поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.10.2020 Мәдәният

«Башваткыч»та яңа алып баручы: «Яңадан Җәвитне куйсыннар иде...»

«Башваткыч» тапшыруын күп еллар алып барган Зөлфәт Зиннуров телевидениедән киткәч, ярыйсы гына шау-шу чыгып, тамашачылар ризасызлык белдерде. Тапшыруга кем килер, «Яңа гасыр» каналында кастингта катнашкан егет алып баручыларның кайсысы Зөлфәт урынын алыр икән, дип баш ватты тамашачылар. Менә бу ялларда без тапшыруның яңа алып баручысын зәңгәр экраннар аша күрдек.

 «Матбугат.ру»ның инстаграм сәхифәсендә «Башваткыч»ның яңа алып баручысы, җырчы Рафил Җәләлиев «Ничек сезгә?» дигән сорауга 323 комментарий язылды. Инстатамашачылар арасында Рафилне яклап та яздылар, төртмә телле комментарийлар да булмады түгел, кемдер һаман Зөлфәтне мактады, Җәвит Шакировны «кайтарыгыз», дип язучылар да булды. 

«Әгәр Зөлфәт белән чагыштырсак, әлбәттә, Зөлфәткә җитми. Зөлфәт ул – чын талант иясе. Сүзнең тәмен белеп, ихлас итеп алып бара иде. Әйе, Рафил да матур гына алып барды. Тел бистәсе, дисәк тә була. Иҗади уңышлар егеткә».
 
«Зөлфәтнең кискән тырнагына да тормый. Җырлаулары буенча яздылар бит өстәрәк, хәзер болар колорадский жук списогында бугай. Ришатлар, Фирдүсләр, Салаватлар – менә алар чын җырчылар. Зөлфәт беркайда да югалмас. Ул янып тора. Молодец, Зөлфәт».
 
«Зөлфәткә җитми, дигән берәү. Рафил дә гомер буе «Башваткыч»та эшләгән, диярсең. Бөтен кеше Зиннур була алмый».
 
«Яңадан Җәвитне куйсыннар иде, аның шикеллесе булмас инде».
 
«Үлгән сыер сөтле иде», дигән кебек, Зөлфәт яхшырак иде дигәне. Минемчә, Рафил чын артист. Афәрин!»
 
«Белгеч сыман кыланмагыз инде. Бик яхшы алып барды».
 
«Молодец! Бозылма гына, бик яхшы. Беренче генә, димәссең, бик остасың! Зөлфәт кебек мәгънәсез сораулар гына бирмә катнашучыларга!»
 
«Бөтен кеше бер төсле булмый. Бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Тормыш үзгәрешләрдән тора. Зөлфәт тә бик яхшы алып барды. Рафил дә бик яхшы эшләр. Исән-сау булсыннар. Дөньялар тыныч булсын!»
 
«Бездә шулдай бит. Җәвит Шакиров киткәч, Зөлфәтне үз итә алмадык. Хәзер Рафил килде, аны үз итмиләр. Молодец! Беренче тапкыр чыкса да, күңелле үткәрде. Бу егетебезгә дә ияләшербез. Уңышлар, Рафил».
 
Шулай да... Рафилне мактап, алга таба уңышлар теләп язган комментарийлар күбрәк. Без дә шушы теләкләргә кушылабыз!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»