|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2020 Фаҗига
Түбән Камада аяныч фаҗига сәбәпләре ачыклана, әмма ана белән баланың гомерен кире кайтарып булмый инде (ФОТО)
Түбән Камада «промзона» автоюлының 3 нче километры тирәсендә юл һәлакәте була. Биредә хатын-кыз һәм аның баласы үлә. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татар-информ» язуынча, җиңел машинада ир-ат, хатын-кыз һәм бала була. Бу автомобиль йөк машинасына бәрелә. Бала белән ана урында ук үлә, ир-атны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә.
Йөк машинасын йөртүче исән, ул җитди имгәнмәгән.
Авария урынына Түбән Кама прокуроры Ольга Купова барган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|