|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2020 Матбугат
«Әлхәмдүлиллә, 32 ел эшләдем, хәзер башкалар эшләсен!» - Рәшит Минһаҗ «Ватаным Татарстан»нан ник киткәнШушы көннәрдә татар журналистикасында бер яңалык булып алды – «Ватаным Татарстан» газетасының иң өлкән журналистларының берсе Рәшит Минһаҗ эшеннән киткән. Моның сәбәпләрен ул «Матбугат.ру» хәбәрчесенә сөйләде. Алдагы планнары белән дә бүлеште. - Әлхәмдүлиллә, 32 ел эшләдем, җитте, хәзер башкалар эшләсен! – диде Рәшит абый безнең хәбәрчегә. Хәзер кайда эшләячәксез дигән сорауга болай диде:
– Берничә тәкъдим бар, әмма алар турында әйтми торам, күз тидермим. Үз проектларым да бар. Мин “проект” сүзен бик яратмыйм үзе, шулай да. Барысы да журналистика өлкәсендә инде, без башка эш белмибез бит. Мин элеккегечә фикерли торган журналист, журналистиканы миссия итеп карыйм. Заманында шушы өлкәгә миссия дип килдем. Алга таба да шулай эшләргә исәп.
Рәшит абый Минһаҗга алдагы иҗатында уңышлар теләп калабыз. Үзе әйтмешли: "Хуп, хәерле!"
--- |
Иң күп укылган
|