поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.10.2020 Җәмгыять

"Бернинди симптом булмады": Айсылу Галиева коронавирус белән авырган

ТНВ каналының "Манзара" тапшыруы өчен Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире булып эшләүче Айсылу Галиева коронавирус йоктырган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә. Ходай тизрәк терелергә насыйп итсен берүк! Аның язмасын "Матбугат.ру" укучыларына түкми-чәчми җиткерергә булдык.

"Кичә ковид йөртүче белән контактта булганга күрә эштән кайтып киткәндә, башта, 12 көн нишләп кенә бетәрмен икән дигән уйдан башка уй юк иде. Әйе, барып анализ биреп кайтырга да, тискәре нәтиҗәсен алып, тынычлап ятарга дип планлаштырып йөрдем.

Йогышлы авырулар хастаханәсенә барып, борыннан һәм тамак төбеннән анализ алганда да тыныч - тыныч булмаган кеше кузгалып китәрдән элек машина тәрәзәсенә килеп төшкән яфракны төшереп утырамы инде, йә? Ишегалдында тезелеп киткән, кайсы КТга, кайсы авыру салырга чират көткән ашыгыч ярдәм машиналарын да битараф кына санап тордым: бер якта унбиш, икенче якта...

Иртәгә әзер буласы нәтиҗәне бүген кич үк хәбәр иттеләр. Әйе, уңай... Психологлар авыр хәбәрне кеше башта кире кага ди, мин моңа әзер идем бугай инде. Иң беренче эш итеп маска киеп куйдым: өйдә өч бала бит. Мин - сертотмас үрдәк кебек туганнарга, дусларга хәбәр салам: кемнең җәй көне, кемнең әлерәк кенә авырып терелүе хакында ишетәм. Аралаша торган кешеләр бит әле... Киңәшләр бер капчык булды: суны күп эчәргә, организм сораса, ачы әйберләрне күп ашарга, карлыганны теләсә нинди формада (катырган, кайнаткан, болгаткан), ә дарулар, типовой протокол инде ул, икенче фотода: азитромицин, арбидол, гриппферон, һәм канны сыегая торган препаратлар. Терелеп килүчеләр әйтүенчә, кире чыгарлык булганчы, эчәсе дә эчәсе.

Ничек башланамы? Минем бернинди симптом булмады. Ютәл аз гына, бүген борын/тамак кырып тора. Һәм тиз арыта, хәл бетә.
 

Алдагы ике көндә очрашуларда булырга туры килде, үзем сакланам дип, башкаларны чир ияртүдән саклаганмын, Аллага шөкер, маскамны салмадым. Бүген иртән балаларны мәктәпкә җибәрмәвемә, үземнең дә кермәвемә сөенеп бетә алмыйм: ничә кешене куркыныч астына куяр идек...
 
Хәзер ничек тә өй җәмәгатен сакларга тырышасы инде", - дип уртаклаша Айсылу Галиева.

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»