поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.10.2020 Дин

Динсез яшәп булмый

Динсез кеше шикләнүчән, икеләнүчән, ярсулы була... Дин генә кешене көчле итә, күңеленә өмет һәм иман нуры сала.

Минем бабам Абделхак Шакир улы Харисов Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд пәйгамбәр аша иңдерелгән ислам дине кануннарыннан тайпылмыйча яши. Унбиш ел буе ул Шенталы Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарып килде. Сәламәтлеге какшый башлагач кына ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Хәзер инде бабама 92 яшь. Ә шулай да җомга саен, бөтен эшләрен ташлап, мәчеткә юнәлә. Уйлавымча, ул намаз укырга гына бармыйдыр, Аллаһы йортына хас булган хозурлык, күңел тынычлыгы туплап кайта ул аннан.
 
Абделхак Шакир улы 1928 елның 1 мартында Татар Әбдекие авылында туган. Сугышка кадәр мәктәптә укыган, әти-әниләренә булышкан, малайлар белән туп типкән, бәхетле киләчәк турында хыялланган... Ләкин аның бәхетле балачагы унөч яшендә, сугыш башланган көнне тәмамлана. Бу турыда искә төшерергә яратмаса да, миңа сөйләде инде:
 
- 1941 елда әтине сугышка алдылар. Ул Сталинград сугышына эләгә һәм яраланып, вафат була. Ә гаиләбез зур – җиде баланың тамагын туйдыру өчен миңа көне-төне кырда эшләргә туры килә иде, - дип искә ала бабам.
 
Сугыштан соң унҗиде яшьлек егет Сызран ФЗОларының берсенә укырга керә. Ярты ел да үтми, ул профессиясен алмаштырырга карар кыла һәм, Новокуйбышевскига китеп, төзүче һөнәрен үзләштерә. 1949 елда егетне армиягә алалар. Хәрби хезмәтен Абделхак Барнаулда үтә.
 
- 1953 ел иде. Кыш. Миңа һәм дустыма увольнительный бирделәр һәм без шәһәр күрергә киттек. Паркта озын толымлы, матур, коңгырт күзле бер кыз белән таныштык. Исеменең Рәхимә икәнлеген генә беләм. Рәтләп сөйләшмәдек тә. Ләкин минем күңелгә кереп калды бит бу күзләр. Ике ай буе сирәк кенә очрашкалап йөргәннән соң мин аңа өйләнешергә тәкъдим иттем һәм, тыйнак кына туй ясап, гаилә корып җибәрдек, - дип сөйли бабам.
 
Хәрби хезмәтен тәмамлаган егет белән яшь килен башта Олы Малышевкага кайталар. Анда эш тапмагач, Казахстанга китеп баралар. Ләкин бик салкын һәм кар-буранлы кышларга ияләшә алмыйлар:
 
- 1966 елда Үзбәкстанда яшәүче сеңелем янына кунакка барган идек. Менә кая җылы икән! Шул чакта Үзбәкстанга барып урнашырга карар кылдым да инде, - дип сөйли бабам.
 
Шулай итеп яшьләр Обручево авылына барып урнашалар. Монда яшь белгечкә үзе яраткан сызым, геометрия дәресләре, төзүче профессиясе дә кирәк булып чыга. Ул анда 27 ел буе төзүчелек бригадасы бригадиры булып эшли. Күпчелек корылмалары әлегә кадәр эшләп торалар – консерв һәм мамык заводы, “Ана һәм бала” санаторие, балалар бакчасы, Джизактагы мемориал, уңайлы һәм төзек йортлар...
 
- Ә 1968 елда мине, производство алдынгысы буларак, ВДНХга җибәрделәр, авыл хуҗалыгы производствосында уңышлы эшләвем өчен бронза медале белән бүләкләделәр... - дип тыйнак елмая бабам.
 
Рәхимә әбием дә төзелеш бригадасында 10 ел штукатур-маляр булып, ә соңгы 15 елында бригадир булып эшләгән.
 
1990 еллар башында, милләтара мөнәсәбәтләр артык киеренке була башлагач, гаилә туган якларына – Шенталыга кайтып урнаша.
 
- Туган якларга кайткач, мин мәчеткә йөри башладым. Ә бераздан имам-хатыйб вазифасын башкарырга тәкъдим иттеләр. Мин бар тырышлыгымны җигеп эшләдем. Муллалыктан киткәч тә, мәчеткә йөрүемне дәвам итәм, дини бәйрәмнәр оештыруда ярдәм кирәк булса, аны да бик теләп башкарам...
 
Олы яшендә булуына карамастан, бабам күңеленә ятышлы эшне табып кына тора – йә агачтан берәр әйбер эшләп куя, йә бакчада тәртип урнаштыра. Бөтен тормышы балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына багышлана. Ул безнең белән горурланып: “Оныкларым яхшы һәм намуслы кешеләр булып үсеп киләләр. Тормышта бу иң мөһиме, әлхәмдүлиллаһ”, - дип кабатларга ярата. Шулай инде, лаеклы тормышның лаеклы дәвамы булырга тиеш.
 
 

Алинә ХАРИСОВА, Шенталы районы
Бердәмлек
№ --- | 22.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»