|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Дәваханәгә ут төрткәннәрЕкатеринбургта бүген билгесез кешеләр 6нчы шәһәр клиник дәваханәсенең өченче поликлиникасына ут төрткән. Бу гамәлне кемдер табиблар медицина ярдәме күрсәтмәгән өчен эшләгән, имеш. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләр медучреждение ишегенә яндыргыч сыекча салынган шешә ташлаган. Исенә караганда, анда бензин яисә ацетон булган.
Бу хәл нәтиҗәсендә поликлиниканың керү ишеге янган, әмма медицина учреждениесе сакчылары аны оператив рәвештә сүндерә алган.
Башлангыч версия буенча, шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләрендә чират зур булу сәбәпле, кемдер үз вакытында медицина ярдәме ала алмаган һәм шуңа үч итеп ут төрткән.
Бу вакыйга буенча тикшерү башланган.
Фото: URA.ru сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|