|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2020 Фаҗига
"Кызын төтен арасыннан кычкырып эзләде..."
Кичә Башкортстанның Әлшәй районында булган коточкыч фаҗига турында язган идек инде. Анда 17.30 сәгатьтә Шафран авылында булган янгында 62 яшьлек пенсионер белән 5 яшьлек кыз һәлак булды. Гаилә башлыгы Ринат белән хатыны Динә өйләренә кайтып җиткәндә күршеләре Динәнең паралич суккан әтисен урамга чыгарып өлгергән була инде. Ул төтенгә агуланып үлгән була. Динә, кызын эзләп, өйгә кереп йөгерә. Аны янгын сүндерүчеләр дә туктата алмый. Кычкырып кызын эзли, әмма баланы тиз генә таба алмыйлар. Күрәсең, ул куркып качкан була. Бераздан аны аңсыз хәлдә тапканнар, балага дәваханәдә дә ярдәм итә алмыйлар...
Ринат белән Динә 15 ел элек өйләнешкәннәр. Озак вакыт аларның балалары булмаган. Өй сатып алып, тормышларын тәртипкә китергәннән соң, күптән көтелгән шатлык булып, уллары туа аларның. Ә өч елдан кызлары да дөньяга аваз сала. Гаиләне яхшы яктан гына искә алалар, балаларын бик яратуларын ассызыклыйлар. Әлеге вакытта гаилә Ринатның әти-әнисенә күченгән.
Җирләү эшләреннән соң, өйләрен тергезергә уйлый алар. Әгәр дә сез янгында берьюлы ике якын кешесен югалткан гаиләгә ярдәм итәргә телисез икән, үз көчегездән килгәнчә өлеш кертә аласыз. Саклык банкы картасы 8(905)356-85-29 номерына бәйләнгән.
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|