|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Гөл яратуы үлемгә китергәнГөл ярату да үлемгә китерергә мөмкин икән. Менә бер ир-егет үзенең бүлмә гөлен тәрбияләгәндә, аңардан хәвефле инфекция эләктереп, тиз арада вафат булган. Гөл чүлмәгендәге амеба бахырның баш миенә кереп, аны ике атна эчендә ашап бетергән. Бу фаҗигале хәл Америкада теркәлгән, тик аның турында белү беребезгә дә артык булмас.
Белгечләр әйтүенчә, туфракта ирекле яшәүче микроорганизмнар - амебалар бар, алар кеше организмына эләккәндә бик авыр чирләр китереп чыгара икән. Бу чирләрнең күбесен дәвалап булмый. Адәм баласы үлгәч, аның мәетен ярганда гына вафатының сәбәбен ачыкларга мөмкин.
Гөл яратучы ир-егет үзенең куркыныч чир эләктерүен сизми дә калган. Бик нык авырый башлагач, дәваханәгә эләккән. Баш миен тикшергәч, аның амеба эшчәнлеге нәтиҗәсендә сыеклануын күргәннәр. Бу вакытта пациент гәүдәсенең ярты ягы инде йөрмәгән, акылы зәгыйфьләнгән булган.
Бахырга табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган, ул тиз арада җан биргән.
Фото: paradiserose.ru
--- |
Иң күп укылган
|