|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2020 Мәдәният
Ильяс Халиковның 2018 елда иҗат ителгән җырына клип чыкты (ВИДЕО)
Ильяс Халиков тамашачылары өчен инстаграм аккаунтында «Тормыш көрәштән тора» дигән җырына клибын тәкъдим итте. Аны карагач, ел буе күрешмәгән авылдашлар, дуслар белән күрешүдән бигрәк, мәйдан батырының кем булачагын беләсе килгән вакытлар искә төште. Ә көрәш барышында һәркайсы өчен җан атып торасың, күңелдән барысының да җиңүче булуын телисең. Бу җыр да, клип да уйландырырлык. «Көрәш ярышлары сагындыра бит, дуслар! Татарның йөзек кашы булган көрәш бәйгеләре дә кимеде быел. Чираттагы музыкаль бизәлешле көрәш турындагы җырыбызны барлык көрәшчеләргә, көрәш яратучы тамашачыларга багышлыйм!» - дип яза ул инстаграмда.
--- |
Иң күп укылган
|