поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.10.2020 Шоу-бизнес

Альбина Апанаева 10 елдан артык эшләгән эшеннән киткән

Бүгенге кунагыбыз Альбина Апанаева матур тавышы һәм искиткеч сөйкемлелеге белән башка җырчылар арасында аерылып тора.

Туган көне: 21 май 1981 ел.
 
Туган җире: Яр Чаллы шәһәре.
 
Белеме: югары профильле белемгә ия. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Икенче югары белеме дә бар: Казан социаль-юридик институты(пиар һәм җәмәгатьчелек белән элемтә).
 
Гаилә хәле: кияүдә,  тормыш иптәше Рафаэль, Миралия исемле кызлары бар.
 
Гаиләсе белән  Казан шәһәрендә яши.
 
 - Яраткан китабыгыз?
 
-  Укырга бик яратам. Яңа гына Роберт Киосакиның “Богатый папа, бедный папа” китабына заказ бирдем. Финанаслар турында. Аны укыячакмын.
 
- Яраткан фильмыгыз?
 
- “Анатомия страсти” сериалын мөкиббән китеп карадым. Соңгы сезонын көтәм. Беркайчан да сериаллар караганым юк иде әлегә кадәр, ә бу сериал бик кызыксындырды мине.
 
- Нинди ризыкны ашарга, ниндиен пешерергә яратасыз?
 
- Эремчектән әзерләнгән ризыкларны ашарга яратам. Шулай ук салатларны, диңгез продуктларын. Катлаулы ризыклар пешерергә яратмыйм. Вакыт һәм кәеф булганда  гына пешерәм андыйларын. Мәсәлән, кызымның туган көненә торт әзерләдем. Кәефем булып пешерсәм генә, әзерләү процессы белән ләззәтләнәм.
 
- Үзегезне ике сүз белән тасвирлагыз.
 
-  Тырыш һәм сабыр.
 
- Тормышта нәрсәне беркайчан да эшләмәячәксез?
 
- Әйтә алмыйм, чөнки беркем бернидән страховкаланмаган.
 
- Иҗат юлыгыз ничек башланды?
 
- Иҗат юлым “Чын дустым” җырыннан (Гөлсәрвәр сүзләре, Оскар Усманов көе) башланды. Шушы җыр мине популярлаштырды. Оскар Усмановның күп җырларын җырладым. Мин аңарга бик рәхмәтлемен.
 
Иң беренче сольный концертым Арчада үтте. Залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде, хәтта аралыкларга да утыргычлар куелган иде. Бик дулкынландым. Русланга бик рәхмәтлемен, ул вакытта нәкъ ул бөтен нәрсәне оештырырга ярдәм иткән иде.
 
Шуннан соң сольный концертларым Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Ижевск, Ырынбур шәһәрләрендә һәм, әлбәттә, районнарда узды.
 
Минем Галиәсгәр Камал театрында сольный концерт оештыру хыялым бар иде, тормышка ашты ул, Аллаһка шөкер. Театрның элекке  директоры мәрхүм Шамил Зиннур улы минем иҗатымны ярата иде. Шуңа күрә концерт ахырында фейерверклар җибәрергә рөхсәт бирде. Нәтиҗәдә концерт бик матур килеп чыкты. Мин анда 11 тапкыр образымны алыштырдым. Режиссура да бик көчле иде. Әлеге концерт минем йөрәгемдә мәңгегә уелып калды.
 
Элек җәй саен мәрхүм Ганс Сәйфуллин  “Яшьләр җыены” оештыра иде. Автобусларга утырып атна-ай буена район-авыллар буенча концертлар куеп йөри идек. Бу яшь җырчылар өчен бик яхшы тәҗрибә туплау мәктәбе  булды. Популярлашу мөмкинлеген бирде. Хәзер мондый әйбер юк инде.
 
- Сезне Төркиягә фильмда төшәргә чакырган булганнар дип әйтәләр, шушы хәбәр чынмы?
 
- Әйе. 2011 елның апрелендә мин Әлмәттәге сольный концертларыма әзерләнеп йөргәндә телевидениедән Раил Өметбаев шалтыратып Төркиягә Денизли шәһәрендә узачак Turkish Vision фестиваленә чакырулары турында әйтте. Төрекләр мине кайдан белгәннәрдер,  үзләре табып чакырдылар. Мөгаен, интернетта күргәннәрдер.   2011 елның июнь аенда без – мин, Рафаэль  һәм Раиль Өметбаев  Төркиягә киттек.  “Китәм димә” җырымны төрек телендә җырладым фестивальдә. Әйтергә кирәк, Turkish Visionда 20 дән артык төрки телле республикалар катнашты. Анда барыбыз да дуслаштык, 10 көн бик күңелле һәм позитив үтте. Мине Төркиянең ТРТ каналына туры эфирга чакырдылар, 40 минут эфир вакыты бирделәр. “Чын дустым” җырын җырладым анда. Шушы эфирдан соң миңа төрек телендә альбом яздырырга һәм фильмда төшәргә тәкъдим иткән иделәр. Кыскасы, Төркиядән без канатланып, энергия алып кайткан идек.

- Проектларыгыз турында сөйләп үтегез әле.
 
-  Быел безнең  трио  –  Дилә Нигъмәтуллина, Анна Попова һәм мин – ТМТВ премиясен алдык. Минем тормышымда бу премия икенче. Беренчесе  “Моңлы хатирә” дигән җыр өчен бирелгән иде. Әле кызлар белән бик кызыклы проект өстендә эшлибез, яңа җырларыбыз бар.
 
Шулай ук үземнең проектларым да бар, әлбәттә. Мәсәлән, октябрьдә минем яңа җырым чыгачак, Аллаһ боерса.
 
- Буш вакытыгызны ничек үткәрергә яратасыз?
 
- Дуслар белән яхшы компаниядә. Тормыш иптәшемнең туган ягы Башкортстанга барырга яратам, анда миңа рәхәт.
 
- Тормыш иптәшегез белән мәхәббәтегез тарихына да тукталыйк инде.
 
- Мин Башкортстанга гастрольләргә бардым. Оештыручылар безгә фатир әзерләргә тиеш иделәр. Бер ай мин Рафаэльның сеңлесендә яшәдем. Шунда аның белән танышып, аралашып киттек.
 
- Сәхнәдән башка нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
 
- 10 елдан артык  музыка мәктәбендә эшләдем. Яңа гына ул эштән киттем. Үзгәрешләр теләвем белән бәйле бу. Балачактагы кебек инде: нәрсә беләндер кызыксынам, өйрәнәм, килеп чыккач, икенче әйбергә өйрәнү теләге туа. Туйлар, юбилейлар, бәйрәмнәр оештырам, алып барам. Балаларга шәхси вокал дәресләре бирәм. Аларның продюсерлары буларак та эшлим.
 
- Һәр кешенең тормышында кызыклы хәлләр була. Сөйләп үтегез әле.
 
- Андый хәлләр күп була инде.  Бер очрак искә төште. Ырынбур шәһәрендә сольный концертыма барырга чыктык автобуста. Бик каты буран иде. Әлмәттән ерак түгел ватылды машинабыз. Ярый бик еракка китмәгән идек.  Иртәнге сәгать алты. Сервислар әле ачылмаган. Кыскасы, ачылганын көткәнче, ремонтлаганчы 4 сәгать вакытыбызны югалттык. Нәтиҗәдә Ырынбурга  бик соңлап барып җиттек. Репетициягә вакыт юк. Залга халык җыела башлаган. Ярый тавыш операторым Сирень тиз генә аларның аппаратурасын көйләде. Шул арада мин тиз генә резин тапочкалар киеп душка йөгердем, чәчемне юып рәткә салганчы зал тулган, халык көтә иде. Тиз генә киенеп сәхнәгә чыктым. Ә концерт бик шәп узды ул көнне. Адреналин ярдәм иткәндер инде. Хәзер кызык. Әмма ул вакытта кызык булмады, нык кайгырган идек.
 
- Укучыларыбызга киңәшләрегез.
 
- Хыялларыгызны тормышка ашырырга тырышыгыз диясем килә. Бу, әлбәттә,  башларга басып барырга кирәк дигән сүз түгел, ә барысы да килеп чыгачак дип ышанырга кирәклекне аңлата. Мин, мәсәлән, хыялымны тормышка ашырыр өчен музыка мәктәбендә укыдым, хорда җырладым, пианинода уйнарга өйрәндем. Хәтеремдә әтинең миңа пианино алуын түземселек белән көткәнем. Ул вакытта без Германиядә яши идек, минем әтием хәрби иде. Менә шулай әкренләп хыялым чынга ашты.Әле сәхнәгә чыгарга хыялланучы балаларга үземнең тәҗрибәм, гамәлләрем белән ярдәм итәргә тырышам.
 
Хөрмәтле гәзит укучыларга сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим.
 
- Әңгәмә өчен рәхмәт! Уңышлар Сезгә!

Гөлназ ШАҺИЕВА
Өмет
№ --- | 02.10.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»