12.11.2020 Җәмгыять
«ШАЯН ТВга» 2 яшь тулды!
Нәкъ ике ел элек, 2018 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән «ШАЯН ТВ» каналы тәүге тапкыр эфирга чыкты.
Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Балалар өчен тапшырулар һәм мультфильмнар, алып баручылар белән аралашу, уеннар – боларның барысы да сайт битләрендә. Теләсә кайсы смартфоннан сайт аша, «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин. Google Play и App Store платформалары аша смартфонга каналның мобиль кушымтасын йөкләргә була. Бүгенге көндә «ШАЯН ТВ» каналын 14,6 миллионнан артык кеше карый.
Ике ел эчендә «ШАЯН ТВ» тамашачыларның иң яраткан каналына әйләнде. Тиктормас, кызыксынучан малай Шаян, тәрбияле, үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, робот-эт Маэмай – каналның төп геройлары. «ШАЯН ТВ»ның алып баручылары – балалар үзләре.
Каналның төп максаты –төрле проектлар аша татар теленә карата кызыксыну уяту, балаларга милли, шул ук вакытта заманча дөрес тәрбия бирү.
Хәзерге вакытта «ШАЯН ТВ»да танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 20 дән артык оригиналь тапшыру эфирга чыга. Алар арасында: “Шаян дәрес”, “Шаян тарих”, “Шаян география”, “Шаян тәм-том” һәм башкалар бар. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуга зур өлеш кертә. Татар теленә 7000 якын кызыклы мультфильм, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителде.
Канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра. Быел беренче тапкыр «Балачак җыры» дип аталган балалар җыры бәйгесе үткәрелде. Аның максаты – балалар өчен татарча җырлар иҗат итү һәм аларны таныту. Иң яхшы 5 җырга аранжировка ясатып, клип төшерелде.
Бүген «ШАЯН ТВ» үзенең туган көнен бергәләп бәйрәм итәргә чакыра. Кыскача инструкция биредә:
1) Иртәдән үк телевизорларыгызда «ШАЯН ТВ» каналын кушыгыз. Тәүлек буена канал сезнең яхшы кәефегез сагында торыр. Иң популяр мультсериаллар, тапшырулар һәм, әлбәттә, ПРЕМЬЕРАЛАР – боларның барысы бәйрәм эфирында! Нәкъ «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә каналның өр-яңа проекты - «Банка» тапшыруының премьера чыгарылышы экраннарга чыгачак. Ә инде каналның тамашачыларына әзерләгән төп бүләге - «Сәйлән» фестивале Гала-концертының телевизион трансляциясе! Шуңа күрә, 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә телевизор каршына җайлабрак утырыгыз!
2) «ШАЯН ТВ» каналы инстаграм аккаунты аша йолдызлардан видеокотлаулар флешмобын күзәтеп барыгыз. Популяр блогерлар Даня Милохин, Артур Бабич, Аня Покровская һәм нәниләрнең иң яраткан дуслары Филя һәм Хрюша бу флешмобны инде башлап җибәрде. Ә бик тиздән каналның социаль челтәрләрендә «СТС Kids» каналы төркеменнән, танылган алып баручы Юлия Барановскаядан һәм татар эстрадасының иң якты йолдызларыннан котлаулар көтелә!
3) «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләр отыгыз! Бәйрәм көнендә яраткан тамашачыларын «ШАЯН ТВ» күчтәнәчсез калдыра алмады! Инстаграм аша туры эфирларын карап үз бәхетегезне сынап карагыз, креатив котлауга игълан ителгән бәйге турында да онытмагыз.
Актив булыгыз һәм «ШАЯН ТВ» белән бергә кәефегезне күтәрегез!
---
Шаян
№ --- | 12.11.2020