|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2020 Матбугат
Танылган журналист, «Звезда Поволжья» баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафатКүңелсез хәбәр килеп иреште. Танылган Казан журналисты, «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафат булган. Аңа 66 яшь иде. "Матбугат.ру"га бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды. 2018 елда журналист, "Звезда Поволжья" газетасы хуҗасы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның аяк табанының бер өлешен кискәннәр дип язган идек. Ул чакта гангрена башланып, аңа операция ясадылар. Сәламәтлек проблемаларына карамастан, журналист газетаның чыгарылышын дәвам итте. 2000 тиражлы “Звезда Поволжья” газетасы үз битләрендә төрле сәяси караштагы кешеләргә урын биреп килде.
Анда сүз иреге дәүләт басмаларына караганда күбрәк иде. Гомумән, Рәшит Әхмәтов матбугатта сүз иреген үстерү өчен күп көч куючы шәхес иде.
Фото: Идел.Реалии
--- |
Иң күп укылган
|