|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2020 Шоу-бизнес
"Ун еллап дәшми тордым": Финляндиядәге татар җырчысы Җәмилә ПРЕМЬЕРА тәкъдим итте2000 еллар башында татар дөньясында популярлык казанган, Финляндиядә яшәп иҗат итүче җырчы Җәмилә Низаметдинны чит илдән килеп, татарча җырлый торган экзотик җырчы буларак беләбез. Сәхнәгә чәчләрен ике толымга үреп, татар читекләрен киеп чыккан Җәмиләнең “Зәк-Зәк” җырын да күпләр хәтерлидер. 10 еллык тәнәфестән соң күпләр яратып тыңлаган җырчы кабат иҗат итүгә керешкән. Шушы көннәрдә ул яңа җырының премьерасы тәкъдим итте.
«Кадерле дусларым! Ун еллап мин дәшми тордым. Ләкин иҗат утым сүнмәде. Күңелемдә ташыган җырларымны саклап үстердем. Инде хәзер аларны дөньяга танытырга вакыт җитте. Бу җырларым эчке хис-тойгыларыма манылган, ә музыкасы сүз белән әйтеп булмаган, ләкин әйтмичә дә калдырырга мөмкин булмаган җан тибрәнүләрен белдерә», — ди Җәмилә.
Узган ел "Матбугат.ру"да Җәмиләнең Финляндиядә татар егетенә кияүгә чыгуы турында язган идек, фотоларын да күрсәттек.
"Матбугат.ру" ачыклаганча, Җәмилә Низаметдин белән Ринат Бакировның рәсми язылышу тантанасы Финляндия башкаласында узган. Кияү белән килен икесе дә музыка кешеләре. Җәмилә беренче чиратта татар эстрадасы җырчысы. Шулай ук уңган хуҗабикә, бик яхшы әни, өч ул: Камил, Тимер һәм Ирекне үстергән. Ә Ринат чит ил җырчыларына аранжировкалар ясаучы, гитарачы. Ул шулай ук билгеле татар композиторы Рафаил Бакировның улы да. Әтисе иҗатын пропагандалый. Әлеге клипта аны да күрергә мөмкин. Рәхәтләнеп карагыз!
--- |
Иң күп укылган
|