поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.10.2020 Җәмгыять

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән - 2020» гала-концерты узачак

31 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Тамашачылар игътибарына икенче сезонда яңгыраган иң матур җырлар тәкъдим ителәчәк. Фестиваль җиңүчеләренә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшыралачак.

Фестивальгә 6-14 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри әгъзалары 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачы үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга - 12, ә финалга – 6 бала узды. Катнашучыларга, үз осталыкларын күрсәтү өчен, төрле жанрларда иҗат ителгән җырлар башкарырга туры килде.

Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. «Сәйлән» фестиваленең төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Фестивальдә катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты.

Жюри әгъзалары арасында татар эстрадасының танылган артистлары: Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты- Салават Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артисты - Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты - Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты - Ландыш Нигъмәтҗанова, шулай ук Айдар Сөләйманов, Раяз Фасыйхов, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар бар иде.

«Сәйлән» телевизион фестиваленең дәртле һәм матур чыгарылышларын «ШАЯН ТВ» каналында, һәр якшәмбе 12.00 һәм 17.00 сәгатьтә карый аласыз! Җыр фестиваленең нәтиҗәләре 12 ноябрь көнне, «ШАЯН ТВ» каналының туган көнендә, билгеле булачак.


---
Шаян
№ --- | 30.10.2020
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»