поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.11.2020 Мәдәният

Камышлы театрының түгәрәк юбилее: 100 еллык тарих

Быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Камышлы театрының тарихы Гражданнар сугышы вакытында, авыл халкының бер өлеше Советлар, икенче өлеше аклар өчен сугышып йөргән чор-ларда, башланган.

Идел буена ажгырып килгән ачлык афәте, җимерек авыллар, таланган амбарлар арасында соңгы көченнән эшләп йөргән крестьян халкы ничек итеп кичләрен репетицияләргә дә йөрергә көч тапты икән? Театрның беренче режиссеры Әгълә Яруллин өендә җыелып, һәвәскәр артистлар Миргасыйм Ханнанов, Бибинур Хәсәнова, Хөршидә Мингазова, Газиз Вәлиуллин, Талип Вафин, Хөмәйрә Вафина репетицияләр үткәрәләр. Кайчакта салкын ызба-читальняның пыскып кына янган чырасы, суынып баручы миче янынарак елышып, бөек язучыларның сценарийларын укыйлар, рольләр бүлешәләр, берсен-берсе өйрәтеп, җитешмәгән урыннарын төзәтеп, халык еларлык итеп спектакльләр куялар, декорацияләрен күтәреп, кышкы бураннар аша күрше авылларга гастрольләргә чыгып китәләр... Театр бит ул яктылыкка, нурга илтә, дип чын күңелдән ышаналар...
 
1930 елларда, Камышлы клубы төзелеп беткәч, драма түгәрәгенең эше тагын да җанланып китә. Режиссер булып укытучы Фатыйх Бикашев эшли башлагач, репертуарда Гәлиәсгар Камалның “Беренче театр”ы, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ы, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакльләре сәхнәгә чыга.
 
1939 - 1952 елларда театрга яңа җитәкче - Сәгыйть Галиуллин килә. Коллектив та яңара - Кыям Хәсәнов, Газый Мостафин, Шәрифә Вәлитова, Гани Мостафин, Бәдәр Мингазова, Мөхтәбәр Төхбәтшин, Халит Минһаҗев кебек талантлы кешеләр килеп кушыла. Сугыш вакытларында да театрның эшчәнлеге туктамый. Хатын-кызлар ирләрне тормышта гына түгел, сәхнәдә дә алмаштыралар. 1942 елда театр коллективы гастрольләргә чыгып, фронт өчен 28000 сум акча җыя һәм оборона фондына җибәрә.
 
1959 - 1960 елларда Камышлыда практика узган Минвагыйз Зәйнетдиновның хезмәте дә халык хәтерендә саклана. Ә 1966 - 1973 елларда театрның үзешчән режиссеры булырга алынган Атлас Төхбәтов театрның эшчәнлеген бермә-бер җанландырып җибәрә. Район хастаханәсенең баш хирургы булып эшләвенә карамастан, ул, вакыты белән санлашмыйча, бөтен энергиясен җигеп, Бөек Җиңүнең 25 еллыгына Әнгам Әтнабаевның “Ул кайтты” спектаклен сәхнәгә куя. Аны Камышлы районы гына түгел, бөтен өлкә халкы да бик яратып кабул итә. Камышлылылар шушы спектакль белән “Театр язы” фестивалендә дә катнашып, лауреат исемен алып кайталар. Ә 1972 елда РСФСР мәдәният министрлыгы фәрманы белән иҗат коллективына “Халык үзешчән театры” исеме бирелә. Советлар Союзының 50 еллыгына багышланган чараларда театр I дәрәҗә дипломант исеменә лаек була. Атлас Мөхтәбәр улы Төхбәтовның иҗади эше нәтиҗәсендә “Кодагыйлар”, “Яшел эшләпә”, “Бүре улы”, “Зәңгәр шәл”, “Тормыш тупсасында”, “Зифа”, “Күршеләр”, “Ял-кау” спектакльләре сәхнәгә чыга.
 
 
Атлас абыйның театрга, мәдәни иҗатка, шигърияткә мөкиббән китүе бүгенгәчә сүрелми. Район күләмендә шигърият бәйрәмнәре, Гакыйль Сәгыйров рәсемнәре күргәзмәсе оештыра, матбугат чараларында татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларын күтәргән мәкаләләр бастырып чыгара. Ул район администрациясе каршында эшләп килүче мәдәният һәм сәламәтлек саклау комиссиясе әгъзасы итеп сайлана.
 
1974 - 1985 елларда режиссер Риф Вәлиев та унлап яңа спектакль сәхнәгә чыгара, 1986 - 1988 елларда Әгътәс Гыйззәтов зур эшчәнлек күрсәтә. Бу елларда сәхнәдә Айсылу һәм Борис Камалетдиновлар, Тәскирә Вәлиева, Риф Вәлиев, Мөхтәбәр Төхбәтшин, Әлфия Шәйдуллина хөкем итә. 1989 елда килгән яшь режиссер Рамилә Кинге дә театр эшенә күп яңалык кертә.
 
Соңгы 22 елда Камышлы театрын Гүзәлия Шакирова җитәкли. Аны иң озак эшләгән режиссер, дип атарга да була. Ул элек куелган спектакльләрне дә сәхнәдән төшерми, унбишләп яңа постановка да ясаган. Режиссер эше – бер дә туктамый торган процесс бит ул: репетицияләр үткәрү, рольләргә артистлар сайлау, яңаларын тәрбияләү, квалификацияләрен күтәрү, тамашачы ихтыяҗларын өйрәнү кебек күренми торган, әмма бик әһәмиятле эшләр нәтиҗәсендә театр бихисап лаеклы исемнәр яулады, тугыз мәртәбә “Халык театры” исемен яклады. Алар 2001 елда -“Тольятти язы”, 2006 елда - “Волга театральная”, 2013 һәм 2014 елларда – “Идел йорт”, 2014 елда ТНВ каналы оештырган фестивальләрдә югары исемнәргә, күпсанлы Мактау һәм Рәхмәт кәгазьләренә ия булдылар.
 
Камышлы театры беркайчан да артистларга кытлык кичерми. Менә тагын коллективка яшьләр килде, чөнки үзешчән театр талант чаткысы булган һәр кешегә сәхнә юлына басарга мөмкинлек бирә. Олырак остазларыннан тәҗрибә туплап, үзләренең креатив идеяләрен кертеп эшләгән яшьләребез дә инде уңышларга ирешеп киләләр. 2019 елда “Халык тануы” (“Народное признание”) иҗтимагый акциясе финалына чыктылар, үткән елны Камышлыда гөрләп үткән Бөтенроссия авыл Сабан туенда да аларның чыгышы алкышларга күмелеп барды.
 
Камышлы театрының һәр уңышлы адымы, иҗади казанышы тамашачыда да, критикларда да уңай тәэсир калдыра, горурлану һәм талантларын тану хисләре уята. Камышлылыларның ничәмә буын кешесен шушы театр тәрбияләгән, татар теленә, мәдәниятенә, гаилә гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяткан!..
 
Театрыбызның юбилее уңаеннан һәвәскәр артистларыбызга яңадан-яңа иҗади уңышлар һәм үз итеп, яратып кабул итүче тамашачылар телибез.
 
Камышлы авылы.
 
Театрның 90 еллыгында төшкән фото

Римма ГАЛИМУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 01.11.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»