|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2020 Матбугат
"Тормышым 180°ка үзгәреп маташа": 12 ел эшләгәннән соң Айсылу Лерон "Татар радиосы"ннан китәБлогер буларак танылган, дистәдән артык еллар "Татар радиосы"нда алып баручы булып эшләгән Айсылу Лерон радиодан китүен белдерде. Бу хакта ул үзенең инстаграмда яза. "Тормышым 180°ка үзгәреп маташа. Хәерлегә булсын! "Татар радиосы"на 2008дә килгән идем. 12 ел узган! Ниләр генә булмады. Көлеп искә алырлык вакыйгалар җитәрлек. Эшләдек тә, ял да итә белдек! "Татар радиосы" - тормышымның бик позитив, хыялый, дәртле бер чоры. Әмма вакыт узу белән күңел кыллары да икенче бер дулкынга көйләнә икән... Рәхмәт әйтеп саубуллашам. Шушы 12 ел эчендә бергә эшләгән җитәкчеләргә дә, хезмәттәшләремә дә рәхмәттән башка сүзем юк! Һәммәсенә уңышлар телим! Мин сезне яратам", - дип уртаклаша Айсылу Лерон.
--- |
Иң күп укылган
|