|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2020 Криминал
Яшел Үзәндә таксистны үтереп, мәетен машинасы багажнигына салган яшүсмерләрне тоткарлаганнарЯшел Үзәндә таксистны үтергән һәм мәетен машинасының багажнигында яшергән өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. 35 яшьлек ир-атның мәетен дүшәмбе кичендә машина багажнигында тапканнар. «Вортекс Тинго» машинасы «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык ширкәтендә табылган.
Мәетне караганда, ирне үтерүләре күренә — аның башында бик күп тырналган эзләр һәм гематома булган. Ир үз машинасы белән таксист булып эшләгән. Аның гаиләсе югалуы турында хәбәр иткән.
Тиздән оперативниклар җинаятьтә шикләнелүчеләрне — 15-17 яшьлек өч яшүсмерне тоткарлый. Алар үз гаепләрен өлешчә таный. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Якын арада тикшерүче үсмерләрне сак астына алуны сораячак, дип яза агентлык.
Кирәкле экспертизалар — суд-медицина, дактилоскопик, молекуляр-генетик һәм компьютер-техник экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү һәр яшүсмернең җинаятьтә нинди роль уйнавын ачыклаячак.
Тикшерү булган барлык хәлләрне билгеләячәк.
--- |
Иң күп укылган
|