поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.10.2020 Ир белән хатын

Көнчелек (БУЛГАН ХӘЛ)

Мәктәптә укыганда миннән арттагы партада утыручы бер кызый мине нишләптер гел “көнче” дип үчекләргә ярата иде. Мин моңа артык игътибар итмәдем, кызыйга да битараф булдым. Озак еллардан соң аның белән очраклы очрашкач, минем соравыма ул: “Әнием әйтә иде, бик нык яраткан кеше көнче була дип, мин дә мөгаен синнән шуны, синең көнләшүеңне теләгәнмендер”, — дип җавап бирде.

Җитмешенче еллар уртасында, армиядә хезмәт итеп кайткач, мин эшкә урнашу нияте белән Казанга килдем. Эшкә күп җирдә алалар, ләкин урнашу өчен прописка кирәклеген искәртәләр. Яңа бистәнең үз өйләре белән яшәүче күп кенә кешелә­ренә мөрәҗәгать итсәм дә, бер генә дә нәтиҗәгә ирешә алмадым. Аннары, кемнеңдер киңәше белән, үз йортлары белән яшәүче, хәзерге вакытта урам җыештыручы булып эш­ләүче бер гаиләгә барып төртелдем. Өй ишеген баһадир гәүдәле, бик затлы токымлы кешеләргә генә хас кыяфәтле алтмыш яшьләр тирәсендәге Нариман абый ачты. Мин йомышымны әйткәч: “Әнә, Рәүфә апаң белән сөйләш, ул андый проблемаларны хәл итә”, — дип, миңа таба алтын тешләрен күрсәтеп ихлас елмаеп торучы, яше илледән узган булса да күз камаштырырлык чибәрлеге сакланган хатынга күрсәтте.

Рәүфә апа мине икенче бүлмәгә алып кереп, үзе пешергән пәрәмәчләр белән сыйлады, чәй эчерде, минем тормышым турында сораштырды. Аннары, хәрби флот училищесын тәмамлап флотта хезмәт итүче улы һәм аның футбол ярышларында катнашып зур уңышка ире­шүен чагылдырган газетадагы язмаларны күрсәтте. Бераздан өй телефоныннан чылтыратып, кем беләндер сөйләшеп алды. “Син иртәгә документларыңны алып, Вахитов мәй­даныннан ерак түгел беренче ТЭЦка бар, сәгать унда проходнойга Фәйзрахман абыең чыгар, ул да синең кебек озын буйлы, ябык. Аларның тулай торагы да бар, прописка да кирәкми”, — диде.

Шул вакытта мин чиксез бәхетле идем. Рәүфә апага үземнең рәхмәтемне дә, соклануымны да белдерергә теләпме: “Сез Нариман абый белән бөтен яклап пар килгәнсез. Сез шундый яхшылар, сез бәл­ки бүтән заман кеше­ләредер”, — дидем. Шу­шы сүзләрдән соң Рәүфә апа миңа таба моңсу итеп карады да: “Әй, улым, без соңгы егерме елда гына әйбәт яшибез. Абзыең заманында бик хәтәр кешеләрдән иде. Бергә яши башлагач ул бик нык көнләште, кыйный-кыйный авызымнан тешләремне бәреп төшерде. Аннары көннәрнең берсендә: “Си­ңа акыл керде инде, мин сине үземнең кешем итеп хис итәм”, — диде дә, үзе мине стоматологка алып барып, алтын тешләр куйдыртты”, — диде.
 
Дөресен әйткәндә, ми­ңа шундый шәфкатьлелек күрсәткән бу гаиләнең яшәү рәвешенә карата мин үз-үземнән бернинди дә карар чыгармадым. Беренчедән, минем балачак вакыты елларында хатын кыйнау авылда гадәти хәл иде. Ә икенчедән, аларга нинди дәһшәтле вакыт­ларда яшәргә туры килгән.
 
Эшкә урнашып эшли башлагач, күчтәнәчләр алып, мин аларга тагын бардым. Мине алар үз туганнары кебек якын иттеләр. Шундый кешеләрнең күңел җылысын тою, аларның мине үзләренә тиң итеп кабул итүләре минем өчен зур бәхет иде. Соңыннан Рәүфә апа бе­лән икәүдән икәү генә калгач, ул үзенең күргәннәрен сөйләде.
 
Утызынчы еллар азагында, төнлә белән килеп, аларның фатирында тентү үткәрәләр һәм укырга рөхсәт ителмәгән берничә китап табалар. Әтисен алып китәләр. Ике көннән соң әниләре дә хәбәрсез югала. Күпмедер вакыттан аларны энекәше белән икесен дә урамга куып чыгаралар. Уналты яшьлек Рәүфә сатучы булып эшкә урнаша, энесен балалар йортына алып китәләр. Күпмедер вакыттан соң аны, әйбәт саныйсың дип, склад мөдире итеп куялар. Ул ел бик яңгырлы була һәм яшелчә чери. Бөтенесен дә халык дошманы кызына сылтыйлар да, сигез елга төрмәгә утыртып куялар. Төрмәдә утырганда чибәр Рәүфә апага лагерь коменданты гашыйк була. Алар арасындагы мөнәсәбәт бик аяныч бетә: Рәүфә апа балага уза, комендантны хөкем итеп төрмәгә ябалар. Баласы тугач, аны иреккә чыгаралар һәм ул сугыш вакытындагы ач, ялангач Казан урамнарында хәер сорашып йөрергә мәҗбүр була. Күпмедер вакыттан, Казан тимер юл вокзалы янында ачлыктан яртылаш шешенгән Рәүфә апаны һәм аның улын ул вакытта оборона заводында эшләүче Нариман абый өенә алып кайтып, тәрбияләп аякка бастыра һәм шуннан соң алар арасында ярыйсы гына катлаулы мөнәсәбәтләр башлана.
 
Чаллыга килеп эшләп фатир алгач, бер таныш хатын белән килешеп, бик зур блат белән алган обойларны ябыштырырга керештек. Эшебезне кинәт кемнеңдер ишек шакуы бүлде. Ачсам, үземнән “Болгавыр” дигән кушамат биргән бер танышым ярыйсы гына чибәр, күзләре уйнап торган бик дәртле бер хатын белән кунакка кергәннәр икән. Эшебезне бүлеп, хатыннарга өстәл әзерләргә ку­шып, без ике ир-ат бас­кыч мәйданчыгына тәмәке тартырга чыктык. Мин “Болгавыр”га: “Бу синең ниндиерәк нәрсә соң? Киядә дә ахрысы?” — дип сорау бирдем. Ул аның сөяркәсе икән. Аларның исәпләре үз тормыш иптәшләреннән аерылып, икәү яңа тормыш корып җибәрү икән. Булачак тормыш иптәше базада склад мөдире булып эшли ди. Бик көнче ире эшенә килеп, зур җәнҗаллар ясап йөргән.
 
Бу бәндәне “Болгавыр” дип атавымның сәбәбе шунда — бер яктан аңа Ходай менә дигән кыяфәт һәм ир-ат сөйкемлелеге бирсә, икенче яктан аның һәрбер эше һәм гамәле тотрыксызлык һәм оттырыш белән бетә иде.
 
Кунакларны венгр вермуты белән сыйладым. Танышымның сөяркәсенең салатка боҗра-боҗра итеп суган турап салганы истә калган. Кунаклар озак тормадылар, таны­шымны мәхәббәте каядыр ашыктырды. Ул бик мәгъ­нәле кыяфәт ясап: “Бер иптәшнең буш фатиры бар, шунда ашыктыра”, — диде.
 
Икенче көнне эштән кайтсам, подъезд төбендә эскәмиядә сөмсере коелган, мескен кыяфәттә “Болгавыр” утыра. Нәрсә булды дип кызыксынган идем: “Кичә сөяркәм минем белән буш фатирда кунып калды, мин иртүк торып киттем. Ул эшкә барганда ире сагалап торып, арматура белән кыйнап үтергән”, — диде.
 
Мин “Болгавыр”ның күңелен җылытырлык сүзләр әйтмәдем. Уйлый бел­мәгән башы белән чит гаилә мөнәсәбәтләренә кергән, нәтиҗәдә мәктәп яшендәге ике бала ятим калган. Менә аларга ул вакытларда кемнәр рухи көч, күңел җылысы бирә алгандыр. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бар шундый хатын-кызлар, алар оҗмах ләззәтләре бирә белә, алар чибәр, дәртле, күп очракта яхшы карьера ясыйлар. Бу гүзәл затлар ир җенесенә күпме бирәләр, һичшиксез, шуны икеләтә итеп ала да беләләр. Алар гомер буена бер генә кагыйдәгә дә буйсынмыйча, үзләренә яраклы тормыш иптәше эзлиләр, ләкин һәрвакытта да ялгышалар һәм картлык көннәрендә төп башына утырып калалар.
 
Аннары, ике җенес гаилә корганда күптән инде контракт системасына күчәргә кирәк. Әхлак кагыйдәләре эшләми икән, төрле саташулардан чыккан гамәлләр өчен суд аша бик зур суммалардан торган акча түләтергә кирәк. Акча дигән әйбер шыр тилеләрне дә акыл иясенә әйләндерә ала. Аннары, контрактта ассызыклап, хатын-кызның ир-ат кебек үк, контракт шартларына буйсынудан тыш, ирекле шәхес икәнлеге язылып куелырга тиеш. Хатын-кызларыбыз революциягә кадәр бала үстергәннәр һәм өй хуҗалыгын алып барганнар, бүтән җирдә эшләмәгәннәр. Шуны аңларга кирәк, хәзерге хатын-кызларыбыз һәр көннең сигез сәгатен завод-фабрикаларда, башка җирләрдә эшләп исраф итәләр, гаиләне алып баралар, балалар үстерәләр һ.б. Хатын-кызларыбыз, иң ким дигәндә дә, гаилә тормышын икеләтә күбрәк тарталар. Хатын-кызга лаек булу өчен иң беренче чиратта ирләребезгә гаиләне тәэмин итәрлек акча эшләргә өйрәнергә вакыт.
 
Балаларны институтта укытканда мин балта остасы булып шабашкаларда йөрдем. Чираттагы заказчигым — ике ел ике эштә эшләп акча җыйган Маруся түтинең хыялын тормышка ашырып, верандасы белән мунча төзеп бирдем. Эшне тапшырып китәргә җыенганда күрше бакчадан Әлифә ханым килеп керде. Аны күрүгә, ихлас елмаюыннан мин аның ташкындай позитив энергетикасын тойдым. Алай гына да түгел, мин үземне аның сөйкемлелеге әсирлегендә итеп тойдым. Аның белән сөйләшкән мизгелләрдә ул аларга да мунчага шундый ук веранда кирәклеген әйтте бугай. Мин алайса минем телефонны алыгыз дигән булдым, ул бу бакчага ирем белән керербез дә, аңа да күрсәтермен, шунда Марусядан синең телефоныңны алырбыз диде. Мин сез домостройда язылган тормыш кагыйдәләре белән яшисез ди­гән булдым. Һәм шушы мизгелләрдә мин үземнең гомердә беренче мәртәбә чын-чынлап гашыйк булганымны аңладым. Вакыт үтте, чылтыратучы булмады. Көннәрдән беркөнне кинәт кенә Маруся түти чылтыратты: “Син ишеттеңме, Әлифәне көнче ире өендә балта белән чабып үтергән, аннары үзе мунчага килеп асылынган”, — диде. Бу хә­бәрне мин бик нык авыр кичердем. Шул ук бакчачылык ширкәтеннән күрше урамнан икенче этажга баскыч ясарга чакырдылар, бармадым. Анда Әлифә юк, ул якларда бары бушлык кына.
 
Тагын бер елдан очраклы рәвештә Маруся түтине очраттым. Ул бакчага барган саен Әлифәнең рухы аның янында йөргәнен тойган, аннары бакчада кунганда аның ире төшләргә кереп төннәр буе саташып чыккан һәм бакчасын сатарга мәҗбүр булган. Минем Маруся түтинең кичерешләрен аңлатырга бернинди дә теләгем юк, бары тик үземнең кичерешләремне йомгаклап, урының җәннәттә булсын, Әлифә генә дия алам.
 
 

Марат МӨХӘММӘТШИН, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.10.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»