поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.10.2020 Медицина

"Өйдән бәхилләшеп чыгып киттем..."

Коронавирус яңабаштан киң колач җәя башлады. Районда да хәл киеренке. Үзәк хастаханәдәге инфекция бүлеге авырулар белән тулы.

“Җитәр инде, нигә халыкны куркытып язасыз”, – диючеләр бар безгә. Юк, куркыту дип түгел, кисәтү, сакланырга чакыру, дип кабул итегез. Шундый катлаулы хәлне яктыртмый булдыра алмыйбыз. Мин дә бу авыруга башта ышанмадым. Районда танылган шәхесләр шуның белән авырып вафат булгач,күңелгә шик төште. Чынбарлык ышанырга мәҗбүр итте.
 
Ә күптән түгел Арчага терәлеп үк утырган авылларның берсендә яшәүче бик якын танышымның коронавирус белән авырып хастаханәдә дәвалануын ишеткәч, бөтенләй югалып калдым. Янына хәл белергә килергә кушмады, шуңа телефоннан гына аралаштык. Гөлгенә Галимҗанова (аның соравы буенча исем-фамилиясе үзгәртелде) бүген үзен бераз ярыйсы хис итә. “Шулай да хәл юк, тотынып кына йөрим, аяклар тыңламый. Тамакка ашасам да, ризыкның тәмен тоеп түгел. Ике атнадан соң яңадан хастаханәгә  участок табибына күренергә барам”, – диде.
 
Гөлгенәдән 39,7 температура белән 7 көн өйдә яткан. Берничә көннән сулый алмый башлаган. Ис  сизмәгән. Өч тапкыр ашыгыч ярдәм чакырткан. Өченчесендә хастаханәгә алып китеп, томография үткәргәннәр һәм... 3нче дәрәҗә ике яклап үпкә ялкынсынган, үпкәнең 90 процентына зыян килгән, дигән диагноз куйганнар.
 
– Шунда ук хастаханәгә инфекция  авырулары өчен бүлеккә салдылар, ИВЛга тоташтырдылар. 2 көннән соң 3-4 көн кислород сулап яттым. Өйдән үләм, дип эчемнән генә гаиләм белән бәхилләшеп чыгып киткән идем инде. Үлемем шушы икән дип уйладым. Хастаханәдә яхшы дәваладылар. 2 кешелек палатада яттым. Табиблар, шәфкать туташлары яннан китмәделәр. Көнгә 2 тапкыр система бирделәр, уколлар кадап тордылар. Үпкәдә тромб барлыкка килә икән. Шуңа юл куймас өчен эчкә кан сыеклата торган укол кададылар. Ашау да, карау да бик яхшы. Коронавирусның икенче дулкынын аеруча авыр була, дигәннәр иде, дөрес икән, дигән фикергә килдем. Палаталар шыплап тулган, авыручылар арасында үзебезнең табиблар да бар, – диде Гөлгенә. – 11 көннән соң (үпкәнең зарарланган өлеше 60 процент калган иде) өйгә чыгардылар, чөнки миннән дә катырак авыручыларга урын кирәк. Өйдә дә башта температура 37дән төшмәде. Аякка баса алмадым. Баш әйләнә. Бөтен җир авырта. 2-3 айга кадәр бара әле, диделәр.
 
Өйдәгеләр дә авырган, тик алар җиңелчә кичергән. “Ә минем кан басымы югары, йөрәк, бөерләр авырта, шуңа аяктан бәреп екты, – диде Гөлгенә. – Башта бу авыруга ышанмаган идем. Үземнең баштан кичкәч, аңладым. Зинһар, сакланыгыз. Сау-сәламәт булыгыз”.
 
Арча үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге җитәкчесе Венера Кәримова белән элемтәгә чыктык. Төнге сменадан гына чыгып, эше бик күп булса да, ул безнең белән сөйләшергә вакыт тапты.
 
– Бүлек июль ахырында ачылган иде. Шул вакыттан бирле бездә 240 кеше дәваланып чыкты. 30 урынлык бүлектә бүгенге көндә 40ка якын кеше ята. ИВЛдагылар да, бик авыр хәлдәгеләр дә, ни кызганыч, үлүчеләр дә бар. Күп кенә табибларыбыз да авырды, – диде Венера Әгъләмҗановна. – Соңга калып киләләр, авыруга ышанмыйлар, вакытында дәвалануны башламыйлар, дөрес дәваланмыйлар. Төрле җирдән ишетеп, үзләренчә дәваланалар, төрле дарулар эчәләр. Бу специфик авыру, салкын тигәннән үпкә ялкынсынуы белән бутарга ярамый. Үпкәдә тромблар барлыкка килә һәм сулап булмый башлый. Гади пневманияне дәвалау антибиотиклар белән башланса, монда төп препарат канны сыегайта торган торган. Аны табиб язып бирә. 2-3 төрле генә ул. Кыйммәтле дарулар. Хастаханәдә без канны сыегайта торган укол кадыйбыз.  Минем киңәшем, 3-4 көн температура булса, ис сизмәсәгез, шунда ук табибка барырга һәм ул әйткәннәне үтәргә кирәк. Нишләп Казанга җибәрмиләр, диючеләр бар. Көн саен тәүлек буе республиканың барлык инфекцион хастаханәләре, госпитальләре белән элемтәгә чыгабыз, виртуаль обход үткәрәбез, 11дән12 сәгатькә кадәр консилиум оештырыла. Шунда һәр авыру буенча фикер алышабыз, бергәләп дәвалау юлларын билгелибез. Бер генә авыруны да күздән югалтмыйбыз, ныклы контрольдә тотабыз.   
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»