|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2020 Җәмгыять
Ел ярымга хатынын бәдрәфкә ябып куйганҺиндстанның Панипатны шәһәрендә яшәүче хатын-кызны туалеттан азат иткәннәр, анда аны ел ярым дәвамында ире бикләп тоткан. Әлеге хәл турында урындагы халыкның хатын-кызларны яклау оешмасы полиция офицерына мөрәҗәгать иткәннән соң билгеле булган. Урынга чыккан полиция хезмәткәре идәндә, 0,8 квадрат метр мәйданлы бәдрәфтә яткан өч бала әнисен тапкан.
Ул соңгы 18 аен шунда үткәргән. Аны бинага ире ябып куйган, ул аңа ашарга да, су да бик сирәк биргән. Хатын шулкадәр көчсез булган, хәтта азат ителгәннән соң йөри дә алмаган.
Зыян күрүченең ире хатынының психик чирле булуын белдергән, әмма моны раслаучы документлары булмаган. Соңрак аны кулга алганнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|