поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.11.2020 Дин

Нәзарәт кисәтә: тыелган дини әдәбиятны саклау, тарату һәм уку өчен закон нигезендә җаваплылык каралган

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дин кардәшләр! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тыелган дини әдәбиятны саклау, тарату һәм укуның закон бозу булып саналуы, аның экстремистик эшчәнлек алып баруга тиңләнүе һәм моның өчен Россия Федерациясе законнары тарафыннан җаваплылыкка тарту турында кисәтә.

Сезне шәхси китапханәләрегезне тикшерергә, аларда экстремистик дип табылган әдәбиятның барлыгын-юклыгын барларга, әгәр табылса, әлеге китаплардан һәм мәгълүмати материаллардан котылырга чакырабыз. Россия Федерациясендә тыелган әдәбият исемлеге белән сез https://minjust.gov.ru/ru/extremist-materials/ сылтамасы аша кереп таныша аласыз.

Шулай ук якыннарыгызга карата игътибарлы булырга һәм аларны тыелган әдәбият укудан, шикле ялган дини текстларны өйрәнүдән, шикле затлар белән танышудан һәм алар белән дустанә мөнәсәбәтләрдән, шулай ук дини эшчәнлек алып баруга рәсми хокукы булмаган затлардан дини белемнәр алудан сакланырга сорыйбыз.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Татарстан Республикасында Россия җирлеге мөселманнары өчен традицион саналган Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында ислам динен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Дини белемне башлангыч баскычтан алып академия дәрәҗәсенә кадәр түләүсез алырга мөмкин. Татарстанда 700дән артык мәчет каршында курслар, 8 мәдрәсә, 3 дини югары уку йорты – Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә дини мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен бушлай «Даруль-ифта» мөселман call-үзәге эшли: анда 8 800-222-76-67 телефоны буенча шылтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин. Барлык сорауларга да гыйлемле шәригать белгечләре төрле телләрдә җавап бирә.

Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә "Хозур" нәшрият йорты эшли, ул, тикшерелгән дини әдәбиятны рус, татар һәм гарәп телләрендә чыгарып, фирма һәм онлайн-кибетләрдә (https://huzurshop.ru/) сата.

Вакыт ягы кысанрак булган, әмма намаз һәм Ислам нигезләрен өйрәнү күнекмәләрен үзләштерергә теләгән кешеләр өчен Казанда "Исламда беренче адымнар" курслары эшли: рәсми дин әһелләре сезне 7 дәрес эчендә (дәресләр атнага бер тапкыр уза) Ислам диненә һәм намаз укуга кагылышлы иң кирәкле белемнәргә өйрәтәчәк.

Хөрмәтле мөселманнар! ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дини эшчәнлек алып бару хокукын бирүче Шаһадәтнамәсенә ия булган, аттестацияләнгән имамнарга гына мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз! Татарстан Республикасы мәчетләренә рәхим итегез!


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»