поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.10.2020 Экология

Быел кыш нинди булачак? (Халык синоптигы ФАРАЗЛАРЫ)

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров кышның салкын килүен фаразлый. Кышның суык киләчәге турында ишеткәч, чактан гына сызгырып куймадым. Сызгырырсың да, быел гыйнвар аенда суыклар 37 градуска җитәчәк, төнлә хәтта 40 градуска кадәр төшүе бар, ди бит халык синоптигы Рәис абый Шәкүров. Борчылуымны үзе дә сизде.

– Нәрсәсен борчыласың аның, хәзер өйләребез җылы, уты-суы, газы кергән. Кочак-кочак утын ягып, җылы эзләп мич тирәли арка җылытып утырасы юк. Кул туңдырып, кер чайкарга чишмәгә йөрмибез. Кер юу машинасы эшләп тора. Юлга да ат җигеп чыгасы түгел, һәр капка төбендә машина. Аның каравы чын кышны күрәчәкбез. Яратам мин суык кышны. Кышы – кыш, җәе җәй булсын инде аның. Без бала вакыттагы кебек. Хәтерлим әле, кечкенә чакта
әти янына фермага төшә идем, ул ат белән тирес түгә иде. Шунда суыктан ат борынына бозлар катканы истә.
Әтинең дә битләре өшеп кайта иде. Андый салкыннарны күптән күргәнебез юк шул, – ди әңгәмәдәшем.
 
Рәис абый әйткән суыклар гыйнвар аенда көтелә икән. Бер атна шундый һава торышы сакланачак, ди. Декабрь бик салкын да, бик җылы да булмый, уртача көтелә.
 
Февральне дә бик җылы дип әйтеп булмый, әмма язга таба барганда, көндез җылысы да була инде аның,
ди Рәис абый. Кыш иртәрәк киләсе, имеш. Быел каргалар 4 октябрьдә үк китеп барган. Элек исә ун көнгә соңара торган булганнар.
 
– Арчага таба җыйналып китеп бардылар, ул көнне район үзәген каргалар баскан иде. Авылда бер генә карга да калмады. Кышның киләсен алар бик нык сизә. Иртә киләсе булгач, китә торыйк дигәннәрдер инде. Кыраулар төшкәч, ашарларына да калмый, – ди халык синоптигы.
 
Ноябрьнең 25ләренә чын кышны көтәсе була. Башта көзне үткәрәсе бар әле. Сентябрь бик матур булды. Җылылар да озакка барды. Алдагы бер-ике көндә яңгыр явып, берничә көн аяза.
 
Аннары тагын яңгырлар көтелә. 20 октябрьдән соң карлы яңгырлар китә.
– Табигатьне үзгәртеп булмый, көзе дә, кышы да үз чираты белән килә. Хәвеф-хәтәрләрсез исән-сау
үткәрергә язсын, – ди Рәис абый. 
 
Фото: pixabay.com
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.10.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»