поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.10.2020 Шоу-бизнес

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: «Йөрәк шулай куша»

Моннан бер ай элек Алсу шалтырата. «Бик тә ярдәмгә мохтаҗ кешең юкмы?» – ди ул. Ничек булмасын – бер генә түгел, әллә ничә! Иртәгесен телефонга хәбәр килә: бу егеткә булышасы иде…

Моңарчы үзе бик күпләрне янгыннан коткарган Данис Фәсхетдиновта яман чир (без аның турында «ВТ»да язып чыккан идек инде. – Ред). Әмма күңелен төшерми егет. Иманы сабырлык өсти. Хатыны белән бер ул үстерәләр. Фатирлары да вакытлыча торып торырга гына алынган… Даниска катлаулы операция ясалса да, химия терапиясе һәм тернәкләндерү курслары үтәр өчен акча кирәк.
 
Алсу белән Азат Данис хакында ишеткәч, беравыздан аңа ярдәм итәчәкләрен әйтте. Концерт буласы көнне дулкынланып көттек. Хәтта коткаручы булып эшләүче егетләр дә Лаеш районының Габишев бистәсендә урнашкан мәдәният йортына кыяр-кыймас кына килеп керде. Татар эстрадасы җырчыларының әнә шулай, төркеме белән чыгыш ясап, билетлар сатылудан кергән акчаны үз хезмәттәшләренә бирәчәкләрен ишеткәч, аларның да күңелләре тулды. Алсу белән Азат аларны да, башка тамашачыны да тиз юатты. Әллә шәһәр шау-шуыннан ераграк киткәнгә, без бу концертта бөтенләй онытылып ял иттек. Тормыш мәшәкатьләре бер мәлгә туктап торды. Азат әйтмешли, 200 көн концерт карамыйча тору әллә безне үзгәрткән, әллә инде алар сәхнәне бик сагынган.
 
– Без узган ел куя алмаган концерт программасы белән килдек. Ул гаилә темасына багышланган иде, – ди Азат Фазлыев. Гаилә дигәннән, алар кич буе әллә ниләр сөйләштеләр. Азат Аллаһы Тәгаләдән ни генә сорап бетермәде. Тамашачылар хәтта, бер кыз кирәк сезгә, дип тә, Азаттан теләк теләтте. Габишев сәхнәләреннән сорагач, әле кем белә, кызлы да булып куярлар. Шаян сөйләшүләр белән бергә күңел тулган чаклар да булды. Азат – әнисен, Алсуның әтисен сагынып сөйләде. Ялгыз калган әтисе Рафаэль абыйның төпле киңәшләрен безгә дә ачты: «Гомер көзендә янәшәгездә сөйгән ярыгыз булсын. Хатыннарыгызны кадерләп яшәгез», – дигән икән. Азат әтисенең киңәшен тотадыр кебек тоелды миңа. Аларның карашларында, ут янып торган күзләрендә күпме наз, ярату күрергә була! Җырчылар әнә шул җылылыкны залга да таратты. Лаеш районы халкы аларны бик яратып калды.
 
…Иртәгесен җыелган акчаны җырчылар белән Данисның картасына салдык. Озак та үтмәде, телефоныма аннан хәбәр килеп төште. Ул Санкт-Петербургта химия терапиясе алып, бер көн элек Казанга кайткан икән. Хәйрия концертын Инстаграм аша караган.
 
– Миңа ярдәм кулы сузган һәркемгә: җырчы гаиләгә, тамашачыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Исән-сау булыгыз. Авырмагыз! – диде ул. Данис ике химия терапиясе алган. Тагын биш тапкыр барасы бар икән әле. Ул исән-сау терелеп кайтасына ышана. Гаиләсе дә, якын дуслары да шул өмет белән яши…

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»