|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2020 Медицина
"Мондый чирнең булуына ышанмадым"Кичә, 20 октябрьдә, БСТ телеканалында “Башкортостан. Хроники. Ковид” исемле документаль фильм күрсәтелде. Тирән мәгънәле, уйга сала торган, урыны белән сискәндереп җибәрүче фильм ул. Чөнки анда республиканың быелгы язы сурәтләнә: быелгы коронавируслы язы. Моңа кадәр күпләр өчен таныш булмаган үзизоляция, дистанцион уку-укыту, читтән торып эшләү, инфекция дәваханәләре, “кызыл зоналар” – болар барысы да гадәти тормышны үзгәртте. Хәер, коронавирустан соң да тормыш элекке булмаячак, диләр. Аңлашыла да: без хәзер күп нәрсәгә башка күзлектән карарга өйрәндек. Иң мөһиме – кеше, аның сәламәтлеге икәнлеген вирус тагын бер тапкыр исбатлады. Ә көн геройлары – алар кеше гомере өчен көрәшкән, күпләрне үлем тырнагыннан йолып алган табиблар, гомумән, ярдәм кулы сузарга ашыгучы һәркем.
Әлеге фильм берәүне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Һәрхәлдә, үз фикерләрен белдерүчеләр шулай ди. Русия һәм Башкортстанның халык артисты, М.Гафури исемендәге башкорт драма театры актеры һәм режиссеры Хөрмәтулла Үтәшев тә үз уй-хисләре белән бүлеште.
“Фильмны, вакыйгалар хронологиясен карыйсың да, моның инде тарих икәнлеген аңлыйсың. Барыбыз да катнашкан тарих ул. Һәм без вакыйгаларның нинди борылыш аласын белми идек, ә билгесезлек – ул коточкыч куркыныч! Фильмны карагач, республика җитәкчелегенең бу хәлне җиңеп чыга алуын аңлыйсың. Кыска вакытта – ике ай эчендә уникаль объект – Инфекция дәваханәсе төзелде.
Әмма парадокс: власть нинди генә чикләү чаралары кабул итмәсен, без барысын да ишетмибез! Телетапшыру герое әйткәнчә: “Мондый чирнең булуына мин ышанмадым”. Күпме генә сөйләсәләр дә, язсалар да, йогышлы чир ишекләребезне какмыйча, без бу афәтне җитди кабул итмибез! Ә аннары инде депрессиядән аскетизмга кадәр барып җитә. Ләкин, ни кызганыч, соң була... Якыннарны, туганнарны югалтабыз...
Ә күп очракта, тәҗрибә күрсәтүенчә, моңардан качып котылып булыр иде. Үзебезне дә, якыннарыбызны да коронавирустан яклый алыр идек. Ни өчен шулай дим? Чөнки бу проблеманы эченнән беләм. Үзем ике яклы пневмония белән чирләп терелдем. Җиңел булмады... БДМУ клиникасының йогышлы чирләр госпиталендә дәваландым. Табибларга костюмнарда һәм маскаларда тәүлекләр буенча эшләве җиңел түгел икәнлеген күрдем. Дөресен әйткәндә, алар тыныч тормышта хәрби бурыч үти. Мине коткаручыларга мең рәхмәт.
Үзегезне һәм якыннарыгызны, дусларыгызны саклагыз!”, – ди Хөрмәтулла Үтәшев.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: lenta.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|