмый. Эшкǝ дип китүчелǝрнең хатыннары белǝн рǝткǝ басып тормыш артбасын тарта. Рǝхимулла гына биреште. Хǝлем юк дип, көннǝр буена урыннан тормый башлалады.
Бер шалтыратуында Фǝйзулла хуҗасының акча түлǝмǝвеннǝн, эш булмавыннан зарланды. Шуннан соң, төгǝл бер ай, бөтенлǝй хǝбǝрсез булып торды. Ясмин нишлǝргә, нǝрсǝ уйларга белмǝде.
 
– Гайшǝ ǝни, Җǝлǝлетдингǝ ǝйт ǝле. Шалтыратып карасын, бǝлки аңа җавап бирер, – диде эштǝн кайтканда.
– Балам, алдан хǝсрǝтлǝнмǝ ǝле син. Шалтырата, көн дǝ шалтырата. Телефоны чакырмый ди. Әйтермен, бүген дǝ шалтыратып карар. Башы сау булсын дип, Аллаһтан сорап дога кыл. Ул телефоннан кодрǝтлерǝк, балам, – дип озак кына Ясмингǝ карап торды.
Каенанасыннан аерылып өенǝ керергǝ өлгермǝде, аның кайтканын  гына көткǝндǝй, телефоны өч тапкыр тырылдап алды да, Ясмин йөгереп килеп җиткǝнче туктады. Ул калтыранган куллары белǝн телефон төймǝсен капшады. Аңламыйча телефоннан килгǝн язуга карап тоды да, чǝчлǝрен йолкып, улый-улый еларга  тотынды. Ике бала, куркып карап тордылар да, Рǝхимулла бабаларына йөгерделǝр. 
Тыннары бетеп балалар чабып кергǝндǝ, бөтенесе дǝ өйдǝ иделǝр.
 
– Әби, әни елый. Идǝнгǝ егылды да, кычкырып-кычкырып елый, – диде Шөхрǝт, сеңелесен кулыннан тоткан килеш. 
– Малайга бер-бер хǝл булгандыр. Әйттем бит.. ээээ-х, тыңламады, – дип, авыртудан тешлǝрен кысып, Рǝхимулла урыныннан торды. – Әйдǝ, Гайшǝ, җыен ǝле, барыйк. 
Әлеге хǝбǝр, ай буе, үз йомышын да өйдǝ генǝ йомышлаган Рǝхимулланы урыныннан торгызды. Ашыкмады, кабаланмады. Җǝлǝлетдин белǝн Лǝйлǝнең дǝ җыена башлаганын күреп, калтыранган тавыш белǝн “Йөрмǝгез” дип, бер генǝ дǝште Рǝхимулла. Тегелǝр, шунда ук, туктап калдылар. 
 
– Балаларны да алып калыгыз. Йөрмǝсеннǝр олылар сүзе тыңлап. 
Ничǝ ел бергǝ гомер итеп, Гайшǝнең, Рǝхумалланы мондый кыяфǝттǝ беренче тапкыр күрүе иде. Гǝйшǝ, башын игǝн килеш, Рǝхимулла артыннан чыгып китте. Лǝйлǝ балаларны үзенекелǝр янына алып китте.
Гайшǝлǝр барып кергǝндǝ, Ясмин кечкенǝ мендǝрне кочаклап, карашын билгесезлеккǝ текǝп, таралып яткан көрпǝчлǝр өстендǝ утыра иде. Ишектǝн керделǝр дǝ, туктап калдылар. Инде Ясмин еламый, Рǝхимулла бите буйлап аккан яшьлǝрен сөртеп алды. Гайшǝнең исǝ бугаз төере генǝ аска-өскǝ йөрде.
 
– Үз үлеме белǝнме, үтергǝннǝрме? – диде, Рǝхимулла, баскан урыныннан кузгалмыйча.
– Кемне? – диде Ясмин, кызарып, шешенеп беткǝн күзлǝрен күтǝреп. Гǝйшǝ белǝн Рǝхимулла бер-берлǝренǝ карашып алдылар.
– Балам, нǝрсǝ булды, аңлатып сөйлǝ ǝле. Фǝйзулла нишлǝгǝн? – дип, Гǝйшǝ Ясмин янына тезлǝнде.
– Мин каян белим. Менǝ, телефоннан язып җибǝргǝн, өч тапкыр “Талак, талак, талак!” 
Шулай диде дǝ, көрпǝчлǝр өстенǝ авып, тагын үкереп-үкереп еларга тотынды
 
 – Анасын гына саткан малай икǝн, – дип Рǝхимулла, ишек яңагына сөялеп бераз торды да, ачуланып өйдǝн чыгып китте. 
– Туктале балам, ялгыштыр. Бу кадǝр ярсыма, тынычлан. Хǝзер ǝтиегез дǝ, Җǝлǝлетдин дǝ сөйлǝшеп карар. Ул сиңа үз теле белǝн ǝйттеме соң, болай гынамы?
– Менǝ бит, менǝ, язган, – диде Ясмин бармагы белǝн телефонга төрткǝлǝп. – Ничек урамга чыгыйм, ничек кешегǝ күреним хǝзер. Балаларыма нǝрсǝ дип ǝйтим, ничек яшим, ничек үстерим аларны. 
Ясмин, урыс марҗасы урынына, такмаклый-такмаклый елады да елады.
Түзмǝгǝндер инде, Рǝхимулла яңадан ǝйлǝнеп керде. 
 
– Елап эш чыкмый. Балаларга да, башкаларга да сөйлǝмǝ, ятларны куандырма. Тынычлан. Уйлашырбыз. Чакыртып кайтарырга кирǝк булыр. Әйдǝ, безгǝ киттек. Балалар анда, – диде Рǝхимулла, дǝрес биргǝн вакыттагы кебек.
Ясмин кайнатасыннан уңайсызланып, үзен гаепле кеше кебек хис итеп, ǝкрен генǝ аларга иярде.
 
– Барыгыз, сез хатын-кызлар, чǝегезне карагыз. Җǝлǝлетдин, син кер ǝле минем янга, – диде Рǝхимулла. Гаилǝ тезгенен ǝкренлǝп малаена бирǝ башлаган ата кеше, ǝлеге хǝбǝрдǝн соң үзгǝреп китте. Өр яңадан кырыс укытучыга ǝйлǝнде. Тик озак утырып тора алмады. Хǝле китеп ятагына ауды. Битлǝре тагы да саргаеп, суырылып калган кебек булды. Теле белǝн ялап кипкǝн иреннǝрен чылатты да:
– Әйдǝ, шалтырат хǝзер теге имансызга. Бүген үк кайтырга чыксын, – диде, күзлǝрен ачмый гына.
Җǝлǝлетдин телефон номерын өченче тапкыр җыйганда гына Фǝйзулла телефонын алды. Сǝлам биреп хǝлен белешкǝннǝн соң, Җǝлǝлетдин телефонны ǝтисенǝ сузды.
– Ассалому алейкум, балам, – диде, Рǝхимулла, тыныч булырга тырышып. – Хуб. Аз шумо пурсем?  
Лǝкин сабырлыгы озакка җитмǝде. Рǝхимулла ярсый-ярсый Фǝйзуллага кычкырды. Тавышка, хатын-кызлар ягыннан, Гайшǝ дǝ чыкты. 
– Иртǝгǝ кайтырга чык. Йорты юк зат – һәр җирдә ят. Ояңны туздырсаң риза-бǝхил түгел. Әгǝр дǝ туздырасың икǝн, каберемǝ туфрак та саласы булма. Шул сиңа соңгы сүзем, – диде дǝ, телефонны Җǝлǝлетдингǝ тоттырды. Ул өйдǝ чыгып китте. Рǝхимулла янында Гайшǝ ялгызы торып калды. Ике туган шактый сөйлǝштелǝр. Җǝлǝлетдин, тизрǝк сөйлǝп калыйм дигǝндǝй, ярсып-ярсып нидер аңлатырга тырышты. Аның күзлǝре ǝшǝке итеп ачылган, чигǝ тамырлары кабарып чыккан иде.
 
– Абый, кайтмасаң үкенергǝ калырсың. Әтинең бǝхиллеген алмый ничек яшǝргǝ җыенасын? Синең бит балаларың бар. Миңа сөйлǝмǝ, хǝзер үзенǝ бирǝм, үзең аңлат, – дип телефонны яңадан ǝтисенǝ бирергǝ кергǝн иде, Рǝхимулла сөйлǝшеп тормады. 
– Мин ǝйтǝсен ǝйттем, – диде, күзен дǝ ачмады. Рǝхимулланың үз хǝле хǝл иде.
 
Ходай гомер биргәч, табип әйтте дип кенә булмый шул. Үзең җәяүләп бара торган җир түгел. Балалары бик булышсалар да, авыр башы Гайшәгә төште. Алты ел дип әйтергә генә җиңел. Өч ай буе бөтенесе астында булды Рәхимулланың. Гайшә үзе дә коры сөяккә калып ябыкты. Шулай да, авызыннан зар чыгармады. Рәхимулла урын өстенә калгач та, Мәгъшук Мәхтүмәсенең сүзләре тагын, кылт итеп, исенǝ төште. Тәкъдиремә язылган дип, килеште. Фǝйзулла, сирǝк кенǝ Җǝлǝлетдингǝ шалтыратып, үзенең исǝнлеген белдереп торды, анда бер, кайда бер дигǝндǝй, гаилǝсенǝ акча җибǝрде. Гайшǝ исǝ, Җǝлǝлетдингǝ оеп, бөтен җаны-тǝне белǝн Аллаһка сыенды, могъҗиза көтте. Тик дөньядан, яшǝүдǝн ваз кичмǝде. Аның бит ǝле җаныннан өзелеп төшкǝн Нǝсимǝсе, тагын үзе белǝн бергǝ олыгаеп килүче Әминжоны белǝн Баһодоры, ǝни дип өзелеп тогрган Шахнозасы, Хушназары, Рǝхимулланың Гайшǝгǝ хөрмǝт белǝн карап торган алты баласы бар. Алар өстенǝ дүрт дистǝгǝ якын онык. Аллаһың барлыгын, ярдǝмен тою Гайшǝгǝ көч бирде.
 
– Гайшә әни, син абый белән безгә ачуланасындыр инде, – диде беркөнне Җәләлетдин, әтисенең яныннан чыккач. – Аллаһ әҗерен бирми калмас, барысын белүче, бәяләүче бер үзе. Сине Аллаһ безнең бәхеттән монда җибәргәндер.
Ул, күзләрен тутырып Гайшәгә карады. Гайшǝ бу күзлǝрдǝ Нǝсимǝнең карашын күрде. Күрше Әзһәрнең машина ǝрҗǝсенǝ утырып авылыннан киткǝн вакытта Нǝсимǝсе шулай караган иде аңа. 
– Аллаһ сиңа Фирдәвес җәннәтлǝрен насыйп итсен, – диде һǝм, гаебе булган кечкенǝ малай кебек, Гайшǝ алдына килеп басты.
– Амин. Атагызны карап-тǝрбиялǝвем Аллаһ ризалыгы өчен булсын. Сезнең мине зурлавыгыз, табып-үстергǝн ǝниегезгǝ җария сǝдака булып ирешсен. Мине догаңнан калдырма, балам.
 
Гайшǝ Рǝхимулланың янбашларын сөртергǝ май ǝзерлǝп, йомшак чүпрǝклǝр ерткалап утыра иде. 
– Аллаһының язганы шулдыр. Ахыры хǝерле булсын. Кая, мин азрак май сөртеп, астындагы җǝймǝлǝрен алыштырйым ǝле, – дип, Гайшǝ Рǝхимулла ята торган бүлмǝгǝ керде. 
Җǝлǝлетдин хатыныннан бер касǝ чǝй сорап алып эчте дǝ, басуга китте.
Гайшǝ кергǝндǝ Рǝхимулланың күзлǝре йомык иде.
 
– Йоклыйсыңмы соң? – диде Гайшǝ, Рǝхимулланың сөяк белǝн тирегǝ генǝ калган кулына кагылып.
– Юк, – диде ул кипкǝн иреннǝрен ялап. Тик күзлǝрен ачмады. – Үзең генǝме? Утыр.
Гайшǝ урындыкны Рǝхимулла янынарак тартып куйды да, иплǝп кенǝ утырды. Үзе һаман Рǝхимулланы күзǝтте.
– Син дǝ мин генǝ бабай, башкалар һǝркем үз эшендǝ. Миңа гына ǝйтер сүзең бармы ǝллǝ? 
Рǝхимуллла ǝллǝ ишетмǝде, ǝллǝ ишетеп тǝ күзен ача алмады. Бераз сүзсез утыргач, Гайшǝ урыныннан торып:
– Бабай, мин синең аркаларыңны, артларыңны майлыйм ǝле ǝзрǝк. Менǝ йомшак җǝймǝ дǝ алып кердем. 
 
Коры сөяккǝ генǝ калса да, кеше сөяге авыр иде. Шулай булса да, Гайшǝ җайлы гына итеп борып, Рǝхимулланың аркаларын, янбашларын, оча сөяклǝрен саклык белǝн генǝ майлады да, астына җǝйгǝн чүпрǝклǝрне алыштырып, кабаттан утырды. Рǝхимулла күзлǝрен йомган килеш кенǝ хǝлсез кулын Гайшǝгǝ сузды һǝм кысып-кысып алды. Гайшǝ дǝ, үзенчǝ, аңа җавап биргǝн кебек итте. Бер тын Рǝхимуллага карап торды да, Лǝйлǝ янына чыкты.
– Җǝлǝлетдин кайда соң ǝле? – диде ул, – басуга барып кайтырга иде бит. Шахдарада җир өлгереп килǝ. Бǝрǝңге утыртырга вакыттыр. Сурхоба үзǝненǝ дǝ төшеп менǝргǝ кирǝк. Мамык җире ничегрǝк икǝн, аны да карарга. 
– Ул, ǝти яныннан чыгуга ук, бǝрǝңге җирен карап кайтам дип китте, – диде Лǝйлǝ. 
Кичкǝ, хǝл белергǝ дип, Әминжон белǝн Баһодор килделǝр. Гайшǝ ǝнилǝре монда яшǝгǝнгǝ генǝ түгел, Рǝхимулла мөгаллим кышлакта бик хөрмǝтле кеше. Җǝлǝлетдин кереп чыкканнан соң ир-атлар Рǝхимулла янына уздылар.
 
– Әти, Әминжон ǝкǝ белǝн Баһодор ǝкǝ хǝл белергǝ килгǝннǝр. Әзрǝк утырып тормыйсынмы? – диде.
– Әйдǝ соң, утырып карыйм ǝзрǝк. Алар бит минем укучыларым. Аннан, Гаишǝ ǝнилǝрен ышанып миңа биргǝн егетлǝр.
Җǝлǝлетдин иплǝп кенǝ ǝтисен утыртып, арка яктан мендǝрлǝр белǝн терǝп куйды. Азрак кына тормыш-көнкүреш хǝллǝрен сөйлǝшүгǝ, Рǝхимулла борсалана башлады.
– Әти, ятасынмы ǝллǝ? – дип Җǝлǝлетдин, ǝтисе янына килде. 
– Шулай итик ǝле. Арып киттем, – диде ул. Әминжон мендǝрен кабарткалап куйды да, җайлап кына яткырды. Барысы, Рǝхимуллага саулык телǝп, дога кылдылар да урамга чыктылар.
 
Базардан кайтучылардан ишеткǝн булса да, Фǝйзулла болай булыр дип уйламаган иде. Районнан килǝ торган ГАЗельдан төшүгǝ, каршына, кара болыт кебек, зираттан кайтып килүче ирлǝр очрады. Рǝхимулла мөгаллимне озатырга районнан да, күрше тирǝ кышлаклардан да килгǝннǝр. Әтисенең җеназасында кешенең күплеге сөендерсǝ дǝ, абыйсы Фǝйзулланың булмавына җаны ǝрнеде Җǝлǝлетдиннең. Тик, болай да нык булган иманына тагын да көч бирде бу хǝл. Әтисе сүзлǝренең Аллаһның амин дигǝн чагына туры килүенǝ инанды. Ә Фǝйзулла соңарды. Әтисе өстенǝ туфрак сала алмады. 
 
Алар сүзсез генǝ күрештелǝр. Фǝйзулланың туганнары гына түгел, Талибжон балалары да җыелган иде. Әминжон барысын үзлǝренǝ дǝшсǝ дǝ, Фǝйзулла өйлǝренǝ ашыкты. Ишек бикле, йозак башка иде. Фǝйзулла туган йортына китте. Кызлар-киленнǝр бик елаштылар. Гайшǝ булдыра алмады. 
Җǝлǝлетдин белǝн озак утырды Фǝйзулла. Кышлак халкы Ясмин белǝн икесе арасындагы хǝллǝрне ǝллǝ сизмǝде, ǝллǝ һǝркемнең үз хǝле хǝл иде. Артык сүз куертучы булмады. Никахларын да Җǝлǝлетдин генǝ яңартты. Бездǝ, баш ярылса - бүрек эчендǝ, кул сынса – җиң эчендǝ, дилǝр. Йорттан чыкмасын, диде Гайшǝ, үзенǝ бик ышанган хǝлдǝ. Ул бик тǝ арыган иде. Бер-ике көн, Коръǝнне баш астына куйган килеш ятып кына торды. Лǝкин, бөтенлǝй урын өстенǝ калудан курыкты. Шуңа күрǝ, кеше теленǝ кергǝнче дип, өченче көнне авырлык белǝн булса да иртǝнге намазга торды. Лǝйлǝ белǝн янǝшǝ, Җǝлǝлетдингǝ оеп, намаз укыганнан соң, үзендǝ бер җиңеллек тойган кебек булды. Эшлǝргǝ, эштǝн туктамаска, диде ул үзенǝ.
– Җǝлǝлетдин, бүген бǝрǝңгене карап кайтырбыз ǝле. Булмый болай өйдǝ утырып, – диде Гайшǝ. 
Үлгǝн артыннан артыннан үлеп булмаса да, Гайшǝгǝ бик авыр иде. Аксыл күлмǝге какча гǝүдǝсендǝ бушап, тагын да киңǝебрǝк калды. Шулай да сер бирǝсе килмǝде. 
 
– Ходаем, – диде ул, бер көнне намазын тǝмамлаганнан соң. – Мǝхтүмǝ карчык ǝйткǝн, йомдырасы күзлǝр тǝмамдыр инде. Биргǝн сынауларыңны сабыр итеп күтǝрǝм. Моңа кадǝр күргǝннǝремǝ шөкер. Үземнекелǝрнең рухы иңгǝн Коръǝнемне дǝ күрергǝ насыйп итсанǝ.
Көн кичкǝ авышкан иде. Гайшǝ Хушназарларга барып кайтырга булды. Үзе белǝн Җǝлǝлетдиннең кече улы Әхмǝтне дǝ ияртте. 
Килене ачык чырай белǝн каршылады. Хушназар өйдǝ юк иде. Балалар урамга чыгып китте, Гǝүһǝр табын корырга тотынды. Гайшǝ эчкǝ узды да, урта бер җирдǝ туктап калды. Бөтен нǝрсǝ таныш иде монда. Гайшǝ идǝнгǝ бер-ике көрпǝч салды да шунда утырды һǝм күзлǝрен йомды. Шушы йортта яши башлавы, Торсонойның Коръǝн алып кайтып бирүе күз алдына килде.
Килене Гайшǝне мехмонхонǝгǝ дǝште. Көрпǝчлǝрне җайлап куйды да, Гайшǝне кулыннан тотып, шунда утыртты. Ул ара ишектǝ, күршедǝ генǝ яшǝүче, Торсоной белǝн Дилором күренде.
 
– Менǝ, безгǝ килми, ǝ кече киленгǝ килǝ ул безнең Гайшǝ ǝни, – дип гөлдер-гөлдер елмаеп Дилором Гайшǝне килеп кочаклады. Аннан, үз урынын белеп, Гайшǝ янына утырды.
– Ассалому алеймум, Гайшǝ ǝни, – диде Торсоной. – Корхо чихел? 
– Аллаһның биргǝненǝ шөкер. Үзегез ничек? Балалар ни хǝлдǝ? Әйдǝ. утыр, – дип үз яныннан урын күрсǝтте.
– Шөкер, шөкер, Гайшǝ ǝни. Әминжон сǝлам ǝйтеп калды, – дип, тыйнак кына Гайшǝ күрсǝткǝн урынга утырды. Һǝр ике киленнең дǝ Гайшǝгǝ булган хөрмǝте сүзлǝрендǝ генǝ түгел, хǝрǝкǝтлǝренǝ кадǝр чыккан. Бизǝкле келǝмнǝр, сүзанилǝр белǝн бизǝлгǝн мехмонхонǝдǝге ялтыр-йолтыр күлмǝклǝр кигǝн киленнǝре арасында, какча гǝүдǝсен төз тотып, ак җирлеккǝ ал лаләлǝр төшкǝн күлмǝктǝн Гайшǝ утыра иде. Чал башына урап килгǝн олы ак яулыган Кичүчатында бары тик ǝнисе Фатыйма гына бǝйлǝгǝн кебек итеп чөеп бǝйлǝде дǝ, догага кул күтǝрде. Аннан Гǝүһǝргǝ дǝште:
 
– Балам, Гǝүһǝр, бар, малайларны Фǝйзулла белǝн Җǝлǝлетдиннǝргǝ йөгерт. Хатыннарын монда җибǝрсеннǝр. Гайшǝ ǝни дǝшǝ диген. 
Озак көттермичǝ Ясмин белǝн Лǝйлǝ дǝ килеп җитте. Киленнǝр хǝстǝрлǝгǝн сыйдан дастарханда уч төбе кадǝр дǝ буш урын калмаган иде. Ярата Гайшǝ таҗик халкының татарлардай кунакчыллыгын. Кунак сыйлаудан, кунак көйлǝүдǝн тǝм таба бу халык. Гайшǝнең үзе кебек.
Гǝүһǝр белǝн Лǝйлǝ дастархан уртасына зур гына табаки чуби  белǝн пылау чыгарып куйдылар. Гайшǝ, таҗик арасында яшǝп картайса да, алар кебек кул белǝн ашарга күнекмǝде, телǝмǝде дǝ. Гомер булмаганны, нишләп ул кул белән ашап утырсын?! Бу йортның бусагасын атлап кергǝч тǝ, Талибжонга шул хакта ǝйтте. Ул каршы килмǝде. Башкалар мǝҗбүрилǝмǝделǝр. Шуны белгǝн киленнǝр, Гайшǝ алдына агач табакның бизǝкле кечкенǝсен һǝм кашык китереп куйдылар. Дилором Гайшǝгǝ пылау бүлеп куйды, Кышлактагы хǝллǝрне сөйлǝшеп шактый гына сыйланып утыргач, Дилором:
 
– Гайшǝ ǝни, менǝ килендǝшлǝр сөйлǝшǝбез дǝ, синең сабырлыкка, көчеңǝ исебез китǝ. Илеңне калдырып, сигез бала өстенǝ курыкмыйча, безнең каенатайга килдең, урын өстендǝ ятканда ничǝ ел тǝрбиялǝдең. Инде килеп, Рǝхимулла мөгаллимне карап озаттың. Бер тапкыр зарланмадың, сукранмадың. Серен безгǝ дǝ ǝйт ǝле, – диде дǝ, Гайшǝнең алдына капланып елап җибǝрде. Гел шаярып-көлеп йөргǝн Дилоромның кинǝт кенǝ болай җебеп төшүе барчасын да аптырашта калдырды. 
– Сереме?.. Сер микǝн инде ул?
 
Шулай диде дǝ, Гайшǝ киленнǝренǝ үзенең бүлǝк Коръǝне турында сөйлǝп бирде.
– Инша Аллаһ, табылыр. Аллаһ бар бит. Болай гына берни дǝ булмый. Шуңа да ул миңа сынау җибǝрǝ. Сынавына күрǝ ярдǝмен бирǝ. Мин сорыйм – ул бирǝ. Ничек түзǝсең дисең, балам. Ничек түзмисең ди. Илемнǝн аерылган хакка яхшы ир, тǝүфикълы балалар насип итте. Алар өстенǝ менǝ сезне – иманлы киленнǝрне бирде бер Аллаһ. Аллаһ бǝндǝсе булган Җǝлǝлетдин белǝн бер түбǝ астында яшǝ дип, Рǝхимулла мөгаллимгǝ юлыктырды. Аллаһ бит ул, хǝсрǝтне, күтǝрǝ алган кадǝр генǝ бирǝм дигǝн. Көчне дǝ, өметне дǝ, сабырлыкны да ул бирǝ.
– Ник сиңа гына бирǝ дǝ, башкаларга бирми соң, – диде Ясмин, авыр сулап.
– Әстǝгъфируллаһ, тǝүбǝ диген, балам. Бирǝ. Бирүче дǝ, алучы да ул. Менǝ, миннǝн күз яшен алды. Ә мин өметемне өзмим. Күземне йомганчы, ул Коръǝннең табыласына ышанам. Аллаһының рǝхмǝте белǝн, берǝрегез ǝле миңа шуннан ясин да  чыгар, – дип Гайшǝ моңсу гына елмаеп куйды.
 
Гайшǝдǝн ишеткǝннǝрен, өенǝ кайткач, Торсоной иренǝ сөйлǝде.
– Әминжон, син ничек уйлыйсын, табылырмы икǝн Гайшǝ ǝни ǝйткǝн Коръǝн? Ул бит шуның кадǝр ышана, – диде Торсоной.
– Ышана икǝн, димǝк юкка түгел. Моны Җǝлǝлетдин белǝн сөйлǝшергǝ кирǝк. Аның ише нǝрсǝлǝрне ул яхшырак белǝдер. Әйдә булмаса, мин барып килим ǝле, – дип Әминжон Рǝхимулла мөгаллим йортына китте.
Җǝлǝлетдиннең гаилǝсе бик түбǝнчелек һǝм хөрмǝт күрсǝтеп каршылады Әминжонны. Бу хǝллǝрдǝн Җǝлǝлетдин дǝ хǝбǝрдǝр булып чыкты. Лǝйлǝ ирлǝр ягына чǝй керткǝннǝн соң, балалары ягына чыкты. Ирлǝр шактый утырдылар.
– Җǝлǝлетдин, безгǝ ул Коръǝннең кайда, ничек югалганын белергǝ кирǝк. Бар, авырсынмаса, Гайшǝ ǝнине бирегǝ чакыр. Ул бит, тимерне кызуында сугарга кирәк дияргә ярата, – диде Әминжон, ниндидер бер фикергǝ килеп.
Җǝлǝлетдин кергǝндǝ Гайшǝ көрпǝч тышлыгы тегеп утыра иде.
– Аллсоламу алейкум, Гайшǝ ǝни. Авыр булмаса, безнең янга керǝ алмассыңмы? Әминжон ǝкǝнең сүзе бар, – диде ул бүлмǝгǝ узмыйчы.
– Хǝзер, балам, керǝм.
Гайшǝне аяк өсте басып каршы алды Әминжон. 
 
– Гайшǝ ǝни, кайда ничек югалттың син аны? Шуны сөйлǝ ǝле.
– Ай бу хатын-кызның теле. Минем авыздан чыгуга, сезнең колак итегезне ашый башладылармы? 
Аннан, билгесезлеккǝ карап торгач,
– Әминжон, белсǝм икǝн кайда югалтканны... Авылдан киткǝндǝ чумаданынны тутыргач, өскǝ генǝ куйдым. Килеп җитеп, Әкълимǝ апаларда чумаданымны ачсам, Коръǝнем юк иде. Поездда алганнардыр дисǝң, бөтен ǝйберем баш астымда булды кебек. Аллам сакласын, кем дип тǝ ǝйтǝ алмыйм. Гөнаһлы булырбыз. Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле ди.
– Лǝйлǝ, – дип кычкырды Җǝлǝлетдин, – Гайшǝ ǝнигǝ чǝй яса.
Лǝйлǝ тиз генǝ касǝгǝ чǝй агызды да, иренǝ карап алды. Җǝлǝлетдин чык дигǝнне аңлатып ым какты.
– Гайшǝ ǝни, берǝр төрле аерым билгесе юк идеме? – диде Җǝлǝлетдин. Һǝм, үзлǝре йоклый торган бүлмǝдǝн, бер китап алып керде. – Менǝ шундыйрак.
 
– Бар, бар, дип җанланып китте Гайшǝ. Ясин сүрǝсе битендǝ, өченче аят тǝмамлангач кызыл калǝм белǝн сызып куелган. Кырыйга латыйн хǝрефлǝре белǝн “Әти вафат. Җеназаны Шǝкерт абзый укыды” ди язган. Мǝрхүмǝ ǝнием, үзем язып куйдым, дип ǝйткǝне бар иде. Шул битнең почмагын такта чǝйдǝн бушаган кǝгазьнең укасы белǝн почмаклап куйган. Шуңардан күрмǝкче, кайнана ǝни үлгǝч, үзем дǝ ясин тǝмамланган битнең читенǝ “Гадилǝ ǝнигǝ үзем ясин чыктым. Җеназаны Гарǝф абзый укыды” дип язып куйган идем. Аның ише килде-китте язулар шактый анда. Мөшǝрǝфҗан бабай – ǝнинең ǝтисе, артка үзе бер кǝгазь ябыштырып, бөтен балаларының туган вакытын язып барган. Анысы гарǝпчǝ, карага манып язган иде. Нǝсимǝм тугач мин дǝ язып куйган идем. 
Гайшǝ туктап калды. һǝм эчке бер ышаныч белǝн:
– Әминжон, атагызның авызыннан чыккан соңгы сүзе “табылыр” булды. Табылыр Аллаһ телǝсǝ, – диде.
Малайларның, кызларның шǝһǝрдǝ яшǝүчелǝренǝ хǝбǝр салырга кирǝк дигǝн фикердǝ, Әминжон өйлǝренǝ кайтып китте.
Гайшǝ төне буе күңеленнǝн шул көнне кичерде. 
 
 
Чумаданга бөтен нǝрсǝне тутырып бетергǝннǝн соң гына ǝнисенең намазлыгына төргǝн Коръǝнне иң өскǝ куеп биклǝде дǝ, корават астына этеп куйды. Икенче көнне Гайшǝ Мǝгъшук Мǝхтүмǝсенǝ юл сǝдакасы бирергǝ дип киткǝч, Хөсǝен Нǝсимǝне ияртеп кибеткǝ китте. Закирǝ өйдǝ бер ялгызы гына калды. Нилǝр генǝ тутырды икǝн бу чумаданга дигǝн уй төн йоклатмаган иде Закирǝне. Ялгызы калудан файдаланып, ул дөбердǝтеп корават астындагы чумаданны тартып чыгарды. Аннан, койрыгы пешкǝн мǝче кебек, бер тǝрǝздǝн икенчесенǝ йөгереп кеше юклыгына ышангач, чумадан капкачын ачты. Ии-и-и-и, мин арурак нǝрсǝлǝр тутырган дип торам. Ходаем, Фатыймадан калган иске-москыдан башка бер адǝм рǝтле ǝйбере дǝ юк икǝн, мескеннең, дип үз алдына сөйлǝнде. Аннан, Коръǝнне төргǝн намазлыкны сүтеп җибǝрде. “Менǝ монысы ярый торган” дип куйды. Намазлыгы белǝн Коръǝнне алды да, шартлатып чумаданны япты һǝм аягы белǝн генǝ урынына этеп куйды. Ул, тиз генǝ, үзенең сандыгын ачып, хǝстǝрлǝгǝн үлемтеклǝре астына ук тыкты. Йозак чыртлап биклǝнде. Кулы да калтырамады Закирǝнең.
Гайшǝдǝн беренче хат килгǝч, Хөсǝен хатны укып бетергǝнче Закирǝ тын алырга да куркып торды. Гайшǝнең исǝ, ǝтисен кайгыга саласы килмǝде. Шуңа да Коръǝн турында берǝүгǝ бер авыз сүз язмады. 
 
Намазлыкка төргǝн Коръǝн сандык төбендǝ ята бирде. Хөсǝен карт үлгǝнче, бер тапкыр да сандыктан чыгармады Закирǝ. Нǝсимǝдǝн дǝ шиклǝнде. Балалы йортта бур тормас, дилǝр бит. Кеше-кара алдында ычкындырыр дип курыкты. Аннан соң, бер ялгызы торып калгач та, ике генǝ тапкыр кулына алды. 
Картын озатып берничǝ көн үтигǝ, сандыгыннан алып утырган гына иде, капкада Гаҗилǝне күргǝч, эчке якка кертеп, тиз генǝ ястыгы астына тыкты. 
 
Гаҗилǝ шулай атнага бер булса да чишмǝ суы китереп китǝ.
– Әйдǝ уз, – диде Закирǝ, ǝллǝ нинди ят тавыш белǝн. Капкада Гаҗилǝне күргǝч куркып калган иде. – Хǝзер чǝй куям.
– Рǝхмǝт. Эшкǝ барышлый гына кердем. Чирлǝмисеңдер бит, тавышларын карлыккан кебек? Шушы көннǝрдǝ Гайшǝлǝр дǝ кайтып килмǝслǝрме ǝле, – дип, көянтǝ-чилǝклǝрен Закирǝдǝ калдырды да эшенǝ китте.
Гайшǝ кайта дигǝн хǝбǝр Закирǝнең җан тынычлыгын качырды. Әтисе исǝн чакта бүлǝк-күчтǝнǝчлǝрне мулдан алып кайталар иде. Анысы бик кызыктыра Закирǝне. Ә менǝ ǝтисе булмагач, Коръǝн турында сүз кузгатса? Лǝкин ул хакта кузгатучы кеше булмады. 
Бөтен кеше өчен җан тынычлыгы бирǝ торган Коръǝн, Закирǝнең тынычлыгын алды. Картая барган саен, авыл өстендǝ, карак дигǝн исеме чыгар, шул исемне күоәреп үләрмен дип курыкты. Кая куярга, ничек котылырга белми йөргǝндǝ, таныш түгел ике хатын-кыз ияртеп, Сǝхǝп Әнвǝренең олы кызы, китапханǝдǝ эшлǝүче Гөлфия килеп керде.
– Закирǝ ǝби, менǝ Әлмǝттǝн килгǝннǝр. Искечǝ язылган китаплар, дǝфтǝрлǝр җыеп йөрилǝр. Шǝһǝрдǝ музей ачарга, – диде Гөлфия.
– Әйдǝгез утырыгыз. Иске китаплар дисеңме? Алай-й-й-й. М-м-м-м, – дип озак кына сузып, кергǝн кызларның һǝркайсын баштан аяк күзǝтеп чыкты. 
 
– Әби, сез курыкмагыз. Без алган һǝр китапны журналга язып, кемнǝн алганны теркǝп арабыз. Бер кǝгазь дǝ югалмый бездǝ, – диде кызларның берсе, сумкасыннан калын гына дǝфтǝр чыгарып.
– Кемнǝн алганын язмасаң да ярый инде, кызым. Анысы булмаса да ярый. Хǝзер, бабагыздан калган төргǝклǝрне карап карыйм. Син Гөлфия, бар, Фǝхриҗиһанга кереп чык. Аңарда булмый калмас. Каенатасы бик гыйлем иде, – дигǝн булып Гөлфияне чыгарап җибǝрǝсе килде. Исǝбе, Коръǝнне күрсǝтмичǝ генǝ биреп, котылырга иде. 
Гөлфия чыгып китүгǝ Закирǝ, шалтор-шолтыр китереп, сандыгын ачты да, үлемтеклǝре астына ук тыгып куйган, суккан намазлыкка төргǝн Коръǝнне тартып чыгарды. 
– Менǝ, алыгыз. Кемнǝн икǝнен язып тормасагыз да була. Башка нǝрсǝм юк, – дип икенче кызга тоттырды. Кыз намазлыкны сүтǝ башлаган иде, Закирǝ, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды да:
– Ал, ал. Аның анысы да хан заманыннан калган намазлык. Кирǝкмǝсǝ ташларсыз, – диде. Яшь кыз сүтǝ башлаган намазлыгын кире урап сумкасына салды.
– Әби, исем фамилиягезне, туган елыгызны ǝйтегез ǝле. Язып куейк, – диде дǝфтǝрен ачып.
– Гǝҗиткǝ-фǝлǝнгǝ яза күрмǝгез инде балакаем. Мин алай зур кеше түгел. Ишниязова Закирǝ. Бабагызга килгǝнче Хǝйретдинова идем. 1907 елгы. Борчак чǝчǝк атканда таптым, дия иде ǝни. Син кызым боларын яза күрмǝ инде, – дип елмайгандай итеп, яулык очы белǝн авыз тирǝсен сөрткǝлǝп алды.
Кызлар урыннарыннан торганнар гына иде, ишектǝ Гөлфия күренде.
– Булдымы? Хǝзер тагын бер “бай” ǝбигǝ алып керǝм мин сезне, – диде Гөлфия көлеп. – Ярый, рǝхмǝт Закирǝ ǝби, авырма.
Кызлар чыгып китте. Закирǝ белгǝннǝрен укып битен сыпырды да, алар артыннан ук ишеген биклǝп, Мөнǝвǝрǝгǝ китте.
 
 
Гайшǝгǝ Коръǝн хакында башкача сүз катучы булмады. Рǝхимулла үлгǝннǝн соң өйдǝ ул хуҗа булып калды. Намаз саен Аллаһтан саулык сорап дога кылды, бүлǝк Коръǝннең табыласына өметен өзмǝде. Өйдǝ, бакчада эшнең бетǝсе түгел. Хǝсрǝт-борчулар гына Гайшǝне Гайшǝ булудан туктатмады. Хǝрǝкǝттǝ – бǝрǝкǝт дип, һаман эштǝ булды. Өстеннǝн ак күлмǝге, башыннан ак яулыгы төшмǝде. Су ташып, кер юмаса да, пылау да пешерǝ, татарча токмач ясый. Коротны килене ǝзерлǝсǝ, тандырда лавашны ǝле Гайшǝ үзе хǝстǝрли. Чөнки, яңа гына тандырдан алган лаваштан авыл исе килǝ. Ата йорты, килен булып төшкǝн Миневǝлилǝр йорты искǝ төшǝ. Юк, дөрес түгел. Искә бит онытылган ǝйбер төшǝ. Аларның бит онытылганнары юк. Алар бит барысы да җанның түрендә. Бары тик, иман яңарткан кебек, яңара гына. Онытыла торган булса, бүлǝк Коръǝн онытылыр иде. 
 
Әминжон Шахнозага шалтыратып барысын да бǝйнǝ-бǝйнǝ сөйлǝп бирде. Рөстǝмжонга да ǝйтте. Талибжонның да, Рǝхимулла мөгаллимнең дǝ шǝһǝрдǝ яшǝүче балаларына хǝбǝр салдылар. Шǝһǝрдǝгелǝрнең мөмкинлеклǝре зур, элемтǝлǝре нык. 
 
Әлеге хǝбǝрне ишетүгǝ, беренче булып Рǝхимулланың томожняда эшлǝүче олы улы Рухшон кайтып җитте. Февраль кояшы каршыдагы таулар артына качарга җыенганда Җǝлǝлетдин, Фǝйзулла, Рухшон – өчǝү Әминжоннарга киттелǝр. Ирлǝр мехмонхонага узуга, Әминжон кунакларны түргǝ утыртты да, Торсоной янына чыгып керде. Озак тормады, сугышта яраланган аягын сөйрǝп, Баһодор да кереп җитте. Аның артыннан ук Хушназар йөгереп керде. Ирлǝр күрешеп, хǝл-ǝхвǝл сораштылар.
 
– Рухшон, – диде Әминжон, – минем сиңа кушарга хакым юк икǝнен аңлыйм. Лǝкин синең элемтǝлǝрең, мөмкинлеклǝрең күп. Бǝлки, чыннан да, табылыр. Сез бит укыган, җаен белǝсез. Компюьтерда ǝллǝ нилǝрне дǝ табып була дилǝр бит.
 
Гомердǝ булмаганны, Әминжонның бугазына төен тыгылды, күзлǝрен нидер ачыттырып алган кебек булды.
– Мин үземнең егетлǝр белǝн сөйлǝшеп, башта Татарстанга, Гайшǝ ǝнинең районына чыгармын. Эшне шуннан башлап карыйк. Поездда берǝрсе чумаданга керсǝ, ул елларда Коръǝнне түгел, башка ǝйберен алыр иде. Җǝлǝлетдин ǝйткǝч, мин интернеттан карадым, Әлмǝттǝ таҗик диаспорасы бар икǝн. Барыбыз да бергǝ тотынсак, очына чыгарбыз, инша Аллаһ. Гайшǝ ǝни моңы бик тǝ лаек. Сез кышлактагылар, азмы-күпме Гайшǝ ǝни алдындагы бурычыгызны үтǝп яшисез, ǝ без читтǝгелǝр... Тырышып карыйк, Әминжон. Яшьлǝр хǝзер бик алга киткǝн. Булышабыз дип торалар, шулай бит, – дип ул туганнарына карап алды.
 
– Әллǝ Нǝсимǝлǝргǝ ǝйтикме икǝн? Үз ǝнисе бит, – диде Хушназар.
– Син нǝрсǝ сөйлисең, малай. Артыңны кем юганын оныттыңмы ǝллǝ? Сөйли белмǝсǝң, олыларны тыңлап утыр, – дип Баһодор, таягы белǝн, Хушназарга сугып алды.
Ирлǝр, киңǝш-табыш корып, шактый озак утырдылар.
– Агач тамыры суга тисә, җимеш булмыйча калмый. Инша Аллаһ, нǝтиҗǝсе уңай булыр. Гайшǝ ǝнинең күлмǝге генǝ түгел, җаны да ак. Аллаһ белүче, – диде Җǝлǝлетдин. Ашап-эчеп дога кылганнан соң, ирлǝр таралыштылар.
 
 
Язу-сызу эшендǝге кеше буларак, Рухшон башта Шахнозаның ире Рǝсүлгǝ шалтыратырга уйлаган иде. Тик, ул уеннан кире кайтты, телефоннан гына сөйлǝшүне килештермǝде. Рухшоннар Шахнозалар белǝн бер шǝһǝрдǝ яшǝсǝлǝр дǝ, икесе ике башында торалар. Шулай булса да, кара каршы утырып сөйлǝшүне хуп күрде. Әлеге сөйлǝшүдǝн соң Шахноза кайдан, ничек эзли башларга кирǝклеген Рǝсүл белǝн киңǝште. Үзǝк китапханǝ дǝ, шǝһǝр архивы да калмады. Берǝүлǝре үзенчǝ киңǝш бирергǝ тырыштылар, икенчелǝре, артык сүз озайтып тормый “белмибез” дип кире борды. Шахноза нинди саламга барып ябышырга белмǝде. Рǝсүл белǝн бергǝлǝп интернетта казына башладылар. Тотынырга җепнең очы күренми иде.
 
Рухшон исǝ, Әлмǝттǝге таҗик диаспорасының җитǝкчесе Мǝрхǝбǝнең телефон номерын кулга төшерде. Өйлǝгǝ кадǝр ǝле вакыт бар иде. Төшке ашка киткǝнче телефонында Мǝрхǝбǝнең номерын җыйды.
– Ассалому алейкум. Миңа Мǝрхǝбǝ ǝкǝ кирǝк иде, – диде Рухшон, кабинетының ачык ишеген ябып.
– Вагалейкум салом. Мин тыңлыйм. Ә кем соң ǝле бу? – дип гобердǝп чыкты каршы яктагы тавыш.
Рухшон үзенең кем булуын, ник шалтыратуын кыскача гына аңлатып бирде. 
– Миңа һич югы тиешле кешелǝрнең адресын, яки телефоннарын гына табырга булыш. Борадор, бǝясеннǝн тормабыз. Салом алейкум, – диде ул.
 
Телефоннан туганнарының номерларын, үзенең электрон почта адресын җибǝрде. Өч көн бернинди хǝбǝр булмады. Рухшон, һǝркөн иртǝн эшенǝ барып компьютер артына утыруга, почтасын карады. Номерларын биргǝн туганнарына шалтыратты. Тик бер хǝбǝр дǝ юк иде. Эш көне тǝмамланып килгǝндǝ, бүлек җитǝкчелǝрен төбǝк томожня хезмǝтенең икътисад җинаятьлǝре буенча өлкǝн тикшерүчесе планеркага җыйды. Кереп утыруга, түш кесǝсенǝ тыккан телефоны тавышсыз гына дырылдарга тотынды. “Ал инде, ал инде” дигǝн кебек, телефон озак бǝргǝлǝнде. Алай ярамаганын белсǝ дǝ, Рухшон рөхсǝт сорап коридорга чыкты. Тик, төймǝгǝ басарга өлгермǝде, телефон бǝргǝлǝнүдǝн туктады. Телефонда “Мǝрхǝбǝ” дигǝн исем чыккан иде.
 
– Ассалому алейкум, Мǝрхǝбǝ. Гафу ит, начальник янында идек, вакытында ала алмадым. Нинди хǝбǝр белǝн сөендерǝсең, кардǝш? – диде. Рухшонның чалара башлаган мыеклары калдыранып куйды.
– Вагалейкум салом, борадор. Ни дǝрǝҗǝдǝ сөендǝрǝ аламдыр, анысын ǝйтǝ алмыйм. Андый китаплар шǝһǝрнең осорхонаи боғҳои маҳаллӣда  шактый күп диделǝр. Менǝ шушы номер белǝн шалтыратып сөйлǝшеп кара. Бу ханым музей мудири – Венера Кыяметдиновна.
– Рәхмǝт, борадор! Сǝламǝт бул, – диде ул. – Югалма, Ватанга кайткач кунакка кил. Салом алейкум.
Рухшон эш барышын сөйлǝргǝ дип Әминжонга шалтыраткан иде, телефонны алучы булмады. Аннан, ай-вай-вай, башсыз. Кем инде кышлакта бу вакытта телефон тотып өйдǝ утыра дип, үз-үзен ачуланып алды. Яңадан җыелышка кереп тормады, Рǝсүлгǝ шалтыратырга булды. Исǝнлǝшеп хǝл-ǝхвǝл сорашканнан соң,
 
– Рǝсүл, миңа Әлмǝт шǝһǝрендǝге музей мөдиренең номерын бирделǝр. Ул хатын-кыз. Шахнозага уңайлырак булыр дим, ул ханым белǝн сөйлǝшергǝ. Җепнең очы табылмасмы икǝн?
Шахноза шул көнне үк Рухшон биргǝн номерга шалтыратып карарга булды. 
– Ало, слушаю Вас, – диде мөлаем хатын-кыз тавышы.
– Ассалому алейкум. Хǝерле кич. Миңа Венера Кыяметдиновна кирǝк иде, – дип ул, каушаудан кипкǝн иреннǝрен ялап алды.
Шахноза үзенең кем булуын, кайдан, ни сǝбǝпле шалтыратуын сөйлǝп бирде.
 
– Безнең музейның һǝм филиалларның саклау фондларында Коръǝннǝр бик күп. Телефоннан сөйлǝп кенǝ эзлǝү мөмкин түгел. Шахноза ханым, сез эзли торган Коръǝннең, ǝгǝр дǝ булса, аерым үзенчǝлеклǝрен ǝйтеп, тǝфсиллǝп безнең электрон почтага язсагыз иде. Аерым детальлǝр ни кадǝр күбрǝк булса, сез эзли торганын ачыклау күпкǝ җиңелрǝк һǝм тизрǝк була. Хатыгызны көтеп калабыз, – дип мөдир ханым трубканы куйды.
Шахноза Гайшǝ ǝнисенең Коръǝне турында Әминжон абыйсының шалтыратып сөйлǝвеннǝн генǝ ишетте. Шуңа да, андый аерым детальлǝрне белми иде. Рǝсүл белǝн киңǝшкǝннǝн соң, бергǝлǝп ǝнисе янына кайтып килергǝ дигǝн фикергǝ килделǝр.
Җомга көн эштǝн соң Рǝсүл белǝн Шахноза төп йортка, Хушназарларга кайттылар. Кайканнарын ишетеп Әминжон белǝн Торсоной, таяк белǝн булса да Дилоромын ияртеп Баһодорлар да килеп җиттелǝр. Гǝүһǝр белǝн Хушназар ачык йөз белǝн, бик шатланып каршы алдылар туганнарын. 
 
Кичкǝ Гайшǝ ǝнисе янына китте. Аяк йөзенǝ үк төшеп торган аксыл күлмǝк, Гайшǝ кебек итеп чөеп бǝйлǝгǝн күлмǝгенǝ төстǝш яулык. Күлмǝгенең фасоны таҗикныкы булса да, төсе татарныкы, Гайшǝнеке иде.
– Бүген иртǝннǝн үк борын очым кычыткан иде. Сезнең күчтǝнǝчлǝрдǝн авыз итǝргǝ булган икǝн. Бездǝ шулай дилǝр иде, – дип Шахнозаны кочаклап алды Гайшǝ.  – Әйдǝ, уз, ничек кайтасы иттең соң ǝле? Ул-бу юктыр бит?
Алар хатыннар ягына уздылар. Җǝлǝлетдин читтǝн генǝ сǝлам бирде дǝ, юкка чыкты. Әнисенең “ул-бу юктыр бит”, дигǝнен Хǝдичǝ үзенчǝ аңлады.
 
– Үзең бит, өметсез шайтан гына дисең. Өметлǝнǝм ǝни, бик нык өметлǝнǝм. Ничек соң син, моңа кадǝр, ǝйтми саклап йөрдең? – диде. Һǝм, ничек саклап йөргǝнен белергǝ телǝп күзлǝренǝ карады. Ул зур, кап-кара күзлǝргǝ, үзенǝ бер дǝ охшамаган татар хатынына карата сүз белǝн ǝйтеп-аңлата алмый торган, ярату тулган иде. Гайшǝ калтыранып куйды. Илле ел элек, “Ой модари ман”  дип, итǝктǝн тартып аңа күтǝрелеп караган күзлǝр. Зур итеп ачылган ул кара күзлǝрдǝ Гайшǝнең ак яулыгы чагыла иде.
– Әле син дǝ шуның артыннан йөрисеңмени? Ай пешмǝгǝн, тишек авыз. Бөтенегезгǝ мǝшǝкать ясадым бит ǝ?! – диде ул, уңайсызланып.
– Гайшǝ ǝни, син алай димǝ. Аллаһы Тǝгалǝ, сез сǝбǝбен кылыгыз, мин ярдǝмен бирермен дигǝн, ди Җǝлǝлетдин. Аллаһ ярдǝменнǝн ташламас.
Лǝйлǝ шулай сөйлǝнде, үзе һаман дастарханга ризык ташыды. Шахноза да күп итеп алып килгǝн иде күчтǝнǝчне. Телефонындагы диктофонын кабызып куйды да, сөйлǝйшǝ-сораша чǝй эчтелǝр. Гайшǝ үзе сөйлǝде, үзе Коръǝннең һǝр битен күңеле аша уздырды. Ул һǝр битне күрǝ иде бугай, хǝтта. Кызыл буяу калǝме белǝн үзенең язганнарын да, химик калǝмне төкереклǝп язган ǝнисенең язуларын, бабасы язганнарны. Үзе дǝ сизмичǝ, Гайшǝ, китап актарган хǝрǝкǝтлǝр ясап, сөйлǝде дǝ сөйлǝде. Шахноза белǝн Лǝйлǝ тавышсыз гына еладылар. Гайшǝ туктады. Аннан соң аларга карап:
 
Агыйдел күпере, чуенмы ǝллǝ чылтырый,
Каш астында ике күзе энҗе кебек елтырый, – дип җырлап җибǝрде.
– Әни, нинди кеше соң син? Ничек син боларны шул гомер сөйлǝмичǝ саклап килдең?  Ничек түздең? – диде Шахноза, яшьлǝренǝ буылып, һǝм телефон төймǝсенǝ басып куйды.
– Көне җиткǝнен көттем. Аллаһтан вакыт җитмǝгǝн булгандыр. И-и-и бала, сорамаганда сөйлǝгǝнне кем ярата?! Түзгǝнмендер инде, түзми кая китǝсең. Урамда кычкырып йөри алмыйсың, Аллаһ сакласын. Сабыр төбе сары алтын ди, минем татарым. Вакыты җитмǝгǝн булгандыр. Үзе югалса да, көче югалмады. Гомер буе менǝ шунда булды ул, – дип Гайшǝ йөрǝк турысына төртеп күрсǝтте. – Сабырлыкны да, исǝнлекне дǝ, яратуны да  шул бирде. Сезне биргǝн кебек.
Аннан, мехмонхонǝне балкытып бер елмайды да:
 
– Менǝ, капчыгымны чыгарып селкедем. Эш бетте, көлтǝ җыясы гына калды, дигǝндǝй, Аллаһка тапшырыйк. Әйдǝгез, дога кылыйк, – диде.
Шǝһǝргǝ кайтуга, Шахноза беренче эш итеп, ǝнисе сөйлǝгǝннǝрнең бер сүзен дǝ югалтмыйча компьютерда басты да, кат-кат укып чыкты. Укыган саен, күз алдында кояшта янып каралган, яшǝүнең ямен-тǝмен белǝ торган, авырлыкларга сыгылмаган ак күлмǝкле, ак яулыклы ǝнисе пǝйда булды.
– Рǝсүл, син укып кара ǝле. Язганнардан берǝр нǝрсǝ аңлашыламы? – дип иренǝ дǝште.
– Миңа аңлашыла, – диде Рәсүл һǝм үзенең китапларына чумды.
Сүз башы язып, Шахноза, хатын Венера ханым биргǝн адреска җибǝрде. Озак та тормый, “Язмагызны алдык. Кулыбыздандан килгǝн кадǝр ярдǝм итǝргǝ тырышырбыз. Ихтирам белǝн, Венера Кыяметдиновна” дигǝн җавап килде.
Айга якын вакыт узды. Хǝбǝр булмады. Балаларның өмет җебе, өзелергǝ җитеп, бик нечкǝрде. Тик, Гайшǝнеке түгел. Бүген Лǝйлǝ белǝн эшлǝп йөрсǝ, икенче көнне Баһодорларга барды. Сер бирǝсе килмǝсǝ дǝ, сугыш яраларыннан бик мантый алмый шул. Әз генǝ булса да булышыйм дип, аларга ешрак бара. Аларда гына түгел, һǝр баласының йортында көтеп алынган ǝни ул. Үзеңнен кирǝк икǝнеңне тоеп яшǝүдǝн дǝ куанычлырак ни булырга мөмкин бу якты дөньяда! 
 
Эш көне тǝмамланып килǝ иде. Сискǝндереп телефон шылтырады.
– Исǝнмесез, – диде, телефонның теге ягыннан, мөлаем хатын-кыз тавышы. Бу Венера ханым иде. – Сез мине югалткансыздыр инде. Ачуланмагыз. Бу вак һǝм озак башкарыла торган эш. Чөнки, саклау фондында Коръǝннǝр бик күп. Без сезнең почтага фотолар җибǝрдек. Сезгǝ кирǝклелǝре юкмы икǝн? Әгǝр дǝ булса, хǝбǝр итǝрсез. Шулай диде дǝ, Венера ханым саубуллашып телефонын куйды.
 
Шахноза рǝхмǝт ǝйтергǝ дǝ онытты бугай. Ул өстенǝ кигǝн җиңел пальтосын урындык аркасына гына салып ташлады да, сүндергǝн компьютерын яңадан кабызды.  Музей мөдире җибǝргǝн җиде фоторǝсемдǝ аерым-аерым төшерелгǝн Коръǝн битлǝре иде. Хǝдичǝ телефоныннан ǝнисе сөйлǝгǝн язманы кабызды. Венера ханым җибǝргǝн икенче рǝсемдǝ ясиннан соң Саффат сүрǝсе алдыннан кызыл  калǝм белǝн сызылган да, китап битенең кырына “Гадилǝ ǝнигǝ үзем ясин чыктым. Җеназаны Гарǝф абзый укыды” дип, урыс хǝрефлǝре белǝн язылган иде. Аны Коръǝннең табылганы гаҗǝплǝндермǝде, ǝ  ǝнисенең аны табасына ышануы гаҗǝплǝндерде. Шулай да, иренǝ шалтыратканчы, ǝнисенең язмасын тыңлап, калган рǝсемнǝрне дǝ карап чыкты. 
– Рǝсүл, ǝнинең Коръǝне табылды. Хǝзер кайтам мин, – диде ул, тыныч кына. Шахноза фоторосемнǝрне икешǝр нөсхǝдǝ чыгарды да, саклык белǝн сумкасына салды.
 
Ул кайтып кергǝндǝ Рǝсүл дǝ, балалар да өйдǝ иде. Бу хәлләрнең чын булуы Шахноза аңына хǝзер генǝ барып җитте. Ул, “табылды” диде дǝ, өстен дǝ салып тормыйча урынга ауды һǝм үксеп-үксеп еларга тотынды. Әллǝ шатлыктан, ǝллǝ табылгач ǝнисе китǝр дип куркудан елады. Үзе дǝ белмǝде. Тынычланып башкалар янына чыкканчы, бер кеше дǝ дǝшмǝде. 
Рǝсүл Рухшонга шалтыратып хǝллǝрен белешкǝч:
– Котлыйм, табылган бит Коръǝн. Синең тырышлык инде бу, Рухшон ǝкǝ. Татарстандагы мөдир ханым Коръǝн битлǝренең фотоларын җибǝргǝн. Хǝзер нишлибез? – диде.
Телефон дǝшмǝде.
 
– Ало, Рухшон ǝкǝ, ишетелмиме ǝллǝ? – дип ул тавышын күтǝрǝ төште. – Рухшон ǝкǝ?..
– Ишетǝм... Менǝ, нишлǝргǝ дип уйлыйм, – диде ул. – Шахноза миңа да җибǝрсен ǝле ул рǝсемнǝрне.
Таҗик даласы чигелгǝн келǝм кебек чǝчǝккǝ күмелгǝн апрель аеның кыл уртасы иде. Рǝхимулла мөгаллим йорты халык белǝн тулды. Кайсы сакаллы, кайсы сакалсыз ирлǝр, чǝчǝкле-чуклы бǝйрǝм күлмǝклǝре кигǝн хатын-кызлар өйгǝ генǝ сыймый ишек алдын, урамны тутырдылар. Ирлǝр дастарханны бакчага – карт өрек астына, хатын-кызлар мехмонхонǝгǝ ǝзерлǝделǝр. Малайларның, кияүлǝрнең яшьрǝклǝре казан тирǝсендǝ кайнашты. Күзлǝрне камаштырырлык төслǝр диңгезендǝ ап-ак яулыгын яшь киленнǝрдǝй чөеп бǝйлǝгǝн, ак күлмǝген таулар арасыннан искǝн язгы җилдǝ җилфердǝтеп, ике зур ыруның төп хуҗасы – Гайшǝ йөри. Таза-таза таҗик киленнǝре арасында аның шәмдәй төз гǝүдǝсе ǝллǝ каян аерылып тора. Гайшǝнең яшьлеге булып, алма бизǝкле алсу күлмǝктǝн Шахноза күренде. Ак яулыгын да шулай, нǝкъ ǝнисе кебек итеп өчпочмаклаган да, артка чөеп бǝйлǝгǝн. Йөз-кыяфǝте, буй-сыны Шөкрона ǝнисенеке булса, җаны, күңеле, бөтен булмышы белǝн Гайшә иде ул.
 
Гайшǝ ǝни, син ǝйдǝ, кер инде, утыр. Бǝйрǝмдǝ дǝ эшлǝтǝ дип туганнар ачуланыр. Син утырмагач берǝү дǝ утырмый, – диде Лǝйлǝ.
– Хǝзер, Җǝлǝлетдинне генǝ күрим ǝле. Керǝм, керǝм балам. Утыра торыгыз, – дип бакча ягына китте.
Гайшǝне күрүгǝ Җǝлǝлетдин үзе каршы килде.
– Нǝрсǝ булды, Гайшǝ ǝни, – диде ул, Гайшǝгǝ иелǝ төшеп. 
– Иплǝп кенǝ Әминжонга ǝйтерсең ǝле, ирлǝргǝ сүзем бар иде. Берǝр уңайлы вакытта мине дǝшǝрсез. 
Шулай диде дǝ, яратып аркасыннан кагып алды. Гайшǝнең куллары карт йөзем агачының кайрыларыдай яргаланып, буй-буй эзлǝр белǝн бизǝклǝнгǝн иде. Җǝлǝлетдин ул кулларны беренче тапкыр күргǝндǝй карап торды. Гайшǝнең йөзендǝ ирлǝр ныклыгы, тынычлык хөкем сөрǝ иде. 
 
Шахноза кызларга-киленнǝргǝ Коръǝнненң ничек табылуын сөйлǝде. 
– Барысы да Аллаһының рǝхмǝте, сезнең тырышлык белǝн. Сабыр иткǝн морадына җиткǝн. Барыгызга да Аллаһ күркǝм сабырлык бирсен. Ирлǝрегезне санлап, бǝхеттǝ яшǝгез. Сез мине зурлаган кебек, кызларыгыз киленнǝрегез сезне зурласыннар. Ә хǝзер ǝйдǝгез, бǝйрǝм булгач бǝйрǝм булсын. Сыйланып кунак булыгыз. 
Шуңы гына көткǝн кебек, Дилором җырлап җибǝрде. Яшьрǝклǝр торып биергǝ тотындылар. 
– Гайшǝ ǝни, сине Җǝлǝлетдин дǝшǝ, – диде Лǝйлǝ каенанасына иелеп.
Гөр килеп сөйлǝшкǝн ирлǝр, бакчада Гайшǝнең ак шǝүлǝсе күренүгǝ шым булдылар. Дистǝдǝн артык таҗик ирлǝренең үзен күргǝч тып-тын калуларына Гайшǝ бераз уңайсызланып та куйды. Җǝлǝлетдин аны түргǝ ǝзерлǝп куелган урынга озатты. Дога кылганнан соң, Гайшǝ торып басты.
 
– Балалар, – диде ул, – сезгǝ ǝйтǝсе сүзлǝрем бар.
Шулай диюгǝ, дастархан артында утырган ундүрт ир-атның берсе генǝ – Баһодор гына басмады. Баса алмады. Яралары мөмкинлек бирми иде. Какча гǝүдǝле ап-ак татар хатыны янǝшǝсендǝ кыя ташларыдай тезелгǝн, кояшта каралган таза-таза таҗик ирлǝре кечерǝеп калгандай булдылар.
– Бүген сез миңа зур бǝйрǝм ясадыгыз. Сез ирлǝргǝ сөйлǝсǝм дǝ, белǝм, хатыннарыгыз да колакларын торгызып тыңлап тора. Шуңа да алар хатыннар. Мин сезнең белǝн бик бǝхетле булдым. Соңгы сулышыма кадǝр сезне табып үстергǝн ǝти-ǝнилǝрегезне догамнан калдырмам. Инде үтенечем, миңа шул Коръǝнне, кулыма алып күкрǝгемǝ кысарга ярдǝм итегез. Шахнозага ǝйтермен, Нǝсимǝ  белǝн сөйлǝшер. Калганын туган якта ул сөйлǝшер. Аңа ǝйтмǝсǝгез, аны санламау булыр. Коръǝнне кулга тоту мөмкинлеге тǝгаен ачыклангач, мине Рǝсǝйгǝ Әминжон белǝн Җǝлǝлетдин алып кайтып килер. Сүзем шул иде. Дǝвам итегез, – дип хатын-кызлар янына китте.
 
 
Коръǝннең югалуын һǝм менǝ еллар узгач табыун Нǝсимǝ Шахнозадан ишетте.
– Күрсǝң таныр идеңме? – диде Шахноза.
– Ничек инде танымыйм ди?! Таныйм, ǝлбǝттǝ. Мин аның исеннǝн үк таныйм, – диде. Шахноза шалтыратканда Нǝсимǝ дǝрестǝ иде. 
Тǝнǝфес булуга ул телефонын алып урамга йөгерде. Мǝктǝп ишек алдына җǝйгǝн асфальттан җылы күтǝрелǝ. Бакчадагы каеннарда кара каргалар шау-гөр килеп туй ясыйлар. Нǝсимǝ телефонындагы исемлектǝн “Әни” дигǝнен табып, чакыру төймǝсенǝ басты. Телефонда ǝнисенең тавышын ишеткǝч, Нǝсимǝ елап җибǝрде.
– Әни, шул гомер син ничек безнең “бүлǝк”сез яши алдың? Ник моңа тикле ǝйтмǝдең, – диде ул, яшьлǝренǝ буылып.
– Нихǝллǝрең бар, балам? Кияү, балалар исǝн-саулармы? Елама, менǝ табылган бит. Бабаңны да, сине дǝ борчыйсым килмǝде. Син инде кызым, миңа рǝнҗемǝ. Булдыра алсаң, мондагыларга ярдǝм ит, ярыймы. Табыласына югалган көннǝн алып ышандым. Аллаһ ташламасын гына, – диде ǝнисе.
 
– Әни, минем дǝресем башланды. Кичтǝн кабат сөйлǝшербез. Ачуланма, – дип дǝресенǝ йөгерде.
Нǝсимǝ килгǝндǝ Әлмǝтнең туган якны өйрǝнү музее директоры Венера ханым эш бүлмǝсендǝ иде. Бераз сөйлǝшкǝч, музей хезмǝткǝре Нǝсимǝ алдына саклык белǝн генǝ Коръǝнне китереп куйды. Нǝсимǝнең маңгаена тир бǝреп чыкты. Тик үзен бик тиз кулга алды. Гайшǝ кызы бит ул. Бисмилласын ǝйтеп Коръǝнне кулына алды, күкрǝк турысына китерде. Күзлǝрен йомды да, иелеп иснǝп карады. Башларны ǝйлǝндерǝ торган татлы балачак исе, иске буяу, кǝгазь исе. Әнисе исе. Әтисе исе. Нǝсимǝ Коръǝнне ачмыйча да таныды. Әйе, бу Нǝсимǝнең мендǝре астында, аларны саклап, яклап торган Коръǝн иде. Ул тиз генǝ Коръǝннең соңгы битен ачты. Саргаеп беткǝн авыш сызыклы дǝфтǝр битенǝ гарǝп хǝрефле язулардан соң, иң соңгы итеп Нǝсимǝнең туган көне язылган иде.
– Шулмы, сез эзлǝгǝн Коръǝн? – диде директор, тынлыкны бозып.
 
– Әйе, – дип китапны япты да күкрǝгенǝ кысты. Йөрǝге күкрǝген ертып чыгардай булып тибǝргǝ тотынды. Тын алулары ешайды. – Сез моны безгǝ кайчан бирǝ аласыз, бездǝн нинди документлар кирǝк?
– Гафу итегез, без алай тиз генǝ бирǝ алмыйбыз ǝле. Аның тǝгаен сезнеке икǝнен дǝлиллǝүче шаһитлар кирǝк. Гомумǝн, шактый гына формаль яклары бар. Бу бит хǝзер музей фондындагы экспонат, дǝүлǝт милке. Без аларны үзебез хǝл итǝргǝ тырышырбыз, – диде Венера ханым.
Нǝсимǝ рǝхмǝтен ǝйтеп кайтырга чыкты.
– Зимфера Салаховна, миңа 1985 елдан 1990 елга кадǝр булган кабул итү кенǝгǝлǝрен кертегез ǝле, – диде директор, саклау бүлеге җитǝкчесенǝ.
Ул ашыга ашыга китапларны актара башлады. Менǝ. “1 декабрь, 1989 ел. Коръǝн. Гарǝп телендǝ. Казанда 1887 елда басылган. Яхшы сакланган. Тышлыгы ǝйбǝт хǝлдǝ. Ак киндер намазлыкка төрелгǝн”. Венераның күз алдына шǝһǝр мǝдǝният идарǝсендǝ эшлǝгǝн һǝм музей ачу хыяллары белǝн йөргǝн көннǝре килде. Утыз елдан артык вакыт узган да киткǝн. 
 
 
Кирǝкле документларны эшлǝргǝ Рухшон булышса да, вакыт сузылды. Җǝй уртасы җитте. Гайшǝ, юлга чыгар алдыннан, барсы белǝн саубуллашты. 
– Аллаһ язмаган эш булмас, исǝн булсам кайтырмын балалар. Шулай да бǝхиллǝшеп китим. Борынгылар, өч көнгǝ киткǝндǝ дǝ, бǝхиллǝшеп китǝргǝ кушканнар, – диде Гайшǝ балаларына. Юлга үзе телǝгǝнчǝ Әминжон һǝм Җǝлǝлетдин белǝн кузгалды.
 
Казан вокзалында аларны Нǝсимǝнең улы Булат каршы алды. Җыйнак кына кара сакал җибǝргǝн Булат, кай ягы белǝндер, Җǝлǝлетдингǝ охшап китте. Кунаклар шул хакта сөйлǝшеп, үзлǝре дǝ көлешеп алдылар. Чумаданнарын багажникка урнаштыргач, кузгалдылар. Әминжонның бер-ике тапкыр Казанны күргǝне булса да, Җǝлǝлетдиннең беренче генǝ килүе иде Гайшǝ ǝнисенең туган җиренǝ. 
 
Сөйлǝшеп кайта торгач дүрт сǝгатьлек юл сизелмǝде дǝ.  Булат таҗик туганнарының күп сүзлǝрен аңламады. Гайшǝнең теле алар белǝн сөйлǝшсǝ, күзлǝре туган җире белǝн серлǝшǝ иде.  Туган ягындагы июнь гел башка: мондагы яшеллек, урманнар белǝн капланган таулар, җилǝкле уйсулыклар, чишмǝле инеш буйлары. Рәхимулла авырып киткәннән бирле Гайшǝнең кайтканы юк иде. Әллǝ озак кайтмый торганга, ǝллǝ Коръǝн табылу шатлыгыннан җанында аңлатып булмастай хислǝр кайный. Йǝ Аллаһ, үзең сабырлыклар бир, дип телǝде ул, авыз эченнǝн. Теге вакытта машина ǝрҗǝсенǝ утырып авылдан чыгып киткǝндǝге кебек иде Гайшǝнең җаны.
 
Машина олы юлдан авылга борылды. Әле тагын ике чакрым керǝсе. Берǝү дǝ сөйлǝшми. Барысы да тын калып табигатькǝ хозурланып кайта. Җаннарында нилǝр кайнаганын һǝркем үзе генǝ белǝ иде. Асфальт юлның ике ягыннан ак күлмǝкле яшь каеннар Гайшǝгǝ каршы йөгерǝлǝр дǝ, узып китǝлǝр кебек. Яшьлек шулай йөгереп кенǝ узып китǝ шул, дип уйлап куйды ул. Иван тугаенда таллар да, Урыс тавындагы имǝнлек тә сирǝгәйгǝн икǝн... 
 
Һәркем үз уена чумып, тын гына барганда, Гайшә балалардай сөенеп кычкырып җибәрде:
– И-и-и, карагыз ǝле, – диде ул Әминжон белǝн Җǝлǝлетдингǝ. – Чагыл тавына кайсыдыр бер Аллаһ бǝндǝсе ай ясап куйган, рǝхмǝт яугыры.
Әбисенең, машина тǝрǝзǝсеннǝн чыгардай булып, тауларга карап барганын көзгедǝн күргǝч, Булат машинасының тизлеген ǝкренǝйтте. “Татар радиосы”нда салмак кына җыр агыла иде.
Татлы инеш, гел элекке килеш,
      Элеккечә түгел без генә...
 
Тирǝн чокырны күтǝрелүгǝ авыл өстендǝ мǝчет манарасы күренде.
– Әби, авылга кайдан керик? Мишǝр очыннанмы, ǝллǝ зират буеннан төшикме? – диде Булат, тагын да ǝкренǝя төшеп.
– Мишǝр очыннан керик, улым. Монда ǝллǝ төшǝм, ǝллǝ юк ǝле. Ә зиратка, Аллаһы телǝсǝ, барыбер бармыйча булмас. Син ǝкрен генǝ бар, яме, – диде. Булат төймǝгǝ басып кына машинасының тǝрǝзǝсен төшерде.
Нǝсимǝ, ǝнисенең төп йорты булган, үзе үскǝн урамга килен булып төшкǝн иде. Тора-бара яңа йорт җиткереп чыктылар. Шулай итеп, ǝнисе өчен якын булган җирлǝр аның өчен дǝ кадерле иде. Улы, кайтырга чыгабыз дип, телефоннан хǝбǝр итүгǝ, бөтен эчлǝре калтырый башлады. Моңа кадǝр ǝнисе кайтмый тормады юк исǝ. Бер дǝ болай дулкынланганын хәтерләми. Өйгǝ бер керде, бер чыкты Нǝсимǝ. Ире кичǝ үк мунчага су тутырып куйган иде. Бǝлешкǝ бǝрǝңгелǝр турап куйгач, мунча миченǝ ут тергезеп җибǝрде. Нǝсимǝгǝ башта вакыт бик акырын үтте. Ә телефоннан ǝнисенең тавышын ишеткǝч, кабалана башлады, өлгермǝс кебек тоелды. Машина капка төбенǝ килеп туктаганда мунча томаланган, шулпа кайнаган, бǝлеш мичкǝ тыгылган иде. 
 
Булат, тиз генǝ машина ишеген ачып, ǝбисенǝ төшǝргǝ булышты. Гайшǝ эчен-тышын бер учка җыйды да өс-башын төзǝтте. Нǝсимǝ елый-елый ǝнисен иңнǝреннǝн кочып алды. 
– Балам минем, – диде Гайшǝ. – Балакаем. Ходай үземǝ гомер биргǝч, менǝ тагын күрешергǝ насыйп булды.
Нǝсимǝ Әминжон һǝм Җǝлǝлетдин белǝн кул биреп күреште. 
– Әни, Әминжон абый, Җǝлǝлетдин, ǝйдǝгез, узыгыз. Улым, дǝш абыеңнарны, – дип Нǝсимǝ Булатка төртеп алды. 
Әминжон белǝн Җǝлǝлетдин, багажниктан зур-зур чумаданнарны, сумкаларны алып, Гайшǝ артыннан атладылар.
Кереп йортка дога кылуга, Гайшǝ:
 
– Кызым, инде дǝ хак булдымы, үзебезнең бүлǝкнең табылуы? – диде.
– Хак, хак ǝни, менǝ, – дип Нǝсимǝ түрдǝге китап кишǝсенǝ үрелде.
– Ашыкма балам. Шул гомер биргǝн сабырлыкны, Аллаһ бүген генǝ бирми калмас. Тынычланыйм ǝле аз гына. Тǝхǝрǝтсез тотыну ярамас, Коръǝн бит ул, – диде Гайшǝ.
Чǝйлǝр эчкǝннǝн соң, Булат абыйларын авылны күрсǝтергǝ алып чыгып китте. Нǝсимǝ исǝ, иртǝн генǝ Шарлыктан җыеп төшкǝн исле үлǝн суында каен себеркесен пешерде дǝ, ǝнисе белǝн мунчага җыендылар. 
– Кызым, Нǝсимǝ, син боларның барысын да иплǝп кенǝ салдыр инде. Юынганда җайсыз булыр, – дип кып-кызыл гранат төшедǝй ташлы йөзеген, Талибжон бүлǝк иткǝн алтын белǝзеген салып Нǝсимǝгǝ бирде. – Авыл мунчасы кызу була, алкалар белǝн муендагы гǝрбǝне дǝ ычкындыр. Уралып, чǝбǝлǝнеп бетǝрлǝр. Болары Әдилә бәбекәемә, кызым. Каршы килми генǝ алып куй. Әйдǝ, хǝзер рǝхǝт итеп, чабынып мунча керик ǝле бер. Чǝч юарга катыгың бармы?
– Бар, ничек инде катык булмасын ди. Әни, катык белǝн юам дисеңмени? Хǝзер бит ǝллǝ нинди яхшы пампуньнар бар, – диде Нǝсимǝ, бераз гаҗǝплǝнеп.
 
– Кызым, чǝч өчен татар катыгыннан да яхшысы юк инде ул. Начар булса, безнең ǝбилǝр юмас иде. Берǝр касǝ ал ǝле, яме. 
“Кызым” дип ǝйткǝн саен, Гайшǝнең җанына ǝйтеп аңлата алмаслык рǝхǝтлек җǝелǝ. Әйтерсең ул, кызым дип ǝйтергǝ тилмергǝн еллары өчен ǝйтеп калырга ашыга иде.
Нǝсимǝ ǝнисен бала юындырган кебек рǝхǝтлǝнеп, кинǝнеп юындырды.
Алар кайткач, мунчага Әминжон белшн Җǝлǝлетдин китте. Булат абыйларының хǝллǝрен белергǝ барганда, ǝнисе банкага ǝйрǝн болгатып биреп җибǝрде. 
 
Кичкǝ Нǝсимǝнең ире Илдус, шәһәрдә балалар хастаханәсендә эшләүче кызы Әдилә эштǝн кайттылар, туганнар җыелды. Апалары Гаҗилǝ белǝн Гамилǝнең балалары да килде. Инде яше сиксǝннең өстендǝ булса да, Миневǝлинең дǝ кечкенǝ апасын Әлмǝттǝн малае алып килгǝн иде. Уразайдан, Гайшǝнең кайтканын ишетеп, Минзилǝ, Әминǝ дǝ чыкканнар. Төп йорттагы күршелǝре Әзһәр белǝн Гүзәл дǝ килде. Әллǝ кайда, таулар илендǝге Рǝхимулла мөгаллим йортында башланып киткǝн бǝйрǝм Кичүчат авылында, Гайшǝнең кызы Нǝсимǝ белǝн кияве Илдус йортында дǝвам итǝ иде. Ишеклǝр тутырып ачып куелган. Өйдǝге шау-гөр килеп сөйлǝшкǝн-көлешкǝннǝр, су буена җǝелгǝн томан кебек, саркып кына урамга җǝелǝ. Нǝсимǝ бер басасы урынга биш басып, килгǝн һǝркемне сыйлый, шатлыгы эченǝ сыймый.
– Менǝ, олы улым Әминжон, тегесе кечесе – Җǝлǝлетдин, шулар белǝн бергǝ яшǝп ятам инде, – дип елмайды Гайшǝ. Таҗик кояшы астында янган бит алмалары мунчадан соң, алсуланып, агарып киткǝн кебек тоелдылар. – Балам, Җǝлǝлетдин, менǝ бу чумаданны ач ǝле.
Ирлǝр урамга чыгып киттелǝр. Гайшǝ чумаданнан өйдǝге һǝммǝ кешегǝ бүлǝк өлǝште. Кулына алгач, күз нурлары сеңсен дигǝндǝй һǝр бүлǝгенǝ карап сыпырды да,
 
– Төсем булсын, – дип кулларына бирде һǝм аларның күзлǝренǝ карап, берара кулларын җибǝрми торды.
– Апа, – диде, чират Миневǝлинең апасы Галиягǝ җиткǝч һǝм, урыныннан торып, үзе аның янына килде. – Без синең белǝн мондагылар белмǝгǝн бик күп нǝрсǝлǝрне белǝбез. Төрле чаклар булды. Аллаһ үзе кичерсен. Аның рǝхмǝте чиксез, кодрǝте киң. Белмǝгǝн гөнаһларыбыз да җитǝрлектер. Аллаһ хозурына йөк төяп бармыйк. Мин синнǝн риза-бǝхил, апа. Менǝ бу күлмǝк җиңел дǝ, тǝнгǝ дǝ рǝхǝт. Киеп намаз укырсың. Җылы тǝнең дǝ тузсын.
 
Гайшǝ иренең чалымнарын күрǝсе килеп Галиягǝ текǝлде. Тик, җанга якын бер генǝ сызык та тапмады.
– Кит юлǝр, бу тузганчы яшǝсǝң... – дип елмаеп куйды Галия. Аннан бераз дǝшми торгач, – Аллаһ сиңа ике дөнья рǝхǝтен насыйп итсен. Без күрсǝтмǝгǝн рǝхǝтне, Аллаһ сиңа җиде җир читенǝ илтеп күрсǝтте. Аллаһ разый булсын синнǝн, – диде. 
– Амин, – дип ул урынына барып утырды. – Кияү үзебезнеке, дигǝндǝй, сезнең белǝн, балалар, иртǝгǝ иркенлǝп утырырбыз. 
– Әйдǝгез, иртǝгǝ яфрак бǝйрǝме түгел. Хуҗаларның иртǝн торасылары бар. Кунаклар да ял итсен. Гайшǝ, ǝле тагын күрешербез, Аллаһ телǝсǝ, – дип Әминǝ урыныннан торды. Хǝл белергǝ килүчелǝр ǝкрен генǝ таралышып беттелǝр.
Өйдǝ өлкǝннǝрдǝн ире белǝн Нǝсимǝ, Әминжон белǝн Җǝлǝлетдин генǝ калган иде. Булат белән Әдилә, шыпырт кына, диван почмагына сеңделәр.
– Кызым, китер. Аллаһка тапшырып... 
 
Нǝсимǝ китап киштǝсеннǝн ак җитен намазлыкка төргǝн китапны алып ǝнисенǝ сузды. Өйдǝгелǝр, тын да алмый, ǝнилǝренǝ текǝлделǝр. Гайшǝ өчен, мизгел эчендǝ, берǝү дǝ калмады. Ул кулындагы намазлыкка карап тынсыз калды. Битенǝ якын ук китереп иснǝде дǝ, күкрǝгенǝ кысты. Әллǝ кайдан, җанының үзǝгеннǝн яндырып менгǝн төер бугазына тыгылды. Ул да булмады, күз алмаларының астын ǝчеттереп, ике бите буйлап яшьлǝре тǝгǝрǝде. Гайшǝгǝ сүз дǝшǝргǝ берǝү дǝ батырчылык итмǝде. Ул, саклык белǝн генǝ, намазлыкны сүтте. Кытыршы куллары белǝн озак кына китапның тышлыгын сыпырып торды. Бөтен гомере шушында иде бит аның: ǝнисе дǝ, Миневǝлие дǝ, Гадилǝ ǝнисе дǝ... Ә яшьлǝре акты да акты. Ирен читендǝге җыерчыгына җыела да, тып итеп Коръǝннең тышлыгына тама. Ул үзенең елаганын да белми иде кебек. Гайшǝ бер ялгышмыйча Коръǝннең ясин сүрǝсе язылган битен ачты. Ул, үз куллары белǝн язган язуларны күргǝннǝн соң гына, китапны япты. Янǝдǝн намазлыкка төрде.
 
– Коръǝннǝн һǝм эштǝн аерылмагыз, балалар. Шул икесе бөтенесен бирǝ адǝм баласына. Шулар яшǝтǝ. Менǝ бит, Аллаһ яңадан шушы изге бүлǝген кулыма бирде.
Гайшǝ үзе сөйлǝде, үзенең бер туктаусыз яше акты. Ул яшьлǝр җыерчыклары буйлап бөтен битенǝ таралдылар. Елаган саен җанының гына түгел, тǝненең дǝ җиңелǝя баруын тойды. Күзлǝре яктырып, тагын да нурланып киткǝн кебек булдылар. Вакыт шактый соң иде. Тик берǝү дǝ арыдым дип ятарга ашыкмады.
– Гайшǝ ǝни, рөхсǝт итсǝң без дǝ күз салыйк ǝле, – диде Әминжон. – Сиңа гына түгел, ничǝ еллар буе безгǝ дǝ бǝхет биреп торган Коръǝн нинди икǝн ул? 
 
Гайшǝ намазлыгыннан алып Коръǝнне Әминжонга сузды. Җǝлǝлетдин дǝ китапка таба иелде.
– Чын, нǝкъ Гайшǝ ǝни сөйлǝгǝн Коръǝн. Кара ǝле Җǝлǝлетдин, китап читенǝ язган язулар да, ахыргы биттǝге исемлек тǝ шулай, – дип Җǝлǝлетдингǝ сузды. Яшьләр, үрелә-үрелә Коръәнне карадылар.
– Гайшǝ ǝни, чиста чакта, ǝйдǝ мин Аллаһка шөкер итеп шушы Коръǝнеңнǝн берǝр аять укыйм. Хуҗаларга да, юлдан кайтучы безлǝргǝ дǝ шифасы булыр, инша Аллаһ. 
Юлда кайтып чыннан да арылган иде. Нǝсимǝ кунак ирлǝргǝ урынны, салкынчарак булсын дип, верандага җǝйде.
– Әни, сина менǝ монда, түр якка, җǝйдем. Тǝрǝзǝне япмасам төнлǝ салкынча булмасмы үзеңǝ? – диде Нǝсимǝ мендǝрлǝрне кабарткалап. 
– Юк, нишлǝп салкын булсын ди. Хǝзер озакламас, сандугач җыр башлар, Аллаһ боерса. Көннәре шул.
– Синең белǝн ятыйм ǝле мин, ǝни? – дип Нǝсимǝ, кечкенǝ бала кебек, ǝнисенǝ карады. Нǝсимǝнең күзлǝре күл булган иде.
– Мин сиңа ǝйтергǝ генǝ кыймый тора идем кызым. Әйдǝ, – дип көлеп җибǝрде Гайшǝ.
Йокламадылар да бугай. Төне буе сөйлǝшеп яттылар. Кай арада гына күз йомып алганнардыр. Гайшǝ уянганда Нǝсимǝ урында юк иде. Өйдǝ дǝ хǝрǝкǝт сизелмǝде. Ул өслǝрен алмаштырып, башына яулыгын чөйде дǝ, ишек алдына чыкты. Нǝсимǝ бакчадан кереп килǝ иде.
– Кызым, мин су буйларын ǝйлǝнеп меним ǝле, үзем генǝ, – диде Гайшǝ. – Югалтмагыз.
– Ярар. Син инде, шулай да бик озак торма, яме. 
 
Гайшǝ капкадан чыккач, озак кына зират ягына карап торды. Элек үзе бер урман булып шаулап торган зират ничектер аязып, яктырып киткǝн кебек булды. Карт агачларын кисеп чистарткач, йөзǝр яшьлек наратлар гына утырып калган икǝн. Ә менǝ Чагыл тавы шул килеш. Чүрǝгǝй дǝ, Ташлы борын да үзгǝрмǝгǝн. Миневǝли белǝн печǝн чапкан таулар да урыннарында. Зур-зур йортлар калкып чыкса да, исле үлǝнне Шарлыктан диде бит Нǝсимǝ. Язгы һава төсендǝге зǝңгǝр чыпчык күзлǝре дǝ үсǝлǝрдер ǝле. Кояш җылысында җирдǝн күтǝрелгǝн татлы үлǝн ислǝренǝ кадǝр шул килеш. Су буена төшǝ торган тыкрык, койма буендагы кычытканнар, тал төбендǝге ǝрекмǝн яфраклары, инеш, тау астындагы Ташкое – һǝммǝсе элеккечǝ. Гайшǝнең колагында кичǝ юлда ишеткǝн җыр яңгырады.
 
Татлы инеш, гел элекке килеш,
      Элеккечә түгел без генә...
 
Ә менǝ Талип таллары картайганнар. Коры кабык-сөяккǝ калып бөтенлǝй бөкрǝйгǝннǝр. Җир тарта күрǝсең, өчесе тиң аска иелгǝн. «Вакыт агай» белән «язмыш түтәй» аларны да җиргә игән. Гайшǝ кытыршы куллары белǝн сукмак кырыендагы карт талның ябалдашларын сыпырып куйды. Шулай булса да, ярны тотып торалар. Үзәкләре өзелсә дә, тамырлары нык күрǝсең. Туган җирлǝрендǝ хуҗа булып утыралар шул. Ә төплǝрендǝге ǝрекмǝн яфракларына тып та тып ǝллǝ бал тама, ǝллǝ... Гайшǝ кул аркасы белǝн күзлǝрен сөртеп алды.
 
Я, кем ǝйтер могҗиза юк дип?! Көтте бит, бик көтте Гайшǝ бу көнне. Килǝсенǝ, буласына ышанып көтте. Өметен өзмǝде. Аллаһ ярдǝменнǝн ташламады. Шатлыкларына шөкер итеп, хǝсрǝтлǝренǝ сабыр итүчегǝ ǝҗерен бирми калмам, дигǝн бит. Мең шөкер. Өеп бирде аңа: сǝламǝтлек, кабаттан елый алу бǝхетен дǝ, ир хөрмǝтен, балалар рǝхмǝтен һǝм иман нигъмǝтен. Соңгысы бик күплǝр тоймый, татымый торган бǝхет. Анысын бөтен адǝм балаларына бирǝ, тик аны татырга сабырлыклары җитми күрǝсең... Аллаһының бǝндǝлǝргǝ бүлǝк итеп биргǝн, нǝсел җебен саклаган Коръǝне дǝ бүген янǝдǝн Гайшǝ кулында. Аның битлǝрен шатлык яшьлǝре юды.
 
Кояш инде шактый күтǝрелгǝн. Озак тордым бугай дип, Гайшǝ кайту ягына борылды. Тǝнендǝ җиңеллек, җанында тынычлык иде аның.
 
 
Нǝсимǝ китап шкафының иң югары шүрлегеннǝн ак җитен намазлыкка төргǝн Коръәнне алды. Озак кына күкрǝгенǝ кысып торганнан соң, итǝгенǝ куеп, намазлыкны ачты. Кайчандыр ǝнисе такта чǝйдǝн калган ука белǝн почмаклап куйган ясин сурǝсе битен саклык белǝн генǝ ачты һǝм калтыранган кулы белǝн, китапның уң як кырына “28 нче июнь, 2012 ел. Әни үлде. Ясинны, Гайшǝ ǝниемǝ дип, Җǝлǝлетдин чыкты. Җеназаны Мисгать хǝзрǝт укыды” дип язып куйды. Нǝсимǝнең бите буйлап күз яшьлǝре тǝгǝрǝде.
 
Табигатьтǝ, Талип талларыннан бал тамып торган, җǝй иде. 
 

 


Рәфкать ШАҺИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»