|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2020 Шоу-бизнес
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Ни кичергәнен үзе генә белә»Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган җырчысы, 3 бала анасы: – Бала көткән вакытта кичергән хисләрне тасвирларга сүзләр генә җитми ул, минемчә. Ул чорда һәр хатын-кыз үз дөньясында яши, ни кичергәнен үзе генә белә. Дүртенче сабыебызны көтәбез: беркайчан да киреләнеп, иркәләнеп, тегене ашыйсы, моны ашыйсы килә, дип ятканым булмады.
Башкалар ничектер, белмим, бала көтү – ул диагноз да, чир дә түгел. Һәр йөклелегем яңача булды, малай яки кыз буласын алдан сизмәдем.
Исемнәренә килгәндә, малайларга озаграк уйладык, ә Ләйлә өчен исемне мин алдан ук уйлап куйган идем. Фәрит тә ошатты. Эзләндек, әлбәттә, мөселман исеме дә булсын, мәгънәсе әйбәт булсын, дидек.
--- |
Иң күп укылган
|