|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2020 Дин
Татарстан Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды (ФОТО)ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Пленумда катнашучыларны Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, мөселман дин әһелләренең Исламның йөзе булуын, һәркемнең үз белемен һәм осталыгын арттыру белән шөгыльләнергә - мөнбәрләрдән үткен сүзле, эчтәлекле вәгазьләр сөйләнергә тиешлеген билгеләп үтте. Мөфти, хәзрәтләрне куркынычсызлык чараларына җаваплы карарга чакырып, сакланырга һәм урыннардагы имамнарга да моның әһәмиятен аңлатырга кирәклеген әйтте. Әлегә җомгаларны 15 минуттан да арттырмыйча уздыру һәм һәр кешенең битлектән булу зарурлыгы, мәчетләрдә чирнең таралу куркынычы әле һаман саклануы турында тагын бер кат искә төшерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүен, Татарстан мөфтияте тарафыннан быел игълан ителгән Туган тел елы кысаларында имам-мөхтәсибләр белән бергә күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте һәм аларны киләсе елда да дәвам итәргә чакырды. Аерым ул 2020 ел дәвамында бу юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Алар арасында Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен һәм милләттәшләребездә милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү максатыннан “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен махсус тираж белән бастырылуы, әлеге хезмәтнең аудиоверсия, Коръән каләме һәм мобиль кушымта рәвешендә дөньяга чыгуы турында хәбәр итте. Моннан тыш, Камил хәзрәт Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курслары оештырылу, дин нигезләрен, өйдән торып, интернет аша өйрәнү өчен, татарча эшләүче онлайн-мәдрәсә проекты (ул 2020 ел ахырына эшли башларга тиеш), яшьләр арасында бик популяр булган, татар кызлары арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырылган “Яшь килен” проектын атады. Камил хәзрәт Сәмигуллин, имам-мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итеп, халыкта татарлыкны саклап калуның дин әһелләре алдында да торган бурыч икәнлеген ассызыклап үтте, мәчетләрдә тулы мәгънәдә татар телле мохит булдырырга һәм сакларга чакырды. Халык белән аралашу, җомгаларны уздыру, төрле чараларны татар телендә алып барырга онытмаска кушты. Татарстан мөселманнары башлыгы, чыгышын тәмамлап, күптән түгел генә Кукмарада булган хәлләрне искә төшереп үтте. Имамнарның халык белән эшләргә тиешлеген, асыл мөселман традицияләренең татар халкының милли гореф-гадәтләре белән бергә үстерелергә тиешлеген ассызыклады. “Имамнар - алар динне аңлатучылар, кешеләргә бер маяк булып торучылар. Без халыкка хак юлны аңлатып, кешеләрне начар юлдан сакларга тиеш. Безнең төп эшебез шул. Барыбыз да шушы җаваплылыкны тоеп эшләсәк иде” – дип искәртте Камил хәзрәт Сәмигуллин. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, пленумда катнашучыларны үзе җитәкләгән Комиссия исеменнән сәламләп, бүгенге очрашуны үзе өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте һәм Татарстан нәзарәте эшчәнлеген югары бәяләде, имамнар зур колачлы тәрбия эшчәнлеге алып баруын билгеләп үтте. “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең республикада яшәүче милләттәшләребез өчен зур һәм дәрәҗәле рухи берләшмә икәнлеген белеп, танып һәм аның эшчәнлеген тоеп яшибез. Шуңа күрә сезнең эшчәнлекнең әһәмиятен бәхәссез зур дәрәҗәдә бәялибез. Халкыбызның яшәү рәвешендә, аның рухи эчтәлеге керләнмәсен өчен, сез күпкырлы эш башкарасыз. Бик зур рәхмәт!” – диде ул. Марат Әхмәтов үз чыгышында дин өлкәсендә туган телне куллану мәсьәләләренә тукталып, бу уңайдан төрле фикерләр булуын, диннең безнең милләтебезне, туган телебезне сакларга өйрәтүен билгеләп үтте. Ул “Рум” сурәсенең 22 нче аятен мисал итеп китереп, һәр халыкның телен Аллаһы Тәгаләнең амәнәте итеп кабул итәргә кирәклеген әйтте. Мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең мәгълүм гыйбарәсен искә төшереп: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның беренчесе – тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф. Димәк, дин – туган телне, туган тел динне сакларга ярдәм итә. Бу тулы канлы тормыш икесе бергә бара дигән сүз,” – дип, М.Әхмәтов мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итте. Марат Әхмәтов хәзерге вакытта республикабызда, мохите шундый булганлыктан, телгә рухи ихтыяҗның югала баруын, туган телгә матди ихтыяҗ күзлегеннән каралуын, моның язмышыбыз өчен бик куркыныч булудан күңел сызлануын белдерде. “Ә инде үзеңнең татарлыгың белән горурланып, һәм ул телеңнең дәүләт теле буларак, тарихлы һәм дөньякүләм танылган 14 телнең берсе булу белән горурлану, мин моны көннән-көн камилрәк өйрәним әле, өйрәнгән саен ул телнең нәфислегенә, матурлыгына инана барам дигән шундый күңел, җан авазы белән телгә мөнәсәбәт җитми безнең”, - диде ул, ачынып. Аннары ул мөселман уку йортларында татар телен куллануның әһәмиятенә тукталып үтте: “Шәкерт нинди генә югары дини белем алмасын, әгәр ул татар телле булмаса, бу имам беркемгә дә кирәкми. Татарстанда гына түгел, Россиянең кайсы гына төбәгендә дә укып бетергән шәкерт татар телен белмәсә, эшкә алам дип тормыйлар. Шуңа имамнар өчен татар телен белү бик мөһим”. “Хозур-Тынычлык” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин 2020 елда башкарылган эшчәнлеккә хисап тотты. Нәшрият 2020 елның 1 ноябренә барлыгы 150 000 данәдә 65 исемдәге китап һәм 11 тематик буклет нәшер ителде. Иң уңышлы һәм иң мөһим хезмәтләрнең берсе – Коръәннең татарча һәм русча мәгънәви тәрҗемәләре. Иң зур мөселман сайтларларның берсе Islam-today.ru-ны ел дәвамында 27 миллион кеше кереп укыды. Darul-kutub.com китапханәсенә 102 китап электрон форматка күчерелеп сайтка урнаштырылды. Бүгенге көндә сайтта 1000 нән артык иске китап урнаштырылган. 2020 елда төп басым “Хозур ТВ” телевидениесенә ясалды. 45 тапшыру, 1120 чыгарылыш, 300 сәгать әзерләнде. YouTube сервисында контентны карау саны 180 млн 871 меңнән артып китте. Кувейт, Иран, Төркия телевидениеләре һәм компанияләре белән килешүләр төзелде. 2020 елда “Азан” радиосы тулаем татар теленә күчте. Эфирга якынча 18000 тапшыру чыгарылды. Ришат Хәмидуллин шулай ук үз чыгышында, Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә яшәүчеләр һәм мәчет каршындагы курсларга барып җитә алмаучылар өчен, татар телендә онлайн-мәдрәсә проектын эшләү турында хәбәр итте. Ул башлангыч дини белем алырга ярдәм итәчәк, тулы бер платформа булып, сайт һәм мобиль кушымтаны тәшкил итәчәк. Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары комитетының 2020 елга хисабы белән оешманың җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин таныштырды. Ул хәзерге вакытта сертификацияләнгән предприятиеләр реестрында барлыгы 148 оешма булуын, аларның 109ы – Татарстаннан, калган 39ы – Россиянең төрле төбәкләреннән булуы хакында белдерде. 2020 елда “Хәләл” стандарт Комитетының стандартлаштыру һәм сертификация бүлеге 128 таныклык һәм 95 сертификат биргән. Һәр 4 ай (квартал) саен Комитет реестрындагы ит ярымфабрикатлары җитештерүчеләренең продуциясе сатып алынып, аккредитация узган лабораториядә дуңгыз ДНКсы булу-булмауга тикшерелә. Татарстан Республикасының Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Менделеевск районнарында балалар бакчаларын һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын хәләл ризык белән тәэмин итүче “Пэймент” оешмасына таныклык тапшыру буенча эш башкарылды. Пленум утырышында катнашучылар алдында 2020-нче елда башкарган эшләре хакында шулай ук мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, “Вакыф” фонды җитәкчесе Дамир Галиев хисап тотты, эш юнәлешләре буенча нәтиҗәләр чыгарды. Равил хәзрәт Зөфәров үз чыгышында пандемия чорында да кыенлыкларның имам-мөхтәсибләр белән бергә хәл итүләрен, халык белән эшләүнең туктатылмавын, хәзрәтләрнең җиң сызганып эшләвен, интернет чаралары аша төрле нәсыйхәтләрнең бирелүен билгеләп үтте. Мескеннәргә, авыр хәлдәге кардәшләребезгә ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталып, ул: “Ошбу кыен мәшәкать вакытларында – Балтач, Арча, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Тәтеш, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтләре бик зур тырышлык күрсәтте”, - дип, аларга рәхмәтләрен юллады. Алга таба да мәхәллә халкы белән эшләүгә игътибарлы булырга, белем алуны арттырырга, үрнәк булып торырга чакырды.
--- |
Иң күп укылган
|