|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бер йортта газ баллоны шартлаганБүген төнлә Баулыдагы торак йортта газ баллоны шартлаган, зыян күрүче бар. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, вакыйга турындагы хәбәр ведомствога 02.22 сәгатьтә кергән. "Һади Такташ урамында урнашкан өченче каттагы фатирда газ-һава катнашмасы шартлавы аркасында кухняда пыяла тәрәзә ватылган һәм янәшә торучы ике бүлмәле фатирлар арасында гипс плитәләрдән торган аралык җимерелгән. Башка җимерелүләр юк", - дип аңлаттылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Газ шартлавы нәтиҗәсендә, 1983 елгы ир-ат зыян күргән, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, хастаханәгә салу таләп ителмәгән. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|