|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2020 Матбугат
Журналист һәм нашир Ранис Газизов «Курган» зиратына җирләнде (ФОТО)«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист һәм нашир Ранис Газизов «Курган» зиратына җирләнде. Ранис Газизовка нибары 61 яшь иде. Ул Республика клиник хастаханәсендә вафат булган. Туганнары мәрхүмне тыйнак кына озатырга теләк белдергән, озату мәрасиме җәмәгатьчелекне җәлеп итеп уздырылмады.
Ранис Газизовны соңгы юлга озатырга Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров килгән иде. Озатучылар арасында Ранис Газизов белән бергә эшләгән аның элеккеге хезмәттәшләре — «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, «Мәдәни җомга» газетасы журналисты Илгизәр Зәкиев бар, хезмәттәшләре, якыннары җыелган иде, дип яза Татар-информ.
«Ранис Газизовның „Юлдаш“ газетасын башлап җибәргән чакларын яхшы беләбез. Ул зур тиражлар белән — йөзәр мең булып чыга башлады. Ул бит җанын биреп эшләде», — диде кыска гына озату мәрасимендә Илшат Әминов.
«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров «Юлдаш» нәшриятының 11 исемдә газета-журнал чыгаруы, алга таба бик зур планнары булганын әйтте. «Алга таба да эшне дәвам итәрбез. Нинди ярдәм кирәк — булышырбыз», — диде ул.
«Юлдаш» нәшрияты газетасы белән бергә, күп кенә календарьлар, китаплар бастырды. Шулар арасында — догалар китаплары, Коръән китабы бар.
--- |
Иң күп укылган
|