поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.11.2020 Әдәбият

Тавыш бирүдә катнашыгыз

Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе Самара өлкәсендә икенче тапкыр “Шигърият дөньясында” дигән бәйге уздыра.

- Күпсанлы үтенечләрне истә тотып, быелгы чараны Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышларга булдык. Роберт ага безнең шәһәрдә берничә тапкыр булып, Самара татарлары белән очрашуларда катнашкан, Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең нәфис сүз бәйгесендә жюри рәисе буларак балалар белән аралашкан кеше, - дип сөйләде региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты мөхәррире, “Шигърият дөньясында” бәйгесенең инициаторы Искәндәр Сәетов.
 
Конкурста катнашу өчен Роберт Миңнуллинның бер шигырен яттан сөйләгәнне видеога төшереп, “Татар Дуслык” сайтына җибәрергә кирәк иде. Бәйгегә барлыгы 83 эш кабул ителгән. Күпчелек катнашучылар – Самараның “Яктылык” татар һәм Камышлы районы мәктәпләре укучылары. Шулай ук татарлар күмәкләшеп яшәгән Зубчаниновка бистәсеннән, Южный город һәм Крутые Ключи микрорайоннарыннан, Волжский районының Лопатино авылыннан да гаризалар кабул ителгән.
 
- Бәйгечеләр шулкадәр күп булыр дип уйламаган идек. Өлкә күләмендә игълан ителгән чарада Татарстанда, Чувашстанда, Оренбургта, Магнитогорскида һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез дә катнашырга теләк белдерде. Без аларны да бәйгедә катнаштырырга карар кылдык.
 
Ә менә Тольятти, Сызран, Новокуйбышевск шәһәрләре татарлары нигәдер катнашмаска булганнар. Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укучыларының чыгышларын да көткән идек, тик алар да бу юлы читтә калды. “Шигърият дөньясында” бәйгесендә катнашу – бушлай, дистанцион рәвештә узганга, Самарага килеп йөрергә дә кирәк түгел иде бит, - дип уфтана Искәндәр Зиннур улы.
 
Хәзер инде бәйгегә видеоязмалар кабул итү тәмамланды. 1 ноябрьгә кадәр “Татар Дуслык” сайтының YouTube каналында бәйгечеләр өчен тавыш бирү бара. Сез дә www.youtube.com/view_all_playlists адресы буенча үтеп, үзегезгә ошаган чыгыш өчен тавыш бирә аласыз. Берничә минутка шигърият дөньясына күмелүдән чын ләззәт алырсыз, дип өметләнәбез.
 
 

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 02.11.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»