поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.10.2020 Ир белән хатын

Алар бүген дә бер-берсенә үлеп гашыйк

Башкортстанда Нуриман районының Байгилде авылында яшәүче Мәхмүт абый белән Фидая апа бүген дә бер-берсенә гашыйк. Бер-берсен яратучы кешеләргә өйләнешер өчен мәхәббәт тә җитсә, бергә яши башлагач, башка бик күп үзенчәлекләргә дә игътибар итәргә туры килә. Бер-береңне аңлау, сабыр булу, икенче ярыңны үзеңнеке итеп кабул итү, шул ук вакытта аның шәхси азатлыгын да калдыру һәм башкаларны әйтергә була.

Шунысы мөһим: еллар үткән саен тормыш иптәшеңнең кадере ныграк арта сыман. Утны-суны бергә кичеп, иртән нинди кәеф белән уянганыңны күреп аңлый алган кеше, чыннан да, берәү генә буладыр ул.

Нуриман районында яшәүче Фидая апа белән Мәхмүт абый Хаҗиевлар да — нәкъ шундый бәхетле гаиләләрнең берсе. Инде 54 ел тормыш йомгагын бергәләп сүтсәләр дә, һаман да алар бик энергияле, актив тормыш алып бара. Мәхмүт Шәмсерахман улы 1947 елда Нуриман районының Байгилде авылында туган. Урындагы мәктәптә 9 ел укыганнан соң, хезмәт юлын “Карл Маркс” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып башлый ул. Ике ел үткәч, Иглин районындагы һөнәрчелек училищесына укырга кереп, механизатор белгечлеген ала һәм 1967 елдан 2000 елга кадәр биредә механизатор булып эшли.
 
Фидая Миңнеәхмәт кызы да — шушы авыл кызы. Ул да биредәге мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлый да Мәхмүт абыйга кияүгә чыга. Бу вакытта аңа нибары — 17, ә егеткә 20 яшь була.
 
— Без икебез дә бер урамда туып-үскәч, бер-беребезне кечкенәдән беләбез. Мәктәпне тәмамлау белән никах укыттык. Ә менә яшь әле 18гә җитмәгәнлектән, ЗАГСка соңрак керергә туры килде. Ул вакытта без ике бала ата-анасы идек инде, — ди алар.
 
Чыннан да, бергә яши башлап, 4 ел үткәч кенә алар законлы ир һәм хатын була. Шулай булуга карамастан, беренче көннәреннән алып бүгенгә кадәр икесе дә гаилә өчен өзелеп тора алар. Тәүдә өч ел Мәхмүт абыйның әнисе белән яшиләр. Фидая апаның бианасы үлгәч, үзаллы тормыш кора алар. Бераздан үзләре дә өй төзи. Берникадәр вакыт үткәч, әлеге өйләрен дә төзергә булалар.
 
— Нинди генә эшкә тотынсак та, без һәрвакыт икәү. Яшь чакта өйне дә бергәләп төзедек. Мәхмүт бүрәнәнең бер ягыннан тотса, мин икенче очыннан күтәрә идем. Аннары кереп, икәүләп аш-су әзерлибез. Аллаһка шөкер, әле дә шулай без. Урманга барсак та, бакчага чыксак та һәрвакт икәү бергә йөрибез. Энә белән җеп кебек инде без хәзер. Беребез кая — икенчебез дә шунда, — ди Фидая апа.
 
Мәхмүт абый белән Фидая апа өч балага гомер биргәннәр. Аларның өчесе дә бүген Уфада яшәсә дә, туган авылларында да өй төзегән. Җәен һәм ял көннәрендә бирегә кайтып йөри алар. Кызганычка каршы, тормыш һәрвакыт якты көннәрдән генә торый шул. Фидая апаның бертуган сеңлесе бик яшьли вафат була. Аның ике улын үстерү дә Хаҗиевлар иңенә торып кала.
 
— Алар да безгә “әти-әни” дип үсте. Үзебезнекеләрдән ким итмәскә тырыштык. Институтларда укыттык, туйлар ясадык. Әле дә безгә балалары белән кайтып йөриләр. Бүген икесе дә полициядә эшли. Әлбәттә, Мәхмүт каршы булса, мин үзебезнекеләр янына тагын ике бала алып килә алмас идем. Аның киң күңелле, шәфкатьле булуына, вакытында мине аңлаганына әле дә рәхмәтлемен, — ди Фидая апа. Бүген бу матур гаиләнең 10 оныгы һәм дүрт туруны бар.
 
— Җәен каникулларга барысы да бирегә кайткач, өй бала тавышына күмелә. Аларның һәркайсының үз яңалыгы бар бит әле. Һәрберсенең шуның белән дә уртаклашасы килә. Менә шулай картлык көнебездә дә бергә яшәвебез белән бәхетле без, — дип сүзгә кушыла Мәхмүт абый.
 
Әйткәндәй, Фидая апа белән Мәхмүт абый бүген дә зур хуҗалык тота. Сыер, сарык, кәҗә, әллә күпме кош-корт асрый алар. Моннан тыш, бакчаларында бик күп яшелчә-җимеш үсә.
 
— Малларга азыкны да сатып алган юк. Печәнне балалар белән бергә хәзерлибез. Бәрәңге, чөгендерне дә шуңа күпләп утыртырга туры килә, — ди алар. Ир-егет өчен бәхет нәрсә ул, дип сорагач, Мәхмүт абый, ике дә уйламыйча: “Хатыныңның сине аңлавы”, — дип җаваплады.
 
— Эштән арып кайтуыңны аңлап, кайнар аш табынына чакырса, кирәк чакта тыңласа һәм аңласа, нинди генә хәлдә дә сабыр булып калып, акыл белән эш итсә — ир-егет бәхетле, — ди ул.
 
Фидая апа озак еллар пешекче булып эшләгән. Аның аш-суга осталыгы турында тирә-якта да яхшы беләләр. Ә үзләренең өстәле һәрвакыт тәмле ризыклардан сыгылып тора, ди күршеләре. Чыннан да, өлкән яшькә җиткәндә дә янәшәңдә ышанычлы кеше барлыгын тою нинди бәхет бит ул! Тышка чыгып китеп, озаграк керми торса, артыңнан эзләп чыгар кеше булса, йокыдан соңрак уянса, синең өчен борчылучы, авырган чакта дару китереп бирүче булса — өлкәннәр өчен менә нәрсә ул бәхет. Чыннан да, мондый бәхетнең һәркемгә дә бирелмәвен яхшы аңлый Мәхмүт абый белән Фидая апа. Шуңа да алар бүген дә бер-берсен күз карасыдай саклый.
Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»