|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2020 Җәмгыять
Танылган диктор Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)Кичә татар телевидениесенең танылган алып баручысы Илфат Абдрахманов бакыйлыкка күчте. Апасы Фирая ханым сүзләре буенча, аны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр һәм ул шунда вафат булган. 17 ноябрьдә Илфат Абдрахмановка 59 яшь тулган булыр иде.
«Аны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар! Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Ул яңа „Татарстан-Яңа гасыр“ спутник телеканалына эшләргә килүчеләрнең берсе. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә ТНВ каналы хәбәрендә.
Әлеге язмада көн дәвамында фото һәм видеолар тулыландырылачак. Кереп карагыз.
Татар-информ фотолары
Айгөл Бариева видеолары
Әлфия Хәбибуллина видеолары ТНВ телеканалы видеолары
--- |
Иң күп укылган
|