поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.11.2020 Ана теле

"Малайлар һәм кызлар арасында “ядкяр дәфтәре” тоту дигән нәрсә бар иде"

Ана теле: Бала сөйләме -- төрледән-төрле. Төренә карап үзенчәлекле. Телдән башка чаралар да бар бит. Аларның әһәмияте.

Иҗтимсөйләмнең башлангыч (кереш) дәверен хасил иткән бала сөйләме категориясе – шактый катлаулы фәнни төшенчә. Гамәли тормышта да сабыйлык чоры, кеше гомеренең чагыштырмача кыска өлешен (уртача ун ел) тәшкил итсә дә, сөйләменә карата ул һәр шәхеснеке  шактый үзенчәлекле формалаша.
   
Үзенчәлек нидән гыйбарәт? Беренчедән, ул төрле иҗтимагый шартларга бәйле: безнең бүгенге яшәештә һәр бала сөйләменең мәҗбүри диярлек  өч төп баскычы (гаиләдәге, мәктәпкәчә яшьтәге – бакча баласы сөйләме, мәктәп яшендәге – мәктәп баласы сөйләме) төрлечә. Һәр баскыч үзенә махсус өйрәнүне таләп итә.
 
Бу өч баскыч бер-берсенә бик тыгыз, аерылгысыз бәйләнгән; фәндә дә, гамәли эшчәнлек барышында да һәр  баланың шушы өч яссылыкта үткәнен һәм киләчәген бергә  күзаллап кына эш итәргә – фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга  кирәк. Әйтик, бала бакчасы тәрбиячесе һәр баланың гаилә хәлләрен яхшы белергә, шул ук вакытта аның киләчәктә укырга кайсы мәктәпкә баруы кулай буласын да уйлап эш итсен.
   
Икенчедән, бала сөйләменең һәр баскычы халкыбыз тарихыннан, аның бу кыйблада меңнәрчә еллык бай тәҗрибәсен туплаган сөйләм хәзинәсеннән аерылгысыз. Бик тә кызганыч ки, без йөз ел буена бу хәзинәне ирекле үзләштерү-өйрәнүдән мәхрүм булып яшәдек. Хәзер менә шул хәзинәбездән файдалану мөмкинлеге тугач,  аның һәр бөртегенең кадерен белеп, үз файдабызга җигү өчен тырышу зарур.
   
Үткән язмаларда без бу кыйблада Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Г.Тукай,     Р.Низамов һәм дә башка әдипләребез мирасыннан кайбер мисаллар китерә башлаган идек. Соңгы язмабызда Ә.Еники “сабакларына” тәфсилле тукталып алдык.  Дәвам иттерик: “Соңгы китап”тан темама караган өзекләр күчерәм, алардагы тезисларны үзегез бәяләп, үзегезнең бүгенге  ихтыяҗыгызга кирәгенчә куллану җаен карагыз
   
... Мин атам-анама һәм якын туганнарыма  моңарчы ничек дәшеп  өйрәнгән булсам, бары тик шул рәвешчә язачакмын да. Хәзерге укучыларга бу, бәлки, бик сәер дә тоелыр, ләкин сабый чактан ук әйтеп өйрәнгәнне  картайгач кына үзгәртәсем килми минем...Атамны – атакай, анамны – инәй, бабамны – бабакай, әбиемне – әбекай (“к”ны йомшак итеп), абыйлар, апаларны – агакай, дәдәкай (атам-анамның бертуганнарын) һәм тутакай дип атаячакмын. Бу дәшү рәвешләре барысы да төмәнчә, тик “инәй” диюем генә башкортча, чөнки телем ачылган чакта, без инде Каргалыда түгел, Дәүләкәндә башкорт өендә торганбыз. (Дим буе башкортлары “әсәй”димиләр, “инәй” диләр.).Әгәр телем Каргалыда ачылса, мин “анакай” дип дәшергә өйрәнеп киткән булыр идем. Хәер, Каргалының үзендә дә “инәй” диючеләр бар, ләкин бу форма кайбер киленнәрнең Каргалыга чит авылдан төшүләре белән бәйләнгән булса кирәк. (18 б.).
   
Менә без дә, ягъни минем яшьтәге татар һәм башкорт малайлары башта бер-ике кыш ахун мәдрәсәсендә, аннары инде гел совет мәктәбендә бергә укыдык. Укулар, билгеле, татар телендә иде. Чөнки ул заманда бөтен дәреслекләр һәм әдәбият китаплары бары татар телендә генә чыга иде. Шулай ук укытучыларның барысы да татарлар иде. (Ә.Еники. Әсәрләр. 3 том. 165 б.).
 
Әйе, ул чакларда ана телендә уку күңел ихтыяҗына әйләнгән, гадәткә кергән бер эш иде. Телне безгә нык өйрәткәннәр, уку, язу, сөйләү саф үз телебездә, шуңа күрә китапка хөрмәт тә зур иде. һәм бу тел – татар теле – башкорт яшьләре өчен дә бердәнбер укый-яза торган тел иде. Сары мәдрәсәдә ятып укыган башкорт шәкертләре шушы телдә китапча югары өслүп белән сүзләрнең дә иң матурларын гына  сайлап, кәгазь читенә буяулы каләм белән чәчәкләр ясап, хәтта каләм тоткан бармакларын да төшереп, танышасы килгән кызларына хатлар язалар иде.
 
Аннары ул чакта укучы малайлар һәм кызлар арасында “ядкяр дәфтәре” тоту дигән нәрсә дә бар иде. Шул дәфтәрне бер-берсенә биреп, ядкяр яздыралар иде...”.
   
Бу тезис бала сөйләмендә телдән башка (тавыш, ым, ишарә кебек пара-экстралингвистик чаралар)ның әһәмияте турында сүз кузгату кирәклеген кисәтә түгелме? Шөкер, бу хакта кайбер фикер әйтер өчен сәбәп-. дәлилләр дә юк түгел икән. Шушы арада гына (Октябрь, 2020) “Яңа гасыр” каналының “Таяну ноктасы” тапшыруында балалар өчен элмә сурәтләр, плакатлар чыгару кирәкме, алар нинди булырга тиеш дигән тезис кузгатылды. Төрле фикер әйтелде. Теманың бүген дә кирәклеге, хәл ителергә тиешле гамәлләрнең шактый булуы ачыкланды. Хәер, татар  авазларын, хәрефләрен төшендергән әлифба плакатының оныгым Алиягә яраклымы-юкмы икәнен бәян иткән язмамны игътибарлы укучым хәтерлидер әле. Уңай фикерләр дә килгән иде. Һәрхәлдә теманы дәвам иттерү мәслихәттер.
   
Бу арада (октябрь, ноябрь 2020 ел) “Шаян” каналында “Шаян рәссам” тапшыруын карап бардым. Бер җор-тәмле телле рәссам балакай үзе сөйләп-аңлатып, үзе үк рәсемен ясый. Эшен тәмамлагач, үзен-үзе мактап та куя: баш бармагын тырпайтып, шуны күрсәтеп, “Во!” ди. Җитмәсә әле -- ике кулы белән дә. Бүген барыбызга да диярлек аңлаешлы, хәтта балалар аеруча еш куллана торган ишарә, тик ул татар ишарәсе түгел, безгә кайсыдыр бүтән халыктан кергән. Татарның шундый мәгънә белдергән үз ымы юк микәнни? Бар, әлбәттә! Берәр эшен уңышлы төгәлләгән, канәгать чырайлы татар ике учы белән яңакларын (битен) сыпырып куя. “Әпәр” дигән ишарә. Татарның ким дигәндә мең дә йөз еллык ишарәсе.
   
Татар фикерләвенең үзенә генә хас мәгънә вә хис төсмерләрен белдерә торган мондый тасвир чаралары милли үзаңыбыз хәзинәсендә ифрат мулдан. Тел хәзинәсен барлап теркәгән “Сүзлекләребез” кебек “Ишарәлекләребез” дә булыр әле дип хыялланырга да вакыт җиткәндер. Бу юнәлештә фәнни һәм гамәли иҗатка киң колач бирү өчен төп ике шарт бездә бар: шөкер, театр-сәхнә сәнгате бездә әлегә үсештә – нәфис сүз сәнгатенең эстрада, риторика кыйблаларының заманча яңалыклары да һәм фәнни, һәм гамәли юнәлештә үзләрен сиздереп тора, бүгенге яшәештән артта калмый.
   
Татар милли пара-экстралингвистик мирасны югалтмауның икенче төп шарты ул аларны белдерүнең, адресатка җиткерүнең техник чараларының заман таләпләренә туры килүе. Татар иҗтимагый сөйләменең бер гасыр буена радио белән бәйләнеше аның тавыш кодрәте белән (кешенең үзенең тавышы, табигать һ.б. тавышлары) ирешелә торган мәгънә һәм хис төсмерләрен саклау, яңадан-яңа буыннарга ирештерү мөмкинлеге бирде. Бу кыйблада телевидение биргән мөмкинлекләр дә ишледән. Аларны өзлексез өйрәнеп, кулланып кына бетер. “Шаян”ның бу кыйблада шактый уңышлы эшләве сизелә, ирешелгәннәрне фәнни анализларга, дөрес нәтиҗәләр ясарга кирәк. Моңарчыгы язмаларда без кайбер күзәтүләребезне уртаклашкан идек.
Форсаттан файдаланып, янә кайбер тәкъдимнәрне әйтик әле. Тапшыруларның күпчелеге тәрҗемә әсәрләр. Мәгънә һәм хис төсмерләренең үтә нечкәләрен дә бирү сәләтенә ия телебез белән теләсә кайсы телдән тәрҗемә итеп була. Бу катлаулы иҗади  эшне башкару тәҗрибәсе дә шактый дәрәҗәдә фәнни өйрәнелгән. Тик менә әле кузгатылган мәсьәлә (телдән башка чараларны “тәрҗемәләү”) -- тотынылмаган дип әйтерлек “проблема”. Ул мультфильмнарда бала сөйләмендәге саф татар тавышы һәм хәрәкәте белән биреп җиткерелмәгән мәгънәви һәм хисси  төсмерләрне саный китсәң!
   
Шөкер, бу юнәлештә дә өметсезлеккә бирешерлек түгел икән – күптән түгел Татарстан  Президентының татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе “Татар сүзе” дигән конкурс игълан итте. Төп максаты бик изгедән: яңа әдәби әсәрләрне сәнгатьчә башкарып, телебезне, сөйләмебезне саклау, үстерү. Монда телдән башка чараларга да диккать ителергә тиешлек конкурсны оештыручының республика филармониясе булуыннан, жюриның башлыча нәфис сүз осталарыннан торуыннан ук аңлашыла. Конкурсның атамасын тәгаенләгәндә үк үзәккә тел берәмлеге --“Татар сүзе”н түгел, ә бәлки “Татар сөйләме”н куярга кирәк булгандыр?
   
Хәер, монда арттырып җибәрмәү, бер чиктән икенчесенә чамаламыйча ташланмау сорала. Тел тоемлау дигән сыйфат һәр сәнгать әһелендә тумыштан булырга тиештер. Акылы-зиһененең  хәсияте-сәләтенә  өстәп, тавышының, тән, гәүдә әгъзалары хәрәкәтенең хәсиятеннән файдалана алса гына ул  тасвир максатына ирешәчәк.
   
Тавышы (көй, аһәң, интонация), елмаю, елау, йөз, гәүдә әгъзәләре хәрәкәте (ым, ишарә) ягъни пара-экстралингвистик чаралар сөйләмдә тик тел чаралары белән бәйләнештә (синтезда) гына тулысынча гәүдәләнә ала. Аерым аваз, иҗекләрнең бу яклап сәләтенең кадерен артистлар гына түгел, һәр ана, тәрбияче белә. Тукаебызның гап-гади кәҗәне зурлавы аны “микки-ки-ки” дип әйттерүдә  түгелмени!? Телнең бу максатка аеруча сәләтле берәмлекләре дә бар дияргә җөрьят итәм; алар – мөнәсәбәтлекләр һәм ярдәмче фигыльләр. Мультфильм персонажы урысча тәрҗемәдә язылганча “Бир!” ди. Ә татар баласы анасы телендәгечә “Бир әле” дия алыр иде.  Татар теленең үзенчәлекле мөнәсәбәтлек берәмлеге сөйләмне тавыш төсмерен үзгәртеп, табигый дөрес итәр иде. Яисә әнисе иртән баланың тән кызулыгын тоеп, “Ятып тор әлегә” диде; мәгънәсез сүзләр тезмәсе әйтте кебек, ә аларда күпме кайгырту, хәстәрлек төсмере салынган.
   
Телнең беренче карашка үтә гади тоелган бу берәмләрен әдипләребез тасвирый чара буларак ничек  оста файдалануын  без Акмулла, Г.Тукай, С.Хәким, Ш.Анак, А.Шамов һ.б. (“Нәфис сүз осталыгы” җыентыгында), Х.Халиков, Ш.Галиев, Ә.Еники һ.б. (Матбугат.руда “Ана теле” сәхифәсендә) иҗатына нигезләнеп тәфсиллерәк төшендерергә тырышкан идек. Аларны кабатлап укып, бүген күздә тотылган максатта анализ ясау да файдага гына булыр дигән өмет белән фикерләр көтеп калабыз.
                                                 Илдар Низамов,
                             филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 06.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»