|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2020 Шоу-бизнес
Татарстан шоу-бизнесы күгендә «Яңа йолдыз»ны кабызачаклар«Барс Медиа Груп» «Яңа йолдыз» дип аталган беренче телевизион вокаль конкурс башлап җибәрде. 2020 елгы фабриканың II этабы 23 сентябрьдә үк старт алды. 2020 елның маенда «Барс Медиа Груп» компанияләр төркеме Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар катнашында телевизион вокаль проект башлап җибәрде.
Проектның максаты – талантлы кешеләрне табу, аларның потенциалын ачу һәм «Яңа йолдыз»ны кабызу. Бурыч - тамашачыга яшь артист тормышының чын ягын күрсәтү һәм уңышка, профессионализмга алып баручы авыр юлны бергә “узу”.
Бәйге өч этаптан тора, аның беренчесе 1 майда старт алды һәм 15 июньгә кадәр дәвам итте. Конкурста катнашу өчен гаризалар Россия Федерациясенең төрле төбәгеннән кабул ителде, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем бәйгегә эләгә алды.
Конкурсны оештыру комитетына барлыгы 300 дән артык гариза килде, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсеннән дә катнашучылар булды. Казахстан һәм Үзбәкстаннан да гаризалар бар иде. Җибәрелгән видео һәм үзләре турындагы кечкенә эссе нигезендә 50 талантлы һәм перспективалы башкаручы сайлап алынды.
Бәйгенең 2 этабы – кастинг Казанда июнь азагында узар дип ниятләнгән иде. Әмма Россия Федерациясе территориясендә коронавирус инфекциясе таралуның имин булмавы сәбәпле, конкурсның икенче этабын уздыру 2020 елның 22 июненнән 23 сентябренә күчерелде.
23 һәм 24 сентябрьдә танылган Россия актрисасы, режиссер, продюсер Лина Арифулина, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин), Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм «Барс Медиа Груп» вәкилләре проектта 15 иң яхшы башкаручыны калдырачак.
Икенче этап телевизион форматта узачак. 2020 елның 2 октябреннән 11 декабренә кадәр, җомга көннәрендә, ТМТВ телеканалы эфирында алып баручылар атна саен тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына сайлап алынган катнашучыларны тәкъдим итәчәкләр.
Тамашачылар конкурсантлар һәм ватандашларның гадәти тормышы белән танышып, финалга чыгучыларның гаиләләре йортына да керәчәк. Катнашучыларның вокал буенча дәресләр алуларын, сәхнә хәрәкәте һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үтүен күрәчәк. Яраткан кешесе белән бергә катлаулы иҗади биремнәрдә, катлаулы квестларда һәм көтелмәгән сәхнә ситуацияләрендә катнашачак. Проектның финал этабы өчен нинди җыр сайлавын бәяләячәкләр.
Реалити-шоу грандиоз гала-концерт белән тәмамланачак. 2020 елның 13 декабрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында финалга үткән барлык башкаручылар да татар эстрадасы йолдызлары белән дуэт башкарачак. Аларның чыгышлары һәм жюриның бәясе нәтиҗәләре буенча конкурсантларның гомуми рейтингы төзеләчәк. Иң югары балл туплаган 3 катнашучы «Яңа йолдыз» бәйгесенең супер-финалистлары булачак. Ә алга таба реалити-шоуда кем иң яхшысы булуын тамашачы гына билгеләячәк!
Гала-концерттан соң 13 декабрьдә смс-тавыш бирүгә старт биреләчәк, аның нәтиҗәләре «Татар Җыры» фестивалендә игълан ителәчәк.
19 декабрь көнне И. Шакиров исемендәге концертлар залында «Яңа йолдыз» кабыначак!
--- |
Иң күп укылган
|