|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2020 Җәмгыять
Әхмәт Рәшит исән чагында ук үзенә кабер ташы ясаткан булган (ФОТО)
Халык шагыйре Әхмәт Рәшит узган атнада бакыйлыкка күчте. Аны васыяте буенча, туган авылы Буа районының Яңа Чәчкап авылында җирләделәр. Шагыйрь исән вакытта ук үзенә кабер ташы куйган булган. Бар ачысын татып ятимлекнең
Күп еладым күңелләрем тулып
Яшем тамган җирдә гөлләр үссен
Әнием сиңа соңгы ядкәр булып.
Шагыйрь Әхмәт Рәшит әнисенә куелган кабер ташына әнә шундый шигырь юллары язган булган. Шунысы да бар, шагыйрь әнисе белән янәшәдә урын алып, исән чакта ук, үзенә дә кабер ташы куйдырган булган. Әлеге ташка да шигъри юллар уелган:
Яшәдем дә күчтем мәңгелеккә
Дөньялыктан берни һич алмам.
Гомер булгач, гөнаһ җыелгандыр
– Ярлыкачы мине, бер Аллам!
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|