|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2020 Матбугат
«Яшел Үзәнгә соңгы автобуска өлгерәсем бар» дигәч, Шәймиев Абдрахмановка Казаннан фатир биргән«Матбугат.ру» игътибар итте: бүген «Бизнес Онлайн» басмасы кызыклы язма бастырган. Илфат Абдрахманов турында кызыклы 12 хатирә туплаган ул. Баксаң, мәрхүм дикторга Татарстанның элеккеге президенты Минтимер Шәймиев фатир биргән булган икән. Илфат Абдрахманов бер чарада алып баручы буларак катнаша. Очрашуның бер өлешен эшләгәч, өенә кайтырга җыена. Фойеда аны Минтимер Шәймиев күреп ала. “Ник ахырга кадәр калмыйсың?” – дип сорап куя президент. “Ашыгам, Минтимер Шәрипович, Яшел Үзәнгә соңгы автобуска өлгерәсем бар”, - ди Абдрахманов. Президент дикторның Казанда фатиры булмавына гаҗәпләнә һәм Әмирхан проспектыннан торак бирә (мәрхүмне соңгы юлга шул фатирыннан озаталар).
Илфат Абдрахмановның ТНВ каналыннан ничек китүен дә язган «Бизнес Онлайн». Кадрлар бүлегенә чакырганнар да, килешүне озынайтмаулары турында әйткәннәр. Икенче бер версия буенча, диктор больничныйда чакта читтә төрле чаралар алып барган һәм бу телевидение җитәкчелегенә ошамаган.
--- |
Иң күп укылган
|