поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
19.10.2020 Җәмгыять

Тинчурин театрының сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясе Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Тормыш авыр диеп еш зарланабыз, ләкин аның һәр көненнән ямь һәм тәм табып яшәүчеләр шактый. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен оештырылган «Могҗиза» театр студиясенә нәкъ шундыйлар йөри. Күптән түгел «Мин булдырам! Чикләрсез иҗат» Бөтенроссия конкурсында катнашып җиңүче дә булган алар.

К.Тинчурин театрында нәни җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында без дә булып кайттык. Бүләкләүнең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедия театрында булуы очраклы хәл түгел, чөнки «Могҗиза» нәкъ монда туган. Студия театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019нчы елның язында гына оешкан. Яшь булуына карамастан, үз канаты астына 12 яшькәчә 15 баланы сыендырырга өлгергән инде ул.

Биредә Даун синдромы булган, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләренә төшенә. Халык алдында үзеңне ничек тотарга, дөрес итеп сөйләшергә, җырларга, шигырь сөйләргә – барысына да өйрәнә алар. Өстәвенә, артикуляцион гимнастика да ясый, тизәйткечләр дә әйтә – барысы да чын артистларныкы кебек. Иң мөһиме – балалар һәр дәрескә үз теләге белән йөри. Моны аңлау өчен аларның йөзләренә карау да җитә: әнә бит ничек көлеп утыралар. «Дәресләрне көтеп алабыз, ашкынып барабыз студиягә», – ди алар, сүземне дәлилләп. Ә дәресләр күңелле үтә, чөнки яннарында тәрбиягә һәм сәхнә серенә төшендерүче укытучылары бар. Болар – К.Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Гөлназ Нәүмәтова һәм Салават Хәбибуллин.

– Әлеге театр студиясенә йөри торган балалар белән эшләү җан рәхәте. Аларны дисциплинага өйрәтәсе юк, алар моны болай да яхшы белә, әйткән һәр сүзне тыңлап, истә калдырып баралар, – дип уртаклашты Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова. –Аларның берсе дә «әти-әни кирәк диде» дип йөрми, үз теләкләре белән килә. Алар актив, һәр яңа күнегүне тиз отып ала һәм кабатлый. Башка балалардан аермалы буларак, аларның күзләрендә үк уку, өйрәнү чаткысы күренә. Шуны да әйтергә кирәк: без дә, балалар да, бер-беребезгә бик нык ияләштек. Әле бүген дә кемдер уйлап чыгарып мине театрдан китә дип сөйләгән. Бер бала шуны ишетеп, «Гөлназ апа бездән китә» дип елап та алды. Кая китим инде мин аларны калдырып! Без сәхнә осталыгын гына түгел, тормышта кирәк була торган төрле сыйфатларны да булдырырга тырышабыз. Әйтик, безнең төркем елдан-ел киңәя, аңа йөрүчеләр саны да арта. Менә әле күптән түгел түгәрәккә бер кыз кушылды. Ул бик оялчан, ләкин күнегүләр ясау, монда танышкан һәм тапкан дуслары, иптәшләре белән аралашу аркасында ул ияләшә, оялу сыйфатын арткы планга куя башлады. Гомумән, балаларның үзгәреше күзгә күренә.

Бу үзгәрешне балаларның әти-әнисе дә күрә. «Могҗиза»ның иң актив һәм иҗади егетләренең берсе булган Анель Имамиевның әнисе Ландыш ханым студия укытучыларын балаларга канат куючылар дип саный:

– Улым Анель бу түгәрәккә бик теләп йөри. Ул болай да бик актив һәм иҗади малай. Кечкенәдән үк җырларга, шигырьләр сөйләргә яратты, ә «Могҗиза» аңа бу мөмкинлекне арттырып бирә, чөнки янында танылган һәм балалар белән эшли белүче шәхесләр. Бөтен ата-аналар коллективы исеменнән дә аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар – безнең балаларга канат куючылар. Мин үзем дә җыр укытучысы, Анельны бәләкәй чактан ук җырларга өйрәттем. Хәзер исә дәресләргә бергәләп әзерләнәбез, – ди ул.

«Могҗиза» җыр һәм шигырь белән генә чикләнми. Театр студиясе булгач, төрле тамаша, кыска спектакльләр дә уйнала. Зөфәр Харисов төзегән сценарий буенча 2019нчы елда ук балалар сәхнәдә беренче тапкыр «Булмас димә – була шул!» тамашасында катнашкан. «Чын артистларча башкардылар», – ди укытучылар. Нәкъ шушы тамаша студиягә «Театр иҗаты һәм сәнгатьле сөйләм» номинациясендә беренчелекне яуларга мөмкинлек биргән дә инде. Конкурсның жюри әгъзасы Дилә Дәүләтшина сүзләренчә, бу номинациягә барлыгы 71 гариза кабул ителгән, 296 кеше катнашкан.

«Могҗиза» татар теленә мәхәббәт тә тәрбияли, чөнки дәресләр татар телендә алып барыла. Моңа да карамастан, театр түгәрәгенә рус телле балалар да йөри. Бу исә һәр баланы да бертөрле могҗиза көтә дигән сүз.

Бәйрәм барышында сәламәтлеге чикләнгән балалар дип берничә тапкыр кабатлап әйтелсә дә, әлеге балалар күпләргә үрнәк. Алар кебек тормышка гашыйк һәм язмышыннан канәгатьләргә үз аягында йөреп, теләгәнен авыз тутырып әйтә алганнар да көнләшә. Бу сыйфатларын югалтмыйча үсеп, яңадан-яңа җиңүләре белән дә сөендерерләр әле. Могҗизага ышанычлары гына кимемәсен!

Чыганак: "Безнең гәҗит"


---
Тинчурин театры
№ --- | 19.10.2020
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы