|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2020 Ир белән хатын
"Ирем белән уртак тел таба алмыйбыз...""Ирем белән уртак тел таба алмыйбыз. Ул: “Гел боерык бирәсең”, — ди. Ә бит чынында да аннан күбрәк акча эшлим, барысын үзем булдырам. Хәзер ир белән хатын тигез бит" - дип яза Казаннан газета укучы. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Хәзер күп хатын-кыз чалбар кия дә, үзләрен көчле ир-ат кебек хис итә башлый. Ир-ат олы гәүдәле, баһадир булып күренсә дә, күңеле бик нечкә. Авыр сүз йөрәген телгәли. Шуңа да хатын-кыз күбрәк акча эшләсә дә, моны иренә сиздермәскә тырышсын. Гаиләдә хатын акчасын кулланырга туры килү гадәттән тыш нәрсә түгел. Үзем дә хәләл җефетемнән акча сорап торам. Тормышта төрле чак була. Гүзәл зат кияүгә чыккан икән, нинди генә уңышка ирешмәсен, беренче чиратта ул — хатын. Гаиләнең йөрәге булыгыз. Ир-атны хөрмәт итеп, аны гаиләдә беренче урынга кую күп проблеманы тудырмаска ярдәм итә. Тигезлек артыннан куып, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Гаиләне таркату проблеманы хәл итү дигән сүз түгел. Ир белән хатын аерылыша да балалар турында оныта.
Гаиләдә кем баш, дип билгеләргә тырышабыз. Тик Аллаһы Тәгалә генә кешенең ролен билгели. Кызганыч, гаиләләрдә элекке традицияләр югалып бара. Элек табын артында хатын беренче булып иренә аш салган. Әти кеше “бисмилла” әйтеп ашый башлаган. Әгәр беренче булып бала тотынса, аның маңгаена кашык белән сукканнар. Бу гореф-гадәтләр ир-атның дәрәҗәсен күтәргән. Һәр гаиләдә проблемалар булган. Тик читкә чыгармаганнар. Эчеп, гаиләгә акча алып кайтмаган ирләр башка мәсьәлә. Гаиләләрне сакларга тырышыгыз, бер-берегез белән аңлашып яшәгез.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|