|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2020 Авыл
Авылның соңгы кешесе үпкә чиреннән вафат: хатыны 5 айлык баласын алып чыгып киткән булганАктаныш районы Өшәр авылында яшәүче бердәнбер кеше – 82 яшьлек Габдулла Хәйбуллин үпкә чиреннән үлгән. Мәрхүм Өшәр авылында ялгызы гына яшәгән. “70нче еллар ахырында су басу куркынычы янаган авылыбызда халык куыла башлагач, без әни белән биредә калырга булдык. Туганнарыбыз китәргә үгетләсә дә, әни “әллә су баса, әллә юк”, дип авылда калды”, - дип сөйләгән булган Габдулла. Габдулланың хатыны да 5 айлык баласын алып, авылдан киткән.
Быел җәй көне Габдулла Хәйбуллин турында “Җиде утрау арасында” исемле фильм төшерелгән булган, әмма акча булмау сәбәпле, фильм дөньяга чыкмаган.
--- |
Иң күп укылган
|