|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2020 Җәмгыять
7 яшьлек малайның борыныннан моннан ике ел элек тыккан лего детале килеп чыкканЯңа Зеландиядә җиде яшьлек малайның борыныннан моннан ике ел элек тыккан лего детале килеп чыккан. 2018 елда Самир исемле бу малай очраклы рәвештә генә борын тишегенә конструкторның бер кечкенә детален тыккан булган. Үзләре чыгара алмагач, әти-әнисе аны больницага алып киткән. Ләкин аны врач та ала алмаган, ул баланың әти-әнисен моның бер куркынычы да юк, деталь ашказаны трактына эләгеп, табигый юл белән чыгачак дип тынычландырган. Самир шуннан бирле борын авырта дип бер дә зарланмаган һәм әниләре деталь инде чыккандыр дип уйлаганнар. Ике елдан соң, 15 августта, Самирның борыны авырта башлагач, әнисе аңа нык итеп борынын сеңгерергә кушкан. Аннан теге деталь килеп чыккач барысы да шаккатканнар һәм сөенгәннәр дә. Дагыстанның Леваш авылында медиклар бер хатынның авызыннан елан тартып чыгарганнар. Әлеге ханым ишәгалдындагы бер агач янына утырып, шуңа сөялеп йокыга киткән. Шул вакытта аның ачык калган авызына зур гына елан шуышып кергән. Медиклар пациентны наркоз биреп йоклатып, бер метрдан озынрак гәүдәле еланны алганнар.
Санкт-Петербургта 51 яшьлек хатын-кыз, үзенең ирен эзләп табуларын сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар ул көнне рәсми язылышып загстан чыкканнар да, таксига утырганнар. Әле биш минут элек кенә законлы ире булган кеше, паспортымны загстан онытканмын дип, таксидан төшеп калган. Һәм шуннан юкка чыккан, телефонын сүндергән. Ханым үзен шулай түбәнсеткән ире белән аерылышу өчен, аны эзләтергә булган.
Канаданың Торольд шәһәрендә яшәүче 64 яшьлек Дебора Роуз исемле ханым, төшендә күргән саннар ярдәмендә, лотереяга 57 миллион сум акча откан. Өч ел элек шул төшне күргәч, ул атна саен лотерея уйный башлаган һәм һәрвакытта да билеттагы шул саннарны билгеләгән. Ниһаять, төше аның байлык китергән. Сөенечен ул иң башта оныклары белән уртаклашкан, чөнки мин барыбер отачакмын дип алар белән бәхәсләшкән булган.
--- |
Иң күп укылган
|