|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2020 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдиновның "инфекционка"да түгел, өйдә дәвалануы билгеле булдыТатарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән белән бергә Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан дәвалана дигән хәбәрләрдән соң, "Бизнес Онлайн" порталы хәбәрчеләре җырчы белән элемтәгә чыккан, әмма артист нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарткан. "Берни дә теләмим, мин авырыйм, өйдә ятам", - дип трубканы куйган Салават Зәкиевич. Моңа кадәр кайбер телеграм-каналлар ирле-хатынлы Фәтхединовларны, коронавирус белән авырып, республика клиник хастаханәсендә ятуын язып чыккан иде. Соңрак кайбер хейтерлар хәтта Салаватның хатыны үлгән дигән фейк хәбәрләр таратудан да ятсынып тормады. Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|