|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2020 Мәдәният
Уфада Башкортстанның халык артисты Илдар Сәетов вафатУфада Башкортстанның халык артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры актеры Илдар Сәетов вафат. Бу хакта театр сайтында хәбәр ителә. Аңа 63 яшь иде. Башинформ язуынча, актер озак авырган, операция кичергән.
Илдар Сәетов 1957 елда Бакалы районы Яңа Корыч авылында туган. 1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм Гафури театры труппасына кабул ителә.
Ул башкарган рольләр арасында Адвокат Нагело ("Елый белмәгән хатын" спектакле), Андрей ("Апалы-сеңелле өчәү"), Буштец ("Рядовойлар"), Великатов ("Талантлар һәм табынучылар"), Ялчыгол ("Ай тотылган төндә"), Толпар ("Канатланып оч син, Толпарым!") бар.
Соңгы елларда Илдар Сәетов Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" спектаклендә Вольф Карлович Лейбе, Кадир Даянның "Гөлбостан" спектаклендә Көчәпкол рольләрен башкарды.
Илдар Сәетов - халыкара бәйгеләр лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры.
--- |
Иң күп укылган
|