поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.10.2020 Мәдәният

Милли музей Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясендә катнаша

3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясендә катнашачак. Быел чаралар музейларда да, онлайн-форматта да узачак.

Балалар өчен Татарстан Республикасы Милли музеенда махсус көндезге программа әзерләнде. 12.00 сәгатьтә « Скрипка ачкычы яки Музыка ничек барлыкка килде» дигән музей дәресе узачак. Музей-белем бирү үзәгендә балаларны балчык эшләнмәләре һәм курчаклар ясау, агачка язу буенча мастер-класслар көтә. Казан шәһәре Идел буе районы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары музей кунакларына «Күңел көе» концерт программасын тәкъдим итәчәк. «Эсмира» Көнчыгыш бию студиясе «Чиксез биюләр» дигән концерт бирәчәк, шулай ук студия җитәкчесеннән мастер-класс узачак. «Ханоль» корея бию ансамбле җилпәзәләр белән дәртле биюләр күрсәтәчәк.

Музей кинотеатры В.Васильевның гаилә белән карау өчен «Балалар альманахы» циклыннан – «Эш моменты» («Рабочий момент»), Е. Ермолинаның «Гөлнәзек – дивлар җиңүчесе», Д. Абдрашитованың «Асия», М.Куликовның «Тише» һәм А. Ширмановның «Июнь ахырында таң атканда» фильмнарын карауны тәкъдим итә. Балалар программасы «Татармультфильм» студиясе мультфильмнары – «Мирас Угы-2», «Татарстан гасыры-3» һәм «Сабантуй» (1-6 чыгарылыш) мультфильмнарын күрсәтү белән тәмамланачак.

«Тарих белән бергә» программасы – музейның яңа экспозициясе буенча «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» дигән театральләштерелгән экскурсия бик күп яңа тәэсирләр бүләк итәчәк. Төрле чор персонажлары белән очрашулар кунакларга тарихның аз билгеле һәм бәхәсле мизгелләре белән очрашырга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәп дәреслекләре нәрсә турында дәшмиләр? Гомуми билгеле кадрлар версиясе артында кемнәрнең исемнәре калды? Бөек шәхесләрнең язмышлары һәм вакыйгалар әйләнеше музейга килүчеләрне битараф калдырмаячак!

«Татарстанда импрессионизм традицияләре» күргәзмәсендә Казан рәссамы Мила Нуруллинаның «Син-рәссам. Биредә һәм хәзер» дип аталган мастер – классы узачак.

«Сәнгать төне» программасын музей кинотеатры «Кире» фильмын күрсәтү белән тәмамлый. Фильм Казанда РФ Президент грантлары фонды ярдәмендә «Кино вакыты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган кинематография өлкәсендәге I төбәкара «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») премиясе каталогыннан тәкъдим ителде.

Көн дәвамында килүчеләргә «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» музее экспозициясе буенча күзәтү (обзор) экскурсиясе тәкъдим ителәчәк.

Социаль челтәрләрдә музей битләренә керүчеләрне махсус программа көтә. Тарих сөючеләргә «Казан ягы: воеводалык-губерния» тематик онлайн – экскурсиясе тәкъдим ителәчәк. Кул эшләре белән шогыльләнергә яратучыларны «Телефон өчен Сластена» дигән мастер-класс кызыксындырыр. Борынгы вакытларда кечкенә җитен торбаларын сумкалар-сластеннар дип атаганнар, анда балалар тәм-томнар сала торган буланнар. Бүген мондый сумканы җиңел генә үз кулларың белән ясарга һәм анда телефон салырга мөмкин. Ниһаять, үз эрудицияңне «Варяглардан персларга Идел юлы» дигән онлайн-уен барышында күрсәтергә мөмкин булачак. Виртуаль программаны Казанның «Минхаузен» кавер-төркеменең «Листья жгут» дигән акустик концерты төгәлләячәк.

 

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84


---
Милли Музей
№ --- | 30.10.2020
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»